09.06.2012 - Әдәбият

Татар әдәби теленә һәйкәл койды

Хәзерге төрки тел гыйлемендә, шул исәптән татар һәм башкорт лингвистикаларында, Башкортстанның халык язучысы, күренекле прозаик, драматург, әдәби тәнкыйтьче, ялкынлы публицист, филология фәннәре докторы, БДУның татар филологиясе кафедрасы профессоры, БР һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге әдәби премиясе лауреаты Суфиян Поварисовның исеме киң билгеле. Күпьяклы һөнәр иясе, киң карашлы галим хәзерге тел гыйлеменә, башкорт һәм татар әдәбиятларына бай тормыш тәҗрибәсе туплап килде. Югары Ставканың 469нчы аерым миномет полкы яугире, Бөек Ватан сугышы каһарманы, мәктәп директоры, журналист, университет профессоры — болар язучы яулаган үрләр, “тормыш университеты”. Суфиян Шәмсетдин улының әдәбият һәм лингвистика фәнендәге хезмәтләренең һәр юнәлешенә аерым тукталып, гыйльми тикшеренү объекты буларак, эзләнүләр алып барып булыр иде, әмма без галимнең фәкать бер фәнни эшчәнлегенә — татар әдәби теленең эволюциясен өйрәнүгә, художестволы сүз, аерым классик язучының  иҗат серләре, язу манерасы кебек поэтика һәм статистика өлкәсенә караган  мәсьәләләргә тукталырга булдык. Ни генә димә, Суфиян Поварисовның 50дән артык китаплары, дәреслекләре, монографияләре, 400гә якын гыйльми мәкаләләре арасында без алда күрсәткән  тел һәм стиль проблемасы өстенлек итә, галимнең иҗади йөзен билгели.

Фикеребезне янә бер мисал ачык дәлилли: шушы көннәрдә Башкортстан Фәннәр академиясенең “Гыйлем” нәшрияты Суфиян Поварисовның урыс телендә язылган яңа хезмәте “Галимҗан Ибраһимов — величайший мастер художественного слова” монографиясен нәшер итте. Бу фундаменталь хезмәт төрки халыклар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышланган. Бәһалап бетергесез хезмәткә фатыйха бирүче-рецензентлары академик, Башкортстанның халык язучысы Гайса Хөсәенов, филология фәннәре докторы, профессор Әхмәт Сөләйманов, ә җаваплы мөхәррире күренекле телче, академик Марат Зәйнуллин. Әйтергә кирәк, монографик хезмәтне заманча итеп ташка басуда “Гыйлем” нәшрияты бар осталыгын салган, күләмле хезмәт бизәлеше, полиграфиясе ягыннан сүз әйткесез. Структур җәһәттән бу хезмәт 7 бүлектән тора. Үзенчәлекле монография Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең фразеологизмнар сүзлеген кушымта рәвешендә бирү, “Яшь йөрәкләр” романыннан, Суфиян Поварисовның үз трилогиясеннән өзекләр китерү белән тулыланган, тагын байый төшкән. Китап укучы шул рәвешле теоретик мәсьәләләр белән генә танышмый, ә ике классикның әсәрләрен укый, сөйләм, лексик берәмлекләр, аларның  функциясен дә күрә ала, хәтта китап сөюче үз интерпретациясен үткәрергә ия. Ә мондый мөмкинлек бөтен гыйльми хезмәтләрдә дә  очрап бармый. Алдан ук шуны да әйтергә кирәк. Суфиян Поварисовның китабы телче һәм әдәбиятчыларга, укучы һәм студентларга, гомумән, әдәби тел тарихы белән кызыксынучыларга ифрат файдалы кулланма булачак.

