17.08.2012 - Әдәбият

Дуслык һәм мәхәббәт җырчысы

Күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Сираҗиның бу премиягә тәкъдим ителүе табигый хәл. Гомеренең 55 елын изге максатка — кешеләр өчен янып яшәүгә, Башкортстан халкы хакына хезмәт итүгә багышлаган олы шәхес ул. Шагыйрьнең гомер юлына күз салыйк.

Тормыш университетлары: Кандра урта мәктәбе, Башкортстан дәүләт университеты, студент елларыннан ук “Кызыл таң” гәзитендә эшли башлау, китап нәшриятында, телевидениедә мөхәррир, университетта укытучы булу, Язучыларләренең иҗат берләшмәсен җитәкләү, “Кызыл таң” кушымтасы “Бердәмлек” гәзитен чыгару, шәһәрләрдә һәм районнарда әдәби берләшмәләр оештыру...

Шагыйрьнең үсеш баскычлары: 1966 елда тәүге китабы — “Очрашу”ны чыгара, бер елдан соң ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм РСФСР Язучылар берлеге оештырган яшь язучылар семинарында катнаша. 1971 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Хәзер Муса Сираҗи — егерме шигъри, публицистик һәм тәрҗемә китапларының, балаларга тәгаенләнгән җыентыкларның, байтак телевизион фильмнар сценарийлары авторы. Аны башкорт, татар дөньясында халык яратып җырлаган дистәләрчә җырлары аша да яхшы беләләр.

Вакытында Баязит Бикбай, Хәсән Туфан, Зәйнәп Биишева, Хәким Гыйләҗев, Ким Әхмәтҗанов, Давид Кугультинов кебек мәшһүр әдипләр Муса Сираҗи иҗатының заманча фикерләү биеклегендә булуын билгеләделәр. Профессор Владимир Куницын исә “Наш современник” журналында (№1, 1988) аның исемен иң күренекле Русия шагыйрьләре рәтенә куйды.

Әдипнең хезмәтенә күрсәтелгән хөрмәт: Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә ирешү, Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнү, Фатих Кәрим исемендәге премиягә лаек булу.

Шагыйрь җәмәгать эшлеклесе буларак та республикабызда киң билгеле. Ул 15 ел буе Республика татар мәдәнияте үзәгенә җитәкчелек итте, 10 ел Башкортстанның башкорт һәм татар халыклары дуслыгы җәмгыяте идарәсе рәисе, шулай ук байтак еллар Президент каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булды.

Республикада татар телендә китаплар чыга башлау, татар язучыларының иҗади берләшмәсе барлыкка килү, туган телебездә “Акчарлак” дигән әдәби альманах чыгару, нигездә, Муса Сираҗи исеме белән бәйле.

Бәләбәйдә 15 ел шаулап-гөрләп узучы Идел-Урал республикаларының дуслык һәм шигърият фестивальләре (“Илһам чишмәләре”), 12 районның Уфадагы көннәре, Башкортстанда туып, бүгенге көндә Казанда яшәп, татар әдәбиятын һәм сәнгатен күтәрүгә зур өлеш керткән мәшһүр якташларыбызның Нефтекамада һәм Уфада үткән иҗади очрашулары да турыдан-туры Муса Сираҗи инициативасы белән оештырылды.

Халыкны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү буенча да шагыйрь башкарган эшләр хәтердә калырлык. Ел саен Ватанны саклаучылар көненә, Муса Җәлилгә һәм җәлилчеләргә, Дахау концлагеры әсире, шагыйрь-патриот, якташыбыз Хәйретдин Мөҗәйгә, яу яланнарында ятып калган Башкортстан язучыларына, беренче булып Рейхстаг гөмбәзенә Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовка, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка багышланган хәтер һәм кадер кичәләрен үткәрүгә дә Муса Сираҗи күп көч, тырышлык салды. Шул тамашаларның режиссеры да, сценарий авторы да, алып баручы да шагыйрь үзе булды.

Бер шигырендә Муса Сираҗи иҗаты турында уйланып:

Кешеләрнең күз яшьләре

Хәсрәттән чыкса эркеп,

Киптер, җырым, кояш кебек,

Күңелләргә якты бөркеп,

дип язды. Бу — әдипнең иҗади кыйбласы һәм язмышы. Әдәбият сөючеләр моңа ышана һәм чын күңелдән ихлас инана. Бу шигъри юлларны шагыйрьнең “Без — уллары Башкортстанның” дигән китабына эпиграф итеп куярлык.

Әйе, дуслык һәм мәхәббәт җырчысы, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты Муса Сираҗи шигърияте — кояшлы иҗат. Башкортстанның данлы улларына мәдхия жырлаган, аларның образларын шигырьләре, җырлары, поэмалары белән мәңгеләштергән “Без — уллары Башкортстанның” дигән китап — моңа ачык дәлил. Халыкның, аеруча балаларның һәм яшьләрнең күңеленә шифалы тәрбияви нур сирпегән бу үзенчәлекле, талантлы җыентык, табигый ки, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнүгә тулысынча хаклы.

Динә Морзакаева,

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»