26.06.2012 - Әдәбият

Ни арада җитмеш яшькә җиткән Әбҗәлилнең асыл егете!

Без бервакытта да, “чишмә-нең алтын тамчылары”, дип сөйләмибез. “Көмештәй саф су”, дибез. Бу — яшәү, матур сафлык! Әсхәлнең поэзия дөньясының асылы шул матур сафлыктыр ул. Әсхәлнең поэзиясенең диапазоны шулкадәр киң колачлы. Ул нәкъ серле, кояшлы урман — бер кереп чумсаң, чыгарлык түгел.

Шагыйрьнең әле иҗат сукмагы башында ук изге теләге “Фатыйха” шигырендә чагыла:

“— Аксакалым, фатыйха бир:

Сәфәрем җыр иленә!

Өмет, хыял йөгән атым

Аргамак — сүзләр биленә…

— Әй егетем, алларыңда

Тау-ташлы юллар ята. Күр!

Андый юлдан үтү хәтәр, —

Һәр сүзеңне дагалый күр!”

“Һәр сүзеңне дагаларга…”

Әсхәл аксакалның фатыйхасына тугры каламы?! Кала... Ничек кала әле! Сүзләргә генә түгел, шигырьләрендәге нәфис чагыштыру, метафоралар, рухи гармония, катлаулы образлы бизәкләүләр, туган җиргә, сөйгән ярга булган мәхәббәт дагаланып килә. Көмеш дагалы, сылу, елгыр тулпар шигырьләр!

Әсхәл белән беренче очрашу Стәрлетамак пединститутында зур шигырь бәйрәмендә булды. Ни өчендер, миндә аның хакында “кояшлы шагыйрь” дигән уй туган иде. Моның сәбәбе аның сылу озын буйлы гәүдәсе белән талпынып, ярсып  шигырь укуы булдымы:

“Алтын башак,

Ак нур аша

Җиремә кояш тоташа.

Дуслык аша,

Сөю аша

Илемә илләр тоташа.

Шигырь аша,

Җыр-моң аша

Йөрәккә йөрәк тоташа”, —

дип сөйләгән шигыре колакка сеңеп калганы өчен булдымы... Бу шагыйрьнең минем иҗатым язмышына ару гына кагылышы буласын мин әле белми идем.

Бик күп еллар үткәч, профессор Суфиан абый Поварисов белән сөйләшеп утырганда, аның Әсхәл хакында бик ихлас әйтелгән матур фикерен ишетеп, каләмдәшем өчен горурланып куйдым. Поварисовның бер мәкаләсеннән өзек: “…Контаминация — латин сүзе. Катлауландырылган мәгънәне аңлата. Ул тел, мәдәният, социаль хәл, иҗтимагый күренеш, эстетик зәвык үсү, фикер йөртү офыклары киңәюе белән бәйле. Яңа образ, гыйбарә, канатлы сүзләр иҗат итү остасы Әсхәл Әхмәт-Хуҗа мондый фразеологик әйтемнәр белән дә иркен, җитди, хозур эш итә”.

“Саумысыз авылдашларым” шигыреннән берничә юл :

(Шаһигале Ишбулат рухының безгә эндәшкәне)

— Саумысыз, авылдашлар!

Мин булам — Гали Ишбулат,

Сезгә кайтып төштем әле

Йолдызларның нуры буйлап.

Тәнем гүрдә,

Җаным үрдә,

Җаным яши ерак-ерак,

Әмма һаман әйләнәм мин

Безнең авыл өстен урап…

Аз сүз белән күп мәгънә аңлату, җанлы картина тудыру, образлылыкка, эмоциональлеккә ирешү элек-электән килә. Бу стилистик вазыйфаны сүзбизәгечләр (эпитетлар) үти. Әсхәл эпитетлар белән дә иркен эш итә. Бу очракта да ул яңалык турында нык уйлана. Сүзбизәгечләрне күбрәк  үзе ясый…”

Яшьлек елларында без, кызлар, саф мәхәббәтнең барлыгына инанган, ак атта тугры яр көткән чакта, Әсхәлнең шигырьләрен яттан белә идек.

“Араларның ераклыгын

Мин очып та үтә алам,

Канатларым каерылса,

Шуышып та үтә алам…

Шуышу ләкин ят миңа!

Китсәм китәм очып кына…

Мәхәббәткә бармыйлар бит

Шуышып я посып кына!”

