20.06.2012 - Әдәбият

Хисләр ташкынында адашмыйк

Редакциянең шигырьләр папкасын актарсаң, ниндиләре генә юк аларның! Энҗе-мәрҗәннәр, алтын-көмешләр арасында  урам ташлары да, пыяла ватыклары да очраган шикелле, фәлсәфи тирән, мәгънәле шигырьләр янәшәсендә бернинди кыйммәте булмаганнары да бар. Кыюлыгы җитеп, үз язмаларын редакциягә җибәрүчеләр белән, әлбәттә,  ипләп сөйләшергә бурычлы без. Каләм иясе үз хисләрен сиңа ышанып ачкан икән, димәк, сер сакларга да, шул ук вакытта үз “диагноз”ыңны да куярга кирәктер.

Сүзне яхшыдан башлыйк әле. Редакциягә Миләүшә Гыйльманованың бер шәлкем шигыре килде. Миләүшә — шагыйрә булып туган җан. Мәктәп елларында, студент чакларда ук менә дигән шигырьләр яза иде ул. Әлегә бер китабы бар, икенчесе әзерләнә. Нуриман районы Яңа Субай мәктәбендә ана теле укыта. Телне, әдәбиятны яхшы белүче каләм иясенең шигырьләре дә елдан-ел үзгә бер фәлсәфәгә, тирән мәгънәгә ия була бара. Яшәү һәм мәңгелек, тормыш кыйммәте, сөю бәһасе — болар барысы да шагыйрә уйлап тапкан яңа контрастларда, үзенчәлекле төсләр һәм хисләр гаммасында ачыла. Миләүшәнең шигърияттә үз сукмагы, хисләрен ачуда үз ысуллары бар. Ул авазлар гармониясе белән сак һәм оста эш итә, һәр шигырьдә фикер үстерелеше төгәл һәм фәһемле финишка алып чыга. Шагыйрә беркайчан да буш сүз белән мавыкмый, укучыны хисләр ташкынында адаштырмый, ә әсәрне бер мантыйкка буйсындыра, лирик геройның тормыш һәм яшәү принципларын  конкрет әйтеп сала. Аның яшәү ләззәтен, сөю зурлыгын таныган эстетик идеалы сафлык, тугрылык, сабырлык ягында. Миләүшә Гыйльманова иҗатында шәхес концепциясе үсеше үзгә бер биеклектә, үзгә бер тирәнлектә чалымлана.

Үз-үземә кол булудан туйдым,

Үз-үземнән килә ычкынасым.

Мондый сүзне чын шагыйрь булып җитлеккәннәр генә әйтә алыр иде. Шушындый рухи халәт, эчке көрәш, омтылыш һәрвакыт югары әхлак файдасына хәл ителә.

Шагыйрә кайгы-шатлыкларга, табыш-югалтуларга һәрчак фәлсәфи биеклектән карый. Аның шигырьләре шуңа да якты акыл, гадел киңәш, әрнегән күңелләргә шифа белән тулы.

Һәрбер тормыш югалтудан тора,

Ятып үл, я бүген яңа ту.

Мөмкин түгел кире сүтеп кору,

Мөмкин түгел кәрттән карату.

Гомер көзе якынайган саен,

Сүрелмәсен иде ярату,

Яшәү бушка узмас, кемдер өчен,

Тукталмаса безнең җан ату.

Һәр талантлы шагыйрьнең укучыга әйтер сүзе, ачар яңалыгы була. Миләүшә Гыйльманова шигырьләрен укыганда да без тормыш сабакларын алабыз, еш кына каләм иясе инде билгеле булган хакыйкатьне яңа парадоксларда оста итеп ачып сала.

Бу нинди рәхимсез сөю соң?

Ширбәткә агулар тамызган,

Бәхетсез өченче артыклар,

Кайвакыт…

Парлылар бәхетсез ялгыздан.

