22.11.2012 - Әдәбият

Сүз пәйгамбәрләренә йөз тотыйк

Шушы рубрикада без күптән түгел  2012 ел дәвамында “Тулпар” журналында чыккан проза әсәрләренә күзәтү ясаган идек. Чират журналда басылган шигъри әсәрләргә җитте. Әдәби журнал бүгенге көндә шигъри  иҗат белән шөгыльләнүчеләргә киң мәйдан бирә. Редакциянең поэзия бүлеге Башкортстанда гына түгел, күрше Татарстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче татар шагыйрьләре һәм башлап язучылар белән дә элемтә тота.  Журналда басар өчен әсәрләр җентекле сайлап алына. Бүген аларның быел дөнья күргәннәренә күзәтү тәкъдим итәбез.

Быел “Тулпар” журналының 1нче саны Салават Рәхмәтулланың “Соңгы могикан” дигән шигъри шәлкеме белән башлануы күп нәрсә турында сөйли. Башкортстанда бүгенге татар шигъриятен  әйдәп баручыларның берсе, гаҗәеп талантлы шагыйрь вакытлы матбугатта еш күренә. Һади Такташның шигъри гармониясе, Әнгам Атнабаев шаянлыгы, Роберт Миңнуллинга хас эчке моң саркылып тора аның шигырьләреннән. Табигыйлек — шагыйрьнең иҗат кредосы. Ул һәр­вакыт ихлас, лирик героеннан идеаль шәхес ясарга омтылмый, хисләрендә берчә тыйнак, берчә шашкын, ләкин шәрәлектән ерак. Фәлсәфәсе тормышчан, тирән мәгънәле, романтикасы тетрәндергеч һәм илһамландыргыч.  Шигырьләре ялкытмый, укучыга уңай энергия бирүчән, яратырга, кичерергә өнди, иҗатка илһамландыра.

Башкортстан Язучылар берлеге әгъ­засы, ”Кызыл таң” гәзитенең әдәбият бү­леге мөдире Фәния Габидуллина ши­гырьләреннән туган җиргә, туган йортка, әнкәйләргә, авылдашларга үзгә бер җылылык бөркелеп тора. Язучылар арасында, шигърияттә кайнаган каләм иясе беркайчан да ясалма рифмалар язу белән шө­гыльләнми, бармактан суырып чыгармый. Аның бигрәк тә юмор белән өретелгән шигырьләре үтемле яңгырый. Ихласлык – Фәния-ша­гыйрәнең төп коралы, кеше­ләрне яратуы, хөсетлектән ерак булуы аны уңышка илтә, яңа җиңүләргә рухландыра.

Марис Нәзиров шигырьләре турында “үз даирәсендәгеләрдән бер баш өстен” дисәк, башкаларыбыз үпкәләмәс, мөгаен. “Керде давыл куеннарга” шәлкемен генә укыганда да шагыйрьнең профессиональ дәрәҗәсе, фәлсәфи фикерләү тирәнлеге, образ-сим­волларның мәгънәви йөкләнеше җитди уйландыра. Шагыйрьлек профессиямени ул, диярсез. Профессия булмаса да, Равил Фәйзуллиннар, Зөлфәтләр, Рәдиф Гаташлар  биеклегендә фикер йөртүчеләр — шигырьнең асылын, шигъ­риятнең гасырлардан килгән җан авазын, заманча мөмкинлеген, мәңгелек аһәңен аңлаучылар. Дөрес, мондый шигырьләр һәр укучының күңеленә шундук эркелеп килеп кермәскә дә мөмкин, ләкин аларның һәр юлы тукталып уйланырлык, еш кына тетрәнерлек булучан. “Дулкын көчен йөгәнлисем килә”, “диңгез җилен җилкәнлисем килә”, “...Кар өстендә миләш күз яшьләре, әйтерсең лә соңгы ат каны”, “Бер яр булып ышыкладык Уртак тормыш-чишмә күзен” кебек образлы фикерләү үрнәкләре тулып ята Марис Нәзиров шигъриятендә.

