Әдәбият

Каләменең очларында кылыч көче бар

06 сентября

Рафига Усманова иҗатына бер караш.

Хезмәттә булу — үзе бәхет

30 августа

Солдат шинелен салып та тормастан район гәзитенә эшкә урнашып, икенче җәйне Башкортстан дәүләт универси-тетының татар бүлегенә читтән торып укырга кердем. Безгә бик күп фәннәрдән бихисап укытучылар белем бирә башлады. Үзебезнең татарлардан илле яшь-ләрдәге, чәчләре иртә чалланган ике абый күңелгә ничектер аеруча якын иде. Икесенең дә райондашым Галимҗан Ибраһимов турында фәнни хезмәтләр язуы да минем аларга хөрмәтемне арттыргандыр. Ул елларда берсе — бөек әдипнең тел-сурәтләү чараларын, икенчесе матбугат эшчәнлеген тикшерә иде. Өстәвенә, Үзбәк абыйның миңа автограф язып биргән “Галимҗан Ибраһимов — журналист” дигән китабы да кулымда иде.

Дөнья бит ул гел шатлыктан тормый, авырлыклар һәрчак янәшә...

26 августа

Аларны уңышлы җиңеп чыгу өчен кешелек сыйфатын югалтмаска кирәк

Кояшлы аланда шигырьләр яңгырады

16 августа

Владимир өлкәсенең Вязники шәһәрендә 41нче Бөтенрусия Фатьянов шигърият һәм җыр бәйрәме узды. Вязники өязендә туып-үскән күренекле урыс совет шагыйре, җырлар авторы Алексей Фатьяновка быел 95 яшь тулган булыр иде. Гомеренең кырык елында ул 200гә якын җыр язган, аларның күбесе әле дә популярлыгын югалтмаган.

Юлга чыктык без — әдипләр, шагыйрьләр: Нинди гүзәл безнең барган ил-җирләр!

07 августа

23-25 июльдә бер төркем Башкортстан әдипләре рес-публиканың төньягында, атап әйткәндә, Мишкә, Караидел, Аскын, Тәтешле, Яңавыл, Борай районнарында иҗади сәфәрдә булып кайтты.

Китапханә заман белән бергә атлый

24 июля

Чакмагыш авылында җәйләрен ачык һавада уку залы эшли

Зирәк шигърияттә дә кирәк

23 июля

Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рәзилә Низамованың “Сандугачлы иртә” дигән шигырьләр җыентыгы турында.

Равил КАРАМОВ. "Гомер балкыш"

22 июля

Бу көнне Әлзәмнәр соңгы имтиханны бирә иде. Еникеев кирәкле аудиторияне тиз тапты. — Миңа Дүртөйледән Әлзәм Сәйфуллин кирәк иде, аны күреп буламы? — дип мөрәҗәгать итте ул ишек төбендәге бер төркем студентларга. — Менә ул, абзый, — дип җавапладылар, әле генә “бишле”гә биреп чыккан студентка күрсәтеп. — Исәнмесез, якташ! Мин сезнең колхозның рәисе булам... — Еникеев абзыймыни? — диде егет, килүченең сүзен бүлдереп. — Әйе. Мин, Әлзәм туганкай, сине үзебезнең колхозга кайтырга чакырып килдем. — Бик рәхмәт. Тик мин бит берүзем генә түгел... — Әллә хатының да бармы? Аңа да эш табарбыз... — Юк, алай түгел, Еникеев агай. Берүзем түгел диюем шуннан: Илеш ягыннан булган сабакташ бер егет белән бер яккарак барырга сүз куешкан идек. Аның белән сөйләшми булмый. Хәзер ул да имтиханын тапшырып чыгачак. Аз гына көтик инде. — Ярар, көтик. Тик хәзер үк әйтәм: миңа икегез дә кирәк. Колхозыбыз зур бит. Матросов исемендәге колхозны да кушкач, аңлыйсыңдыр, җирләребез киңәйде. Аннары аларны игенчелек һәм мал азыгы культуралары үстерү өчен файдалануның яңа схемасын эшләргә туры киләчәк. Бәләкәй генә лекциягә торырлык сүзләр тәмамланыр-тәмам-ланмас Әлзәмнең сабакташы, кояштай балкып, имтихан бүлмәсеннән чыкты.
— Ничәле?
— Бишле.

Затлы китап — нефтьчеләр бүләге

19 июля

“Сердце на ладонях” — “Учларыма сал син йөрәгеңне”. Татар-башкорт дөньясында үзенең популяр җырлары, шигырьләре, проза әсәрләре белән киң танылу алган Дилә Булгакованың зур күләмле, затлы китабы шулай дип атала. Китап урыс һәм татар телләрендә иҗат ителгән шигъри һәм чәчмә әсәрләрдән тора. Ул 70 еллык тарихы булган һәм рухият өлкәсендә дә бетмәс-төкәнмәс саваплы эш башкаручы Татарстан нефтьчеләренә һәм шул исәптән авторның кардәше, якташы, “Лениногорскнефть“ идарәсе башлыгы Рафаэль Нурмөхәммәтовка ихлас рәхмәт хисләрен туплаган язма белән ачылып китә

Шигъри күңелле галим иде...

01 июля

Фән тарихында артык зур дәрәҗә-титулларга ирешмәсәләр дә, исемнәрен халык күңеленә алтын хәрефләр белән язып калдырган галимнәр дә, дәүләт бүләкләренең һәммәсен алып бетереп, әрсезлеге, танышлыгы белән зур рәсми танылу яулаган, ләкин дөньядан китүгә хезмәтләренең дә гыйльми-гамәли әһәмияте юкка чыккан фән эшлеклеләре дә еш очрый. Гомумән, галимнең гомер озынлыгы аның хезмәтләренең актив гыйльми кулланылышта булу вакыты белән билгеләнә дип әйтер идем. Нәкъ язучы-шагыйрьләрнеке кебек үк. Аларның да гомере әсәрләренең халык күңелендә яшәү дәвере белән билгеләнә бит. Тукай, Такташ, Туфаннарны шуңа үлемсез дип атыйбыз.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»