Посып килгән ярлардан кызларны сакланырга чакырган искитмәле шигырь юллары.

Стәрлетамакта Әсхәл яшь чакта гаиләсе белән яшәде. Матди яктан бик җиңел булмаган чакларын да беләм. Бу  хакта ул беркайчан да сөйләми иде. Заводта слесарь булып эшләп алган чакларында да ул  шигъриятнең абруен, иҗтимагый әһәмиятен күтәрер өчен яшь шагыйрьләрне генә түгел, өлкән язучыларны да бер шигъри табын тирәсенә җыеп берләштерергә вакытын жәлләмәде. Без бердәм идек. Бер-беребезне аңлый идек. Бервакыт шулай, укучылар белән очрашу кичәсеннән соң, минем өйгә җыйнаулашып чәй эчәргә кердек. Очрашудан соң язучыларга сувенир кебек бүләкләр бирә торган гадәт бар иде. Миңа зур гына альбом бүләк иттеләр. Мин күп уйлап тормый: “Әйдәгез әле, шушы альбомга бүгенге көннең истәлеге итеп култамгаларыгызны куегыз”, дидем шаярып. Рәми Гарипов шунда ук альбомның беренче битенә үзенең яраткан шигырьләрен язып куйды. Бу — 1975 елның 4 гыйнвары иде. Икенче битендә Әсхәлнең шигырьләре урын алды. Минем бәләкәй генә өемдә чәй эчеп шигырь укып утырган иҗат кешеләренең автографлары белән бәхетле альбом тула башлады. Бервакыт бу хатирәләр саклаган альбомны Мостай абый Кәрим карап: “Земфира, син бик бай кешесең икән”, — дип елмаеп, “Кәккүк булып сине чакырырмын, былбыл булып бирче тавыш”, дип Әсхәлнең шигырен укыды. Бераз уйланып утыргач: “Рәминең егетләре… Рәминең мәктәбе… Стәрлетамак шагыйрьләргә бал кортлары өчен юкә чәчкәсе кебек булды”, дип тагын ихлас елмаеп куйды. “Мин дә тамгамны салыйм әле, менә Илһам Шакиров яныннан”, — дип миңа изге теләк теләп альбомыма язып калдырды. Бу — 1995 елның 21 декабре иде.

Әхмәт-Хуҗаның “Шагыйрь даны” дигән шигырен укыгач, Мостай абыйның “ Бал корты...” искә төште.

“Шагыйрь данына һәркем дә риза,

Тик шагыйрь булмыйлар язып гариза.

Шагыйрьлекне дә, иллә дә мәгәр,

Гариза язып ташлап китмиләр”.

Шагыйрьлек мөһере, даны — аның шигыре, иҗат асылы, кешелек сыйфатлары… Әхмәт-Хуҗаны шагыйрь итеп Ходайның гаризасыз кабул иткәненә кем ышанмас. Мин Әсхәл Әхмәт-Хуҗаның иҗатына мөһер куярга җыенмыйм. Каләмдәшем буларак, бергә үткән иҗат сукмагыбыз хатирәләренең мөһим битенә тукталам.

Стәрлетамак шәһәре бер заман поэзия мәйданы буларак дан тотты. Бу 70нче еллар иде. Ел саен күп тапкырлар шәһәр күләмендә мәдәният сарайларында шигырь бәйрәмнәре үткәрелеп, заводларның тулай торакларында яшьләр белән очрашулар гадәткә керде. Уфа, Күмертау, Салават, Ишембай, Мәләвез шагыйрьләре жыела. Очрашулардан соң ярышып, туйганчы шигырь укулар әле дә сагындыра. Бигрәк тә “Тимер юлчылар” мәдәният йорты чын барлыгы белән иҗатчылар үзәгенә әйләнгән иде. Бу шигырь бәйрәмнәренә Уфадан Мостай Кәрим, Абдулхак Игебаев, Нәҗип Асанбаев, Равил Бикбаев, Рәми Гарипов, Тимер Йосыпов, Әнгам Атнабаев, Динис Исламов, Кәтибә Кинҗәбулатова, Әнисә Таһирова, Сафуан Әлибаев, Александр Филиппов, Роберт Пальләр еш килә иде.

