09.10.2012 - Әдәбият

Проза — ул архитектура, ә декоратор сәнгате түгел

Чәчмә әсәрләр арасында Хисаметдин Исмәгыйлевның “Зимагурлар” повесте аерым урын алып тора. Уфадан читтә яшәп, гомерен ветеринариягә багышлаган авторның иҗатта болай кыю һәм ышанычлы адымнар ясавы шатлыклы. Повесть чәчмә әсәрләр канунына тулысынча туры килә. Әсәр тукымасы тыгыз, сюжет канвасы төзек, һәр җөмлә, урынлы һәм уйланылган. Чәчмә әсәрләр өчен мөһим булган динамика, вакыйгалар хәрәкәтчәнлеге дә тиешле киеренкелектә. Повесть беренче юлларыннан ук укучыны җәлеп итә, тулаем үзенә алып керә, ышандыра, дулкынландыра, уйландыра. Үзәктә — алтын приискасыннан качкан Басурман һәм  Мансур. Басурман — зек булса, аннан күпкә яшьрәк Мансур бу үлемечле эшкә үзенең беркатлылыгы, ышанучанлыгы аркасында килеп капкан. Үлем тырнагыннан ычкынып, бар көчләренә  иреккә талпынган, адәм баласы түзә алмаслык авырлыкларны кичкән качакларның башыннан үткәннәрен ышандыргыч итеп бәй-нә-бәйнә сөйләп бирә автор. Каләм иясе яхшы кинолардагы кебек геройларының һәр хәрәкәте, сүзе, ымы өчен җаваплылык тота. Аның әсәрендә буш җөмлә, буталчык фикер, кирәкмәгән сурәт күрмәссең. Әсәрнең үзәге аша үткән төп концепция — кешенең асылында яхшылык яту. Аның геройлары беренче карашка инде җәмгыять чүплегенә сөрелгән, тәмам эштән чыккан затлар булсалар да, автор аларның күңелләренең иң тирән катламнарында кешелеклелек сыйфатларын күрә. Әнә бит үлем белән күзгә-күз карашып кырыс тайга аша качып баручы Басыйр-Басурман үзләренең кыл өстендә торган гомере белән исәпләшми, аю ботарлаган солдат мәетен җирләүне изге бурычы саный:

— Без, исәннәр, үлгәннәрне җирләргә тиешбез. Без бит, ничек кенә булуыбызга карамастан — кешеләр, — ди ул.

Автор яшәеш законнарын, хакыйкатьне яхшы белә: тормыш юлында ялгышып, тәмам адәм актыгы кыяфәтен алган геройлар да үлем чигенә җиткәч, уйламаганда-көтмәгәндә ниндидер шәфкатьле затларга юлыга. Мансурны инде беттем, инде хәлсезләнеп үлдем дигәндә, шаман карчыгы коткарып кала, ә ятимлектән, чарасызлыктан хәлсезләнгән Зәлифә авыр хәлдә калгач, көтмәгәндә әтисе Мансур белән очраша. Ә бит үлем чигенә җиткән Мансур тоткынлыктан чыгып та бу дөньяда кайгыдан башка нәрсә күрмәвенә инангач, элмәккә үрелү хәленә җиткән иде. Шул мизгелдә  аның ярдәменә мохтаҗ ач, ятим, рахитлы сабыйның пәйда булуы аның аңын яктыртып җибәрә, шәфкатьле йөрәген кузгата, шайтан коткысыннан арчалый. Чөнки аның әле бу дөньядан китәргә хокукы юк, ул ятим балаларны кеше итәргә, әнисен карарга тиеш!

Әнвәр Бакировның 1нче санда дөнья күргән “Юл” хикәясе дә оптимистик рухта язылган. Кышкы юлда туңып үлә язу вакыйгасы — әдәбият өчен яңалык түгел. Шулай да автор монда күңел сизгерлеге, кешене биләп торган рухи көч төшенчәләренә басым ясап, ниндидер яңа сурәтләу ысулларына омтыла.

