14.07.2012 - Әдәбият

Җинаять корбаны булмагыз!

“Иң талантлы журналист нинди була?” — дигән сорауны еш ишетәм. Һәм “сәнгатьчә фикерли белүче журналист” дип җавап бирәм. Чыннан да, журналист сәясәт өлкәсендә эшләсә дә, хокук саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш кебек үтә җитди дөньяны яктыртса да сәнгатькәр булырга тиеш. Публицистик очерк, документаль повесть яки хикәя, фельетон кебек жанрда иҗат итүчеләр белә — чынбарлыкта булган фактларны констатацияләү белән бергә, каләм иясе, беренчедән, бу фактка үз мөнәсәбәтен белдерергә, икенчедән, укучы күңеленә төрле сәнгать чаралары белән юл ярырга тиеш. Гомеренең күп өлешен журналистикага багышлаган, байтак еллар “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән Рәшит Бигловның “Китап” нәшриятында чираттагы “Төнге эз” дигән китабы басылып чыгу әнә шул хакта уйланырга этәрде.

Беренче карашка, китапта тупланган язмаларның детектив жанрда язылган әдәби әсәрләргә якын булуын әйтергә кирәк. Автор аларны тыйнак рәвештә мәкалә дип атаса да, күп язмалар хикәя жанрына хас сюжет корылмасына, фельетондагыча ирония һәм сарказмга ия. Каләм иясе җәмгыятьтә булган кеше үтерү, урлашу, төрле юллар белән дәүләт кесәсенә керү кебек җинаятьләрне бөтен төгәллеге белән аңлаешлы һәм тәфсилле итеп яктырта. Иң мөһиме шул, автор җинаятьчелек өлкәсенә очраклы килеп кермәгән, криминаль эшләрне бәян итүдә ул җитәрлек профессионализм күрсәтә. Бер очракта да мантыйк бозылмый. Җинаятьне тикшерү һәм ачу эзлекле, укучыга аңлаешлы рәвештә, фәһем алырлык итеп тасвирлана.

 Шигырь яки мәкалә язасың икән, аның ярты уңышы язманың атамасына бәйле, диләр. Рәшит Биглов чын сәнгать әсәрендәгечә үз язмаларына кыска һәм оста исемнәр тапкан. Мәсәлән, “Мәхәббәт корбаны” язмасында сөяркәсенә кияүгә чыгу нияте белән исерек баштан өч яшьлек сабыен коега ташлаган хатынның җинаяте фаш ителә. “Андый мастер юк бездә...” мәкаләсендә спекулянтның нинди битлекләр киеп эш итүе көн яктысына чыгарыла.

Исем дигәннән, “Кара пималы кеше” хикәясе ирониясе, эчке динамикасы, сурәтләрнең җетелеге һәм терелеге ягыннан әдәби әсәр буларак бәяләнергә хаклы. Поездда барган беркатлы хатынның яшел биштәрен урлап, шаһитлар күзенә чалынган кара пималарын утыргыч астына куеп, урланган әйберенә ак җәймә каплап баш астына салган соры костюмлы кеше чын-чынлап карикатура дәрәҗәсендә сурәтләнгән. Юк. Автор турыдан-туры тискәре геройларын мыскылламый, аның ирониясе фикер агышының төбендә ята, аның сарказмы мантыйкның үзенә нигезләнә.

Тагын шунысы хуплауга лаек, автор гомерен хокук саклау хезмәтенә багышлаган, җаннарын аямый, җинаятьчелекне ачуда зур өлгерлек, җитезлек, сәләт күрсәтүче милиция хезмәткәрләренең, тикшерүчеләрнең хезмәтен тиешле дәрәҗәгә күтәрә, аларның исемнәрен халыкка җиткерә.

Ә иң мөһиме, җинаять барышын бәян итү, җинаятьчеләрнең мантыйгына үтеп керү, аларны чиста суга чыгару барышын яктырту — китапның үзгә бер әһәмиятедер, мөгаен. Чөнки һәрбер әсәрне укыганда тормышыбызның теләсә нинди почмагында яшеренеп торучы җинаятьчелек турында беләсең. Автор үзе җәмәгать урыннарындагы сакчыллык турында кисәтә кебек. Бер очракта ул: “Ачык авыз булмагыз, теләсә кемгә ышанып бармагыз, сакланганны Аллаһ та саклар”, — дип кисәтеп торса, икенчесендә бәла-каза күргән очракта үз-үзеңне ничек тотарга, югалып калмаска, тиешле гамәлләрне кылырга өйрәтә кебек. Шуңа Рәшит Бигловның “Төнге эз” китабын укып чыгу беркемгә дә зыян итмәс, киресенчә, сезне күп күңелсезлекләрдән коткарып калыр, диясе килә.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»