07.12.2012 - Әдәбият

Әдәбиятта үз юлы бар

Шушы көннәрдә Кушнаренко районы китапханәчеләре, укытучылары һәм татар әдәбиятын сөючеләре тагын бер соклангыч автор белән очрашты. Филология  фәннәре кандидаты, доцент, әдәби тәнкыйтьче, язучы Сәгыйдулла Хафизов белән якыннан танышу район китапханәсенең уку залына җыелганнар өчен икеләтә шатлыкка әверелде. Чөнки бу талантлы прозаик яхшы повестьлар, роман-хикәяләр авторы гына түгел, хәзер безнең якташыбыз да. Үткән елдан бирле Сәгыйдулла Хәби улы җәмәгате, талантлы шагыйрә Фәндидә Харрасова белән бездә, Кушнаренкода яшиләр. Әлбәттә, әдәбияттан, иҗаттан рухи азык табып яшәүче күп кенә кушнаренколылар өчен бу көтелмәгән матур яңалык.

— Кадерле дуслар! Районыбыз шагыйрьләргә, язучыларга бай. Бүгенге көнгә кадәр аның әдәби картасын уналты исем бизәп килде. Елдан-ел бу исемлек тулылана. Яңа ижади исемнәрне канәгатьләнү белән кабул итәбез һәм түземсезлек белән аларның яңа әсәрләрен көтәбез. Шунысы куанычлы, иҗатчылар исемлеге яңарып тора. Соңгы елларда тормышчан, күңелгә үтеп керүче әсәрләре белән укучыларыбызның игътибарын һәм ихтирамын яулаган прозаик ул Сәгыйдулла Хафизов. Аның “Казан утлары”нда басылган “Алман күчтәнәче” дигән романын Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов түбәндәгечә бәяләде: “Сәгыйть Хафизов — Гаяз Исхакыйның ата-бабаларын биргән атаклы Лашман төбәгеннән. Заманында ул Казан дәүләт университетында укыды, профессор Ибраһим Нуруллин җитәкчеле­гендә аспирантурада укып, XIX йөз татар прозасы буенча кандидатлык диссертациясе яклады. Аннан озак еллар буе Башкортстан дәүләт университетында һәм педагогия институтында әдәбият укытты. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче буларак танылды, хикәя-бәяннар язгалады. Инде менә романы дөнья күрде. Ул күп көч түгеп, тырышып язылган, тел стиле дә бай. “Алман күчтәнәче” укыла, уйландыра. Аны узган елгы татар прозасындагы уңышлы әсәрләрнең берсе дип санарга мөмкин”. — Без дә хөрмәтле профессорга кушылып матур әдәбият һәм сәнгатьле сүз осталары исем­легенең артуына бик шатбыз, — диде район китапханә­сенең бүлек мөдире Илүсә Әсмәндиярова.

Язучы 1945 елда Татар­станның Чирмешән районы  Лашман авылында туган. Казан дәүләт университетын, аннан аспирантура тәмамлаган. 35 ел гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлый. Башкортстан дәүләт университетында укыта, соңрак Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдә­бияты кафедрасын җитәкли. Күп кенә гыйльми эшләр, уку ярдәмлекләре авторы. Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйтьче Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты. Язучының публицистика жанрында да каләме инде сыналган. Өч тапкыр ул “Кызыл таң” гәзитенең лауреаты буларак та танылу алды. Проза сөючеләргә Сәгыйдулла ага күбрәк “Сәгыйть Лашманчы” псевдонимы аша билгеле.

Аның “Яшьтәшләр” дигән тәүге әсәре 1978 елда “Идел” альманахында (хәзер — журнал) дөнья күрә. Быел да шушы ук басманың 7-8нче саннарында язучының “Кирлегәч­тә ике яз” повесте басылып чыкты. “Агыйдел” журналын алдыручыларга ул 8нче санда “Өйдәш хатын” повестен тәкъдим итте.

“Тулпар” журналының да ул үз кешесе. Аның укучыларына Сәгыйдулла Хафизов “Гомерем фасыллары”, “Сәр­ви-Сәрвиназ” әсәрләре белән таныш.

Туган жирен, якташларын “Казан утлары”нда басылган, “Алман күчтәнәче” роман-элегиясе белән сөендерде. Сә­гыйдулла Хафизовның соңгы елларда язылган бу роман-элегиясен һәм “Өйдәш хатын” повестен укучылар иҗади яңалык буларак аеруча якын, әсәрләнеп кабул итте. Ав­торның геройлары белән берлектә аларның тормыш кичерешләре аша сынау үткәндәй булдылар.

 Шунысын да әйтеп үтү кирәктер, бу чараны оештыручыларга да шактый тир түгәргә, әзерләнергә туры килде. Чөнки язучының тәрҗемәи хәле, мәгълүмат бик аз булу сәбәпле, аның иҗаты хакында белешмәне бөртекләп җыярга мәҗбүр булдылар. Шуңа да язучының һәр сүзен залдагылар зур игътибар белән, аның асылына, мәгънәсенә төше­нер­гә тырышып, тормыш, көн­күреш, кеше язмышы хакындагы  фәлсәфи уйлануларын, халык һәм дәүләт арасындагы мөнәсәбәткә язучы бәясен бирелеп тыңладылар.

Ул бик уйланып һәм бер­никадәр дулкынланып та сөйләде. Каләм остасы үзенең фикердәшләрен (залдагыларга ул шулай дип мөрәжәгать итте) теге яки бу ижат жимешенең нинди шартларда өлгерүен һәм әдәби образларны уйдан кәгазь битенә төшереп, ничек аларга жан сулышы өрүен аңлатырга омтылды.

Күрер күзгә гади һәм тыйнак кеше булса да, рухи яктан никадәр тирән һәм бай ки­черешләр дөньясы бу шәхестә. Язучы белән очрашырга килгәннәр моны бик ачык тойды шикелле.

Сәгыйдулла ага педагог-остаз буларак та горурланырга хаклы. Аның кичәге студентлары республикабызның төрле төбәкләрендә һәркайсы үз урынын, тәгаенләнешен тапкан, халыкка, мәгарифкә хез­мәт итәләр. Кушнаренкода да бар алар — кайсылары очрашуга да килгән. Шуларның берсе бүгенге көндә педколледжда татар теле һәм әдәбияты укыта, тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Гүзәл Хә­митова остазы хакында бик матур истәлекләр яңартты:

— Мин университетны егерме ел элек тәмамладым. Сәгыйдулла Хәбиевич безгә әдәбият теориясе укытты. Бик итагатьле, тыйнак һәм сабыр укытучыларның берсе иде ул. Бүлегебездә, гомумән, остазларыбыз арасында каләм тибрәтүчеләр байтак һәм иҗади яктан алар көчле. Рәхмәт сезгә шундый тормышчан, фәһемле иҗатыгыз өчен. 

Илүсә Әгъзам кызы сөй­ләвенчә, Сәгыйть Лашман­чының иҗатын китап сөючеләр бик яратып кабул иткән. Бу көнне хәтта “Өйдәш хатын” повесте буенча фикер алышулар да булды. Дулкынлана-дулкынлана чыгыш ясаучылар да, сорау бирүчеләр дә  күп булды.

Очрашу бик җанлы үтте. Хушлашканда язучы үзенең бик канәгать калуын белдереп, чараны оештыручыларга ихлас күңелдән рәхмәт әйтте.

Гөлшат Вахитова.

Кушнаренко районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»