Мәдәният һәм сәнгать

Туган көнең белән, “Хәзинә”!

06 марта

Нуриман районының Красная Горка Мәдәният йорты каршында эшләүче “Хәзинә” татар фольклор ансамбле оештырылуга бер генә ел. Узган ел район Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган “Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган конкурс үт­кәрелгән иде. Нәкъ шушы чарадан соң мәдәният йор­тының сәнгать җитәкчесе Гүзәлия Заһертдиновада олы яшьтә­геләрдән аерым ансамбль оештыру теләге туа. Ул киңәш-табыш итә. Тиз арада җыр-моң яратучылар Гү­зәлия янына агыла.

Сан артыннан кумагыз, сыйфат кирәк!

05 марта

Президент Рөстәм Хәмитов мәдәният тармагы хезмәткәрләре алдында яңа югарылыкта эшләү таләбе куйды

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Мәдәният елында беренче зур очрашуда өлкә хезмәткәрләре актуаль мәсьәләләр хакында сөйләште, план-бурычлар билгеләнде.

Елны шулай башладык!

05 марта

Стәрлебашта Мәдәният елына тантаналы рәвештә старт бирелде

Тирә-якта аклык һәм пакьлек тантана иткән кышкы матур бер кичтә Стәрле­башта Мәдәният елы ачылды. Бу истәлекле вакыйга Ватанны саклаучылар көне белән туры килде. Шуңа күрә Ватан намусын, иреген һәм дәрәҗәсен яклаучы-саклаучыларга аерым сәламнәр һәм котлау сүзләре юлланды.

Спектакльнең уңыш сере нидә?

04 марта

Анатолий Приставкинның әсәре йөзенче тапкыр сәхнәгә чыкканда да тулы зал җыйды

Спектакльне нинди очракта уңышлы дип атап була? Бәлки, йөз тапкыр куелып та тулы зал җыйгандадыр? Нәкъ менә Анатолий Приставкинның “Ночевала тучка золотая” спектакле кебек. Режиссер Мөсәлим Кулбаев әзерләгән бу спектакльнең премьерасы Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында 2009 елның гыйнварында булып, быел 23 февральдә ул йөзенче тапкыр сәхнәләштерелде. Һәм тагын да уңыш казанды.

Башкалада күргәзмә ачылды

04 марта

Күренекле рәссам һәм скульптор Зураб Церетели Уфага үзенең “Мәскәү—Нью-Йорк—Париж—Уфа” дип аталган уникаль күргәзмәсе белән килде. Рәссам үзенең “Петр беренче һәйкәле”, “Мәңгелек дуслык”, “Яхшылык яманлыкны җиңә”, “Яңа кеше туу” дөньяви проектлары белән танылу ала.

Агач курай кыйссасы

26 февраля

Алтын куллы оста Вәкил Шөгаеповның хезмәтен Русия Хөкүмәте югары бәяләде

2013 ел ахырында илебез төбәкләреннән 15 кеше Хөкүмәтнең “Русия рухы” (“Душа России”) премиясе лауреатлары булып танылды. Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт халык иҗаты йорты 2002 елда гамәлгә куйган бүләк 2007 елдан Хөкүмәт премиясе статусы алды. Яңа лауреатларның берсе — БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шөгаеповка бу исем “Халык музыкасы” номинациясендә бирелде. Моннан тыш тагын дүрт номинация бар иде.

Мәдәният елы Гармун бәйрәме белән башланды

25 февраля

Гасырлар буе ата-ба­ба­ларыбызның рухи бер­дәм­леген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен кү­тәр­гән, шатландырган, юаткан тальян гармун — хал­кы­бызның милли горурлыгы.

Казаннан зур бүләк белән

22 февраля

Якташларыбыз Рамиль Чурагулов һәм Азат Имаевның иҗатын Башкортстан халкы гына түгел, чит өлкәләрдә сибелеп яшәүче милләттәшләребез дә зур кызыксыну белән күзәтә. Татар эстрадасы йолдызлары алар бергәләп иҗат иткән җырларны еш яңгырата.

Якын да, ерак та Сүрия...

20 февраля

Бәйгенең унөченче көне дә тарихи вакыйгаларга бай булды, Олимпия уеннары тарихына бер Русия спортчысы үз исемен язды. Безнең команда гомум исәптә икенчедән бишенче урынга төште.

Йөрәгендә сайрый сандугач

19 февраля

Нефтекама дәүләт филармониясенең татар төркеме артистлары әзерләгән концерт аншлаг белән үтте. Шәһәрдә аның җитәкчесе, Башкортстанның атказанган артисты Рифкать Габделҗановны да, аның кул астында эшләүче җырчылар Чулпан Гафурҗанова, Илнур Мифтахов, Лиана Вәлиәхмәтова һәм Азат Карачуринны да бик яраталар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»