Шагыйрәнең үз шигъри кыйбласы, үз стиле һәм идеясе бар. Укучылар аның әсәрләрен көтеп ала, күпләргә үрнәк, өлге булырлык алар.

Зәйфә Салихованың шигырьләре үзләренең тематик киңлеге, эчке сагыш-моңы ягыннан игътибар итмәслек түгел. Ул тапталган сукмактан атламый, үзгә бер мантыйк, үзгә фәлсәфә белән яза. Еш кына ул башкалар күрмәгәнне күрә, шәйли, сизә белә. Һәм уңышлы, матур шигырьләр туа. Мәсәлән, “Гәлсә тауда” шигырендә тауда җилләр көй чыгаруын, шигырь язуын тойган шагыйрә:

Гәлсә кылы — көмеш кылганнары,

Чиртә чикерткәләр иртә-кич.

Гәлсә тауның һәр чәчәге саен,

Һәр ак ташы саен илһам ич, —

дип янә үзенә бер дөнья ача.  Кызганыч, автор һәр шигырендә шушындый төгәллек, нечкә тоем белән эшләми. Еш кына шигъри табыш туйдырган образ-сурәтләр астында яки бер дә кирәкмәгән артык кушымчалар, ымлыклар, кисәкчәләр тәэсирендә төссезләнеп кала. “Кызылтүшләр быел килмәде”, “Ташландык бала”, “Ак күгәрчен” кебек шигырьләр авторның кабаттан эшкәртүен, фикерләрне үткенәйтүен, яңгырашны камилләштерүен көтә.

Рафаил Хафизов шигырьләре тематик яктан да,  үзгә бер сурәтлелек, чагыштырулар оригинальлеге, яңгыраш ягыннан да игътибарны җәлеп итә.  Каләм иясе дөньяны үзенчә төс-хәрәкәтләрдә таный, табигатьнең һәр күзәнәген, тирбәнешен, әверешелен үз хисләре белән сугарып шигъри юлларга тезә:

Яңа көннең уй-аһәңе

Хуш исле бер кәрәз сыман.

Моңга гашыйк табигатьнең

Тын алышын торам тыңлап.

Шагыйрь күзләре белән карасак, таң атуы — күкнең җирдә балкышы, ә табигать уяну — җирнең күккә алкышы икән бит.

Каләм иясе еш кына яшәү-үлем фәлсәфәсен алга сөрә. “Яшем кипте”,  “Зиратта моң”  кебек шигырьләрдә йөрәкләрдә мәңгелек эз калдырган кайгы-хәсрәт, сагыш-моң дулкыннары  шагыйрь күзенә генә күренә торган янәшәлекләр аша чынбарлыкның фәлсәфи гәүдәләнешенә алып чыга.

Кабер — хәтер, ачылмас сер,

Саклана тирән тынлык.

Гомер — татлы, салкын чишмә,

Зират — мәңгелек чынлык.

Зиратта сайрап җибәргән сандугач моңы да, җәннәттәгеләр җаны булып, “теге дөнья” белән бу дөньяны тоташтыра икән бит! Болай итеп язу өчен нәкъ менә шагыйранә нечкә тоем, табигать, тереклек телен аңлый белү кирәк шул.

Рафаил Хафизов өчен шагыйрь шәхесе  кешелек җәмгыятендә аерым бер биеклек булып тора. Аңа таләпләр дә башка. Шагыйрь аумакай да, көнлекче дә булырга тиеш түгел, “Шагыйрьлек ул — ташка тарих язу”, — ди шагыйрь. Икенче бер шигырендә:

Шагыйрь — Хәтер, Кодрәт, Иман,

Моң җәйгоры — мең бизәк.

Исеме таң балкышыдай

Акылны тора бизәп, —

ди ул.