Шушы ук санда дөнья күргән юморескалар арасында Рәдиф Тимершинның “Шайтан куганда” дигән көлкеле монологы игътибарны җәлеп итә. Танылган көлке остасы бу юлы шабашкага чыккан муллаларны чыбыркы очына эләктерә. Шушында ук Сабир Шәриповның кече күләмле юл хикмәтләре урнаштырылган. Авторның мәзәкләргә охшаган бу әсәрләре үзләренең тормыштан алынганлыгы, җорлыгы белән укучы күңеленә хуш килә.

Гөл Мирһадиның “Лаеклы ял” хикәясе дә кызыклы гына башланып китә. Пенсиягә китүче хатын-кызның күңел дөньясын, аңа булган мөнәсәбәтне ачык тасвирлаган автордан укучы ниндидер хикмәт көтсә дә, каләм иясе кизәнгән җиренә сукмый. Яше пенсиягә җиткән баш бухгалтер Мөнирә Бариевна үзен кимсеткән коллективны төп башына утыртуын көтсәк тә, кызганыч, ул башкалар кебек үк күңел төшенкелеген сериаллар белән генә баса торган типик зат булып чыга. Ә бит һәр әсәрдән укучы яңалык көтә, биредә дә ниндидер  көтелмәгән борылыш, оптимистик чишелеш кирәк иде. Әнә бит Борай районында укытучы булып эшләүче Фатыйма Гыйльметдинованың журналның 2нче санында дөнья күргән “Сабыным кала, сатыгыз” хикәясендә дөнья белән исәбе-хисабы кими барган карчык күңелендә һәм аңа булган мөнәсәбәттә дә сөенеч, ярату, кадерләү кебек изге төшенчәләр чагылышын күрә. Үзәктә — яшен яшәгән, кулыннан эше төшеп барган килене һәм улы белән көн итүче Маһинур карчык. Аның хәзер киленгә дә хаҗәте чамалы, кызы да әнисенең олыгаюын сизеп, аның гамәлләренә сәерсенеп куя. Дөньяның ачысын-төчесен татыган әбекәй бүгенге дөнья ыгы-зыгысына каушап кала торганнардан түгел. 

Хикәя карчыкның шәһәрдә яшәүче кызы авызыннан бәян ителә. Балалары аңа сәерсенеп, күп кыланышларын килештерми торса да, кызына сөенеп килә, сөенеп кайтып китә ул. Чөнки карчык үз-үзе һәм әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яши, такмак җырлап йөрсә дә, калебе белән иманлы карчык ул. Автор кулдан бәйләгән оекбашны ансат кына сүткән кебек, фикерен җыйнак, матур, хисле җөмләләргә төреп сүтә — бәян итә бара. Әдәбиятта проза шигъриятле булуы белән генә яши, диләр бит. Фатыйма Гыйльметдинованың да чәчмә әсәрләре үзләренең хислелеге, образлы чагыштырулары, үзгә бер тибрәнеше белән шигырьгә тиң.

Хикәядә күтәрелгән мәсьәлә яңа түгел. Тормыш чынбарлыгы автор каләме белән гадәти генә вакыйгаларда сурәтләнсә дә, кечкенә генә хәрәкәт-детальләр белән ул укучы күңелен кузгата, шушы үзе сайлаган дулкында тир-бәлергә, үзе белән агарга, чоңгылларда әйләнергә һәм кабат талгын агымга кушылырга мәҗбүр итә. К. Паустовскийның “Чын прозаның һәрвакыт үз ритмы була” дигән сүзләренә бер дәлил бу әсәр. 