Кеше тарафдары хакында фикер йөрткәндә шагыйрь “үз-үзең булып калу” идея-принцибын алга сөрә. Аның эстетик идеалы – нәфескә-шәхваткә бирелмичә, үз-үзен югалтмау өчен җан көченә тырышучы. Равил Фәйзуллинга багышлап язган “Шагыйрь кыюлыгы” шигырендә: “Үзең булып һәрчак кала белү Шагыйрь итә икән шагыйрьне”, ди ул, диңгезләр кодрәтеннән дә курка белмәгән каләмдәшенең физик һәм ихтыяр көченә сокланып. “Югалттырмас идең үз-үземне, Яннарымда нигә калмадың?” — ди шагыйрь, җан дустын мәңгелеккә җуйгач. Әлбәттә, тормыш давылларында үз-үзең булып калу өчен шәхестән зур эчке рухи көч, корыч тормыш принцибы таләп ителә:

Тәхетләрдән ләззәткәме?

Бер адым, ярты адым.

Үз-үземне югалттырган

Бәхеткә талпынмадым.

“Тулпар” журналы Фәнзилә Газиева,  Фәүзия Мәхмүдова, Алия Хәйруллина, Нәфисә Гомәрова кебек әле киң билгеле булмаган яисә башлап язучы авторларның иҗатына да урын бирә.  Журналда басылган әсәрләр шигырь канунына туры килә, алар уңышлы сайлап алынган һәм тиешенчә эшкәртелгән. Журналда шигырь бастыру, иҗатчыга илһам канатлары кую белән бергә, аларның укучы алдында җаваплылыгын, үз иҗатларына булган таләпне дә арттыра.

Учалы районында туып үскән Рамай Каһир бүгенге көндә тимер юлында хезмәт итә.  Җитди һөнәргә ия ир-атның әйләнә-тирәгә  шагыйранә күз­лектән каравы  гаҗәп тә, сөенечле дә. Аның лирик шигырьләре үткәннәр һәм киләчәк турында үзгә бер фәл­сәфәгә ия, шагыйрь  яшәеш мәгънәсен тормышны яратуда, кешеләргә игелек кылуда күрә.

Каһим Әүхәтовның көлкеле шигырь­ләре татарның танылган сатиригы Гамил Афзал традициясен дәвам итә кебек. Авыл, колхоз тормышын, авыл кешеләренең төрле кимче­лекләрен, хәйлә-ялганын яхшы белүче каләм иясе бу юлы  һәр көн бер сәбәп табып хәмер эчеп йөрүче Нигъмәтне (“Сөенечтән-көенечтән”), эт — эткә, эт — койрыкка принцибы  белән яшәүче колхоз җитәкчеләрен (“Гариза”), күршесеннән гел файда күрергә омтылучы Гыйбадулланы (“Күрше хакы— Аллаһ хакы”) тәнкыйть утына ала.  Атнабайлар белән бер чишмә суын эчеп үскән шагыйрь халык теленең җорлыгын, тапкырлыгын, аның мәкаль-әйтемнәрен, фразеологиясен уңышлы файдалана. Шуңа күрә дә әсәрләре халыкчан, гади һәм хикмәтле Каһим ага Әүхәтовның.

“Тулпар”ның беренче санын Мөнир Вафинның пародияләр-шаярудияләре төгәлли.  Бу юлы ул Марис Нәзиров һәм Салават Рәхмәтулланың шигъри юлларын уен-киная белән тәкрарлаган. Һәр нәрсәдән кызык, юмористик, хәтта сатирик оеткы таба белүче автор күп еллар инде бу жанр өстендә җитди эшли. Чиклә­векләре гелән төшле аның. Юк-барга бәйләнми, рәнҗетерлек итеп мыскылламый да шикелле, ләкин иҗатта итәк-җиңеңне җыярга, авызыңны чамалап ачарга кирәк икәнлеген гелән кисәтә кебек.

“Күңелеңә явар идем Мин ләйсән яңгыр булып...”. Ләйсән Якупованың шигырьләр шәлкеме шулай атала. Аның лирик шигырьләре озын түгел,  ләкин еш кына алар хикмәтле. Шагыйрә  тапталган сукмактан атламый, үз хисләрен нәкъ үзенчә итеп әйтеп бирергә омтыла.

Соңлаган көз. Дөнья пычрак.

Көттерә кыш, килми генә.

Аяк астымда җир елый,

Басып атлыйм яшьләренә.

