25.07.2012 - Әдәбият

Ак пароход дәшә ерак ил гизәргә...

Якыннан белгән, атнасына дүрт-биш көн даими очрашып, сөйләшеп, аңлашып йөргән кеше турында язуы читен. Көндәлек тормыш детальләре арасында адашып, кешенең төп асылын күрми калуың ихтимал.

Кешене бөтен килеш күрер өчен, аңа ерактанрак карарга кирәктер.

Үткән елда һәм быел 1946-1947 елларда туган шагыйрь, язучыларның юбилейларын уздырабыз. Аларның һәрберсе диярлек олы хөрмәткә, иҗатлары тирән анализга лаек. Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының исемлеген карап чыктым. 15тән артык юбиляр. Шактый зур сан бит бу. Барысына да 60 тулган йә тулып килә. Араларында мәрхүмнәр дә бар. Яңа гына Мөдәррис Әгълә-мовны югалттык, аңа кадәр Наис Гамбәр белән хушлашкан идек. Татар әдәбиятында югалмый торган исемнәр. Иншалла, калганнары үз көчләрендә, янып-көеп яшиләр, дәртләнеп иҗат итәләр. Миңа аларның барысы да кадерле. Алар — безнең буынның ышанычлы таянычлары. Ни кызганыч, болардан соң әдәбиятыбызга дулкын булып килгән, әдәбият Сабан туенда бергәләп мәйдан тоткан талантлы буын юктыр. Юк дип кистереп әйтергә телем бармый. Бәлки, күреп бетермимдер.

Мөдәррис Әгъләмовлар, Зөлфәтләр буыныннан минем күңелемә аеруча якыннары бар: Марсель Галиев һәм Разил Вәлиев. Алар мине якын иткәнгәдер, күрәсең, мин дә аларны чын фикердәшләрем дип саныйм.

Шунысы күңелгә хуш: мин сагынган Илдар Юзеевны алар да юксыналар. Марсельның юбилеен зурлап уздырдык, инде Разилнең юбилей кичәсен уздырабыз. Шуның алдыннан Разил турында язуны үземә кирәк дип санадым. Бу аны якын күреп мактау өчен генә түгел. Тарих бар. Ходай кушса, кайчандыр кемдер безнең заман язучыларының иҗаты, яшәү рәвеше, үзара мөнәсәбәтләре белән кызыксынса, болар бер-берсен хөрмәт иткәннәр икән дип сөенсен. Югыйсә, “Татар берсен-берсе ашар” дигән куркыныч, коточкыч сүзне бүген еш кабатлый башладык.

Әйе, Разил белән соңгы ун елда эш буенча еш күрешәбез. Иҗат буенча Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышларында да бергә, хәтта кичләрен концерт-тамашаларда янәшә утырабыз. Мин аның турында шулкадәр дә күп беләм сыман, биографиясенең үзе күреп бетермәгән детальләрен дә беләмдер кебек. Язмамда мин аңа, әйткәнемчә, ерактанрак карарга булдым. Аннан соң мин бит әле язучы да, үз тирәмдәге кешеләргә шул күзлектән дә карыйм. Теге яки бу персонажыма прототип эзлим.

Разил Вәлиев дигән исемне мин беренче тапкыр 1968 елда ишеттем. Татарстан язучылары съезды бара. Академия театры бинасында, президиумда — өлкә комитеты секретаре, дәрәҗәле өлкән язучыларыбыз. Коммунистлар партиясенә дан җырлыйбыз. Производство темасына язарга кирәк, дибез.

