30.07.2012 - Әдәбият

Без - китаплы халык электән!

Фәндидә Харрасованың юбилей һәм яңа китабы чыгу шатлыгын уртаклашырга каләмдәшләре һәм хезмәттәшләре җыелган.Төрле сыйныфта белем алучы үсмерләрнең язмалары, рәсемнәре тупланган, Башкортстанның үз теләге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгына багышланган “Яратам сине, Башкортстан” басмасы исә үз яшьтәшләре белән башкорт, урыс, татар, мари, удмурт, чуваш телләрендә “сөйләшә”.

Укучы белән китап дөньясы — серле, аулак дөнья; китапны, әсәрне укыган һәр кеше аны үзенчә аңлый, үзенчә “сеңдерә”, башкалар күрми үткән яки аңлап җитмәгән якларын ача.

Сөенче, китап чыкты!

“Һәр китап үз укучысына барып җитәргә тиеш!” Нәкъ шундый максат белән эшли нәшрият озак еллар дәвамында. Оештырылган мәлләрендә, “Башкнига” дип аталган чорында, нәшрият ике бурычны — китап чыгару һәм аны сату эшен берьюлы башкарып килә. Соңгарак, китап сәүдәсе белән махсус шөгыльләнүче “Башкниготорг“, китап сатуга җаваплы аерым бүлеге булган “Башпотребсоюз” оешмалары барлыкка килгәч, нәшрият төп эше — китап чыгару белән мәшгуль була. Шулай да Башкортстан китап нәшрияты үзендә нәшерләнгән басмаларның таралуы белән һәрдаим кызыксынып тора.

Дәүләт китап сәүдәсе таркалып, бу мөһим тармак гамәлдә аерым эшкуарлар кулына күчкәч, “Китап” нәшриятына әлеге мәсьәләне өр-яңадан хәстәрләргә туры килде.

Китапның беркайчан да товар буларак кына бәһаләнүе мөмкин түгел, ул, барысыннан элек, рухи байлык, милләт милке. Китап сәүдәсе — мәдәни ихтыяҗлар базар мөнәсәбәтләре белән тыгыз үрелгән үзенчәлекле бер өлкә. Үзендә чыгарылган басмаларны укучыларга тәкъдим иткәндә нәшрият шушы нечкәлекләрне ныклы исәпкә ала, чөнки базар кануннары хакимлек иткән чорда, акыл һәм илһам дәрманын, зур матди чыгымнар сарыфлап дөнья күргән басмаларның үз укучысына барып җитүе үтә мөһим. Язылган хат-мәктүп тәгаенләнгән кешесенә мотлак барып ирешергә тиеш булган кебек, китапларның һәр нөсхәсенең дә үз укучысы кулына тапшырылуы зарури. Шуңа да “Китап”та басылган китапларны укучы өстәленә җиткерү өчен барлык чаралар күрелә. 2007 елда Уфада “Китап”ның махсус китап сату үзәге — фирма кибете ачылды. Республикабызда нәшриятның егермеләп сәүдә ноктасы уңышлы эшли, Чакмагыш, Илеш, Караидел, Зианчура, Салават, Күгәрчен районнарында китап әйбәт кенә сатыла.

Халкыбызда борын-борыннан сөенче алу йоласы яшәп килә. Сөенче алу сөенечле хәбәрне белдерү, шатлыкны уртаклашу, димәк. Нәшриятта яңа китап чыктымы — “Кызыл таң”, “Өмет”, “Тулпар”, башка гәзит-журналлар, сөенечле матур-матур хәбәрләр бастырып, рухи хәзинәбезнең артуын сөенчели.

Нәшрият илебез шәһәрләрендә, күрше төбәкләрдә, Мәскәүдә үткәрелгән төрле мәдәни чараларда даими катнашып, китап күргәзмәләре, китап сәүдәсе оештыра. Чыгарылган китаплар хакында күбрәк мәгълүмат бирү өчен интернет-сайт эшли. Китаплар, үтенеч буенча, почта аша да җибәрелә. Китапларны халыкка җиткерүдә инде күптән күркәм йолага әверелгән бер чара — китап бәйрәмнәре, ягъни яңа чыккан басманың исем туен үткәрү. Исем туйларында “Китап” китаплары Уфаның, төбәгебезнең башка шәһәрләренең иң зур мәдәният сарайлары түрендә була.

Шулай, 2004 елда Русиядә һәм республикабызда Салават Юлаевның тууына 250 ел тулу киң билгеләнде. Батырның туган ягы Салават районында олы юбилейга багышланган чаралар Салават Юлаев турында нәшриятта чыгарылган 16 исемдәге китапның, сувенир басма, календарь, плакатларның исем туе белән башланып киткән иде. Шулар арасында башкорт, татар, урыс телләрендә дөнья күргән ике җыентык — “Ил батыры Салават” һәм “Батыр рухы белән очрашу” тупланмаларын да халык хуплап кабул итте.

