Мәдәният һәм сәнгать

“Могҗизага ышанам!..”

16 января

Ил белән ике атна ял иттек. Балалар өчен — күңелле каникуллар, өлкәннәргә — чираттан тыш отпуск чоры бу. Бик сирәкләр өчен генә Яңа ел билгеләнгән көннәр — кызу эш мәле. Бәйрәмне бәйрәм төсенә кертүчеләр, кәеф күтәрүчеләр исемлегендә, беренче чиратта, әлбәттә, сәхнә осталары тора. Чыршы бәйрәмнәре, корпоратив кичәләр, җырлы-биюле тамашалар оештырылды. Кыскасы, артистларга эш муеннан! Моңа кәефләре төшмиме икән? Яңа елны алар башкалар кебек үк көтеп аламы? Киләсе елга нинди теләкләр теләнә? Шул хакта без Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның атказанган артисткасы Резида Зарипова белән әңгәмәләштек.

Гүзәл белән Илдар җырлы-моңлы сәяхәттә!

15 января

“Иң матур пар! Бигрәк тә сөйкемлеләр. Бер концертларын да калдырмыйбыз! Талантлылар. Һәрвакыт яңалыклар белән сөендерәләр. Киемнәре кызыклы, зәвыклы, беркемнекенә дә охшамаган...” Тамашачы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовка мактау сүзләрен кызганмый. Ник кызганырга? Бар да дөрес ич! Нәкъ шулай халык өзелеп яратканга заллар да һәрчак тулы була. Кайда гына бармасыннар — Илдарның туган ягы Әлшәй районы булсынмы, Гүзәлгә канат куйган Пермь краемы, Мәскәү, Казан, Ижевск, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе, Төмән, ерак Себер якларымы, татар моңнарына сусаган тамашачы аларны яратып, сагынып каршы ала.

Яуны җиңгән мәхәббәт

14 января

Мәхәббәт!.. Нинди сихри көчкә ия син! Авыруларны терелтәсең, сәламәтне чиргә сабыштырасың. Каралы-аклы дөньяны салават күпере итеп бизисең, сүзгә саранны сандугач кебек сайратасың, куркакны батыр итәсең...

Башкорт халкының рухи җырчысы

11 января

Башкортстанның сәнгать учакларыннан, уку йортларыннан бик озак еллар буе бары тик икесе — академия драма театры белән бер музыка мәктәбе генә күренекле шәхесләребезнең исемнәрен йөртте. Ике гасыр тоташкан мәлдә әкренләп Уфа сәнгать академиясе дә, Башкортстан Милли яшьләр һәм Сибай башкорт дәүләт драма театрлары да, кайбер музыка һәм художество мәктәпләре дә исемле булып китте. Мәҗит Гафури белән Нариман Сабитов янына Заһир Исмәгыйлев, Мостай Кәрим, Арслан Мөбәрәков, Газиз Әлмөхәммәтов, Касыйм Дәүләткилдиев исемнәре өстәлде. Һәм җәмәгатьчелек озак кына фикер алышканнан соң, Башкортстан дәүләт филармониясенә РСФСРның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, композитор Хөсәен Әхмәтов исеме бирелде.

Сәвия бит ул! Халыкныкы бит ул!

05 января

Халкыбызның горурлыгы, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының иң мәшһүр сәхнә остасы, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия Сираева бүген 80 яшен билгели. Зур юбилеен ул яхшы кәеф, тирән эчтәлекле, күпкырлы рольләре белән сәхнәдә “уйнап” кына каршы ала. Бүген театрның репертуарындагы һәр спектакльнең диярлек нигезенә Сәвия Сираеваның йөрәк җылысы, тырышлыгы салынган. Һәм бу спектакльләргә, нигездә, тамашачы аны күрер өчен генә килә. Әлеге сезонның берничә спектаклен генә алыйк: Радик Нурлыгаяновның “Ак чәчәк — сиңа бүләк” мелодрамасында — Ак әби, Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” драмасында — Җиһан, Шәриф Хөсәенов­ның “Әниемнең ак күлмәге” драмасында — Ана, Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”сендә Галимә ул. Болардан тыш та Хәтирә, Биби­әсма, Сәйдә, Тутыя ханым, Мәрфуга, Разыя, Корбанбикә, Фәридә... Актриса нинди генә образларда чыгыш ясамасын — һәркайсы олы уңыш казанган, театрның тарихына алтын хәрефләр белән уелган.

Әйдә сәнгатькә хезмәткә, әдәбият дөньясында йөзмәккә!

28 декабря

Хөкүмәт йортында Шәехзадә Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе тапшырылды

Башкортстанда сәләтле яшьләр күпсанлы премияләргә, грантларга, стипендияләргә дәгъва итә ала. Бездә 1995 елдан бирле Шәехзадә Бабич исемендәге премияләр тапшырылу да шул хакта сөйли. Дәрәҗәле бүләк быел да үз хуҗаларын тапты.

Үзе дә, укучылары да җиңүче!

28 декабря

Республиканың Мәдәният министрлыгы музыка һәм сәнгать мәктәпләре, училищелары һәм башка шундый махсус уку йортлары укытучылары арасында осталык конкурсларын ике елга бер тапкыр оештыра. Быелгы бәйге дә 11 номинациядә үтте һәм анда меңгә якын кеше катнашты. Йөздән артык преподаватель һөнәри бәйге тоткан аерым җырлау номинациясендә җиңүчене билгеләү жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр.

Заман белән бергә атлый

25 декабря

Туймазы татар дәүләт драма театры репертуары эксперименталь спектакльләргә бай булуы белән аерылып тора. Милли классикага тугрылык саклау белән беррәттән, коллектив хәзерге заман драматургиясе белән дә ныклы бәйләнеш тота. Мәсәлән, режиссер Илнур Муллабаев куйган “Тю-тю, мәхәббәт, яки Тавыкбаш” спектакле Екатеринбург шәһәрендә узган халыкара театр фестивалендә югары бәяләнде.

Чишмә башы - Авыргазыда

19 декабря

Үткән гасырның утызынчы елларында авылларда да яшьләр үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештырып, халык алдында концертлар, бәләкәйрәк пьесалар белән чыгыш ясый. Авыргазы районы үзәге Яңа Карамалы авылы яшьләрен сәхнәгә клуб мөдире Солтан Кунакбаев, колхоз хисапчысы Хәйрулла Насыйров җәлеп итә. Бер кулының бармаклары бөтенләй булмауга карамастан, Насыйров концерт бригадасының музыкаль бизәүчесе эшен дә уңышлы алып бара. Район авылларында аларның чыгышларын һәрчак шатланып каршылыйлар.

Балет осталары гастрольгә ките

12 декабря

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры Шәһәр мәдәни-ял итү үзәге (элекке Химиклар мәдәният сарае) сәхнәсендә зур концерт куйды. Концертта театрның балет труппасы йолдызлары чыгыш ясады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»