Шулвакыт өстәге ярустан делегатлар өстенә листовкалар ява башлады. Көтелмәгән хәлдән президиумда утыручылар бер-берсенә карашты. Анда: татар телендә яшьләр журналы чыгарга тиеш, дигән сүзләр язылган иде. Әлбәттә, бүгенге вәзгыятьтән торып карасаң, бу язу әлләни куркыныч түгел. Ә ул вакытта, һәр адымыңны як-якка каранып атларга, һәр сүзеңне мыскаллап, үлчәп сөйләргә кирәк заманда, мондый егетлек өчен гомереңә җитәрлек ярлык та ябыштырып куялар иде. Листовкаларны сибүчеләрнең исемнәре соңрак мәгълүм булды. Аларның берсе — яшь шагыйрь Разил Вәлиев, икенчесе — Зөлфәт, өченчесе Мирза Мансуров булган.

Листовка тарату өчен җитди сәбәпләр бар иде — күпме язучылар үтенеп, бөтен югары инстанцияләргә хатлар юллап, яшьләр журналы сорады, ә Мәскәү журнал ачарга рөхсәт бирмәде. СССР дигән тоталитар илдә автономияле республикада яшәргә мәҗбүр  ителгән татарлар икенче сорт санала иде. Хәер, ул бүген дә шулай.

Соңрак Разилнең тагын бер “кыңгыр эше” ачылды. Мәскәүдәге Горький исемендәге Әдәбият институтының беренче курс студенты демонстратив рәвештә лекцияне ташлап чыгып китә. Сәбәбе — лекция укучы сугыш вакытында бер гаепсезгә Туган иленнән куылган Кырым татарларын хурлап сөйли. Разил моның белән ризалашмый. Аңа милли республикалардан килеп укучы бүтән студентлар да иярә. Гауганы йомып калдыралар, тавыш зурга китүдән курыкканнардыр, күрәсең.

Бу — бунтарьлек, яшьлек җүләрлеге белән уйламыйча гына кылган гамәл түгел. Ул — яшь шагыйрьнең киләчәктә яшәү рәвешен, иҗат юнәлешен дә билгели торган беренче адымнар. Нәкъ шул елларда ул үзенең бүген дә сәхнәләрдән укый торган шигырьләрен яза:

Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә

Акыл күпме җавап эзләгән...

Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,

Йә булмаса үзем үзгәрәм.

Әлбәттә, дөньяны әллә ни үзгәртә алмады шагыйрь. Нигезендә тигезсезлек яткан җәмгыятьне бер шагыйрь генә түгел, хәтта йөзе дә үзгәртә алмыйдыр. Ләкин шагыйрь үзе дә үзгәрмәде бит. Җәмгыятьнең җаны кабул итмәгән тискәре якларына җайлашмады, һаман да, әйткәнемчә, үз сүзен сөйләде. Егерме яшендә “үзгәртәм” дип язса, кырык яшендә:

Ә мин, җирем, син еласаң — елыйм,

Син шатланган чакта — гел көләм...

Ил алдында алган бурычымны

Түләрмен мин шигырь, җыр белән.

(“Күке авазы”)

Алтмышында да Разил шул ук Разил:

Яңа көнгә яңа кеше кирәк...

Басмак булам заман эзләренә.

Алдан бара әйдәп фидаиләр...

Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә.

(“Үзгәрергә!”)

Разил Вәлиев иҗатыннан алган әлеге шигъри юллар шагыйрьнең гражданлык позициясен, аның кешеләр арасында урынын билгеләсә, лирикасында эчке дөньясының, интим хисләренең бер өлеше укучы игътибарына тәкъдим ителә. Мин үзем шагыйрьнең чын шагыйрьлеген лирикасын укып билгелим. Әгәр дә шигырь язучының йөрәк тибеше икенче берәүләрнең, ягъни укучының күңелен тибрәтә алмый икән, ул минем өчен шагыйрь үк була алмый. Һәр кеше үз гомерендә гашыйк булмыйча калмыйдыр. Шигырь язмаган берәр гашыйк җан хисен шигырь белән әйтә белүчене укый да, укучы белән шагыйрь йөрәге аша күпер салына.

Кешеләргә бәхет биргән сөю

Миңа бирде көзләр сагышын...

...Сау бул инде, соңгы мәхәббәтем,

Сау бул инде, соңгы ялгышым!