Затлы басмабыз — Фәридә Кудашева альбомының исем туе исә Бөек Болгарга сәяхәткә юлланган “Владимир Зайцев” теплоходында, матур җәй көннәрендә үткән иде. Агыйделдә — ак яллы дулкыннар өстендә ак теплоход тирбәлә; аның мәдәни чаралар залы сәхнәсендә — Фәридә Кудашева үзе; кулларда — аның рухи нуры ягылган альбом-китап; күңелләрдә — илаһи моңнарының чыңы... Сәнгатьнең сафландыручы тәэсирен раслаучы сихри минутлар иде алар...

Китап чыгу бер сөенеч булса, язучы өчен тагын бер куаныч — үз иҗат җимешләренең укучыга барып ирешүен күрү. Шуңа да китапларның исем туйлары ешрак авторның туган җирендә — район үзәкләренең мәдәният йортларында, авыл клубларында, мәктәпләрдә оештырыла. Типография буявы исе аңкып торган, басу станогында яңа “өлгергән” китапны зарыгып көтеп алган укучыларга — авторның якташларына тәкъдим итү — үзе бер дулкынландыргыч вакыйга. Мондый кичәләрне хуҗалар да, кунаклар да әзерләнеп, ашкынып көтеп ала. Нәтиҗәдә китап котлау кичәләре олы бәйрәмгә — рухият һәм мәдәният, акыллы сүз тантанасына әйләнә. Үткәрелгән андый чаралар, мөгаен, чыгарылган китаплар санына тәңгәл киләдер, аларның барысын да исемләп узу мөмкин түгел. Мәсәлән, Бишбүләк районының Усак Кичү авылында Таһир Таһировның, Кырмыскалы районының Бозаяз авылында Дилә Булгакованың, Кушнаренкода һәм Әхмәт авылында Нәҗибә Әминеваның, Нуриман районының Кызылъяр авылында Халисә Мөдәрисованың, Благовар районының Күчәрбай авылында Фәндидә Харрасованың, Кушнаренкода һәм Тартышта Әсхар Кәшфуллинның, Борайда Рәфига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова, Фәнзия Максютованың, Яңавылда Кәүсәрия Шәфыйкованың, Караиделдә Рәис Рияновның, Чакмагышта Марис Нәзировның, Кыргыз-Миякәдә Мөхәммәт Галләмовның китапларының исем туйлары күмәк халык катнашлыгында гөрләп узган иде.

Яшь талантлар иҗатын туплаган “Акчарлак” альманахының һәр басмасының исем туйлары һәрчак Язучылар берлеге бинасында үтте. Чираттагы “Акчарлак”ның басмаханәдән “очып” чыгуы була, шунда ук җентекле уйланып оештырылган исем туена барып “куна”. Авторларыбыз күпьяклы сәләтле булганлыктан, кичәләрдә халкыбызның моң юлдашы — тальян сайрый, җырлар җырлана, шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр укыла, хуплау һәм тәнкыйть сүзләре әйтелә, киңәшләр бирелә, тәҗрибә уртаклашыла, китап рухы тантана итә.

Гомумән, яңа китаплар чыгуда, аларны халыкка җиткерүдә, сүз рәссамнары сафларын яңа талантлар исәбенә тулыландыруда, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне үстерүдә Башкортстан Язучылар берлегенең Татар телле әдипләр берләшмәсе күрсәткән хезмәтләр мактауга лаек. Төрле елларда берләшмәне Муса Сираҗи, Равил Шаммас, Марат Кәримов, Рәшит Сабит җитәкләде. Әле берләшмәнең рәисе — шагыйрь Марис Нәзиров.

* * *

Дәүләт нәшриятында планлы, тотрыклы рәвештә татарча китаплар нәшерли башлау республикабызның мәдәни мохитендә, бигрәк тә әдипләр арасында, зур кызыксыну тудырган иде. Тәүге көннәрдән үк секторга йомышлары төшеп тә, эшләрнең торышын белергә һәм киңәш-теләкләр белдерергә дә язучылар еш килгәләде, әсәрләрен укучыларга татар телендә җиткерергә риза-шат булачакларын да сиздерде күпләре.

“Изгелек сукмагында” дигән хикәяләр җыентыгын туплау турында сүз кузгалгач, иҗатчыларның байтагы аны дәртләнеп-хуплап кабул итте. Шулай, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим китапка керәчәк хикәясен шәхсән үзе сайлап тәкъдим итте; олпат яугир язучыбыз Ибраһим Абдуллин китапның производствога китүеннән алып, эш барышы белән һәрдаим кызыксынып торды; нәшриятның элекке баш мөхәррире Габдулла Байбурин “Миләүшә” әсәрен иң беренчеләрдән булып китереп бирсә дә, аянычка каршы, китап чыкканын күреп өлгерә алмады...