Суфиян Поварисовның яңа хезмәтендә татар һәм башкорт әдәбиятына, аның әдәби теленә нигез салучы, якташыбыз  Галимҗан Ибраһимов иҗатына, гыйльми эшчәнлегенә кабаттан мөрәҗәгать итүе юкка түгел. Телченең байтак хезмәтләре Галимҗан Ибраһимов телен һәм стилен өйрәнүгә юнәлтелгән. Мәсәлән, “Г. Ибраһимов стиленең үзенчәлекләре һәм аларны мәктәптә өйрәнү” (Уфа, 1974) дигән методик кулланмада автор болай дип яза: “Ул, беренчедән, әдәби әсәрләр  иҗат иткәндә, үзен чын тел остасы, зур рәссам итеп танытса, икенчедән, әдәби телне фәнни яктан эшкәртүгә дә зур көч куя”. Ә “Сүз һәм сәнгатьле сөйләм” (Уфа, 1997) хезмәтендә шундый юлларга тап булабыз: “Галимҗан Ибраһимовның беренче томын тәүге тапкыр кулга алгач, тел диңгезе төбендәге энҗе-мәрҗән искә төште. Әдипнең теле бай булуга, әсәрләренең йөрәк ялкыны белән язылганлыгы хакында кем генә белми! Менә шуңа күрә бай тел диңгезенә тизрәк чумасы, дулкыннарына колач салып йөзәсе килә. Шундый хис белән “Яз башы”н ничек укып чыкканымны сизми дә калдым. Укып чыктым да томны янә күкрәгемә кыстым — тирән уйга чумдым: чыннан да, менә кайда икән тел диңгезе”. Остазы Галимҗан Ибраһимовны өйрәнү, тел һәм стиль үзенчәлекләрен ачу, барча хикәяләре, повестьлары һәм романнарының телен, сәнгатьле сүзләрнең функциясен художестволы контекст аша аңлату, классик язучының филологик һәм җәмәгать эшчәнлеген, шәхси тормышын, триумф һәм трагедиясен, туган җире — Солтанморат табигатен, кешеләрен тирән тикшерү Суфиян Поварисовны хәйран калыр олуг адымга этәрә — Галимҗан Ибраһимовның әдәби образы “Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында”, “Оҗмахка бер адым” трилогиясендә югары художестволы дәрәҗәдә осталарча сынландырыла. 2000 елда трилогиягә кергән соңгы  роман  дөнья күргәч, язучы Таһир Таһиров Суфиян Поварисовның иҗатын “әдәби каһарманлык” дип атады: “Поварисов трилогиясендә, башка әсәрләрендәге кебек, әдәби герое сымак үзен дә сүз остасы итеп танытты. Пәйгамбәр хакындагы искиткеч риваяте белән әдәбиятыбызга керткән тел, художество маһирлыгына сокланасы гына кала”.

Галимҗан Ибраһимов — хәзерге татар әдәби теленә нигез салучы

“Галимҗан Ибраһимов — күренекле  нәфис сүз остасы” хезмәтендә профессор Суфиян Поварисов классик язучы, татар әдәби теленең үзенчәлекле лингвистик әдәбият һәм тел теоретигы, татар әдәби телен формалаштыруга гаять зур көч салган җәмәгать эшлеклесе буларак киң яктырта алуга ирешкән. Бу җәһәттән автор Галимҗан Ибраһимовның замандашлары, шәкертләре фикерләрен урынлы китерә, алар укучы күз алдына әдипнең якты образын тагын җанлырак итеп гәүдәләндерә.