Ләйсәндә, нишләптер (исәпләре – хисләремне,  сәгать – кебек,  синең арттан — чакырсаң, арыдым — уралдым кебек), бик үк уңышлы булмаган рифмалар да  очрый. Ләкин, миңа калса, шагыйрә шигъри формадан бигрәк, хис-мәгънә юлыннан бара. Шигырьләре укымлы, темалар артык тапталмаган, һәрхәлдә алар яңача ачыла.  Аның лирикасы, балалар шигыре сыман, самимилеге, гаҗәеп ихласлыгы,  җиңелчә генә юмор өретелгән моңсулыгы белән  күңелгә кереп кала. Альфонс Доденың: “Шагыйрьләр — тормышны балалар күзе белән күрә белүче кешеләр” дигән сүзләре нәкъ аңа тап килгән кебек.

Фатыйх Сәйфран — дүрт  шигырь китабы авторы, дөньяның ачысын-төчесен татыган, аны ачык һәм кара төсләрдә күреп фәлсәфи нәтиҗәләргә килгән, шигърияттә дә инде үз сүзен аяк терәп  әйтү чорына кергән каләм иясе. Бүгенге тормыш-яшәеш, аның әхлагы, идеаллары белән оппозициядә тору шагыйрьнең каләмен шактый үткенәйтә:

Без эшләгән эшләр бер түрәнең

Каләмнәре белән сызылды.

Җилкәбезгә кояш асып тордык,

Кемдер нурларында кызынды, 

— ди ул “ХХ гасыр” шигырендә.

“Шигырь тумый юктан бар булып, Шигырь туа — күзгә яшь тулып” дип, шагыйрь үзенең иҗат принципларын афоризм рәвешендә әйтеп бирә.

“Мин бер гади кеше, шуннан яхшырак булалмадым...” Гадилек, принципиальлек, әдәплелек – танылган прозаик, шагыйрь, күп китаплар авторы Рәшит Сабитның тормыш һәм иҗат принцибы шундый. Аның лирик шигырьләре үзләренең гадилеге, шул ук вакытта хикмәтлелеге, шигъри форманың камиллеге, әсәрнең эчке гармониясе белән күңелдә урын ала. Мал артыннан чабып узган балачагын хәтергә алып:

Ләкин елый-елый шул чакта мин

Еламаска, ахры, өйрәндем, 

— ди шагыйрь.

Сабыр холыклы, һәр сүзен җиде кат уйлап кына әйтә торган шагыйрь әйләнә-тирәгә нык игътибарлы, кеше язмышларына битараф булмаган, рухи яктан көчле һәм кыю лирик геройга яшәү көче бирә.

Гөлфизә Кәлимуллинаның жур­налның икенче санында урын алган балалар өчен язган шигырьләре укучы күңеленә хуш килер. Аның лирик герое — шук, тапкыр телле, сәләтле, өлкәннәрнең күзенә карап чатнатып әйтеп бирә белә торган замана баласы. Кечкенә шәхеснең мантыйгы, фикер калыбы табигый һәм тере килеш шигырь тукымасына үрелә. Бер генә шигырь дә бармактан суырып алып язылмаган, сурәтләр тере, тормышчан, эчке бер җылылыкка,  яшәешкә булган мәхәббәткә ия.

Барып керсәк, каршы ала

Ачык күңел, якты чырай.

Картәнием кояш булса,

Картәтием — күктәге ай.

(“Кояш белән ай”).

Әдәбиятта, балалар шагыйре булып туарга кирәк, дигән гыйбарә яши. Балалар әдәбияты яхшы әсәрләргә кытлык кичергән бүгенге көндә авторга нәкъ менә шушы юнәлешкә күбрәк игътибар итәргә кирәктер, мөгаен.

Дүртөйле шәһәренең үзәк дәваханә­сендә эшләүче Клара Вәлиеваның шигъри шәлкеме дә үзләре шул халәтне кичерүчеләр күңеленә хуш килергә  яки, киресенчә, укучыны психологик чарасызлыкка кертергә мөмкин.  Шигърияттә дә профессионаллар белән бергә үзешчәннәр була. Соңгыларына байтак ташламалар ясала. Клара Вәлиева шигырьләре хатын-кыз хисләрен, ялгызлык ачысын, өмет яктысын сыйдырган тезмәләрдән хасыйл булган. Дөрес, бүгенге шигърият таләп итә торган тел шомалыгы, образлы фикерләүдә нәфислек җитешеп бетми аларда. “Бәхетемә уңайлыклар гына эшләгез”, “­ диеп гөрләсен”, “йөрәк эчкәемә” кебек  тезмәләрне матур образларда бирәсе иде бит!