Рафаил Хафизов шигырьләрендә романтиклык  эстетик идеалның асылын билгели. Дөрес, еш кына әсәрнең төп фикере хисләр өермәсенә эләгеп югалып кала, шагыйрь өзә салып әйтә белми, кизәнгән җиренә суга алмый кала кебек. Күп очракта шигырьләр озынга китә, мәгънә көпшәкләнә, төп фикер  ныклыгын югалта. Заман шагыйрьдән оригиналь парадокслар, табигать белән кешелек җәмгыяте арасындагы гаҗәеп янәшәлекләрне күреп, фәлсәфи нәтиҗәләр ясауны көтә. Рафаил Хафизов иҗатында мондый табышлар күп булыр әле, дип ышанасы килә.

Кешеләргә әйтер сүзе бар, диясе килә Фатыйма Гыйльметдинова шигырьләрен укыганда. Һәрхәлдә, ул үзен чын шагыйрә итеп тоя, каләм иясе алдында торган җаваплылыкны бөтен тулылыгы белән кабул итә.  Табигать аңа шагыйранә күрү сәләте, нечкә, аналитик сиземлелек, халыкчан үткен тел биргән. Дөрес, әдәби әсәрнең техникасы, композиция, сөйләм мантыйгы дигәндә авторга кайбер кисәтүләр ясарга булыр иде. Ләкин камил форма тәҗрибә аша килгәнлеген дә беләбез.

Авторның “Казанда туган уйлар” шигыренә килсәк, Казанны, Сөембикәне, Кол Шәрифне күреп әсәрләнгән лирик геройның чиркәү чыңына сискәнүен күрәбез. Дөрес, бу проблема бигрәк тә Татарстанда иҗат итүче каләм ияләренең әсәрләрендә еш яктыртыла.

Фатыйма Гыйльметдинова  өчен шигырь һәм шигърият — изге нәрсә. Теләсә нәрсәне, ачуны, ваклыкны шигырь итеп язуга каршы чыга ул. Шигырь бары тик йөрәк сызлаганда, шатлыклар ташкан чакта, сөюдән янып беткәндә, язны шашып көткәндә, кош юлына ашкан чакта гына язылсын икән. Мисалга “Күңел кузгалганда” шигырен алыйк.

Гаҗәеп беркатлы, кеше сүзенә тиз ышанучан лирик герой  эстетик идеал, шагыйранә шәхес дәрәҗәсенә күтәрелергә дә хаклыдыр, бәлки.

Юләрлегем минем — беркатлылык,

Буй җитмәскә кайчак омтылам.

Җир шарыдай тоям мин үземне —

Җир өстендә очкан бер тузан.

Соңгы ике юлга гына игътибар итегез!  Шәхесне характерлаган Тузан һәм Җир шары образы! Бу парадокс — шагыйрә-нең зур табышы, шигырьне  шигырь итә торган төп корал, дияргә кирәк.

Фатыйма Гыйльметдинованың һәр шигыре диярлек хикмәт, яңалык алып килә. Шуңа да укучы аны көтеп ала, яратып укый.

З. Әхияровның әйләнә-тирә табигатькә сокланып язган  шигырьләре авторның күзәтүчәнлеге, нечкә күңеле, шигырь яратуы турында сөйли. Ләкин яхшы әсәр иҗат итү өчен образлы фикерләү кирәк бит әле! Көз күренеше кешенең сагышлы үткәнен уятып, күңелләрне кузгатырлык, күздән яшь тамчыларын чыгарырлык булса гына укучы күңеленә хуш килә. Шагыйрь романтик та булырга тиеш, шигъри фантазия дә ташып торырга тиеш аңардан. Авторга шигъри калыплар, рифма-ритм төшенчәсе турында да җитди уйланырга кирәк. Оядаш сүзләр табу — ул әле шигырь язу түгел. Шигырьгә кешене тетрәндерү яки тынычландыру,  елату яки көлдерү, аңа ниндидер яңалык алып килү, тормыш хакыйкатен ачып салу бурычы йөкләнгән. Тагын шунысы да бар: иҗатчы кулына каләм алып, илһамланып язарга утырган икән, димәк, аның моңа ихтыяҗы бар. Бәлки ул жанрны дөрес сайламагандыр? Бәлки каләм иясе шушы соклану хисләрен салып менә дигән нәсер яки хикәя яза алыр иде. Бәлки ул балалар күңеленә ачкыч яратыр иде? Уйланырга, үз-үзеңне табарга кирәк.