Яшь каләм иясе Алина Шәрипова язган “Хуҗа” хикәясе лирик геройның оригинальлеге белән генә түгел, фикер сөрешенең төгәллеге, сурәтләү алымнарының сәнгатьчә эшләнеше, проблема куелышы ягыннан кызыклы. Хикәя тимер акча исеменнән сөйләнелә. Аның кулдан-кулга күчеп йөреп, кешелек җәмгыятендәге яшәеше, ишеткән-күр-гәннәре кешенең холык-фигыле, тормышыбызның чуар төсләре турында тукталып фикер йөртергә мәҗбүр итә. Кешене акча кол да, хайван да, ерткыч та, хәйрияче дә итә ала икән бит. Димәк, дөньяга акча хуҗа, дигән фикер алга чыга. Яшь авторның чынбарлыкны яңа бер ракурстан күрергә омтылуы хуплауга лаек.

Ләлә Гыйззәтуллинаның “Сезне күрәсем килә...” дигән публицистик язмасына тарихи романнар күтәрә торган тема сыйган. Язма әдәби яктан да буш түгел. Әгәр дә совет әдәбиятында без бу теманы бер яктан күрсәк, бүгенге автор репрессиягә кадәрге сәүдәгәрләр тормышын, аларның күңел халәтен, башыннан узганнарын икенче яктан тәфсилле һәм ышандыргыч итеп яктырта. Кибет тоткан, күп итеп мал карап, тырышып дөнья көткән Зөфәр һәм Сәрияне кулак дип мал-мөлкәтен талап, шахтага кусалар да, тырыш гаилә югалып калмый, Казахстанда да алар берсе шахтада эшләп, икенчесе тегү тегеп үз ояларын үрә. Хәтта биш елдан соң Зөфәргә аклау кәгазе килсә дә, ул авылдашларының, бигрәк тә ут күршесе Барый һәм аның хатыны Тәүзиханың кыланмышларын кичерә алмый, туган авылына кайтырга ашыкмый. Дөрес, автор әсәрен сөйләп чыгуга кора, бер әсәрдә роман күтәрә торган теманы башкача ерып чыгып та булмас иде. Шулай да әсәрдә динамика юк түгел, схематик рәвештә булса да психологизм да бар. Адәм баласы олыгая, тормыш көйләнә бара, күңел тынычлана алмый, үткәннәр өчен җан газабы көчәя. Авылдашлары алдында бер гөнаһы булмаган Сәрия һәм Зөфәрнең дә иң беренче чиратта күршеләренең бәхиллеген аласы килә. Шул ук вакытта колхозлашу заманында гөнаһтан курыкмыйча үзләренә терәк булган, игелек күрсәткән күршеләрен көпә-көндез талап, әйберләрен үз йортына ташыган Тәүзиха да тәүбәгә килә. Ире Барыйның сугышта ятып калуы, улы Гали инвалид булып кайтуы, башка тормыш авырлыклары аны үткәннәргә күңел әрнеше белән борылып карарга мәҗбүр итә.

Әгъдәл Низаевның “Хәлимулла җаен таба” хикәясе дә кызыклы. Бал корты белән җенләнгән авыл кешесе психологиясен ышандырырлык мисалларда ача ул. Булган хәл юмор белән өретелә, максатка ирешүдә гипербола үз ролен үти. Автор хәрәкәтчән картина тудыра белә.