Яшәеш мәгънәсе, мөгаен, интим хисләргә генә терәлеп калмыйдыр. Аллаһы Тәгалә сиңа шундый гүзәллек, зифа буй-сын, сәламәтлек, бу дөньяның матурлыгын күрү, тою сәләте биргән икән, мөгаен,  бу үзе зур бәхеттер. Клара Вәлиева шигырь­ләреннән менә шушы бәхетнең башкалар әйтеп бирә алмаган төсләрен күрәсе килгән иде.

Авторның “Нәнәйгә” шигырен хуплап телгә аласы килә. Балаларына шәфкатьле, садә-саф күңелле, оныкларын миһер­банлылыкка өндәүче ак яулыклы, яшел камзуллы нәнәй образы гаҗәеп картиналарда җанлана. Тулы бер тарих, элекке көнкүреш сыйган кебек шушы шигырьгә. Нәнәй каберендәге наратны яшел күлмәк кигән нәнәенә охшатып, автор  әлеге образга янә җан өрә кебек.

Фронтовик-шагыйрь, гомерен укытучылык эшенә багышлаган Яхия Ягафәров шигырьләре укучы күңеленә тирән үтеп керерлек.  Сугыш утын кичеп, тормыш авырлыкларын гизеп тә күңелендә шул­кадәр ихласлык, нәфислек, әйләнә-тирәгә, кешеләргә мәхәббәт саклый алган каһар­ман кешелек акылын изге кыйммәтләрне күрергә, яшәү мәгънәсен дөрес бәяләргә чакыра кебек. Гадилектә әкияти дөнья ача ул, гадәти генә күренешләрнең эчке гүзәллеген, кеше күреп тә әйтеп бирә алмаган шәен шагыйранә яңгырата. Аның каеннары канатын җәйгән, усаклары өзелеп торган билле, таллары ялларын җилләрдә җилфердәтә. Рәссам төшергән сурәт кенә түгел, тере манзара хакимлек итә бу шигырьләрдә. Меңнәрчә каләм иясенең күңелен кузгаткан фасыл турындагы “Яз килә” шигырен тулаем китерәсе килә.

Җепшек карларны кочаклый

Язның җылы җилләре,

Күккә ашкан усакларның

Өзелеп тора билләре.

Кыштан язларга барырга

Күпер салынган кебек,

Карлар елап яшен түгә,

Язны сагынган кебек.

Елак карның күз яшьләре

Ташырлар менә-менә.

Кайгы яшьләре түгел ул,

Шатлык яшьләре генә.

Шагыйранә күрү, чынбарлыкны башка бер үлчәмдә тою сәләте шагыйрьне шагыйрь итә дә инде.

Чакмагыш якларында туып үскән Римир Сәлимгәрәевның туган җиренә иң җылы хисләрен, бердәнберенә гомерлек хөрмәтен, гаилә җылысын, тугрылыгын, саф хисләрен сеңдергән шигырьләре бары тик якты уйлар гына уята. Ир-егетләрнең патриотлык бурычы, ил сәясәтен яклап мәгънәсезгә аккан каннар, өзелгән гомерләр турындагы әрнүле уйларын сыйдырган шигырьләре дә күңелгә кереп калырлык. Римир, башкалар сукмагын ташлап, үзенчә фикер йөртә белә, әйләнә-тирәне үзенчә күрә, бәяли. Ә бу исә — каләм тоткан кеше өчен матур сыйфат.

Журналның яшьләр  иҗатына да урын бирүе хуплауга лаек. Өченче санында исә Дүртөйле  районы кызы, әлегә мәктәп укучысы Гөлназ Хәбированың “Ботакларын суза каен Кемнедер көткән кебек” дигән шигъри шәлкеме урнашкан. Гөлназ әлегә үз тиңдәшләре дәрә­җәсендә шигъри фикер йөртә, дияргә кирәк. Әйләнә-тирәне күзәтү, табигатькә, кадерле кешеләргә булган ярату хисе шигъри бөреләр бирә. Яшь каләм иясендә өмет бар. Барысын да киләчәк хәл итәчәк. Шагыйрь булам, дигән кешегә бүгенге көндә  югары филологик белем өстенә, шигърият кануннарын яхшы белү, аналитик фикер, матур әдәбиятны ярату, танылган шагыйрьләрнең шигъри осталыгын өйрәнү шарт дияр идем.

