Мәдәният һәм сәнгать

“Күпләрне бит җырлар очраштыра...”

01 апреля

Мин бу җырны радиодан ишет­кәндә башкорт артисты җырлый дип тыңладым. Башкалардан ишеткәнем булса да, нәкъ менә җырның башкортча, үзәкләргә үтеп, моңлы да, нәфис тә башкарылуы күңелемне яуладымы — шушы тыңлаудан көйне дә, сүзләрен дә хәтерләп калдым:

Тормышыбызны алар ямьле итә

27 марта

Барча халык ял итеп күңел ачканда, алар эшли. Һәр көн саен алар тирә-якка җылылык һәм шатлык тарата, тормышыбызны ямьләндерә. Алар — мәдәният хезмәткәрләре. Бу һөнәр ияләре, гадәттә, башкаларны данлый. Бәйрәмнәр, концертлар оештыра, балаларның һәм өлкәннәрнең күңелен күтәрә. Тик үзләре өчен кем генә бәйрәм оештырыр?

“Тәүге карлыгач”

26 марта

Беренче актриса бүген дә театрга тугры

Күптән түгел Туймазы татар дәүләт драма театрында Башкортстанның атказанган артисткасы Рима Ключареваның юбилей кичәсе узды. Рима Ключарева — театрның талантлы актрисасы. Аны котларга зал тулы тамашачы, дәрәҗәле кунаклар, үзе укыткан студентлар җыелган иде. Тәбрикләү сүзләре белән Уфа “Нур” татар дәүләт театры вәкилләре, Туймазы районы хакимияте башлыгының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Сергей Подоприхин, мәдәният бүлеге мөдире Илдар Салихов, театр директоры Фирзәт Габидуллин, якташлары һәм иҗатташ дуслары чыгыш ясады.

Гүзәлләрдән гүзәл Гүзәлия

25 марта

Нуриман районы Мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Гүзәлия Заһертдинованың тумыштан сәхнә кешесе булуын, бәлки, күпләр белмидер дә. Үзе җырчы, биюче, сәхнәдә төп рольләрне башкаручы, юмор хисле асыл хатын-кыз да ул.

“Җиребез - мәхәббәт ватаны”

22 марта

“Башкортстанның мәдәни башкаласы” марафоны кысаларында Яңавылда Радик Гәрәев исемендәге вокал башкаручылар конкурсы үтте

Яңавыл районы Русиядә, якын һәм ерак чит илләрдә танылган опера җырчыларының берсе — Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты Радик Гәрәевны биргән төбәк. Аның моңлы һәм бер үк вакытта көчле тавышы күпләрне әсир итте. Радик Гәрәев 1956 елның 23 мартында хәзерге Яңавыл шәһәрендә туган. Җырчы булу теләге аны Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә алып килә. Беренче зур уңышка да ул шунда укыган елларда ирешә — Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге конкурста җиңүче була. Уфа дәүләт сәнгать институтында укыганда Радик Днепропетровск, Сочи шәһәр­ләрендә үткән Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты була. “Кызыл канәфер” халыкара җыр конкурсында Гран-при яулау аны Советлар Союзы киңлек­ләрендә таныта. Билгеле композиторлар Александра Пахмутова, Ян Френкель, шулай ук Рим Хәсәнов һәм башкалар үзләренең яңа җырларын яшь җырчыга ышанып тапшыра башлый. Яңавыллылар данлы якташларын онытмый. Район үзәгендәге кайчандыр Радик Арслан улы укыган мәктәпкә аның исеме бирелгән. Яңавыл шәһәрендәге туган якны өйрәнү һәм тарих музеенда кыска гына гомерендә бөтен дөньяга танылып өлгергән җырчы турында бай экспозиция тупланган, шулай ук яңа микрорайонда бер урам аның исемен йөртә.

Талантлар биредә ачыла

22 марта

Николо-Березовка сәнгать мәктәбе, иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе буларак, йөз мең сумлык грант алды. Менә инде кырык ел район сәнгать мәктәбе балаларда матурлыкка, гүзәллеккә, камиллеккә сөю тәрбияли.

