13.06.2012 - Әдәбият

“Тынмас йөрәк”

Салават Гайсинның күптән түгел генә нәшер ителгән яңа китабы шулай дип атала. Республикада фидакарь җитәкче буларак танылу алган Салават Гайсин — Русиянең һәм Башкортстанның атказанган элемтәчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты,  “Мактау билгесе” ордены  иясе, озак еллар “Башинформсвязь” җәмгыятен җитәкләгән кеше. Әйе, мондый зур тормыш һәм хезмәт юлы узган шәхесләр  киләчәк буыннар өчен үзләре турында китап чыгарып дөрес эшли.

Гадәттә, мондый басмалар предприятие хезмәткәрләре, таныш-белешләр арасында популярлык казана. Ә менә “Тынмас йөрәк” китабы теләсә нинди укучыны тетрәндерерлек итеп язылган. Публицистик очерк яисә документаль повесть жанрындагы әсәр югары әдәби зәвык белән бәян ителә, сәнгать әсәреннән бернәрсәсе белән дә калышмый диярлек.

Гади генә сугыш чоры баласының  үз максатына барган гомер юлы йөрәкләрне кузгатырлык, ихтыярсыздан елатырлык вакыйгалар белән тулы. Шәхесне кемдер артыннан этеп үстерми, ул нәселдән килгән үҗәтлеге белән бәләкәйдән үз дигәненә ирешә, авырлыклардан, хезмәттән курыкмый, заман җилләренә җилкән киерә белә, яшьтән коллективта ышаныч казана, зур амбицияләрдән, мин-минлектән ерак тора, бары чын-чынлап җитлегүенә үзе инангач кына зур җитәкчелек эшенә керешә. Шәхес концепциясе, шәхеснең үсеш этаплары, югары дәрәҗәдәге художество әсәрендәге кебек,  төгәл   мантыйклы, җете итеп, көчле динамикада, хронотоп таләпләренә туры китереп бу китапта яктыртыла.

Бөек Ватан сугышы башланырга  берничә ай кала гына дөньяга килгән Салават әтисен күреп белми дә, ләкин сугыш беткәнче авыл малайлары белән бергә әтиләренең исән кайтуын көтә ул. Хәтта:

Кара тавык күкәй сала

Ояларын тутырып.

Әтием дә кайтыр әле

Поездларга утырып, —

дип, үзе чыгарган такмакны көйләп йөри. Ләкин Мөхтәр абзый кечкенә улы янына кайта алмый, яу кырында ятып кала.  Бер тапкыр да туйганчы икмәк ашау бәхете тимәгән Салават та башка иптәшләре белән бергә сугыштан соңгы чорның нужа калачын байтак татый.  Басудан башак җыюда беренчелекне алган өчен киндер күлмәк белән бүләкләнә ул. Кышын алар басуга көл ташый. “Әнә шул басудан күтәрелгән җир тыны безне ниндидер афәтләрдән саклый кебек иде, һәм мин гомерем буе авыр хәлләрдә калганда әнә шул җир сулышыннан көч ала идем”, — ди китап авторы.

“Тынмас йөрәк” китабын укыганда тагын шуңа инанасың:  язмышы зур эшләргә чакырган адәм баласы кечкенәдән шактый катлаулы сынауларга дучар була, әҗәл белән йөзгә-йөз килә, үлемне җиңә, яшәүгә, тормышка чытырдап ябышу ысулларын таба, кеше кадерен белергә өйрәнә. Һәм менә шул рух хәзинәсе белән олы тормыш юлына чыга, чытырманнарны ерып бара, авырлыклар алдында туктап калмый, үз язмышы белән уртак тел таба, максатына ирешә икән.

Кечкенә Салават хәтта мәктәпкә беренче сыйныфка да үз вакытында бара алмый. Тәненә тимрәү чыккач, авыру катлауланып, аның гомере кыл өстендә кала. Төн йокыларын йокламый Газраил белән көрәшкән шәфкать туташы Нина Александровна кебек кешеләр тырышлыгы нәтиҗәсендә ул исән кала, дәваханәдә малайга дүрт ай ятарга туры килә. Нәкъ 20 ел үткәч,  Салават Гайсин Белоретта элемтә предприятиесен җитәкләгән чорда, дулкынландыргыч очрашу мизгелләрен кичерә алар. Китап әнә шундый психологик киеренке мизгелләр белән тулы. Һәм ул мактауга да, мактануга да,  заманага яки сәясәткә яраклашуга да корылмаган. Басманың башыннан ахырынача шәхес формалашу этапларын иңләгән көчле фәлсәфи дулкын бара.