Бүгенге шигърияттәге  өметле яшь көч, әдәбият галиме булырга ниятләүче Руслан Сөләйманов шигырьләре хәзердән үк инде гыйбрәтле парадоксларга, чынбарлыкның эчке капма-каршылыклар бердәмлегенә, сүзнең мәгънәви асылына һәм йөкләнешенә, шигъри символикага йөз тота. Н. Буалоның “Шигырь акыл тантанасы булырга тиеш” дигән сүзләре бар. Яшь кенә булуына карамастан, Руслан һәр шигырендә үзенә күрә бер тормыш законы, хакыйкать кануны ачарга омтыла. Философия поэзия булмаса да, поэзия үзенең иң югары багланышында философия була, дип әйтәләр бит. Яшь ша­гыйрьнең байтак шигырьләре бәхет, мәхәббәт, яшәү мәгънәсе, кешелеклелек кебек төшенчәләргә тирәнәергә мәҗбүр итә, уйландыра, хәтта сискәндерә.

Кайгыларым белән бәхетлемен,

Бәхетләрем белән кайгылы,

ди ул Шәүкәт Галиевка ияреп язган шигы­рендә.  Шушы урында Мөхәммәт Заки­ровның:

Бар байлыгым – мәхәббәтле,

Җырлы һәм җылы йөрәк

Бәхетсезлекләре белән

Күпләрдән бәхетлерәк,

—  дигән юллары искә төшә.

Бер үк хакыйкатьне  һәр шагыйрь үзенчә раслый, үзенчә исбат  итә.

Руслан кеше психологиясен, аның күңел дөньясын, хәятне бәяләү бизмәнен үзенчәлекле парадоксларда ачып сала белә. “Шайтан таягы” шигырендә  лирик герой берәүгә шайтан таягы бүләк иткәч, тегесе, сөйми, дип, аны ташлап китә. Ә икенчесе?

Шайтан таягы бәйләмен

Башкага бүләк иттем.

“Гөлчәчәкләр бәйләме”, — дип,

Үзенә гашыйк итте.

Руслан — шагыйрь булуга дучар шәхес. Бу газаплы бәхет дәрьясыннан чыгалмас та инде ул.

Туймазы районында яшәп иҗат итүче Венера Са­финаның шигъри шәлкемен күпләр әле беренче тапкыр укыгандыр. “Туңган баланнардай күрәм ялгызы калганнарны”, — ди ул “Баланнар” ши­гы­рендә. Автор табигать күренеш­ләрендә кеше язмышларын күрә, сынландырырга, җан­лан­дырырга омтыла. Ләкин, ни кызганыч, күп чакта аңа тапталган сукмактан атларга туры килә. Сагынган — куелган, төш син — кер син, чәчәкләрен — теләкләрен кебек сүзләрнең рифмалашуы да шигырьләрне өйрәнчек дәрәҗәсенә төшерә. Шул ук вакытта, шигърияткә омтылган җанның теле тәмле, уйлары якты, сагышлары татлы булуы укучыда җылы хисләр уята.

Карурманлы Аскын якларында туып үскән “урман кызы” Гөлсимә Зиннә­тул­лина шигырьләре тормышның үз төсен, аның борчу-мәшәкатьләрен, кеше язмы­шының көтелмәгән борылышларын үзенә сеңдергән. Тормышның ачысын-төчесен татыган, җил-давылларга каршы барырга, һәрвакыт үз сүзен үзенчә итеп ярып салырга сәләтле   лирик герой шигърияттә  үз сукмагын табарга ниятли. Теле бай, хисләре ургып тора аның, ләкин шигъри дулкын көтмәгәндә су астындагы ташка абына, нишләптер, автор шигырьнең ритмын югалта. Шигырь арбасы гөрләп кенә барганда көтелмәгән сикәлтәгә тарыган тойгы кала. Шагыйрь өчен, барыннан да элек, образлы фикерләүдән бигрәк, рифма-ритм тойгысы кирәк ич. Строфаларның үлчәме дә бозылмасын иде. Аксаклык шигырьне матурламый. Нәсер, бәян, хикәя кебек чәчмә төрләр белән дә шөгыльләнеп карарга киңәш итәр идем авторга. Зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, хисчән каләм ияләре еш кына проза жанрында зур уңышка ирешүчән.

