Мәдәният һәм сәнгать

Ел эстафетасы районнарга юл алды

28 января

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Лилия Гомәрова рәислегендә Мәдәният елын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы үтте. — Мәдәният елы системалы, планлы рәвештә үткәрелүче эш булырга тиешлеген ачык аңлыйбыз. Мәдәни ихтыяҗлар тәрбияләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Мәсәлән, 50 меңле студентлар даирәсе вәкилләре театрларга түгел, төнге клубларга өстенлек бирә. Ә без аларга нәрсә тәкъдим итә алабыз? Яшьләрне Ватаныбыз мәдәнияте белән кызыксындыру өчен яңа механизмнар уйлап табарга кирәк. Күпмилләтле яшьләргә тәрбия бирүче, өйрәтүче, фикерләргә мәҗбүр итүче сыйфатлы чаралар тәкъдим ителергә тиеш, — диде Лилия Гомәрова.

Иҗат кешеләре дәүләт яклавына мохтаҗ

25 января

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республиканың Милли музеенда мәдәният-сәнгать эшлеклеләре белән очрашты. Очрашуда Уфа дәүләт сәнгать академиясе ректоры Әминә Әсфәндиярова, Рус академия драма театры җитәкчесе Михаил Рабинович, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының художество җитәкчесе Олег Ханов, театр артисты Алмас Әмиров, композитор Ләйлә Исмәгыйлова, билгеле хореограф Леонора Куватова, биюче Алсу Шәфыйгуллина, Сибайдан борынгы сәнгать белгече Асия Гайнуллина һәм башкалар катнашты. — Мин бу очрашуга бик шат, — диде Пре­зидент. — Әгәр дә бу очрашу рәсми булмыйча, берәр спек­такльдә яки күр­гәзмәдә оештырылса, тагын да яхшырак булыр иде. Мәдәният безнең тормышыбыз­ның бөтен кү­зәнәкләренә үтеп керә. Сән­гатьнең иң матур үрнәкләре һәр кеше күңеленә барып җитәргә тиеш. Рөстәм Хәмитов Мәдәният елы республика җитәкчелеге һәм власть структуралары, урындагы үзидарә органнары җилкәсенә нинди җаваплылык салуын да ассызыклады. Власть нәти­җәле эш үрнәге күрсәтергә тиеш, диде ул. Ә финанслау мәсь­әләсе гади түгеллегенә басым ясады. “Без хәерче түгел, без булган акчаны нәтиҗәле файдалана белми­без”, — дигән фикер әйтте Президент. Һәр өлкәдә чы­гымнарны дөрес һәм нәтиҗәле тотканда, күп мәсьәләне уңай хәл итеп булыр иде.

“Тормыш юлы”

25 января

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан беренче канал “Ладога” дип аталган күп серияле нәфис фильм тәкъдим итә. Әлеге фильм Ладога күле бозына салынган һәм Ленинградны азык-төлек, ягулык, дарулар, хәрби кирәк-ярак белән тәэмин итүче бердәнбер транспорт артериясе — “Тормыш юлы”на багышланган.

Аның өчен бигрәк матур бу дөнья!

23 января

Туймазы районының Әсгать Мирзаһитов исемендәге 2нче Кандра авылы мәктәбе укучысы Флорид Латыйпов кечкенәдән рәсем төшерергә, җырларга яраткан. Бүген дә егетнең уй-хыяллары кәгазь битенә түгелеп, гаҗәеп рәсемнәргә әверелә. Якыннарын, дусларын халык һәм эстрада җырларын башкарып та куандыра ул. Аккордеон һәм гитара белән дус.

Моңлы җырлары тамашачы күңелендә

22 января

Башкортстан дәүләт филармониясендә Флёра Шәрипованың беренче иҗат кичәсе үтте

Җырчы, шагыйрә, көйләр авторы Флёра Шәрипова киң билгеле булмаса да, аның иҗат җимешләрен үз иткән тамашачылар бихисап. “Кызыл таң” укучылары исә автор-башкаручының иҗаты белән, нигездә, соңгы елларда гәзиттә басылып чыккан шигырьләр шәлкеме аша таныш. Ул әле “Кызыл таң”чыларның районнарда халык белән үткәргән җырлы-моңлы очрашуларында да күпләрне сокландырды.

“Ак” гастрольләргә - ак юл!

21 января

Уфа “Нур” татар дәүләт театры чираттагы гастрольләргә җыена. 23-26 гыйнварда труппа Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Шунысы кызыклы, гастроль репертуарындагы барлык спектакльләр дә “аклык”ка төрелгән.

Канатлы талант

18 января

“Кызыл таң” гәзите редакциясендә Мәскәү шәһәреннән килгән “Изге ай” төркеме солисткасы Халидә Бигичева белән матбугат конференциясе узды. Иҗади җыенда “Кызыл таң”, “Өмет”, “Йәшлек”, “Акчарлак”, “Диләфрүз”, “Вечерняя Уфа” гәзитләре, “Башкортостан кызы” жур­налы­ның баш мөхәррире һәм хәбәрчесе катнашты. Мәшһүр җырчы белән күз-күз карашып аралашырга, кызыксындырган сорауларга җавап ишетергә форсат туды.

Йолдыз үзе сүнсә дә...

18 января

Уфаның тарихи өлешендә халык телендә “артистлар йорты”, “язучылар йорты”, “журналистлар йорты” дип йөртелгән биналар байтак. 30нчы, 40нчы, 50нче елларда төзелгәнлектән, аларның күбесе инде шактый таушалган. Яннарына барып чыгып, диварларына беркетелгән истәлекле тактаташларга күз салсаң, тарихның үзенә эләккәндәй буласың. Иң күп тактаташ Октябрь революциясе урамындагы 9нчы йорттадыр, мөгаен. Башкалабызда киң билгеле даруханә урынында 1957 елда “Г” хәрефе формасында салынган, нигездә 4 катлы булып, Октябрь революциясе һәм Цюрупа урамнары почмагы 5 катлы итеп күтәрелгән бу йортта кемнәр генә яшәп, бәяләп бетергесез рухи мирас калдырып, бакыйлыкка күчмәгән?! Айдар Хәлимнең “Якты йорт” дигән озын гына шигыре монда яшәгән кешеләрне, аларның максат-омтылышларын бик ачык күз алдына бастыра.

Яңа жанр уңышлы юл яра

18 января

Зәвык — шәхеснең күңел кичерешләре аша барлыкка килгән хис-тойгы камиллеге ул. Менә шул камиллек кешенең шәхес югарылыгына күтәрелүенә сәбәпче дә, тормыштагы төрле чете

Моң өчен рәхмәтлебез!

16 января

Күптән түгел Салават шә­һәрендә һәм Кушнаренко районы үзәгендә Зөһрә Сәхәбиева концертлары узды. Аны тамашачы таң калып тыңлады. Иң кирәкле сүзләрен әйтә белүче, җырларын сайлап кына, һәр иҗекне, нотаны кадерен белеп кенә җырлаучы ул Зөһрә Сә­хәбиева! Шундыйлардан “Давыллар йөгәнләдем” дигән җыры һаман күңелне җилкендерә. Ул, чыннан да, давылларны йөгәнләгән кешедер.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»