Габдулла Вафин “Мәетләр тирләми” дигән повестендә 80нче еллар ахырындагы Совет Армиясе хәлләре, солдатлар тормышы, аларның “рухи үсеше” турында тәфсилле яза. Әсәр тормыштан алынган реаль вакыйгаларга нигезләнгән булса кирәк. Үткен телле, авыз еруга һәвәс каләм иясе һәр вакыйганы ирония белән, кайсына юмор, кайсына сарказм өстәп кирәгенчә сәнгатьле итеп яза. Җор телле автор армия хезмәтен, андагы хәрбиләрнең холык-фигылен вакыйгалар хәрәкәтендә ача. Үзәктә — лирик герой үзе — Габдулла Вафин. Үзсүзле, принципиаль, үҗәт холыклы, турыдан бәреп әйтүчән, шул ук вакытта түзем, үксеп елардай вакытта шаркылдап көлү көченә ия горур һәм бераз гына тәкәббер зат. Шундый табигате нәтиҗәсендә ул армиядәге бөтен этлекне үз башы аша кичерә, сынмый, сыгылмый, җиңеп чыга.  Әсәрдә вакыйгалар хронологик тәртиптә бара, сирәк кенә лирик чигенешләр үрелә. Барлык солдатлар да уза торган “өрәк”, “помазок”, “фазан”, “дед” стадияләре хакында да автор тормышчан мисаллар нигезендә ышандырырлык мәгълүмат бирә. Армиядәге тәртипсезлек, офицерларның җавапсызлыгы, шуның аркасында булган фаҗигаләр — бөтенесе дә чиста суга чыгарыла.  Шулай да Габдулланың колагына Эрнст Хемингуэйның: “Проза — ул архитектура, ә декоратор сәнгате түгел”, дигән сүзләрен пышылдыйсы килә. Автордан шушындый ук тормышчан, сугышчан һәм архитектор осталыгы да салынган чәчмә әсәрләр көтеп калабыз.

Казан егете Алмаз Гыймадиевның “Контракт” хикәясе Башкортстандагы яшь иҗатташларына чын-чынлап үрнәк булырлык. Сатира-юмор алымнарын яхшы белгән автор бу юлы көлке сәнгатендәге “йомшак түшәп катыга утырту” ысулы буенча класс күрсәтә. Журналның күршеләребез иҗатына да урын бүлүе куанычлы, әлбәттә.

Башкорт публицисты Мәхмүт Хуҗинның “Тәүбә” хикәясе ирләр азгынлыгы, гаиләләр таркалу темасына багышланган. Яшьли яратышып өйләнешкән Нәфисә белән Нурислам тормышы да Себердә эшләүче кырыктан узган ирнең яшь марҗа Наташа белән чуалуы аркасында җимерелә. Ләкин “мәхәббәт чыпчыклары”ның сөешүе озакка бармый. Санга сукмый аны марҗа, башка урыслар белән чуала. Нурисламга Себердән куылып, Нәфисәсенә кайтып егылырга туры килә. Кызы Нурсилә әтисен бик шатланып каршы алса да, Нәфисә ирен кичерә алмый. Ир кеше эчкечегә әйләнеп, бомж кыяфәтендә подъезд ишеге төбендә үлә. Соңгы еллардагы стресслардан алҗыган Нәфисә ирен җирләгән чакта мәрхүмнең үле гәүдәсенә егылып җан бирә. Гаиләнең әнә шундый фаҗигасен автор тәфсилле хикәяләү алымы белән ышандырырлык бәян итә. Әсәрнең тәрбияви әһәмияте дә, гыйбрәтлелеге дә зур. Шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова әйтмешли: “Азгын күңел һаман азар, сөю аңа хәйлә генә”. Ә бит соңгы чорда әнә шулай гаиләсеннән йөз чөергән ирне “соң очраган чын мәхәббәт” белән аклаган әсәрләр күбәеп китте. Тормышыбызны сөю артына качкан азгынлык, зина баса бара. Автор мондый әхлаксызлыкның ни белән бетәсен аермачык вәгъдә итә кебек.