(“Соңгы мәхәббәт”)

Разилнең җырлары да шигырьләренә охшаган. Болай әйтү, бәлки, мәзәгрәктер. Ә нәрсәгә охшасын инде тагын, дип әйтүләре ихтимал. Мәзәген мәзәк, әмма дә ләкин, җыр ул башка җанр дип, җыр текстларын сүз боткасына гына әйләндерүчеләр күбәйде, җырдан фикер китте; лә-лә-лә, лә-лә-лә дип кенә боргалана күп җырчылар. Еш кына җырчының җырын тыңлыйсы урынга кыланышын күзәтеп торасың.

Бик күп җыр текстларының авторы — Разил. Алар дәүләт югарылыгында узган рәсми кичәләрдә дә, төрле фестивальләрдә дә, мәҗлесләрдә дә җырлана, һәр җырның сюжеты бар. Сүземне дәлилләп, җырлардан өзекләрне күчереп язмыйм, чөнки аларны бик күпләр яттан белә. Шулай да бер җырдан бер өзек китерәм. Нигә икәнен соңрак әйтермен:

Карашыңдай җылы, аяз көннәр,

Җилләр исә синең ягыңнан.

Гөрләвекләр булып кайтыр идем...

Мин язларда сине сагынам.

(“Сагынам”)

Бу җырны беренче тыңлаганда, мин әлеге юллар яраткан кызына — сөйгән ярына багышланган дип уйлаган идем. Җырны тыңлап бетергәндә “әнкәй” дигән сүз ишетелде.

Офыкларга карап, һәр көн саен

Сине уйлыйм, сиңа табынам.

Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк, —

Сине, әнкәй, сине сагынам.

Әниләр турында җырлар бихисап. Әмма болай яратып язылганнары күп түгел.

Мин шагыйрьләр, язучылар әсәр-ләрендә көтелмәгән чагыштырулар, хикмәтле сүзләр укысам, көнләшеп куям. Ничек бу минем башыма килмәгән, дим. Мине кызыклы чагыштырулары белән Мөхәммәт Мәһдиев сөендерә иде, Марсель Галиевны укып та “вәт сабакы” дип куям (яратып, әлбәттә). Разил әсәрләрендә дә мине сөендерә торган чагыштырулар, сурәтләүләр, тапкыр сүзләр еш очрый. “Урамнарга шыплап март тулган”, “Оҗмах бирәм димим сиңа, тәмугка да кертмәмен”, “Яз гөлләрен күкрәгенә тезеп, тәрәзәләр әнә төш күрә”, “Мин бүген марка ябыштырмыйча почта әрҗәсенә ташланган хат кебек”, “Күкнең утлы күзе җир өстенә тамып төште — йолдыз атылды” һ. б.ны укыгач, чын әдәбият белән очрашкандай куанасың.

Разил Вәлиевның проза жанрына керүе гаугалы булды.

