01.11.2012 - Әдәбият

Гомер кыска, дан мәңгелек…

Һәр елның октябрендә Мостай Кәримнең туган көнен зурлап үткәрү матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә шагыйрь Келәш авылында аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә үтте. Шагыйрьнең бертуган сеңлесе Салисә апа, оныгы Тимербулат Кәримовны, атаклы кубызчы Миңнегафур Зәйнетдиновны, район хакимиятеннән, Уфадагы М. Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясеннән кунакларны авыл мәктәбендә зурлап каршы алдылар. Реконструкциядән соң күптән түгел генә ачылган бинага сокланып туймаслык. Элегрәк мәктәп якташлары М. Кәрим, С. Кудаш, Ф. Кудашева, З. Камалиның тормышы һәм иҗаты турында бай материаллар белән мактана алса, бүген  моңа өстәп, ул пөхтә күлмәк кигән кызлар сыман. Хәзер инде мәктәп Мостай Кәрим  исемен йөртергә чынлап та  лаек, дигән сүзләрне ара-тирәдә еш ишетергә була.

— Мәктәп лаеклы данлы шәхеснең исемен йөртсен өчен, бу эшкә бөтен көчебезне салдык. Бүгенге көндә келәшлеләр биредә горурланып кунакларны каршы ала, — диде Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин.

158нче гимназия һәм Келәш мәктәбе укучылары шагыйрьнең шигырьләрен укып, «Озын-озак балачак» повестеннән өзекне сәхнәләштерделәр. Кызлар тавы, Акманай күле, Чагыл тавы… Шушы бәрәкәтле җирнең тугры улы үз шигырьләрендә туган ягына дан җырлый.

— Башкортстанның иң күркәм авылында бәйрәмдә булуыма шатмын, — дип, танылган кубызчы Миңнегафур Зәйнетдинов тамашачыларга кубызда уйнап курсәтте.

Көйләр җырлар белән алышынды. Алдан әзерләнгән концерт номерларына тамашачылар да кушылып җырлады.

— Сез бөек шәхеснең авылында туып-үсүегез, яшәвегез белән горурлана аласыз. М. Кәрим исемендәге гимназия һәм сезнең мәктәп арасында дуслык җепләре өзелмәсен иде, — дип гимназия укытучылары  үзләренә кунакка чакырдылар. Әйтергә кирәк, гимназиячеләр шул арада акция игълан итеп, Келәш мәктәбенә бүләкләр җыеп алып килгән. Шагыйрьнең туганнары да бу көнне мәктәп укучыларын, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен бүләкләр белән шатландырды. Кичә ахырына күңеле тәмам тулган Салисә апа да:

— Мостай абый бүгенге күркәм бәйрәмне күрсә, ни әйтер иде икән? Халкымның күңеле бигрәк киң, дип куаныр иде ул, мөгаен, — диде.

Гөлназ АРСЛАНОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»