09.10.2012 - Әдәбият

Ак һәм пакь шигырьләр авторы

Язучылар берлеге бинасына шагыйрәнең юбилей кичәсенә аның шигъриятен яратучы укучылары, дәваханәдә эшләгән еллардагы хезмәттәшләре дә, Кырмыскалы районыннан сәнгать әһелләре җыелган. Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов юбилярны котлады, горурлану сүзләрен җиткерде. “Башкортстан гражданы нинди булырга тиеш, дип сорасалар, Дилә Булгакова кебек, дияр идем”, — дип ассызыклады.

Кырмыскалы районы якташлар оешмасы җитәкчесе Фәнил Кодакаев та Дилә Булгаковага иң җылы, матур теләкләр белдерде.

Дилә апаның ничек шигърияткә кереп китүе, шигырьләр иҗат итүдә нәрсәгә таянуы турындагы сораулар күпләрне кызыксындыра. Беренче шигырен ул мәктәптә укыганда язган. “Минем шигырьләрем — ул Аллаһтан килгән нәрсә, илаһи көчләр һәрвакыт минем белән, алар мине беркайчан да ташламый. Дингә кереп китүемә дә инде унҗиде ел, “Ихлас” мәчетенә йөрим”, — диде ул.

Әйе, чын күңеленнән тормышны яратучы, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр генә саф, ак һәм пакь шигырьләр иҗат итә аладыр, мөгаен. Нечкә күңелле, кешелекле, гаилә учагын сүндерми саклаучы, шәфкать туташы булып эшләп 35 ел гомерен кеше сәламәтлегенә багышлаган зат та ул Дилә апа. “Аллаһтан башка мин үземне күз алдына да китерә алмыйм”, — ди ул.

“Ихлас” мәчете рәисе Мөхәммәт Галләмов та бер сер ачты. “Мин һәрвакыт Дилә апаның язганнарын укып, нинди матур шигырьләр, дип соклана идем. Эчтәлекле, күңелгә үтеп керердәй шигырьләр. Еш кына, эх, шул шагыйрәне күрәсе иде, дип уйлый идем. Ниһаять, Тәңребез безне таныштырды”, — диде ул.

Дилә Булгакова шигырьләренә язылган җырлар бихисап. “Кыр казлары”, “Уралып мең төсләргә”, “Учларыма сал син йөрәгеңне” җырларын радио дулкыннарында һәрчак ишетеп торабыз. Мөнәҗәтләр авторы да ул. Иҗатташ дуслары композитор Роза Сәхәветдинова, танылган җырчы Радик Динәхмәтов та бәйрәмнең бизәге булды.

Алина Ямбаева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»