06.12.2012 - Әдәбият

Талантлар төбәге

Район хакимияте башлыгы урынбасары Зикаф Хуҗин шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйковага бүләк тапшыра.Шушы көннәрдә республикабызның төнь­як һәм төньяк-көнбатыш районнарында яшәп иҗат итүче сүз осталары Яңавыл язучылар оешмасының 20 еллык юбилеен билгеләде. Бу төбәк әдәбиятсәнгать сөючеләре, тирә-якта гына түгел, илдә танылу алган каләм осталары билгеле. Моның өчен шагыйрьләр Илдар Юзеев белән Нил Юзиевны, Саҗидә Сөләйманованы, прозаиклар Гайнан Әмири, Нурихан Фәттах, Риза Ишморатов, Рәдиф Тимершин һәм башкаларны искә төшерү дә җитә.

Узган гасырның 60нчы елларында районда язучыларга үзара аралашып иҗат итү мөмкинлеге булдыру, аларны оештыру максатында әдәби берләшмә төзелә. Яңавыл язучылар оешмасының җаваплы секретаре Фәрит Суфияров әйтүенчә, 1970 елда район гәзите каршында әдәби түгәрәк оештырыла. Тәүдә ул Яңавыл районындагы яшь һәм башлап язучыларны берләштерә, аларның шигырь һәм хикәяләре район гәзитендә дөнья күрә. Вакыт үтү белән Яңавылга  күрше районнарда яшәп иҗат итүчеләр дә тартыла башлый. 1980 елда Яңавыл шәһәрендә Башкортстан Язучылар берлеге һәм ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты тарафыннан “Замандаш” әдәби берләшмәсе оештырыла. Аның эшендә күрше район һәм шәһәрләрдә яшәп иҗат итүче каләм тибрәтүчеләр дә катнаша башлый.

1992 елның ноябрендә республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүче һәм иҗат итүчеләр өчен зур вакыйга булды: Яңавыл шәһәрендәге “Замандаш” әдәби берләшмәсе канаты астында язучылар оешмасы төзелде. Ул үз эченә Аскын, Балтач, Борай, Бөре, Караидел, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнарында һәм Агыйдел, Нефтекама шәһәрләрендә яшәүче әдипләрне, прозаикларны берләштерде.

Һәр районда иҗат белән кызыксынучы яшьләр бар. Аларны үстерүдә Борайдагы — “Яшь бөреләр”, Балтачтагы — “Танып дулкыннары”, Яңавылдагы — “Замандаш”, Тәтешледәге — “Ак чишмә”, Нефтекамадагы “Инеш” әдәби түгәрәкләренең роле зур.

 Яшь язучыларны кызыксындыруга Яңавыл районы хакимияте дә тоемлы өлеш кертә. Шушы максатта монда 1997 елда Гали Чокрый премиясе булдырылды. Ул “иң яхшы” дип табылган әсәрләр авторына ел саен бирелә.

Яңавыл язучылар оешмасы төзелүгә 20 ел тулу районда киң билгеләнде. Анда Яңавыл районы хакимияте башлыгы урынбасары Зикаф Хуҗин, республика Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов, язучылар Азат Магазов, Рәшит Низамов, Риф Мифтахов, Рәдиф Тимершин, Эдуард Әгъзамов, “Агыйдел” журналы һәм “Башкортостан” гәзите мөхәррирләре Әмир Әминев, Нияз Сәлимов катнашты. 

Кунаклар бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Алар шигырьләрен һәм юмористик әсәрләрен укып сөендерде, бүләкләр тапшырды. Иртәгәсен Уфа кунаклары Яңавыл шәһәрендәге Ирек Мөкъсинов исемендәге гимназия укучылары белән очрашты.

Әйе, кешегә икмәк кенә түгел,  җан азыгы да кирәк. Яңавыл язучылар оешмасы әгъзалары иҗат дәртен сүндермичә, яңа әдәби әсәрләр тудырып, әдәбият сөючеләрне куандырып яши.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»