28.11.2012 - Әдәбият

Гөрләшеп яшисе бар әле!

Башкаланың Резина-техник изделиеләр заводы Мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы иде. Күренекле сәхнә йолдызлары — җыр­чылар Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетди­нованың концерты башланырга әле берничә минут вакыт бар. Шулчак вестибюльдә көт­мәгәндә чират барлыкка килде.

— Рамил Чурагуловның яңа китабы сатыла, — диде та­машачыларның берсе, — мөм­кин булганда алып каласы иде.

Чират миңа да җитте. Китапны алып (“Гөрләшеп яшисе бар әле!” дип атала ул), залга кереп урнаштык.

Колакларым җыр-моң тыңласа да, уйларым Рамилнең үсмер елларында иде. Концерттан соң өйгә кайткач та ул күз алдымнан китмәде. Мин аны үсмер булган, Уфа автотранспорт техникумында укып йөргән чагыннан ук беләм. Ул вакытта Рамил иң актив язышучы авторларның берсе иде. Бу җәһәттән әдәби фикер ияләре, тәнкыйтьчеләр тарафыннан “кагыла-сугыла” диярлек үсте. Рамил үзенең басынкылыгы, сабыр холкы, тырышлыгы нәти­җәсендә танылу яулады.

... Җитмешенче еллар ахыры. Редакциядә, һәрвакыт­тагыча, “урак өсте”, партия чараларын тормышка ашыру турында көн кадагына суккан материаллар эшләргә ашыгабыз. Шундый көннәрнең берсендә миңа, эшкәртеп басуга әзер­ләргә дип, бер мәкалә кертеп бирделәр. “Обкомда нәкъ экология турында сүз чыккан, озакка сузма”, — дип кисәтте мине җаваплы секретарь.

Автор мәкаләсен “Килер буыннарга калсын” дип атаган. Имзасы — “Р. Чурагулов”. Шактый җиңел укыла торган, тирән анализ белән язылган бу проблемалы мәкаләне шунда ук эшкәртеп тапшырдым. Аның бай эчтәлегенә карап, мин авторны дөнья күргән, бай тәҗрибә туплаган олы яшьләрдәге кешедер, дип уйлаган идем. Мәкалә икенче көндә үк “Кызыл таң”да басылып чыкты. Һәм күп тә үтми редакциягә яшь кенә бер малай килеп керде һәм:

— Рәшит абый, рәхмәт инде, тәүге мәкаләмне бик тиз бастыргансыз,  — диде.

Аның Рамил Чурагулов булуын белеп, аптырап киттем. Киләчәк буыннарны кайгыртып язылган мәкалә авторы, фараз иткәнемчә, карт кеше түгел, киресенчә, әле мәктәптә генә укып йөрүче үсмерне хәтерләтә иде. Шул ук вакытта, авыл тормышының ачысын да, төчесен дә татыган, техникум тәмамлаган, инженер булып эшкә урнашып өлгергән.

Тора-бара Рамилне әдәбият бүлегендә дә күрергә туры килде. Шигырьләр дә язып китерә иде егет. Тик, нишләптер, бүлек мөдире һәм әдәби хезмәткәрләр авызыннан каты-каты тәнкыйть сүзләре, “җитлекмәгән, изюминкасы юк” кебегрәк бәяләр дә ишетелгәләде. Мине шул чакларда Рамилнең бүлектән тәнкыйтькә үпкәләп, кәефе кырылып түгел, ә күңелле елмаеп чыгуы, озак та үтмәстән бер ни булмагандай тагын килеп керүләре гаҗәпләндерә иде. Яшьтән үк авыр сүзгә түзә, кешеләрне уңай яктан гына күрә белүче зат икәненә шунда ышандым.

Шулай да тәнкыйть авторның иҗатына йогынтысыз калмады. Озакламый ташны ярып чыккан, Кояшка үрелгән үсемлек шытымнары кебек, Рамил Чурагуловның шигырьләре җыр булып эфирда яңгырый башлады. Аннары аның сүзләренә композитор Ризван Хәкимов иҗат иткән һәм танылган җырчы Айдар Газимов башкаруында “Моңнар кайтсын авылга!”, Лилия Букеева, Зөфәр Билалов, Галинур Фарукшин кебек сәхнә осталары башкаруында “Ашкынып кайттым тагын”, Салават Фәтхетдинов белән Фәридә Тимербаева яратып башкарган “Әнкәйләргә рәхмәт!” дигән һәм башка җырлар Башкортстан, Татарстан халыкларын гына түгел, илнең милләттәшләребез яшәгән барлык төбәкләрендә дә тамашачыларны таң калдырыр булды.

...Әлеге китап өч бүлектән тора. Эчтәлеге гади. Шигырьләр мәхәббәткә (“Мин синең шатлыгың, бәхетең”, “Туган йортны ташлама”) һәм якты киләчәккә (“Бу дөнья барыбер яктырыр”)  багышланган. Бу җәһәттән шундый сорау тууы ихтимал: бәй, мондый темаларга борын-борыннан җырлар иҗат ителә, яңа шигырьләр, гомумән, әдәби әсәрләр яңалык, әлегә кадәр башка килмәгән фикерләр алып килергә тиештер бит? Кайда яңалык?