Филология фәннәре докторы, профессор Суфиян Поварисов яңа хезмәтендә Галимҗан Ибраһимовның лингвистика өлкәсендәге, хәзерге татар әдәби телен формалаштыруга керткән өлеше хакында җитди тикшеренүләр алып бара. Мәсәлән, “Г. Ибраһимов — хәзерге татар әдәби теленең лексик һәм грамматик нормаларын реформалаучы” бүлегендә XX гасыр башында Татарстанда әдәби тел булдыру өчен җәелдерелгән көрәш сурәтләнә. Чынлап та, инкыйлаб шартларында татар әдәби телен демократлаштыру, ягъни әдәби телне, гомум халык  теленә якынайту зарурлыгы туа. Галимҗан Ибраһимов түбәндәге аспекттан чыгып эш итә: а) татар әдәби теле һәм аны куллану; б) татар  теленең методикасы, в) татар әдәбияты теориясе һәм принциплары. Суфиян Поварисов фикеренчә, Галимҗан Ибраһимов 1912 елда ук әдәби тел мәсьәләләре белән кызыксынган. “Безнең халык күп гасырлар буе гарәп графикасыннан йончый”, дип язган әдип. Әмма тәүге чорда Галимҗан Ибраһимов латин графикасына күчүдә битарафлык күрсәтә, ә гарәп хәрефләрен сүз башында, уртасында, азагында бер графема белән бирүне яклый. 1926 елда Бакуда үткән тюркологлар съездындагы чыгышында да галим латинчага каршы чыга, аныңча, татар әдәби теле өчен иң уңайлысы — урыс графикасы, “Әгәр арабизмны киметә һәм халыкны яңа әлифбага җәлеп итә алсак, ул чакта, һичшиксез, бездә урыс хәрефләре куллануга керәчәк”, дип яза ул. Бу очракта безгә язучы һәм лингвист Галимҗан Ибраһимовның алдан күрә белү сәләтенә сокланасы кала.

Гомумән, Галимҗан Ибраһимов татар әдәби теле мәсьәләләре, аның графикасы, орфографиясе белән даими шөгыльләнә. Мәсәлән, ул гарәп графикасы язулы татар, башкорт язмасында моңача яшәп килгән дүрт сузыкка өстәп, янә ике сузык — кыска “вау” һәм “ә” хәрефләрен кертә, барлыгы гарәп алфавитына 8 хәреф өсти. Телченең карашлары шуңа кайтып калган. Мин урта имләчеләрне реалистлар дип, яңа  имләчеләрне идеалистлар дип әйтәсем килә”. 1924-25 елларда латин графикасына күчү өчен көрәш башлана. Татарстанда бу хәрәкәт каршылыкка очрый, 83 кеше кул куеп ВКП(б) Үзәк Комитетына хат яза. Каршылар арасында Гыйбад Алпаров, Галимҗан Ибраһимов, Әхмәт Абдуллин һәм башкалар була. Башкортстанда яңалиф 1925 елның 20 мартында кабул ителә.

Профессор Суфиян Поварисов фикеренчә, Галимҗан Ибраһимов тел гыйлеменең барча өлкәләре белән актив шөгыльләнгән, шулай да әһәмиятлесе — хәзерге татар әдәби телен  формалаштыру. Билгеле булуынча, ул әдәби телгә нигез итеп, гомум халык телен хуп күргән “...Саф тел бары тик халык иҗаты телендә саклана”. Телче шулай ук киң таралган гарәп-фарсы телләреннән котыла баруны яклаган, шул ук вакытта “каләм”, “шәфкать”, “әсәр”, “әдәбият”, “шигырь”, “тарих”, “милләт”, “пәйгамбәр” кебек сүзләрне яклап чыгыш ясый. Монографиядән күренүенчә, Галимҗан Ибраһимовның лингвистик таланты синтаксиста, сөйләм составын, төрләрен өйрәнүдә аеруча ачык күренә. Академик Мирфатыйх Зәкиев болай дип бәяли: “Туган телнең эчке төзелешен тоя белүе белән дә сокландыра”. Суфиян Поварисов раславынча, тел гыйлеменең барлык өлкәләрендә нәтиҗәле эшләгән галимнәр бик аз. Галимҗан Ибраһимов хәзерге телчеләр өчен чын мәгънәсендә өлге, ул лингвистикада да классик телче булды.

