14.07.2012 - Әдәбият

Язам әле, язам әле, язам кулым талганчы...

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.  Земфир Әхъяров (уртада) иҗат кичәсендә катнашучылар (сулдан уңга)  район инвалидлар җәмгыятеннән Илфар Гыйлемханов, бертуган энесе  Эльвер Әхъяров, Тозлыкуш мәктәбе директоры Миләүшә Гыйльманова һәм  журналист Рәзифә Сәхапова белән.Чакмагыш районы Таскаклы авылында яшәүче Земфир Әхъяров үзенчәлекле язмышлы шәхес. Ходай Тәгалә сынауларны да, сәләтне дә өеп биргән аңа. Земфирны авылдашлары тәҗрибәле бухгалтер, оста шашкачы һәм шахматчы, һәвәскәр бакчачы, нечкә күңелле иҗатчы буларак белә. Шуңа да еш кына соклануларын яшерә алмыйча: “Кечкенә дә төш кенә ул безнең Земфирыбыз”, — дип, аның аркасыннан сөяләр.

Иҗат кешесе һәрвакыт җылы сүзгә һәм игътибарга мохтаҗ булучан. Нечкә күңелле Земфир да шундый. Авылдашларының һәр мактау сүзе аның күңеленә сары май булып ята, яңадан-яңа иҗади биеклекләргә әйди.

Земфир Әхъяров иҗат белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә. Баштарак ул үзе өчен генә иҗат итә. Авылдашлары: “Җыентыгыңны кайчан бүләк итәсең инде?” дип сорагач, шигырьләрен бергә туплап, китап итеп чыгару уе белән яна башлый. Ниһаять, ул көн дә килеп җитә. Авылдашы һәм сыйныфташы, Чакмагыш районы “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирхановның ярдәме белән “Ак каен” дигән үзнәшер шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара. Земфирның иҗатын вакытлы матбугат басмалары аша даими күзәтеп баручы авылдашлары аның бу китабын көтеп ала. Беренче бәяләмәне бирүчеләр дә алар була.

Шушы уңайдан күптән түгел Тозлыкуш авыл мәдәният йортында китапханәче Гөлнара Сәхипгәрәева һәм Земфирның бертуган энесе Эльвер Әхъяров оештырган китапның исем туе үтте. Чарага авторның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, укытучылары, сыйныфташлары һәм авылдашлары килгән иде.

— Земфир Фәһим улы — үзенчәлекле иҗатчы, — ди ветеран журналист, “Чакмагыш чаткылары” һәм “Каурый каләм” район иҗади берләшмәләре рәисе, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рәзифә Сәхапова. — Ул — нечкә күңелле лирик та, шул ук вакытта үткен каләмле юморист та. Кайсы гына шигырен алма, үзәктә — туган табигатькә, анда яшәүче кешеләргә мәдхия җырлау ята. Бу аңлашыла да, чөнки шагыйрь иҗат агачына сутны туган җиреннән ала. Земфирның шигырьләрендә туып-үскән Таскаклысы, күрше Тозлыкуш авылы белән бәйле атамаларның еш очравы да, бәлки, шуннандыр.

— Земфир Әхъяров — мәктәп белән дә тыгыз элемтәдә тора, — диде Тозлыкуш урта мәктәбе директоры Миләүшә Гыйльманова. — Без аның иҗаты белән даими кызыксынабыз, еш кына мәктәптәге чараларга чакырабыз.

— Земфир Фәһим улы — мәктәптә укыганда ук бик акыллы һәм тырыш бала булды. Күрше авылдан йөреп укыса да, бер генә дәресне дә калдырмады, — дип алда чыгыш ясаучының сүзләрен куәтләде аның беренче укытучысы Люция Әрдәширова. — Ходай Тәгалә аңа талантны бар яклап та биргән. Язмыш сынаулары алдында бөгелеп төшмичә, ул үзендәге сәләтләрне үстерә белде. Мин укучым белән чиксез горурланам.

— Без Земфир белән бергә эшләдек. Ул үз эшенә һәрвакыт җаваплы карашта булды, бухгалтерларга хас булганча, төгәллек яратты, — диде сәхнәгә күтәрелгән хезмәт ветераны Фидан Әмирханов. — Улым Фәниснең сыйныфташы һәм дусты буларак, Земфирны мин дә бик якын күрәм. Шуңадыр да, бүгенге чараны да дулкынланып һәм көтеп алдым.

Земфир Әхъяровны бу истәлекле бәйрәме белән котлап, ул көнне сәхнә түреннән бик күп авылдашлары чыгыш ясады. Земфир Фәһим улы өчен китап бастыру үзе зур шатлык булса, авылдашларының һәм райондашларының шулай зурлавы икеләтә куаныч булгандыр. Беренче китабының гөрләп узган исем туеннан соң ул тагын да чәмләнебрәк иҗат итә башлагандыр. Юкка гына ул үзенең бер шигырендә:

Язам әле, язам әле,

Язам кулым талганчы.

Язсам, бер истәлек була,

Язам — язмый калганчы! —

дип язып куймагандыр.

Венера Мәҗитова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»