Бервакыт Аяз Гыйләҗев  Матбугат йорты коридорында туктатты да: “Шәп әйбер укыдым әле, парин, ди, егерме яшьлек егет язган, исеме генә дә ни тора — “Эт кояшы”, — ди. Ләкин шәп әйбер матбугатта чыкмады. Аның турында төрле гайбәтләр сөйләнде. Төгәл хәтерләмим инде. “Совет чынбарлыгын дөрес сурәтләми, ниндидер караңгы тормыш анда”, — дип сөйләгәннәре истә. Ялгышмасам, “Эт кояшы”ның кулъязмасы минем кулга да эләкте шикелле. Миңа да ничектер ят тоелды повесть. Без укып ияләнгән прозага охшамаган иде. Ярый әле, ул вакытта минем фикеремне сораучы булмады. Югыйсә, әсәргә дөнья күрсәтмәүдә минем дә өлешем булган булыр иде. Вакыт узып әсәр басылып чыккач, тагын бер кат укыдым аны. Анда да ошамады. Мин монда ниндидер чарасызлык, фатализм күрдем. Шушы көннәрдә генә янә укыдым үзен. Теге чакларда нигә ошамаганын ачыклар өчен җентекләп укыдым һәм аңладым шикелле. Повесть язучы кулы белән язылган, әмма аның фикере минем әдәби зәвыгыма туры килеп бетми икән. Разил прозасы белән ныклабрак танышкач, аның серен таптым бугай — язучы сәер кешеләр турында яза. Сәер кешеләрнең күпләр төшенеп бетмәгән якларын укучыга күрсәтә. Ул иҗат иткән повестьларның, романның геройлары сәер. Ирек тә, Искәндәр дә, Зыятдин карт та. Димәк, Разил Вәлиевның прозада үз юлы, үз дөньясы бар. Ул дөнья ныклабрак өйрәнүне таләп итә, шуңа күрә бик тирәнгә кереп ялгышасым килми. Бер нәрсә бәхәссез — язучының прозасы тотрыклы, тирәннән уйлап язылган. Берничә ел Разил драматургия жанрында эшләп алды. Сәбәбе — үзен аңлаучы режиссер Дамир Сираҗиев белән очрашты. Дамир вафат булгач, Разил дә туктап калды. Вакытлыча гына дип уйлыйк. Разил язганнарны үз иткән режиссер табыласына өмет баглыйк.

Разил Вәлиев иҗатын ничек кабул итүемне әйтә алдым микән? Кырык еллык иҗатны “сөреп чыгу” өчен тулы бер хезмәт язарга кирәктер. Анысын әдәбият белгечләренә калдырып, Разилнең икенче сыйфатына да игътибарны юнәлтәсем килә. Ул — “коеп куйган шагыйрь генә түгел” (Тукай сүзләре), дәүләт эшлеклесе дә бит әле.

Егерме елга якын Разил Вәлиев Татарстан Дәүләт Советында депутат булып эшли. “Депутат булып тора” дип язган идем, сызып, эшли, дидем. Депутат булып торучылар Дәүләт Советында шактый, чынлап торып эшләүчеләр күп түгел. Разил йөкнең иң авырын үзенә алып тарта. Хәтта иҗатына күпмедер дәрәҗәдә зыян китереп хезмәт итә — язарга вакыты калмый. Мин дә үземне эшлексез депутат димим, ләкин мин Разил ышыгында иҗатыма вакытны калдырам. Разил мине аңлый, комачауламый. Гомумән, аңарда безнең җәмгыятьнең канында яткан бюрократизм, чиновниклык юк. Төрле йомыш белән аңа кайлардан гына килеп, нәрсәләр белән генә мөрәҗәгать итмиләр. Кәефен кырырлык сүзләр ишетсә дә, чыгырыннан беркайчан да чыкмый. Сүгенә белми. Әтисенең гадәте аңа да күчкән. Әтисе — Түбән Кама районы Ташлык авылындагы колхоз рәисе Зур Исмәгыйль дә сүгенә белмәгән диләр. Аның ачуы килгәндә дә иң начар сүгенү сүзе “саботажник” булган. Эшне оештыра белү сәләте дә Разилгә әтисеннән мирас булып калгандыр. Кабаланмый гына бөтен эшне тәртип белән алып бара. Бүтәннәрне дә эшләтә белә. Хәтта мине дә еш кына тәртә арасына кертә. Мин бит казна эшендә эшләгән кеше түгел. Җигелмәгән ат кебек. Ул, җайлап, сыйпап, тапкыр сүз әйтеп, мине үз урынбасары урталыгында утырып торырга өйрәтте. Үзе Дәүләт Советында иң четерекле комитетны җитәкли: Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты. Нинди комитет икәнлеге исеменнән үк аңлашыла. Иң ыгы-зыгылы, күбрәк йөрәк белән уйлаучы сәнгать кешеләре, иң җаваплы эштә әз хезмәт хакы алып эшләүче укытучылар, күпне белүче галимнәр, күпне күрүче милләтпәрвәрләр безнең комитеттан ярдәм көтә. Разил Вәлиевның эшен күрергә, бәяләргә теләмәүчеләр дә табыла. Кемгәдер фатир, мактаулы исем алырга кирәк булганда Разил кемнәр белән генә сөйләшми. Соңыннан фатирга тиенүче кайберәүләр хәтта рәхмәт әйтергә дә оныта. Аның каравы “әнә алар депутат булып алдылар да...” дип сөйләнүчеләр җитәрлек. Ә депутат булыр өчен дә егетлек кирәк бит. Югыйсә, депутат булу өчен бөтен кешегә дә юл ачык. Разилгә депутатлык ата-бабасыннан мирас булып калмаган. Сайланыр өчен синең күрсәткән эшең дә кирәк. Разилне менә ничәнче тапкыр инде аның эшен күреп белүче кешеләр сайлый. Ни кызганыч, язучылар арасында Разилне депутат буларак алыштыра алырлыклар юк дип әйтерлек. Ә алыштыручылар кирәк булачак. Кайда алар? Яшьләр әзерләнсен иде. Бүтәннәрне тәнкыйтьләп йөрү ансат ул.