Соңгы елларда каләмен үткенәйтеп, иҗатчы буларак үсеп, тернәкләнеп киткән Борай районында яшәүче Фәнзәлия Мәснәвиеваның “Олы күпер” хикәясе “Тулпар”ның 4нче санын ямьләп тора кебек. Кеше күңеленең иң нечкә хисләрен нәфис һәм тирән итеп сурәтләүче язучы яхшылык, тугрылык, гуманлылык идеяләрен алга сөрә. Тәүге саф хисләрне дә, гадәти көнкүреш мәшәкатьләренә уралган тормыш гамендә чыныккан кадер-хөрмәт тойгысын да автор кара-каршы чәкәштермичә, үзара гармониядә бирә ала. Язучы Константин Мелиханның мондый акыллы сүзләре бар: “Беренче шагыйрь хатын-кызны чәчәк белән чагыштырган, ә беренче прозаик бер хатын-кызны икенчесе белән янәшә куйган”. Фәнзәлия дә Рәшитнең күңеленә мәңгелеккә уелып калган Зәлифә янәшәсенә эшлекле, сабыр, йомшак мөгамәләле хатыны Гөлзәйнәпне куеп, рельефлы картинага гына түгел, ә әсәрнең фәлсәфи асылына ирешә. Ләкин шунысын да кисәтергә кирәк, автор кеше характерларын еш кына үз ихтыярына буйсындыру белән шөгыльләнә. Кайчакта буяулар артык куерып китеп, вакыйганың ышандыру көченә хилафлык килгәнен сизми кала ул. Мәсәлән, әлеге әсәрдә Зәлифәнең беренче мәхәббәте Рәшит һәм ире Зиннур арасындагы ихлас диалогның ир-ат психологиясенә туры килмәвен нишләптер исәпкә алмый автор.

Камил Фазлыйның “Рәнҗеш” хикәясе үзенең җыйнаклыгы, гыйбрәтлелеге, образларның камил эшләнеше белән игътибарны җәлеп итә. “Яхшылыкка — яхшылык, яманлыкка — яманлык” принцибы тере мисалда раслана. Мөгаллим-язучы җәмгыять өчен тәрбияви әһәмияте зур булган теманы ачып, көн кадагына суккан менә дигән әсәр иҗат иткән.

Аида Хәйретдинованың “Кояш чыкканда” хикәясенең авыл тормышын, аның ачы язмышын яхшы белгән, үз күңеле аша үткәргән каләм иясе кулы белән язылганы күренеп тора. Аиданың журналистлык тәҗрибәсе колхоз тормышының ыгы-зыгысын чын, реаль вакыйгаларында, образларның тормышчанлыгында ачык чагыла. Чыннан да, колхозлар таралуда, авыл юкка чыгуда субъектив факторның да роле зур бит, халык бердәм булып, алар арасында Тутыя карчык, Рәҗимә, Сөләйман Сәйфуллович, Лилия Җәүдәтовна кебек үз хәстәрен күреп, агым уңаена йөзүче, кирегә котыртучылар булмаса, бәлки, гөрләп торган авыллар көрчеккә терәлмәс иде, дигән фикер уяна.  Туган ягына кендеге белән бәйләнгән Дамирның дусты Илгиз белән Себергә акча эшләргә китүе, киләчәктә шул акчага авылны күтәрергә ниятләве әсәргә оптимистик яңгыраш өсти. Ничек кенә булса да, хатын-кыз авторның авыл темасына тотынуы, үзе күреп, белеп үскән авыл кешесе психологиясен әдәби образларга иңдерүе хуплауга лаек.

Урал Мөлековның “Балачак илендә” дигән парчалары балачак истәлекләрен хәтерләтә. Була бит шундый тулы гаиләдә әти-әнисенең күз өстендә каш булып, һәр хәрәкәтенә игътибар җәлеп итеп торган тапкыр телле, тиктормас, шук балалар. Урал Мөлеков та шундыйлардан булган, күрәсең. Инде үзе ир булгач та балалар дөньясына игътибарлы, юмор  хисенә ия, нәниләргә карата үзгә мәхәббәт туплаган кеше икәнлеге сизелә аның. Язмалары кызык, мавыктыргыч, балалар әдәбияты өчен дә матур өлге алар.

