30.10.2012 - Әдәбият

Сөй халкыңның дөньясын!

Әбелкарам үзенең туган авылында мулла булган. Ул авылдашларын дини йолаларны, милләтебезнең асыл гореф-гадәтләрен төгәл үтәүгә өндәү белән даими шөгыльләнсә, үзенең гаиләсендә балаларын әдәп, тәүфыйк кебек әхлакый сыйфатлар рухында тәрбияләргә тырышкан. Аның “гыйлем эстәгез, кешегә яхшылык эшләгез, хөсетлек кылмагыз, караңгы чырай катмагыз, итагатьле вә татлы телле булыгыз”, дигән сүзләрен әле дә искә ала нәсел дәвамчылары.

Ләбиб бу “мәктәптә” бәлә­кәй­дән үк яхшы өлгерешкә ирешә. Туган авылы Тәкәрлектә — баш­лангыч, Гөбелекөчектә — җи­дееллык, Дүртөйледә урта мәк­тәпне тәмамлап, кулына өлгер­гәнлек аттестаты алгач, ул туп-ту­ры район халык мәга­рифе бүле­генә юнәлә. Бүлек мөдире егет шаһәдәтна­мә­сен­дәге яхшы бил-геләрне күрү белән, артык төп-ченеп тә тор­мыйча, аңа эшкә кабул ителүе турында  әйтә. Шулай итеп, егет үзе бишенче-җиденче сыйныфларда укыган Гөбелекөчек мәктәбендә балаларга белем бирә башлый.

Стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләре частенда чы­ныгу үтеп, ягъни дөнья күреп, тормышка карашын киңәйтеп кайткач та, Ләбиб тәүге хезмәт эзләре калган сукмактан атлый.

1968 елда Башкортстан дәү­ләт университетының урыс-татар бүлегенә читтән торып укырга керә.

— Мин бәләкәй чагымнан ук шигырь-хикәяләр укырга ярата идем. Дүртөйленең бе­ренче урта мәктәбендә укытучы Лүзә апа Сәгыйтова татар теле һәм әдә­биятына мине чын мәгъ­нәсендә гашыйк иттерде. Шуның өстенә, университетның шушы бүлегендә укып йөргән Равил абыем янына да баргалап, аның китап-дәрес-лекләренә кызыгып кайта идем, — дип искә ала Ләбиб Әбелкарам улы хәлиткеч адым ясаган елларын.

Табигый сәләтенә, омтылы-шына ятыш бүлектә яхшы укый ул. Группаның старостасы була. Шушы ук бүлектә укыган Венера Әнгам кызына (ул бүген Русия халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы, чирек гасыр буена район­ның татар теле һәм әдә­бияты укытучыларының методик бер-ләшмәсе җитәкчесе булды) өйләнә. Тукай иҗатын нигез итеп алып, татар әдәбиятында чагыш­тырулар һәм аларны мәктәптә өйрәнү дигән темага диплом эше яза һәм аны “бишле” билгесенә яклый.

1984-1985 уку елына әзерлек барган көннәрнең берсендә Ләбиб Әбел­карам улын Дүртөйленең беренче урта мәктәбе директоры Әнгам Мифтахов чакырта.

Карале, Ләбиб, күч әле син безнең мәктәпкә. Безгә синең кебек укытучы кирәк иде, — ди ул икеләнүгә урын калдырмыйча.

Бу мәктәп үткән гасырның утызынчы елларында татар бала-лары өчен ачылган. Утыз тугызынчы елда беренче чыгарылыш була. Шуннан бирле мәктәп илгә йөзләрчә укытучы, агроном, инженер, зоотехник, табиб, галим, дәүләт эшлеклесе, әдәбият-сәнгать һәм матбугат әһелләре бирә.

Әгәр язмага шушы урында нокта куелса, аның герое эшчән­леге тулы чагылдырылмаган булыр иде. Ләбиб Карамов татар җәмәгать­челегенең иҗти­магый тормышында да актив катнашты. Дүртөйленең татар иҗтимагый үзәге җыелышларына да килми калмас иде. Казанга милли мәҗлес оештыру өчен чакырылган гомумтатар корылтаена барды. Гомумән, ул бөтен­дөнья татарлары мәркәзе сукмагына “тузан” төшермәде. Барган саен үзенең мәгариф, мәдәният, атап әйткәндә, әдәбият һәм сән­гать өлкәсендә белемен арттыру хәстәрен күрә. Мәгариф минист­ры, аның урынбасары, галимнәр, билгеле якташлар белән тыгыз бәйләнеш урнаштырды. Мондый очрашулардан тупланган мәгъ­лүматлар, бер яктан, дәресләрне җанландырып җибәрергә файдаланылса, икенче яктан, алар­ның гамәли файдасы да тиеп торды. Мәсәлән, ТР мәгариф министры Равил Низамов Казаннан Дүртөй-легә 450 данә татар әлиф­басы җибәрсә, аңардан соңгы министр Вәсил Гайфуллин үзе Баш­кортстанга сәфәрендә Дүр­төйленең беренче урта һәм Иванай мәктәпләренә байтак уку әсбаплары бүләккә алып килгән иде.

Ләбиб әфәнде милләт­тәш­ләребез хокукларының нинди дәрәҗәдә яклануы турындагы фикерләрен дә киң җәмәгать­че­леккә ачыктан-ачык һәм кыю әйтә килә.

Кабат мәктәпкә кайткач Ләбиб Әбелкарам улы мәктәптә татар теле кабинетын гаҗәеп бай һәм зәвыклы итеп җиһазландырды. Татарстаннан килгән укытучылар да аны мөкиббән китеп кара­ды­лар.

— Бездә мондый кабинет булдырган укытучыга әллә кайчан атказанган исемен биргән бу-лырлар, сәгатьләрен арттырып, акчага күмәрләр иде, — диеш-теләр алар соклануларын яшермичә.

Менә шулай милләт мән­фәгатьләрен үзенекеннән өстен куя торган татар ул Ләбиб Әбелкарам улы Карамов.

Зөфәр Хәмидуллин.

Дүртөйле шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»