27.11.2012 - Әдәбият

Бу мохиттә шигырь язмау мөмкин түгел

Клара Вәлиева.Якташларым оештырган мәдәни чараларда һәрчак бик теләп катнашам. Әле яңа гына “Дулкын” әдәби берләшмәсе әгъзаларының иҗатын тикшерүгә багышланган утырыш уздырдылар. Гади генә чараны да мәртәбәле итә, бәйрәмгә әйләндерә белә дүртөйлелеләр. Бу юлы да әдәби берләшмә утырышын якташыбыз — күренекле язучы, көчле журналист Эдуард Әгъзаминең юбилеена мәртәбәле кунаклар килгән көнгә билгеләп оттылар. Беренчедән, кайчан әле төбәктәге  әдәби берләшмәнең гадәти  эшендә Язучылар берлеге рәисе  катнашыр иде дә, шигырьләре тикшерүгә куелган  иҗатчылар күренекле әдипләрнең үз әсәрләренә карата фикерләрен ишетер иде. Икенчедән, иҗат юлына яңа басканнар өчен  әдипләр белән мондый очрашу гомергә истә кала торган вакыйга бит ул. “Дулкын” әдәби берләшмәсенең эшендә Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов, шагыйрь-язучылар Марис Нәзиров, Барый Ногманов, Илдус Тимерханов, журналистлар —  Равил Карамов, Фәрит Фаткуллин һәм мин катнаштык. Күрше Илеш районы иҗатчылары да килгән иде.

“Дулкын” әдәби берләшмәсе дистә еллар эшләп килә. Аның дулкынында тибрәлеп, күп кенә иҗатчылар канат ныгытты, әдәбият, шигърият дөньясында үз юлын тапты.  Әлегесе көндә Светлана Васикова, Әнисә Ягафәрова, Рәфил Саматов, Фәнис Галләмов, Ләбүдә Нурмөхәммәтова, Фәнис Рәхмәтуллин, Гөлназ Бикмөхәммәтова, Клара Вәлиева, Кәүсәр Гайсин, Таһир Якупов һәм башкалар шигырьләре, хикәяләре белән республика матбугатында даими күренеп, олы иҗат юлына юл яралар. Араларында үзнәшер белән чыгарылган икешәр-өчәр китап авторлары да бар. “Дулкын” әдәби берләшмәсенә Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Рафаил Хафизов җитәк­челек итә.

Әлеге утырышта дүрт иҗатчы –  Кәүсәр Гайсин, Светлана Васикова, Рәфил Саматов, Клара Вәлиеваның шигырьләре тикшерелде.

Кәүсәр Гайсин – Түбән Аташ авылы егете. Уфаның 2нче педагогия колледжында рәсем сәнгате буенча белем алган, солдат хезмәтен үткән. Сиксәненче еллар уртасында ук шигырьләре матбугатта күренеп, матур тәэсир калдырган иде. Аннары беразга югалып торды ул.  Соңгы ике-өч елда янә актив иҗат итә башлады. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында игътибарны җәлеп итәрлек шигырьләре басылды. Тикшерүгә тәкъдим иткән шигырьләрендә чынбарлык, тормышны фәлсәфи фикерләү аша тасвирлау бар. Иң мөһиме, ясалмалылык юк. Күңел кичерешләре белән ихлас уртаклаша. Балалар өчен шигырьләре аеруча отышлы.  Җитешсезлекләр дә күз уңыннан төшеп калмады. Башкортстан Язучылар берлеге рәисенең татар әдәбияты буенча урынбасары Марис Нәзиров аларны Кәүсәр Гайсинның күңеле төшмәслек, әмма киләчәктә игътибарга алырлык итеп әйтте. Кулъязманы, төзәтүләр кертеп, “Акчарлак” альманахына тәкъ­дим итәргә мөмкин, диде.

Светлана Васикова иҗаты белән “Кызыл таң” укучылары күптән таныш. Өч китап авторы. Соңгы вакытта журналистика өлкәсендә активлашты. Шигырьләре хатын-кызларга хас җылылык, самимилек белән өретелгән. Табышлары, үзенчәлекле чагыштырулары  белән аерылып тора. Сурәт тудыра белә. “Йөкле хатын  дөнья йөген күтәреп бара сыман”, “Ап-ак кардай бөтерелеп, күңелеңә кереп киттем” кебек уңышлы юллары да байтак.  Йомшак,  рифма аксаган урыннар да юк түгел.

Клара Вәлиева Чакмагыш районы Аблай авылыннан, “Дулкын” әдәби берләшмәсенә яңа гына килеп кушылган. Район дәваханәсендә кадрлар бүлегендә эшли. Шигырьләрендә ялгызлык ачысы, өмет яктысы хатын-кызларча хис белән бирелгән. Отышлы образлар да бар. Әмма кытыршы урыннар колакны ерта, тел нәфислеге җитеп бетми. Бу очракта әдәбият укырга, күренекле шагыйрьләр иҗатына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирү  урынлы булыр.

Рәфил Саматов Чишмә авылыннан. Башкортстан дәүләт педагогия университетында укып,  тел-әдәбиятны да яхшы гына үзләштергән егет. Журналистикада да актив. Татар теле укытучылары мәктәптә үк туган телгә сөю тәрбияләде, шигърият дөньясына алып керде, ди үзе. Шуңа да язышу аның өчен күңел ихтыяҗы, яшәү рәвешенә әйләнгән икән. Тик отышлы гына шигырьләре белән беррәттән, хәбәр сөйләүгә кайтып калганнары күп. Рафаил Хафизов әйткәнчә, нәрсә күрә, барысын да рифмага сала егет. Күргәннәрне санап чыгуга корылган язма шигырь булмый шул ул. Шигъри образ, яңа фикер кирәк.

Әдәби берләшмә утырышында.— Бүгенге кулъязмаларның барысына да дип әйтерлек күпсүзлелек хас, — диде  Марис  Нәзиров йомгаклау сүзендә. — Фикер чишелгәннән соң да сөйләү дәвам итә. Автор үзе нәтиҗә ясаганнан соң аны исбатлаган кебек килеп чыга. Укучыга да уйланыр урын калдырырга кирәк. Кабатлаулар, башка шагыйрьләрнең билгеле фикерләрен куллану әлеге кулъязма авторларының барысында да диярлек  очрый. Рифмага салынган хәбәр сөйләү дә шигырь түгел. Шулай да, Кәүсәр Гайсинда да, Светлана Васиковада да, Рәфил Саматовта да, Клара Вәлиевада да шигъри сүзне тою, тел нәфислеген аңлау  бар. Сәләтле иҗатчылар. Наҗар Нәҗми, Шәехзадә Бабич, Бәдрүш Мокамай, Зыя Мансурны биргән Дүртөйле җирендә шигырь язмау мөмкин түгел. “Дулкын” әдәби берләшмәсе әгъзалары, гомумән, шигъриятне яшәү мәгънәсе иткәннәр, шул мохиттә кайныйлар, шуның белән яшиләр.

Башкала әдипләренең тәкъдимнәрен ихлас тыңлап утырган “Дулкын” әдәби берләшмәсе әгъзалары  утырыш ахырында киңәшләре өчен аларга чын күңелдән рәхмәт әйтте, кунаклар автографлы китаплар бүләк итте, истәлеккә фотога төштек. Эшлекле очрашу, шулай итеп,  бәйрәм рәвешен алды.

Фәния  Габидуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»