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев “Җиз кыңгырау моңнары”н, гашыйклар сөйгәнен күрергә зарыккандай, сабырсызланып көтеп алып (җыентык 1997 елда басмага әзерләнеп бетсә дә, икенче елда гына чыкты), алда да шушы секторда яңа әсәрләрен күрергә нияте барлыгын белдереп, әлеге китабын: “Динә җан! Яшәсен иҗади дуслыгыбыз!” дигән теләк белән бүләк иткән иде. Әмма, ни үкенеч, әйтелгән китап аның бу секторда нәшерләнгән бердәнбер җыентыгы булып калды.

— Секторда бер генә шигыре дә нәшерләнмәсә дә, шагыйрь Шамил Анак, Раевкадан килгән саен хәл-әхвәл белешергә кереп: “Сез Кәримовлар матбагасы үрнәгендә эшләргә бурычлы”, — дип илһамландырды...

“Югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит” дигән мәкаль дә бар. Ачылганда киңрәк колачлы ниятләр белән оештырылган иде Башкортстан халыклары әдәбияты секторы, ул арытаба киңәячәк, дигән фаразлар ачык төсмерләнә иде... Әмма чынбарлык мөмкинлекләре накысрак булып чыкты...

Шулай да, җөрьәт итеп, тиешле дәрәҗәдә эш алып барыла секторда, дип расларга буладыр, мөгаен. Нәшер ителгән басмалар тезмәсеннән үк күзгә бәрелеп тора бит: төрле яшьтәге, төрле зәвыклы укучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү максаты тормышка ашырыла монда, ифрат киң тәгаенләнешле китаплар чыгарыла. “Китап” нәшриятының абруе югары, монда эшләгән хезмәткәрләргә ышаныч зур, шуңа да заказ буенча китап чыгарырга теләүчеләр дә күп кенә.

Секторда моңача өч белгеч эшләде. Иң беренче корректорыбыз Эльза Султыева иде, аннан соң дистә елга якын басмаларыбызның орфография кануннарына ярашлы, хатасыз чыгуын Зилә Адыева тәэмин итте. Янә тагын озак кына еллар корректор вазыйфасын Гөлшат Абдуллина башкарды. Хәзер инде ул — сектор җитәкчесе, әдәби китаплар мөхәррире. Дәреслекләр, сыйныфтан тыш уку китапларының, кулланма әсбапларның мөхәррире Фирдинә Зиннәтуллина нәшриятта чирек гасырдан артык эшләгән тәҗрибәле наширә, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Башкортстанның мәгариф отличнигы.

Республикабыз халыклары әдәбияты секторында дөнья күргән китаплар, беренче чиратта, туган төягебез, газиз туган җиребез туфрагына тамырлануы, шунда җирегүе, үз әдипләребез сүзен халыкка җиткерүе белән кадерле. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә Башкортстан  татарларының үзаллы үз әдәбияты үсеп чыкты, ныгынып өлгерде, җитлекте. Бу әдәбият, китаплар булып басылып, гомуммилләт һәм республикабыз әдәбиятын яңа табышлар белән тулыландырды, яңа исемнәр белән баетты. “Кызыл таң” гәзите битләрендә шушы язма Башкортстанда татар телендә язышучы каләмкярләрнең соңгы ике дистәгә якын елдагы иҗат офыкларын иңләргә, рухи хәзинәбезнең бөртекләп ишәюен күзалларга ярдәм итәр, мөгаен. Кызганычка каршы, китап сөючеләр генә түгел, хәтта әдәби мохиттә кайнаучылар да дөнья күргән басмалар турында еш кына хәбәрдар булып чыкмый. Шуңа да, бу язма белән танышкач, әдипләребез иҗатташларының яңа уңышларына сөенер, әдәбият яратучылар исә, ниндидер җыентык белән кызыксынып, шуны эзләп китап кибетләренә юнәлер яки йөрүчеләр шактый сирәгәя төшкән китапханәләргә юлланыр, бәлки.

Бездә татарча нәшерләнгән әдәби китаплар — Башкортстан татарларының үз сүзен гәүдәләндергән, үз рухын сынландырган, каләм көчен күрсәткән рухи хәзинә, милләтнең телен яшәтүче, аны саклаучы һәм яклаучы изге кот ул. “Китаплы халык” дигән борынгыдан килгән гыйбарә бар. Китаплы халык — мәдәниятле, тарихлы, фикер-тәгълиматлы, үткәнен хәтерләгән, бүгенгесендә ышанычлы яшәгән, киләчәгенә өмет белән баккан халык ул. Ә инде, киресенчә, Ризаэтдин Фәхретдин әйткәнчә: “Әдип вә галимнәре булмаган кәвем бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган халык рухсыз”.

Динә Морзакаева,

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,

Вазих Исхаков исемендәге әдәби премия лауреаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»