Мәдәният һәм сәнгать
“Бураннар симфониясен тыңлап яшим”
15 февраляМин Фәнүнә ханымнарга барып кергәндә ул тәрәзә тышындагы калайга җыелышкан күгәрченнәрне ашата иде. Янында әле күптән түгел генә 99 яшен тутырган әнкәе: “Тавыкларың симерәме әле?” — дип шаяртып йөри, 80 яшьлек апасы ап-ак күмәчне ваклап биреп тора. (65 яшеңдә өлкән яшьтәге әнкәң аркаңнан сөеп кагып алуын тоеп торудан да зуррак бәхет булу мөмкин микән?) “Ияләштереп бетердем инде, — ди Фәнүнә ханым, тәрәзә калаенда һич куркусыз гөрләшә-гөрләшә сыйланучы кошкайларга ишарәләп. — Сәгате-минуты белән ашарга бирмәсәм, томшыклары белән тәрәзә өлгесен шакылдата башлыйлар! Бу салкыннарда шул сабыйкайларга ярдәм итүдән күңелемә канәгатьлек алам”.
“Үзем җырлыйм, үзем уйныйм!”
13 февраляТуймазыда мартта бик зур җыр-моң бәйгесе оештырыла, якташыбыз, мәшһүр тальянчы, җырчы Фән Вәлиәхмәтов аның уртасында булачак икән, дигән хәбәрне ишеттем дә аның янына ашыктым. Баксаң, җан дусты, композитор Фәнир Галимов та Шаранга килеп чыккан икән. “Чыннан да дөрес хәбәр бу, — дип куәтләде өендә елмаеп каршы алган артистыбыз, — оеткы гына салынмады, башлаган эшебез күпереп, кабарып килә, менә Фәнир дус белән шул турыда фикер алышып утырабыз”.
Гран-при - Фән Вәлиәхмәтовтан тальян гармун
05 февраляРеспубликада татар җырларын башкаручыларның “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” дип аталган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка багышланган төбәкара конкурсы игълан ителде. Аны “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге һәм Туймазы районы хакимияте оештыра.
Сәнгатькә багышланган гомер
04 февраляСәнгать остасы, Стәрлетамак шәһәренең 1нче сәнгать мәктәбе һәм Ижевск сәнгать колледжының Стәрлетамак филиалы дизайн факультеты педагогы Салават Мәхмүтов бар гомерен матурлыкны данлауга багышлаган.
Мәдәни башкала - Благовещенда
04 февраля30 гыйнварда Дүртөйле районында Мәдәният елын ачу тантанасы үтте. Анда районның “үрнәкле” һәм “халык” исеме йөртүче коллективлары катнашты. Шулай ук муниципаль берәмлекләр арасында барган “Башкортстанның мәдәни башкаласы” дип аталган республика мәдәни вакыйгалар марафоны билгесе Благовещен районы делегациясенә тапшырылды.
Юбилейга зур сәхнәләр аша
04 февраля Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры 95 яшен күркәм чаралар белән каршылый
Театр юбилееның Мәдәният елына туры килүе икеләтә үзенчәлекле. Матбугат конференциясендә театрның художество җитәкчесе Олег Ханов моны сызык өстенә алды.
Кеше җанына үтәрлек җыр язу бәхет бит ул!
01 февраляРуслан Кәримов язган “Кадерле җан” җыры Казан аэропортында булган фаҗигадә якыннарын югалтканнарга яшәү көче бирә
лкыбыз кайгысын да, шатлыгын да җыр теленә салган. Иң авыр хәсрәтләр килгәндә дә моңнан, җырдан көч алган. Казанда узган “Татар җыры” бәйгесен Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Уфада яшәүче күп көйләр авторы Руслан Кәримовның Ләйсән Кәшфи сүзләренә иҗат иткән “Кадерле җан” җыры белән ачып җибәрде. Бу җыр Татарстан Президентына һәм фаҗигагә тарыган самолетта якыннарын югалтканнарга атап башкарылды. Шул уңайдан без җыр авторы Руслан Кәримовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Якты рухы җырларында яши
30 январяХөсәен Әхмәтовның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы музыкаль кичәдән
Соңгы биш елда мәшһүр композиторның исемен горур һәм лаеклы йөртүче Башкортстан дәүләт филармониясенең фойесында ук ул кичне бәйрәм рухы хөкем сөрде. Нык өлкәнәю сәбәпле, хәзер инде халык арасын сирәк чыгучы сәнгать ветераннары да байтак күренә, алар кочаклашып күрешә, хәл-әхвәл сорашалар. Талантларга бай якта — Баймакта туып-үскән күренекле шәхесләр аеруча күп иде.
Мәдәни чаралар марафоны Дүртөйледә
29 января27 гыйнвардан Дүртөйле шәһәре дүрт көнгә “Башкортстанның мәдәни башкаласы”на әверелде. Муниципаль берәмлекләр арасындагы мәдәни чаралар марафоны Бөредә үткән “Крещение салкыннары” фестиваленнән Дүртөйле районына килде.
“Көй халыкчан булырга тиеш...”
29 январяЧыгышы белән Чишмә районыннан булган гармунчы Ришат Бәдретдинов турында, мөгаен, күпләр ишетеп беләдер. Егерме ел инде аның гомере сәхнә, сәнгать белән бәйле. Шушы күркәм дата уңаеннан без Ришат Фәнис улы белән әңгәмә кордык.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”