“Кызыл таң” бәйрәмен яңартмакчылар

20 марта

Бишбүләк районында мәдәниятне үстерүгә зур игътибар бирелә

Күптән түгел районның иң зур татар авылларының берсе Кыңгыр-Мәнәвездә яңартылган мәдәният йортын ачу тантанасы узды. Анда район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин, аның урынбасарлары катнашты. Әлеге куанычлы вакыйга республикада Мәдәният елы игълан ителгән вакытка туры килде.

Меңьеллык моң җанда...

19 марта

Туймазы төбәгендә “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” бәйгесе үтте

Меңьеллык моң җанда, Күзләрем боеклар: Меңьеллык туфракта Ни җырлар оныклар? — дип язган иде халкыбызның бөек улы Илдар Юзеев. Меңьеллыкның җандагы моңы — милләт яшәеше ул. Меңьеллык туфракта моң яшәрме? Оныклар ни җырлар? Шагыйрь йөрәгендәге борчуны халкыбызның икенче бер моң иясе, моңлы сандугачы — Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та озак еллар күңелендә йөрткән икән ләбаса. Туксанынчы еллар уртасында “Тулпар” журналы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә үк тальянда уйнап, ялгыз җырлаучылар бәйгеләре үткәрү, үзенә алмаш әзерләү максаты белән янып йөрүе турында әйткән Фән ага. Сер түгел, бүген гармун күрекләрен киереп-сузып, халкыбызның йөзек кашы булган мәшһүр җырларын башкаручы яшьләр бармак белән генә санарлык, юк дип әйтерлек хәтта. Менә, ниһаять, язгы ташкыннар белән бергә күңелләрдән моң ургылды, тальян гармун телләреннән моң түгелде. Берничә ел дәвамында республика күләмендәге “Дуслык биюләре” балалар хореографиясе һәм “Озын көй” башкорт халык җырларын башкаручылар бәйгеләрен үткәрүче Туймазыда тагын бер бәйрәм — Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов исемендәге “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” I төбәкара татар җырын башкаручылар бәйгесе үтте. Республиканың “Рамазан” төрки милли-мәгърифәт үзәге һәм Туймазы районы хакимияте тәкъдиме белән үткәрелгән бәйгенең максаты — татар вокал һәм музыкаль башкару мәдәниятен саклау һәм үстерү, татар уен коралларын, фольклор җәүһәрләрен данлау, үзләрендә җырчы һәм башкаручы сәләтләрен гәүдәләндергән яңа талантларны ачу.

Легендар биюче яңа сыйфатта ачылды

18 марта

Урыс дәүләт академия драма театры сәхнәсендә “Балалар альбомы” хәйрия проектының икенче бүлеге тәкъдим ителде. Ул Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры, “Мәрхәмәт” хәйрия фонды башлангычы белән оештырылды. Симфоник музыканың һәм билгеле әдәби әсәрләрнең искиткеч берләшүен күрсәткән проектта театрның сәнгать җитәкчесе Михаил Рабинович моңа кадәр сәнгатьле укучы буларак катнашкан иде. Альбомның икенче өлешенә балет артисты Владимир Васильев чакырылды. Владимир Викторовичның мондый поэтик укуларда катнашканы бар иде. Мәскәүдәге Музыка йортында “Тыңлагыз!” поэтик концертлар циклы үтте, анда ул күренекле драма артистлары белән бергә һәркем яраткан шигырьләрне укып ишеттерде.

Авылның сәнгать үзәге

15 марта

Күзәй мәдәният йорты эшчәнлеген үзешчән иҗади коллективларга таянып оештыра

Бүздәк районында Мәдәният елына старт 6 февральдә район Мәдәният сараенда оештырылган зур концертта бирелде. Анда районның һәр төбәгеннән моңарчы ук киң танылу алган иҗади коллективлар чыгыш ясады. Тоташ алганда, Мәдәният елы уңаеннан районда күпкырлы чаралар билгеләнгән. Бу җәһәттән авыл мәдәният йортлары бер-берсен кабатламаска омтыла. Күзәй мәдәният йортында, мәсәлән, өстенлекне үзешчән сәнгать коллективлары чыгышларына бирәләр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»