Кушнаренко районы Калтай авылында укытучы булып эшләүче Рәшит Кәримов шигырьләре үзләренең сугышчан рухы, җете фикере белән аерылып тора. Гади генә шигырь юлларында ул хәзерге тормыш чынбарлыгын ачып сала, аңа үз бәясен бирә:

Илебезгә хуҗа булды

Олигарх — караклар.

Ә күпләрнең яшәр җире

Әле һаман бараклар.

Әйе, арта эш хаклары,

Пенсияләр өстәлә.

Тик артмый шул сый-хөрмәтләр

Өйләрдәге өстәлдә.

Автор, ленинизм идеяләрен алга сөргән кебек, капитализм кануннарын кире кагып, кешелек җәмгыятендә тигезлек, гаделлек урнаштыру ягында. Ул яңа байларга да, инфляциягә һәм гаделсез законнарга да һөҗүм итә.  Кайчакта әдәпсезлек, әрсезлек, ришвәтчелек кебек кеше холкындагы һәм җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне фашлый. Шигырьләрнең сәнгатьчә эшлә-неше барысы да бер дәрәҗәдә түгел. Еш кына фикер тыгызлыгы җитми, строфалар буш такмакны хәтерләтә, уңышсыз рифмалар да очрый. Автор бу хакта җитди уйланыр, шигырьләрен кат-кат кайтып камилләштерер, дип ышанабыз.

Рәис Рияновның  редакциягә җибәргән көлкеле шигырьләре адәм баласындагы эрелек, ялкаулык, мин-минлек, җилбәзәклек кебек тискәре сыйфатларны фаш итә. Мәсәлән, “Кордашым юбилее” шигырендә бүгенге көндә бик актуаль мәсьәлә  көлке утына алына. Мәҗлесләрдә, юбилейларда макташулар җәмгыятебезнең бер асыл гадәтенә әйләнде. Алай гынамы:

Әлбәттә, туй-мәҗлесләр

Кирәккә үткәрелә.

Сыйлап торсаң дус-ишләрне

Дәрәҗәң күтәрелә.

Еш кына автор халык такмаклары стиленә күчә. Бу очракта аның әйткәннәре афористик яңгыраш ала. Чыннан да шулай шул, дип куясың.

Кеше матур, язмаганны

Ходайдан дауламаса.

Кар караймый, боз бозылмый,

Пычракта аунамаса,

— дип автор үзе ышанган хакыйкатьне тезмәләргә салып укучыга тәкъдим итә.

Тик шунысын да кисәтергә кирәк, көлке коралына тотынгансың икән,  син инде мөмкин кадәр төз атарга, бөтен кеше дә аңларлык итеп язарга, бигрәк тә дорфалыктан сакланырга тиешсең. Бу өлкәдә автор җитди уйлансын иде.

Без монда, нигездә, кыйммәте булган тезмәләрне генә сайлап алып күрсәттек. Кайбер каләм тибрәтүчеләр бернинди шигырь кануннарына туры килмәгән  язмаларны аннан-моннан кәгазь битләренә күчереп җибәргән. Алары турында сөйләргә тел бармый, ташларга кул күтәрелми, дигәндәй. Киләчәктә шигырьләрегезнең иң яхшыларын, җиз иләктән үткәреп, компьютерда бастырып яки пөхтә итеп ак кәгазьгә күчереп җибәрсәгез иде.

Ләйсән Кәшфи,

әдәби тәнкыйтьче.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»