02.11.2012 - Әдәбият

Журналистика – язмышым, әдәбият – иҗат тулпарым

Шушы көннәрдә гомерен журналистикага багышлаган, күп еллар “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән язучы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Чокрый исемендәге премия лауреаты, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Эдуард Әгъзамигә 75 яшь тула. Җор телле, тапкыр сүзле, кырку холыклы, гаделлек өчен җанын аямаучы каләмдәшебез журналист тикшерүләрен оста алып баручы кыю  аналитик, һәр өлкәне тирәнтен аңлаучы актив хәбәрче генә түгел,  “Зәңгәр күлмәкле кыз”, “Очрашу”, “Дөнья — куласа”, “Оҗмах капкасы” кебек укымлы китаплар авторы да.

Әдәбиятка журналист тәҗрибәсе туплап килгән язучы ул. Шуңа да аның әсәрләре дә бүгенге көн вакыйгаларыннан, хәтта аның мөһим ваклыкларыннан,  заманның реаль геройларыннан аерылгысыз. Автор, хыял дөньясыннан бигрәк, реаль тормышның бүген, хәзер хәл ителәсе мәсьәләләре белән шөгыльләнә, шулар өчен борчыла, ут йота кебек. Аның әсәрләре хакында  Таһир Ахунҗанов, Фәнис Исламов, Барый Ногманов кебек әдипләрнең саллы уй-фикерләре теркәлгән. Ә бу күп нәрсә хакында сөйли.

Шәхес буларак, Эдуард Лотфый улы — олы корбаннар хакына үз фикерендә кала торган, дөреслекне ярып әйтүче, ярдәмчел, гади һәм ачык күңелле кеше. Ул бүген дә журналистикада һәм матур әдәбиятта актив эшли. Әле соңгы чорда гына да “Кызыл таң” битләрендә аның “Әрәмәлектә ниләр бар?”, “Палаткалар шәһәрчегендә” дигән повестьлары укучыга барып иреште.

75 яше тулган мизгелдә, язучы һәм журналист Эдуард Әгъзаминең хезмәтен һәм иҗатын бизмәнгә салып үлчәүдән бигрәк, авторның үзе турында фикер йөрткәндә һәм һәр әсәрен укыганда  туа торган сорауларга җавап ишетәсе килә.

— Эдуард абый, Сез — үз вакытында Башкортстан дәүләт университетында ныклы белем алып, студент вакытта ук “Кызыл таң” гәзитендә каләм чарлап, шушы республика гәзитенә чакыртып алынган кеше. Һәм Сезне,  сәләтле яшь журналистны, Нефтекама якларына үз хәбәрче итеп кодалыйлар. Гадәттә, талантлар мәркәзгә ябышып ятучан яки анда кире кайтучан. Ә Сез гомер буе Нефтекама якларына тугрылык сакладыгыз. Ни оттыгыз һәм нәрсә оттырдыгыз? Үкенмисезме, үзәктән читтә яшәү иҗат тулпарын тышауламадымы?

— Юк, үзем сайлаган язмыш бит бу. “Кызыл таң”ның совет төзелеше бүлегендә әдәби хезмәткәр булып эшләгәндә редактор (“мөхәррир” сүзен ул вакытта белмибез әле) Таһир Ахун-

җанов киләчәккә планнарым белән кызыксынды. Шулчак берәр якка гәзитнең үз хәбәрчесе итеп җибәрүен сорадым. Моны болай аңлаттым: кеше өстендә яшәү ялкытты, өйләнергә дә вакыт җиткәндер. Уфада исә буйдак кешегә тиз генә фатир бирмәүләре көн кебек ачык. Икенчедән, үз өстемдә эшли, белемемне күтәрә алмавымны әйттем. Әдәби китаплар, журналлар укырга вакыт калмый. Ә бит редакциягә килгәнче үк “Пионер” журналында хикәяләрем басылган иде. Хыялым: тормышны  өйрәнеп, әдәби әсәрләр язып, көчемне сынап карыйсым килә.

Аппараттагы хезмәткәр килгән хатларны (ә ул вакытта бик күп язалар иде безнең бүлеккә) эшкәртергә, бармастайларына җавап җибәрергә, өстәвенә, командировкаларга чыгып, үз материалын ашыгыч рәвештә бирергә тиеш. Секретариат бүлектән оператив информация, көн кадагына суккан мәкаләләр (гәзит ул чакта атнага алты тапкыр чыга иде) сорый. Мөдирем еш чирләгәнлектән, таякның авыр башы миңа төшә иде. Хәтта баш мәкаләгә кадәр яза идек. Боларның барысын да уйлап, собкор булып китү уе бөреләнде күңелдә. Һәм ялгышмадым шикелле. Мин 1965 ел башыннан Нефтекама зонасында гәзитнең үз хәбәрчесе булып эшли башладым. Ике ай ярым дигәндә ике бүлмәле фатир бирделәр.

