28.12.2012 - Әдәбият

Көтүчедән - олы җырчы-шагыйрьгәчә

Мәскәүдә 1956 елда урыс телендә басылган китабын ул “Кызыл таң”чыларга бүләк иткән иде. Сим артылышлары артында, Уфадан 300 чакрым ераклыкта, кайбер Европа, Азия илләреннән дә зуррак төньяк-көнчыгыш төбәк: Балакатай, Дуван, Кыйгы, Мә­четле һәм Салават районнары тырыш эшчәннәре, галимнәре, сәнгать эшлеклеләре, спортчылары белән генә түгел, бәлки күренекле шагыйрьләре, прозаиклары, драматурглары белән дә киң билгеле. Салават Юлаев, Рәми Гарипов, Тимер Йосы­пов, Хәниф Кәрим, Агиш Гыйрфанов, Михаил Чванов, Сафуан Әли­баев, Нәкый Исәнбәт, Рафаэль Сафин... Саный китсәң, аларның саны утыздан арта. Шулар арасыннан 300дән артык  җыр һәм романс авторы Әхмәт Ерикәй аерым урын алып тора. Аның җырлары безнең күңел­ләргә тирән үтеп кергән һәм халык җырларына әйләнгән. Аның Сара Садыйкова көенә язылган “Көтәм сине”, Сәйяр Хәбибуллин музыкасына “Эзләдем, бәгърем, сине”, Ләбиб Айтуганов музыкасына “Юллар”, Александр Ключарев музыкасына “Сәрбиназ”, Хөсәен Әхмәтов көенә “Уфа — Казан, Казан — Уфа” һәм башка җырла­рын кемнәр генә белми икән? Беләләр һәм әле дә телдән төшерми җырлыйлар.

Әхмәт Ерикәй — безнең якташ. Ул 1902 елның 16 декаб­рендә хәзерге Дуван районының Өлкенде авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисеннән сигез яшендә ятим калып, җәйләрен авыл байларына бил бөгә, көтү көтә, кышларын мәктәпкә йөри. Октябрь революциясеннән соң Өлкенде волость башкарма комитетында эш башкаручы, секретарь вазыйфаларын үти. Комсомолга, пар­тиягә керә. Мәсәгуть кантонында халык судьясы, ВКП(б)ның кантон комитетында пропаганда бүлеге мөдире булып та эшләп ала. Әнә шул елларда ул шигърияткә омтыла, тәүге шигырьләрен яза. 1927 елда Әхмәт Мәскәү журналистика институтына укырга керә. Бер үк вакытта Мәскәүдә чыгучы “Эшче”, “Игенчеләр” дигән татар гәзит­ләрендә җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары булып та эшли, “Ударник” журналын оештыруда катнаша һәм актив языша.

1932 елда аны “Гослитиздат” янындагы СССР халыклары әдәбияты секторына өлкән мө­хәррир итеп эшкә чакыралар һәм ул, журналист буларак, Идел буен, Уралны, Себерне, Казахстанны әйләнеп чыга, Турксиб, Магнитогорск төзелешләреннән репортажлар яза. Командировкаларда тупланган мәгълүматлар соңыннан аның шигъри иҗа­тында чагылыш таба. 1933 елда Әхмәт Ерикәйне Татарстанга чакырып кайтаралар һәм Чистай МТСының сәяси бүлек гәзитенә мөхәррир итеп тәгаен­лиләр, ләкин ике елдан соң янә Мәскәүгә китә һәм тулысынча әдәби иҗатка чума. Аның шигырьләре һәм очерклары “Правда”, “Комсомольская правда”, “Литературная газета”, “Новый мир”, “Октябрь”,”Знамя”, “Огонек” гәзит-журналларында дөнья күрә. Мәскәү ­кон­­­серваториясендә оештырылган татар опера студиясе өчен җырлар, либреттолар иҗат итә, хәтта “Кармен” операсының либреттосын татар теленә тәрҗемә итә.

Бөек Ватан сугышы елларында ул “За честь Родины” фронт гәзитенең баш мөхәррир урынбасары була. Иҗатын да ташламый. “Хәрби җырлар”, “Матур кызлар” җыентыкларын, Советлар Союзы Геройлары Геннадий Гобәйдуллин, Салават Кәримов турында очеркларын аерым китап итеп чыгара.

Сугыштан кайткач 1945-1950 елларда Әхмәт Ерикәй Татарстан Язучылар берлеген җитәкли, 2нче һәм 3нче чакырылыш СССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Әдәбият өлкәсендәге югары казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. Ләкин каты авыру талантлы һәм үзенчәлекле шагыйрьне 65 яшендә генә безнең арадан алып китә.

Әхмәт Ерикәй — барысыннан элек лирик җырчы-шагыйрь. Алда әйтүебезчә, ул 300дән артык җыр һәм романс авторы. Мәскәүдә яшәсә дә туган якларын, туган авылын онытмый, сирәк-мирәк булса да Уфага, Өлкендегә кайтып йөри, кайчандыр көтү көткән тугайлары буйлап үтә, авылдашлары белән очраша, туган ягыннан яңа көч, дәрт-дәрман, илһам алып китә.

Быел аңа 110 яшь тулган булыр иде. Үлеменә дә 45 ел үтеп киткән икән. Ләкин якташлары, Башкортстан язучылары аны онытмый. Күптән түгел Өлкен­дедә үткән хәтер кичәсе — моның ачык дәлиле. Анда Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгынов, филология фәннәре докторы, Мифтахетдин Акмулла исе­мендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры, әдәби тәнкыйтьче Рәиф Әмиров, шагыйрьләр Радик Хәкимҗанов, Мөхәммәт Закиров, Зөфәр Вәлитовлар катнашты. Әхмәт Фазыл улы Ерикәй истәлегенә авыл мәдәният йорты алдында мемориаль тактаташ ачылды.

Тантаналы кичәне авыл хакимияте башлыгы Илшат Мөх­тияров ачып, шагыйрьнең кыскача биографиясе белән таныштырды һәм кунакларга сүз бирде. Аларның һәрберсе җырчы-шагыйрьне зурлап искә алды. Өлкендедә татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәге оештырырга кирәк, дигән тәкъдимне халык хуплап каршы алды.

Кичәдә шулай ук район финанс идарәсе начальнигы Дим Мортазин, кичәне оештыручылар Вилшат Җиһанов, Әнвәр Берзин, Вилнус Вәлиев чыгыш ясады, ә аны Рәфилә Котлыева белән Лилия Рәйханова алып барды.

Хәтер кичәсе Өлкенде урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, китапханә һәм балалар бакчасы, шулай ук район мәдә­ният сарае хезмәт­кәр­ләренең зур концерты белән тәмамланды.

Ризван Хаҗиев,

журналист һәм язучы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»