Мәдәният һәм сәнгать

Шәҗәрә төзү — мавыктыргыч шөгыль

02 ноября

Шәҗәрә үткән белән бүгенгене бәйләүче нәсел агачы гына түгел, киләчәк буыннар өчен үзгәрешсез тарихи мәгълүмат һәм мирас та. Аны төзү мавыктыргыч та, мәшәкатьле дә эш.

2007 елда Кәкребаш авылы мәдәният йортында районда беренчеләрдән булып шәҗәрә бәйрәме оештырылды. Анда авыл хакимияте башлыклары, район активы, бүлек мөдирләре, мәдәният, китапханә хезмәткәр-ләре чакырылды, иң мөһиме — читтә яшәүче якташлар, авылдашлар катнашлыгында бик кызыклы үтте бу бәйрәм. Авылларда халык белән очрашып, нәсел-ыру турында сорашып-белешеп йөргәндә: “Нигә кирәк ул?”, “Эшең юктыр!” кебек сүзләр ишетергә туры килгәләсә дә, стенага эленгән нәсел агачларында үз исемнәрен күргәч: “Карале, син безгә туган икән!”, “И-и, агай-энеләребез күп икән!”, “Якын-тирә авыллар тулы туганнар...” — дип, үзара шаярышып сөйләшүләр китте. Күбесе нәсел агачының күчермәсен сорый башлады. Төзәтмәләр кертүчеләр дә булды, билгеле. Халык шәҗәрә белән чын-чыннан кызыксына, үзләре дә төзергә алгысый иде.

Мичәүгә җигелгән алиһәләр

27 октября

Камаллылар алып килгән спектакльләр арасында Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” драмасы исем-атамасы белән, мөгаен, күпләрне сәерсендергәндер. Гүзәл затка бик ятышлы эпитет түгел инде бу. “Арбалы” дигәч, халык сөйләме башы-күзе тонган, итәге белән өй-йорт әйберләрен койган кыбырсык малайны, саксыз ирне күз алдына бастыра: “Әй, син, арбалы!..” Әлбәттә, атаманы нечкәрәк, метафорик мәгънәдә аңласак, язучы хаклы. Сугыш чоры хатыннары нужа-михнәт тулы тормыш арбасын егылганчы тартты. Хәер, “Уф Алла” дип йөртелгән кул арбасын да, чанасын да җитәрлек сөйрәде инде алар. Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” (1976) повестенда, мәсәлән, атлар ачтан егылып сафтан чыккач, Әдилә, Сабира кебек бер төркем ачлы-туклы хатын-кыз 65 чакрым ераклыктагы станциядән бәләкәй чаналарда колхозга чәчүлек орлык алып кайта. Зәки Зәйнуллинның “Үрләр аша” (1987) повесте буенча режиссер, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “41нең арбалы хатыннары”нда да безгә ат урынына җигелгән гүзәл затларны күрергә насыйп икән. Бу акылга, лөгатькә сыймас хәлне урысның теле аңлатырлык сүз тапмаган. “Женщины 41-го” дип атаганнар спектакльне. Чынлап та, урыс хатыннары “Уф Алла” арбаларына җигелделәр микән? Булмас! Хәер, хөр рухлы славян ирләре дә моңа юл куймаслар. Ә безнең колхоз түрәсе Чалыш Һади кебек үзләрен “Без бит — кеше кешесе...” итеп санаган күн галифеле вак җанлы ирләребез аналарны, киленнәрне мичәүләп җигеп арба сөйрәтүдән тартынмадылар шул... Менә шул уйланудан чыгып, без Г. Камал театрының иҗат җимеше хакында сөйләшүгә күчә алабыз.

Иске әсәргә яңача караш

27 октября

Республикабыздагы театрларның афишаларына карыйм да, репертуар сәясәтен Уфа “Нур” татар дәүләт театры иң дөрес алып барадыр, дигән фикергә киләм. Алар тамашачының күңеленә үтеп керерлек әсәрләр сайлый һәм сәхнәгә чыгара. Уйландырырлык драма, йөрәкләрне тетрәндерерлек мелодрама, бар дөньяны онытып көләрлек комедия — менә шундый тамашалар коллективның төп хез-мәтләре. Шуңа Уфа тамашачысы театрны якын күрә, һәр премьерасын көтеп ала, тамаша залы һәрчак шыгрым тулы. “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясенең премьерасын күрсәткән көннәрдә дә спектакльләргә билетлар сатылып беткәч, тамашаны күпләр өстәмә утыргычларга утырып карады. Бу бик куанычлы хәл! Димәк, халык театрны ярата, аның һәр эшен түземсезләнеп көтеп ала. “Нур” театры афишасында төп урынны бүгенге башкорт һәм татар авторларының әсәрләре алган. Әмма коллектив классиканы да онытмый. Шуны тагын бер тапкыр исбатлап, театр 1915 елда язылган “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясен сәхнәгә чыгарырга булган. Минемчә, бу эшне төрле яктан хупларга кирәк. Шәриф Камал (1884-1942 еллар) — татар әдәбияты тарихында зур урын тоткан иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән үткән гасырның унынчы-утызынчы елларында татар-башкорт халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучыларның берсе. Ул драматург кына түгел, билгеле прозаик та. 1914 елда язылган “Акчарлаклар” повесте киң танылу таба. Соңрак аның дәвамы рәвешендә “Таң атканда” романын, тагын берничә күләмле әсәр иҗат итә. Шәриф Камал егерменче-утызынчы елларда драматургия өлкәсендә актив эшли, аның дистәгә якын пьесасы Казанның академия театрында куела һәм зур уңыш яулый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»