Китеп оттыммы? Әлбәттә. Ике куянны берьюлы тоттым: фатирлы да булдым, шул ук елда өйләндем дә...

Авылда яки кечкенә шәһәрдә яшәп тә иҗат итәргә мөмкин. Ләкин бер кыенлыгы бар: син бары тик “үз казаныңда”  гына кайныйсың, уй-фикерләрең белән ялгыз каласың. Киңәшләшердәй, язганыңны кемгәдер укып ишеттерердәй, ягъни фикердәшең, остазың юк янәшәдә. Интуициягә, сиземләүгә таянып кына эш итәсең. Монда инде артыңнан куалап торучы юк. Бары тик үз-үзеңә контольне генә югалтмаска кирәк. Редакция заданиесен үтә —  калган вакыт синеке. Әдәби әсәрләр язу турында уйлану өчен дә урын кала. Бу да  отышлы.

 Әгәр Нәҗип Асанбаев ул вакытта “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып китмәсә, аңардан бүгенге атаклы драматург чыгар идеме икән? Шикләнәм.

Билгеле, “ике фронтка” — гәзиткә һәм әдәбиятка эшләү җиңел түгел. Шуңа да әдиплек юлын сайлаганнар еш кына редакцияне калдыра. Н. Асанбаев, М. Сираҗи һ.б. нәкъ шулай итте. Ләкин мин 71 яшькә кадәр “Кызыл таң”нан аерыла алмадым. Журналистика — минем язмышым, ә әдәбият — иҗат тулпарым.

— Сез яшь чагыгызда Илеш халык судында секретарь булып та эшләгәнсез. “Хәбәрче суд юлында йөри” повестенда һәм бихисап хикәя-очеркларыгызда Сезнең юристлык тәҗрибәгез генә түгел,  хәл-вакыйгаларның төбенә тоз коеп, тикшереп, җинаятьләрне ача һәм исбат итә белүегез күренеп тора. Нишләп юрист булып кына китмәдегез?

— Нишләп юрист булып китмә­демме? Әйе, андый мөмкинлек тә  бар иде. Илеш халык судында секретарь булып эшләгәндә судья Шәйхел Вахитов үз сукмагына бастырмакчы иде. Ләкин күңел журналистикага ныграк тартылды. Ә республика һәм район гәзитләре исә “Cуд залыннан”   рубрикасы белән   мәкаләләремне еш бастырды. Шуңа да университетның тарих-филология факультетын сайладым. Татар телен ныклап өйрәнәсе килде.

— Әдәбиятта журналистларның кухнясы турында Сез иң күп язучы бугай. Минемчә, һәр героегызның прототибы бар, алар безнең арада яши төсле. Моның белән үзегезгә баш бәласе алмыйсызмы?

— Журналистлар тормышы миңа якын. Шуңа да күбрәк алар хакында язам. Редакциядә эш башлагач та көндәлек алып бара башладым. Әле дә дәвам итәм. Анда теркәлгән вакыйга-эпизод, деталь соңгы чиктә әсәрләремә килеп керә. “Сынау”, “Хаклык хакына”, “Дөнья — куласа”, “Пар канатсызлар”, “Хәбәрче суд юлында йөри”  — дөнья күргән бу повестьларымның барысы да журналистлар хакында. Һәр героемның прототибы бар. Аларда тормыш дөреслеге ярылып ята. “Һавадан алып”, “бармактан суырып” язмыйм мин.

 Хәбәрчелек йөген тартканда фельетон язу буенча да махсуслаштым.  Фельетоннар язган  кеше сатира һәм юмор өлкәсенә тиз килеп керә.  Нәтиҗәдә, берничә сатирик повесть туды. Бу жанрны халык ярата. “Әрәмәлектә ниләр бар?” дигәне ”Кызыл таң”да басылгач, районда гәзитнең һәр санын көтеп алулары, кулдан-кулга йөртеп укулары хакында сөйләделәр.

 Аннан алдарак дөнья күргәне “Оҗмах почмагы” беренче тапкыр “Агыйдел”дә чыкты. Соңыннан журнал аңа уңай бәяләмәләр дә бастырды. Бер районда заман түрәләре әсәрләремдә үз йөзен таныган. Алар китапханә һәм мәктәпләргә журналның бу санын җыеп алырга команда бирә...