1971 елның 1 апреле. “Стерлитамакский рабочий” гәзите мөхәррире бүлмәсе. Әсхәл минем шигырьләр җыентыгымны тикшерергә куйды. Уфадан Гайса Хөсәенов, Ким Әхмәтҗанов, Ногман Мусин, Агиш Гыйрфанов килгән.

Партиянең, комсомолның шәһәр комитетларыннан, тагын әллә кайлардан. Яшь каләмдәшләремнең җыентыкларын тикшергәндә бу кадәр зур кешеләрнең җыелганы юктыр. Мин каушавымнан нишләргә белми торганда Әсхәл мине эзләп килеп чыкты. “Мин азактан керәм”, — дип ныкышам.

“Нинди азактан ди ул. Тикшерүгә синең җыентыгың гына куелган!” — дип мине алып кереп тә китте. Җыелыштан соң кулны кысып, утырышның протоколын кулыма биреп: “Ну, Земфира, сират күперен үттең. Бәхетең бар икән!” — дип котлады. Ни өчен бу вакыйганы сөйләп киттемме? Әле килеп аңлыйм, яшь кенә Әхмәтхуҗин нинди зур әдипләрне, шәһәр түрәләрен ышандырып, әдәби берләшмәнең дә, үзенең дә абруен күтәрә белгән. Менә шушы минем белән булган вакыйга да Әсхәлнең каләмдәшләренең язмышына битараф булмавы, эчкерсез ярдәм иткәнен күрсәтүче дәлил. Ул үз иҗатын гына түгел, безнең иҗатны да энә күзеннән үткәрергә ихлас иде.

Әле дә Әсхәл хакында сүз чыкса: “Бәреп тә егар, тартып та торгызыр иде”, дип сөйләшәбез. Драматург Кәбир абый Акбашев җае чыккан саен: “Әсхәл молодец булды! Шагыйрьлеге бер, ул пединститутта Салават Галин башлаган әдәби берләшмәнең биографиясен дә, географиясен дә, иҗатын да киңәйтте!” — ди. Безнең Әсхәлнең күңеле тар түгел, дурт ягы да кыйблалы… Шуңа күрә ул шагыйрь буларак кына түгел, кеше буларак та бәхетле!

Иҗатындагы диапазон киңлеген, җир шарындагы бар халыкның тын алышын тоярга ашыкканын аның тәрҗемәләре дә исбатлый.

Бу хакта Мостай Кәрим: “…Бермәл Әсхәл илебез поэзиясенең иң яхшы үрнәкләрен мавыгып тәрҗемә итәргә кереште. Дәртен һәм талантын тулысынча шушы эшкә багышлады. Нәтиҗәдә “Ефәккә энҗе тезелде” дигән китап дөнья күрде. Шота Руставели һәм Александр Пушкиннан алып тугандаш халыкларның кырыклап шагыйрен бер учак янына туплады. Аларга башкорт теленең серен ачты, моңын эшкәртте. Бу — һөнәрченең кул эше түгел, ә останың илһам җимеше иде.

…Әсхәл Әхмәт-Хуҗа башкорт әдәбиятында үзен ал-ял белми ихлас хезмәт итеп, янып-көеп, ил, халык, намус, өмет дигән изге төшенчәләргә иман китереп раслады…” дип язган иде.

Мостай абыйның “ал-ял белми”енә өстәп. Соңыннан Стәрлетамакта ачылган язучылар оешмасының нигезе Әсхәл рәислегендәге “Ашказар” әдәби берләшмәсе” булды. Оешманың иҗат язмышы үзе бер тарих. Бүгенге  көндә Стәрлетамак язучылар оешмасының сәркәтибе прозаик, драматург Хәмит Иргалин. Аллага шөкер, Әсхәл заманындагы традицияләр уңышлы дәвам итә. Әсхәл безнең хәлләрне сорашып, кызыксынып, борчылып тора. Менә тагын Әхмәт-Хуҗаның “Дүрт тарафым балкый…” шигырен укыйм.

Дүрт кенә юл әйбәт шигырь язсам, —

Балкып китә кинәт дүрт тарафым,

Бәхет эчәм,

Зая үтми көнем,

Иңли җәйгор таң һәм кич арасын!..

Беренче очрашканда аның турындагы уем искә төшә, бар да искә төшә… Әйе, без — кояшлы шигърият иленнән!

Земфира Муллагалиева,

Язучылар берлеге әгъзасы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»