Галимҗан Ибраһимов — художестволы сүз остасы

Күренекле лингвист Суфиян Поварисов татар әдәбияты классигы, башкорт милли әдәбиятына нигез салучыларның берсе Галимҗан Ибраһимовның теле һәм стиле мәсьәләләрен стилистик аспектта тикшерү белән озак еллар шөгыльләнә. Суфиян Поварисовның бу өлкәдәге гыйльми  эшчәнлеге, безнеңчә, шуның белән  билгеләнә: галим халыклашкан “теле бай, стиле матур” кебек сүзләр белән чикләнми, әнә шул күренешнең эченә үтеп керә, ягъни сүз остасының һәрбер сүзен, сүзбәйләнеш, фразеологик берәмлекләр, художестволы сүрәтләү чараларын, сөйләм һәм текст үзенчәлекләрен художестволы әсәрне оештырудагы роленнән чыгып, аларның стилистик функциясен художестволы әсәрне оештырудагы роленнән чыгып, аларның стилистик функциясен художестволы контексты бәһалау югарылыгында анализлый. Мондый тикшеренүләр  ниндидер шаблон-калыпларга таянмый, ә галимнән иҗади фикерләү таләп итә, чын мәгънәсендә “тел дигән диңгездән энҗе-мәрҗәннәр җыюга” кайтып кала. Ә ул тикшеренүчедән осталык, художестволы әсәрне эстетик планда кабул итү маһирлыгын, туган телне тирән тоя, аның милли әдәби телен бар нечкәлегендә  үзләштерүне таләп итә.

Безнеңчә өр-яңа хезмәтнең “Сүзләрне файдалануда индвидуаль үзенчәлек — Г. Ибраһимов новаторлыгы”, “Әдәби  телнең фразеологиясен үстерүдә Г. Ибраһимовның роле” һәм “Татар теленең сүрәтләү чараларын кулланылуда Г. Ибраһимов осталыгы” кебек бүлекләре чын мәгънәсендә художестволы сүзне стилистик планда өйрәнү өлгесе ул.

Мәсәлән, хезмәттә билгеләнүенчә, язучы Галимҗан Ибраһимов татар әдәби телендә һәм җанлы телмәрдә сакланучы сүз гәүһәрләре — поэтизмнарны әсәр телендә аеруча оста файдалана. Ул “гәүһәр яшь”, “кар бәйрәме”, “ялкынлы яңгыр”, “сайрап китте” кебек аһәңле сүзләр кулланган, шуның нәтиҗәсендә телнең экспрессивлыгы бермә-бер көчәеп китә: “Шәяхмәт... көрәш планнарын сайрап китте”. Профессор Суфиян Поварисов әйтелгәннәр белән генә чикләнми, образлылык тудыруда сүзләрнең күп планда кулланылуына игътибар итә. Бу җәһәттән галим “дулкын” сүзенең Галимҗан Ибраһимов прозасында ифрат күп төрле мәгънәдә кулланылуын, шуның нәтиҗәсендә яңадан-яңа күренешләр, образлар, художестволы картиналар хасил булуын, күп мәгънәлелек үз чиратында менәмен дигән сүрәтләү чарасына әверелүен ачыклый. Язучы “дулкын” сүзен түбәндәге стилистик максатлардан чыгып файдаланган икән: а) табигать матурлыгын сынландыру — “дулкынлы үлән диңгезе”; б) абстракт күренешләрне тудыру — “афәт дулкыны”; в) кешенең эчке дөньясын чагылдыру — “тирәннән дулкынландырган”, һ. б. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов әсәрләре телендә “ел”, “авыр”, “каты”, “кара” кебек исем һәм сыйфатларны да туры һәм күчмә мәгънәләрдә еш кулланган, мондый сүзләрнең стилистик мөмкинлекләрен киң файдаланган.