Тәтешле егете Рабит Фәтхинең яңа җыр текстлары күңелемне күккә күтәрде. Җанның башкалар үтеп керә алмаган чоңгылларын актарып, гади дә, хикмәтле дә, моңлы да, сагышлы да итеп яза белә. Фәрештәләр әйтеп торадыр төсле Рабитка мондый сүз янәшәлекләрендә ачыла торган хис-тойгыларны, көндәлек битарафлык юшкынына әллә кайчан каткан күңелләрне айкарлык ихласлыкны.

Каеннарга килеп сөялдем,

Юатырга теләп җанымны.

Әй, дәү апа...

Бик күрәсем килә...

Бик күрәсем — исән чагыңны.

(“Әй, дәү апам...”)

Кеше һәм тормыш кадере дә, югалту сагышы да, үкенеч тә, мәңгелек җылы хисләрне дә сыйдыра ала автор бер гади генә җыр текстына. Әфарин, Рабит!

Туймазы районының Чокадыбаш авылында яшәүче Нур Шәфыйковның көлкеле шигырьләре дә, кайбер уңышсыз рифмаларын күрмәмешкә салышканда, укучы күңеленә хуш килмәслек түгел. Бигрәк тә “Түрә килә” шигыре уңышлы чыккан. Кизәнгән җиренә суга автор, дип куясың, мондый әсәрләрне укыгач.

Журналның 5нче саны Башкортстан­ның халык шагыйре Марат ага Кәримов шигырьләре белән ачыла. Юмористның күзе үткен, сүзе үтемле, тәнкыйте җирлекле. Һавадан тема эзләми, бүгенге көнне борчыган, һәр заманда көнүзәк булып калган әхлаклылык, кешелеклелек мәсьә­ләләрен күтәрә. Шагыйрь ягымлы итеп тә көлә, кешелекнең рухы кысылуын, җаны таплануын, күңеле ярлылануын, тәкәбберләнүен күреп, сызланып та елмая, тирән фәлсәфи нәтиҗәләр ясый. Сатира-юморга һәвәслек  барлык шагыйрьгә дә тәтеми. Марат Кәримов көлүендә гуманизм тойгылары өстенлек итү — татарның бүгенге көлке сәнгате өчен  рухи кыйбла ул.

 Журналда төрле авторларның бердәм шигъри шәлкемнәре басылу — әйбәт гадәт. Бу юлы без Яңавыл язучылар бүлегенә караган каләм ияләре:  Фәрит Суфияров, Рафига Усманова, Кәүсәрия Шәфый­кова, Гөл Мирһади, Нәфисә Хәбиб­дия­рова, Рәис Риян, Рәфис Мөхәм­мәт­динов, Фәнзия Мәкъсүтова, Мөнәвир Фазлыев, Фәнил Миңнегалиев, Гүзәлия Тимершина, Гөлсимә Зиннәтуллина, Наҗия Басыйрова шигырьләре белән таныштык. Шигърият  үсеше каләмдәшләр  бердәмлеген, күмәклек хисен, хәтта көндәшлекне таләп итә.  Республика басмаларында, альманахларда күмәкләп чыгу белән бергә, ара-тирә иҗат берлеге утырышлары, шигырь тикшерү җыеннары үткәрү каләм тибрәтүчеләрне тагын да үҗәтләндереп, аларның осталыгын чарлап җибәрер иде. Хәзер ничектер, элек Фәрит абый Суфияров “Замандаш”ның шигъри мәҗлесләрен әледән-әле оештыра иде.

Ике дистәдән артык китап авторы, күренекле башкорт шагыйре Риф Мифтахов шигырьләре тугандаш әдә­биятның бүгенге гамен, багланышын, кыйбласын ачык билгели. Мәңгелек темалар шагыйрь каләме белән илаһи хисләр балкышында бәян ителә. Һәр күренешкә аның үз мөнбәреннән ъбирелгән үз бәясе, үз мөнәсәбәте. Шагыйрьнең афоризм рәвешендәге дүртьюллыклары  иҗат дәрьясының асылташларын хасыйл итә.

Кәүсәр Гайсинның балаларга тәга­енләнгән  шигъри шәлкеме “Куян — хәтәр җәнлек икән...” дип атала. Автор, чынбарлыкка балалар күзе белән карап, кызыклы гына күренешләрне эләктереп ала. Юмор оеткысы да бар анда. Бигрәк тә “Эшсез ятмыйм”, “Жәлләдем” кебек шигырьләр уңышлы чыккан. Ләкин балалар өчен язганда “кыскалыкта — осталык” принцибын онытырга ярамый. Шигырьгә барлык ваклыкларны да кертеп бетерергә тырышу мәҗбүри түгел.