Әйе, “белдекле” тәнкыйтьчеләр Рамил әсәрләреннән “яңалык” эзләде, ә җырчылар аларны шаулатып башкарды, меңнәрчә тамашачы белән шыгрым тулы заллар гөж килеп алкышлады. Шулай итеп, китапның баш сүзен язган Марат Кәбиров әйткәнчә, Рамилнең чын шагыйрь икәнен башта халык таныды, шуннан соң гына әдәбиятчылар танымый булдыра алмады.

Чынлап та, Рамилнең горурланырлык та, куанырлык та урыны бар. 1994 елда 20 мең тираж белән “Планета” нәшриятында аның “Бергәләп җырлыйсы бар” китабы дөнья күргән иде. Аңа язылган баш сүзендә Әнгам Атнабай менә нәрсә диде: “Рамил — холкы белән тынгысыз җанлы кеше, ә шагыйрь буларак, ярсу хисләр җырчысы. Шуның өчен ул шигырьләрендә нокта куяр урынга өндәү билгесе куеп яза. Аның бөтен нәрсәдә дә эше бар, бернәрсәгә дә битараф түгел”.

Рамилнең әлеге китабына баш сүзендә Марат Кәбиров: “Рамил Чурагуловны берәү белән дә бутарга мөмкинлек бирмәгән тагын бер үзенчәлек бар, — ди. — Ул — күңел яктылыгы, кешенең сафлыгына тирән ышану. Мондый соклангыч яктылык Хәсән Туфан иҗатында да бар. Бу шагыйрьләрнең трагик язмышын уй­ласаң, шигырьләрендәге сафлык тетрәндереп тә куя. Рамил Чурагуловның әсәрләрендә исә сабыйлар сафлыгы, хәтта вакыты белән беркатлылык булып тоелган якты ышаныч ярылып ята”.

Моның белән бик тә ки­лешәсе килә, чөнки сабыйларча самими кешеләр, гадәттә, башкаларны да үзе кебек күрә, аларга үзенең күңелен бушата, серен сөйли. Аннары авызы пешкәнен сизми дә кала. Шәхсән Рамил үзе дә — “өреп кабу” тәҗрибәсен нык татыганнарның берсе. “Сер сөйләмә!”, “Дошманым”, “Сынала чын дуслар юлларда” дигән һәм башка шигырьләре дә нәкъ шундый кичерешләр нәти­җәсендә туган:

Сер сөйләмә беркемгә дә,

Сер сөйләмә, бул син тып-тын.

Әйткән сүзең көмеш булса,

Әйтмәгән сүзләрең алтын!

Рамил Чурагулның әсәр­ләрен үз итү сәбәпләренең берсе шулдыр ки, ул шигырь­ләрендә укучыларга турыдан-туры эндәшә, киңәш итә, үгет-нәсыйхәт бирә. Аннары шул ягы да бар: Рамилнең шигырь­ләрендә халкыбызның, ата-бабаларыбызның изге йолаларына, борын-борыннан килгән дингә олы ихтирам, аларның ышанычларына тугрылык ярылып ята. “Рәх­мәтеңнән, Ходаем, ташлама!”, “Аллага шөкер!”, “И, Ходай, безне аерма!”, “Ходай, исәнлек бир!”, “Күрше хакы — тәңре хакы”, “Әнкәйләр фатыйхасы” һәм башка күп кенә шигырьләре әнә шундыйлардан.

Рамилнең барлык шигырьләре дә әхлакый тәрбия көченә ия, шигъри вәгазь, дип атап була аларны.

Менә шулай, ел артыннан еллар үтә. Рамил Мотаһар улына да 50 яшь тулды. Бу алтын юбилеен ул чын-чынлап зур шатлык-куанычлар белән каршы алды. Иң зурысы – оныгы Алсуга бер яшь тулды. Аннары, Кырмыскалы районының Иске Акташ авылында шагыйрь туып үскән урамга аның исеме бирелде. Җырчы исемен йөртүче урам Прибельский поселогында да бар. Илле яшен Рамил Чурагул Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булып каршы алды.

Рамил Чурагулов Башкортстан эстрада сәнгатендә фидакарь хезмәте өчен төрле елларда “Гәлсәр сандугач” (Уфа), “Татар җыры” (Казан) телевизион эстрада фестиваленең “Алтын барс” премияләренә лаек булды.

Рамил Чурагулов — бүгенге көндә унике шигъри җыентык, меңнән артык җыр сүзләре авторы. Аның күп җырлары татар, башкорт халыкларының алтын фондына керде.

Алда исә гомер озын, чынлап та, гөрләшеп яшисе бар әле. Шагыйрьнең тагын да илһамланыбрак иҗат итү дәрте ташып тора.

Рәшит Биглов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»