Моннан тыш, Суфиян Поварисов татар әдәби теленең төрле лексик катламнарының язучы әсәрләре телендә ни дәрәҗәдә кулланылуын җентекле анализлый. Һәм үтә мөһим нәтиҗә ясый. Аның раславынча, Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең сүзлеге 14 мең сүз берәмлегеннән тора. Аларның 69 процентын татар сүзләре, ә 14 проценты тирәсен урыс, 15 проценты — гарәп-фарсы, 2 процент — казах сүзләре тәшкил итә. Шушындый ук тикшеренү язучының аерым әсәрләре буенча да үткәрелгән.

Галимҗан Ибраһимов әсәрләре теленең стилистик үзенчәлеге әйтелгәннәрдән тыш фразеологик берәмлекләрне куллану өлкәсендә дә ачык чагыла. Билгеле булуынча, В. В. Виноградов, А. И. Ефимов, Н. М. Шанский, Р. А. Будаков һ.б. фразеологик берәмлекләрнең стилистик мөмкинлекләрен югары бәяләгән. “Фразеология — туган телнең иң кыйммәтле гәүһәре ул”, — дип яза Суфиян Поварисов. Автор фикеренчә, Галимҗан Ибраһимов фразеологизмнарның ике яки өч-дүрт компонентлыларын иҗади файдалана. Алар күбрәк сыйфат+исем, исем+исем, исем+кылым кушылмаларыннан ясаган: “каты җавап”, “күңел ярасы”, “күз ачуы” һ. б. Автор “Безнең көннәр” романында, әйтик, мондый берәмлекләрне тематик җәһәттән 210 төргә бүлә. Галимҗан Ибраһимовта, автор билгеләвенчә, 6778 фразеологик берәмлек кылым, ә 422нче исем нигезендә ясалган. Шунысы игътибарга лаек: язучы әсәрләрендә 10-11 компонентлы берәмлекләр дә очрый, тикшеренүче фикеренчә, бу инде язучының фразеологик осталыгы, художестволы сүз сәнгатендә туган телнең бетмәс-төкәнмәс сүз байлыгы чагылышы ул.

Сүз азагында шуңа да тукталыйк. Монография авторы, профессор Суфиян Поварисов Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә сүрәтләү чаралары системасын, аларны художестволы бөтен контекстында (контекст художественного целого) уйнаган стилистик функциясен җентекле тикшергән. Анализдан күренүенчә, атаклы язучы эпитет, чагыштыру, юнәлдерү, метафора һ.б. художестволы чараларны киң кулланган. Автор аларның һәрберсен әсәрнең бит санын, томын күрсәтеп, төгәл картотекага салып билгеләнгән. Мәсәлән, “йомшак кеше” (1, 177); “караңгы гомер” (III, 256), “тирән күзләр” (II, 262) һ. б. Шундый ук җентекле анализ башка сурәтләү чаралары мисалында да үткәрелә.

Йомгаклап әйткәндә, Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор Суфиян Поварисов татар әдәбияты классигы, академик, Хезмәт Герое Галимҗан Ибраһимовның ифрат бай әдәби мирасын, аның күпсанлы проза әсәрләре телен һәм стилен өйрәнүдә, танылган якташыбызның якты образын мәңгеләштерүдә, күренекле шәхесләребезнең тормыш юлын, халык мәнфәгате өчен армый-талмый башкарган эчкерсез эшчәнлеген киләчәк буыннарга тапшыру буенча бәяләп беткесез эш башкарды, гыйльми каһарманлык өлгесе күрсәтте. Шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, үзенә һәм татар әдәби теленә аксакалыбыз үз куллары белән һәйкәл койды! Иманыбыз камил: бу һәйкәлгә килүчеләр, туган тел гәүһәрләренә сокланучылар бервакытта да кимемәячәк. Әфарин, яугир! Әфарин, Остаз!

Марат Зәйнуллин,

академик, филология фәннәре докторы,

БДУның башкорт һәм гомум тел гыйлеме кафедрасы мөдире.

Фәнзил Саньяров,

филология фәндәре кандидаты,

БДУ доценты, БРның атказанганукытучысы,

РФ һәм БР мәгариф алдынгысы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»