Кызыбрак киттем бугай. Эшлекле яшьләрне күрәсем килә. Парламент мөнбәреннән милләт проблемалары турында кычкырып әйтә алырлык көрәшчеләр киләчәктә тагын да кирәк булачак.

Разил Вәлиевның трибунага чыгып бер генә буш сүз дә сөйләгәне юк. Ул чын сәясәтчеләрчә сабыр гына, тыныч кына шундый кискен сүзләр әйтә, аны җитәкчеләр дә, халык та зур игътибар белән тыңлый. Кайберәүләрнең, бәлки, ул әйткәннәрне ишетәсе дә килмидер, әмма әйтә белеп әйтелгән хакыйкатьне тыңламый булдыра алмыйлар.

Разил — кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп эшләүче кеше. Безнең Милли китапханәбез ул җитәкче булып килгәнче ташландык хәлдә иде диярлек. Бүген ул республикабызның рухи үзәкләренең берсенә әйләнде. Менә ничә ел инде Разил бертуктаусыз китапханәгә яңа бина кирәклеген кабатлап торды. Ниһаять, аның сүзенә колак салдылар. Президентыбыз яңа китапханә булачагына ышандырып вәгъдә бирде. Үҗәтлек белән тырышып йөри торгач, Разил үзенең туган авылында башта китапханә бинасын төзетте, аннан — мәчет, мәдәният йорты салдырды. Гомумән, Түбән Кама районында аның ярдәме белән эшләнгән эшләр бихисап. Бүген кайберәүләр теге яки бу мәктәптә үз премияләрен булдыру турында гәзитләрдә яздылар. Ә бит Разил ул эшне инде әллә кайчан район күләмендәге ярыш дәрәҗәсенә күтәрде.

Разил Вәлиевның йомшак ягы бармы? Минем күзәтүемчә, бар. Әгәр дә аның үзен урынсыз, гаделсез гаепләсәләр, рәнҗетсәләр, ул югалыбрак кала. Бүтәннәрне яклаганда ул көчле, үзен якларга кирәк булганда аңа ташланучының авызын капларлык сүз таба алмый. Әшәке белән әшәке кеше була белми. Булды бервакыт — аңа берничә язучы көнләшүдәндерме ташландылар. Бик рәнҗеде Разил. Кешеләр шулай була микән, дип аптырап йөрде. Ходайга шөкер, ул авырлыкларны күтәрә алды, җиңде, чөнки ул — көчле ихтыярга ия шәхес. Өйрәнә, күзәтә торгач, шундый нәтиҗәгә килдем. Андый шәхесләр күп булмый. Хөрмәтли белергә кирәк. Бу язмам да олы хөрмәтем билгесе булсын.

Туфан Миңнуллин.

2007 ел.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»