Прототиплары да бәйләнеп маташмады түгел.

— Хәзерге журналистиканың мактап язу ызаныннан чыга алмау чире бар. Ә Сезнең очерк, мәкаләләрне укыгач, бу хәлләрдән соң Эдуард абый ничек исән калды икән,  дип уйланган бар. Бигрәк күзгә бәреп әйтүчәнсез, дөреслектән курыкмыйсыз. Ә үзегез һаман да шул ук оешмалар, түрәләр белән аралашып, эшләп йөрисез...

— Нефтекамадан куарга тырышучылар да булды мине. Шул тәнкыйть мәкаләләре өчен. Берчак шәһәрдәге хирургны яклап (фән кандидаты да әле ул) чыгыш ясарга туры килде. Поликлиниканың баш табибы: “Хирургны да, хәбәрчене дә шәһәрдән куарга кирәк!” — дип кычкыра икән.

 Бер районда, хуҗалыгыннан үтергеч тәнкыйть мәкаләсе бастыргач, рәисне эшеннән алалар. Подписканы төшерә бит шушы колхоз. Киттем әлеге хуҗалыкка.  Кичәге рәис — бүген партком секретаре. Миңа үпкәсен белдерә: сезнең аркада  төшерделәр, янәсе.  “Киресенчә, күтәргәннәр бит үзеңне”, дим. “Ничек?” “Партком секретаре колхоз җитәкчесенең персональ эшен коммунистлар җыелышына  чыгара ала. Аның партиядә калу-калмау мәсьәләсен хәл итә. Бу очракта кем югарырак?!” “Экономик рычаглар председательдә бит инде...”

Соңгы чиктә без уртак тел таптык. Ул һәр ел саен “Кызыл таң”га язылучыларны арттыра барды.

— Әдәбиятның максаты — вакыйгаларны фикергә әйләндерү, дигән гыйбарә бар. Җәмгыять әдәбияттан идеаллаштырылган чынбарлыкны таба, дигән фикер дә яшәп килә. Сез моның белән килешәсезме?

—  Килешәм. Бу фикер журналистика һәм матур әдәбият мөнәсәбәтенә карый. Әлбәттә, гәзиткә язган хәбәр, вакыйга фикер әйтми түгел, әйтә, бәя дә бирә. Ләкин әдәбият, моңа өстәп, гомумиләштерү куәтенә ия.  Аның өстенлеге дә шунда. Шуңа да әдәби әсәрләр озак яши, ә гәзит мәкаләсе тиз онытылырга, гәзит белән бергә югалырга мөмкин. Публицистикада чынбарлык үз ваклыклары белән, фотосурәттәге кебек бирелсә, әдәби әсәрдә кирәкмәгән деталь-фактлар төшеп кала, ул идеаллаштырыла, язучының фантазиясе белән тулыландырыла, аның тәэсир итү көче, эмоциональ куәсе көчәйтелә.  Шуңа да әдәби геройлар укучы күңеленә тирән үтеп керә, аны уйланырга ныграк мәҗбүр итә. Сәнгатьчә фикерләү шуның белән дә көчле инде.

— Г. Тукайның: “Каралып беттем үзем, дөньяны пакьләп булмады”, дигән сүзләре бар.  Бу хакта Сез ни әйтер идегез? Бүгенге журналисттан ни көтәсез?  Журналистларга, каләмдәшләрегезгә, нәширләргә нинди теләкләрегез бар?

—  Адәм баласы гомер үтү белән теләсә-теләмәсә дә карала инде ул. Глобаль катаклизмнарга каршы басып, дөньяны тулысынча пакьләп булмаса да,  әдәбият, бигрәк тә журналистика, гуманизм, гаделлек, иман, әдәп өчен көрәшергә бурычлы. Бүген район матбугаты шомартып язуга күчте. Республика гәзитләрендә юк-юк та тәнкыйть күренеп кала. Җитди кимчелекләрне ачып салуны, коррупцияне фашлауны көчәйтсен иде журналистлар. Ул чагында укучылар саны да артыр.

“Кызыл таң”да  “ике фронт”та эшләргә тырышучы Венера Мәҗитова, Айдар Зәкиев, Рәүф Хәкимов, Фәнүз Хәбибуллин каләмен янә шомарта төшсеннәр, матур-матур хикәяләр белән күренсеннәр иде.  Ә Башкортстан китап нәшрияты исә татар телендә иҗат итүчеләрнең китапларын чыгаруга игътибарын көчәйтсен иде.

Әңгәмәдәш — Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»