Хәзерге көндә журналның 6нчы — быелгы соңгы саны әзерләнә. Анда башкорт язучысы Гөлнур Якупованың “Кыз бала” романының бер өлеше урын алачак. Яшь каләм остасы, журналист Венера Мәҗитованың яңа санга тәкъдим ителгән “Биана” хикәясе дә үзенең йөгерек теле, сурәтләрнең матурлыгы, образларның сәнгатьчә эшләнеше белән укучыны җәлеп итәрлек. Нишләптер, безнең халыкта “биана”, “каенана” сүзе үзе үк уңай образны күз алдында тотмый. Татар халкында “Каенананың яхшысы — тәмуг кисәвенең чаткысы” дигән мәкаль дә бар. 80нче елларда Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә авызыннан ут чәчеп, килененә көн күрсәтми торган каенананы сурәтләгән “Кайнә” драмасындагы тискәре образ да күңелгә уелып калган. Ә Венера Мәҗитованың “Биана”сы бөтенләй икенче төрле, ул килененә газизләрдән газиз әнкәйләрдән дә ягымлырак, хәстәрлерәк, кешелеклерәк. Венера героинясын авыр сынауларга дучар итә. Яшь хатын салкын көздә район үзәгеннән 50 чакрым араны сөт машинасы башында туңып кайтып, чиргә сабыша. Килен кешенең аяклары ойый башлый, үзаллы йөрү сәләтеннән мәхрүм була ул. Ярый ла, мәрхәмәтле биана киленен бала урынына карый, тәмле сүзләрен, акыллы киңәшләрен кызганмый. Чынбарлыкта Венераның әсәре ышандыра, укучыны биана образы ихлас сокландыра. Каләм иясе сюжет төзү, диалог кору, әсәрнең динамикасы, лирик чигенешләр үрү кебек чәчмә әсәргә кирәкле әйберләрне яхшы белә. Әйтергә кирәк, хикәя күләме буенча повестька тартым, мөгаен, аны бераз кыскартканда да сыйфатка һәм мәгънәгә хилафлык килмәс иде. Бәлагә тарыган үзәк героиняның әледән-әле балавыз сыгуы артык, минемчә. Бәлки аның йомшак күңелле булуын бер-ике мисалда күрсәтү дә җитәр иде. Аннан соң, Тимерхан образы күләгәдә кала, ул авыру хатыны мәшәкатьләреннән я эшкә, я укуга китеп “котыла” кебек. Югыйсә, тормышта каенананың асылы улы белән килене арасында ачыла бит, образның чын йөзен әнә шундый конфликтта күргәндә әсәр тагын да уңышлырак чыгар иде сыман.

“Тулпар” журналында дөнья күргән проза әсәрләрен күздән кичергәч, зур канәгатьлек белән шуны әйтергә була: журнал күп авторлар белән элемтәдә тора, анда повесть, хикәя, парча, бәян, нәсер, сатирик һәм юмористик проза кебек төрле чәчмә жанрлар урын ала. Тематик диапазонның киңлеген дә әйтергә кирәк. Тоткыннар язмышы, солдатлар тормышы, гаиләдәге тугрылык, хыянәт, килен-каенана мөнәсәбәте, хезмәт коллективы, балачак иле — журналдагы повесть-хикәяләрдә болар барысы да үз урынын алган. Журналда мәктәп балалары да, яшьләр дә, билгеле язучылар да үз әсәрләрен көтеп ала. Башлап язучыларга бигрәк тә проза бүлеге мөдире яшь язучы, прозаик Дилбәр Булатованың ярдәме зур. Һәр санда дөнья күрәчәк проза әсәрләренә ул зур җаваплылык белән карый. Без киләчәктә дә “Тулпар” журналы битләрендә заман шәхесен гәүдәләндергән, үткәннәрнең асыл кыйммәтләрен барлаган, бүген туган  катлаулы сорауларга җавап бирерлек талантлы проза әсәрләрен көтеп калабыз.

Ләйсән Кәшфи,

әдәби тәнкыйтьче.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»