Туган авылы Рәсүлдә 7нче сыйныфны тәмамлагач, документларын җыеп,  Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның балалары укый торган Уфадагы 9нчы интернатка (хәзер 1нче интернат-мәктәп) килә.  Аны интернат-мәктәптә укучы ике туган апасы Рауза каршы ала. Кызганычка каршы, урыннар инде тулы була, малайны директор кабул итми. Бу сүздән аның күз аллары караңгыланып китә, ләкин малай чигенә торганнардан булып чыкмый. Шулчак аңа кемдер мәгариф министры Фатыйма Мостафинага барырга киңәш итә. Алар Рауза белән министрлыкка барса, Фатыйма Хәмит кызы ун көнгә август киңәшмәсенә киткән булып чыга. Менә шунда сынала да инде булачак Шәхес!

Юк, авылга кайтып китәргә уйламый да ул! Министр кайтканчы интернат алдындагы эскәмиядә ачлы-туклы ун көнне һәм төнне уздыра. “Минем акчам юк диярлек иде. Ул бары тик көненә бер кечкенә күмәч алырга җитте. Мин аны фонтаннан су эчә-эчә көн буена  сузарга тырыша идем. Төннәрен бик салкын булганлыктан, туңып уяна идем. Мин моңа ничек түзгәнмен? Белмим”. Мондый юлларны укыганда ихтыярсыздан күздән яшь атылып чыга. Менә үҗәтлек!  Менә ихтыяр көче!

Кешенең кеше булуында аның нәселдән килгән сыйфатлары гына түгел, тарихи шартлар да зур роль уйный, дигән фикерне үткәрә автор. 60нчы еллар “җепшеклеге”,  Бөтендөнья яшьләр фестивале, Юрий Гагаринның җиһанга очуы яшь буын өчен яңа бер чорны ача. “Без элек күрмәгән ирекне тойдык. Нәкъ менә ирек  тойгысы мине инициативаны үз кулыма алырга, үз гамәлләрем өчен җавап бирергә, үзаллы эш итәргә һәм җаваплы карарлар кабул итәргә  өйрәтте.  Шуңа да, күп еллар узгач, 90нчы еллар башында кыйбламны югалтмадым”, дип яза Салават Гайсин, үзенең тормыш һәм хезмәт юлын күздән кичереп. Ә бит бу чорда илнең икътисады җимерелгәч, күп чиновниклар ачыктан-ачык җаваплылыктан баш тартты...

Юк, язмыш иркәләми Салават Гайсинны. Новосибирскидагы Электротехник элемтә институтын тәмамлагач, аны Белоретка элемтә узелына эшкә җибәрәләр. Яшь гаилә монтерлар бүлмәсенең бүлеп алынган 5 квадрат метрлы почмагына урнаша. Урындык — бүкән, өстәл — яшелчә-җимештән калган әрҗә-тартмаларны зарланып түгел, үзгә бер мәгънә салып автор искә ала. Ә студентларның төзелеш отрядларында эшләп, баганага песи сыман менү, монтер эшләрен оста башкару сәләте  аңа зур җитәкче булгач та хезмәт итә. Үз һөнәренең әлифбасын яхшы белүче җитәкченең генә гади эшчегә дә сүзе үтә, абруе зур була  бит ул.

Ни юлы, ни бернинди элемтәсе булмаган Бөрҗән, Белорет, Учалы, Әбҗәлил якларында эш алып барганда Салават Мөхтәр улы отпуск алу турында бөтенләй оныта. Бер елда кыш көне каты давыл чыгып, Белорет — Аскар элемтә линиясен юкка чыгара, 168 багананы аудара. Аңа шәхсән “ДТ” тракторына утырып, ремонт эшләрен алып барырга туры килә. “Белоретта эшләгән елларда мин кешеләрне хөрмәт итәргә, түзем булырга, реаль гамәлләренә һәм эшләренә карап, алар белән мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәндем”, — дип яза Салават Гайсин.

Зур хезмәт сынавы узган җитәкче 1976-91 елларда   БАССРның производство-техник элемтә идарәсен җитәкли, 1991 елдан башлап Башкортстанның  Элемтә һәм информатика дәүләт предприятиесе начальнигы була.

“Тынмас йөрәк” китабында Салават Гайсинның  хезмәт юлындагы, депутатлык эшчәнлегендәге һәр мизгел тормышчан картиналарда, дулкынландыргыч мизгелләрдә гәүдәләнә. китапның битләрен япканда кеше тормышы — үзе документаль роман икән, дигән нәтиҗә ясыйсың.

Дөрес, тормыш материалын әсәр югарылыгында бәян итү өчен үзгә бер  әдәби тоем, тормышны сәнгатьчә биеклектә күрү сәләте дә кирәк. Бу эшне югары сыйфатта башкарып чыккан “Башинформсвязь”  җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Рушан Кирәев та укучыларның ихлас рәхмәтенә лаек.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»