Рәдиф Тимершинның көлкеле ши­гырьләре хакында быел бер язып чыккан идем инде. Бу юлы журналда аның “Әллә төшем, әллә  өнем” дигән циклы басылган. Ихлас юмор һәм үтергеч ирония арасындагы барлык төс­мерләрне дә оста файдалана ул. Талантлы шагыйрь тема да,  көлке объекты да, рифма да эзләп интекми кебек. Ясалмалык юк аның иҗатында.  Табышы һәрвакыт зур, чөнки юмористның күзе үткен, теле халыкчан, фикерләве тапкыр. Боларның барысы да — табигать бүләге.

5нче сан ахырындагы Мөнир Вафин пародияләре хакында ни әйтергә соң?  Бу юлы сатирикның  теле әче генә түгел, кислотасы зәһәр, кайчакта артык та зәһәр икән дияр идем мин. Тукайның иң усал шигырьләрен  искә төшерә алар. Көлү сәнгате кысаларыннан чыкмаган автор каләмдәшләрен үпкәләтмәс, киресенчә, аларның иҗатын камилләштерүгә  этәргеч бирер, дип уйлыйк.

Журналның 6нчы санында дөнья күрәчәк шигырьләргә килгәндә, вакытлы матбугатта шактый активлык күрсәтүче Зәйфә Салихованың шигъри каләме үткенәюен билгеләп үтү кирәк. “Кызыл таң” архивында басылмый яткан шигырьләргә күзәтү ясаганда аның шигырьләре тәнкыйть утына  да эләккән иде. Тәнкыйть — кирәкле шәй, дип юкка гына әйтмәгәндер бөек Тукай.   Бу юлы Зәйфә-шагыйрә укучысы күңелен кузгатырлык, уйландырырлык, моңлан­дырыр­лык әсәрләр тәкъдим иткән.

Яратканда китәм.

Үтенәм, зинһар,

Сөю тулы җаныма кагылма!

Тоткарлама мине, китеп калыйм

 Сине өзелеп сөйгән чагымда.

(“Яратканда китәм”).

Усал җилләргә дә бирешмичә кышка калган алманы  туган нигезне саклап калган газиз әнкәйгә охшату, көзге усак яфракларының кызыл йөрәк булып чигелүен күрү — менә кайда ята ул шагыйрьлек!  Бу дөньяда акчасы да, малы да, дусты да, дошманы да, диңгез төбендәге энҗе-мәрҗәне дә, хәтта яңа йолдызның да табылырына инанган шагыйрә бу дөньяда үз-үзеңне табу күпкә авыррак икәнлеген ассызыклый (“Теләк”). Каләм иясенең кыйбласы дөрес, иҗат дөньясында  ул үзен табар, дип ышаныйк.

Хисләрне мантыйкка буйсындырып гыйбрәтле нәтиҗә ясау зур инандыру көченә ия. Алтын бөртекләрен рудадан юып укмаштыралар, ә  табигатьтә бик сирәк кенә йодрык чаклы алтын  да табылырга яисә табылмыйча, танылмыйча калырга мөмкин. Әгәр “Тулпар” аларны табарга ярдәм итә икән, әфарин, дияргә генә кала.

“Тулпар” журналында быел басылып чыккан шигъри әсәрләрне күздән кичергәч, нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була. Басманың әдәбият бүлеге үзәктә яшәүче, танылган шагыйрьләр белән беррәттән, районнарда яшәп иҗат итүчеләр, шулай ук башлап язучылар белән дә тыгыз элемтәдә тора. Журналда төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләренең әсәрләре дөнья күрә. Шунысы сөенечле: алар  сайлап алынган, тиешенчә эшкәртелгән. Күпләргә үрнәк итеп,  Татарстанда яшәүче күренекле әдипләрнең шигырьләрен бастыру да хуплауга лаек. Шигъри әсәрләр жанр буенча да төрле. Бу — журналның шигърият һәм сатира-юмор бүлеге мөдире  Мөнир Вафинның үз эшенә ифрат җаваплы караучы, таләпчән булуы нәтиҗәсе. Каләмдәшләр иҗатына булган шигъри сизгерлеге “Тулпар” журналында басылган тезмә әсәрләрнең сыйфатын, аларга куелган таләпләрне билгели дә инде.

Ләйсән Кәшфи,

әдәби тәнкыйтьче.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»