Мәдәният һәм сәнгать

Чын милли җырчы

29 апреля

“Кызыл таң”ның 1 апрель санында “Күпләрне бит җырлар очраштыра...” дигән зур күләмле мәкалә басылып чыкты. Андагы рәсемнән безгә дистәләрчә еллар буена күңелләребезгә җырлары белән ләззәт, иҗади рух биреп килгән Рафаэль Ильясов үзенең мәһабәтлелеге белән сокландырып карап тора. Юк, карап кына түгел, җырлап тора. Миңа ничектер аның башкаруында “Галиябану” яңгырый кебек. Мәкалә җырчы дөньясын, музыка өлкәсен бик белеп, төпченеп язылган, мин җыр турында аннан күп нәрсәләр белдем. Хәер, Рафаэль Ильясовны бик күптәннән белә идем, чөнки ул Башкортстанда яшәүче татар, башкорт һәм башка халыкларның яраткан җырчысына әйләнгән иде. Чибәр, мөлаем бу егетне, билгеле, барыбыз да иң тәүдә күренекле артист дип уйлый идек. Бу хакта мәкалә авторы да: “Минем өчен ул тәүдә республиканың оста гобойчысы һәм җыр, бию ансамбле музыканты иде. Рафаэльне илһамлы җырчы буларак алтмыш алтынчы елда гына ачтым”, — ди. Без дә якынча әнә шул ерак елларда аны күңелебездә үз иттек.

Милләтләр дуслыгы – зур байлык

26 апреля

Агыйдел шәһәрендә ул кадерләп саклана

Агыйдел шәһәрендә Милли мәдәниятләр үзәге оештырылды. Ул шәһәрдә эшләп килгән татар, башкорт, урыс, мари мәдәният үзәкләрен берләштерә. Милләтләр дуслыгын ныгытуга, халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән әлеге үзәкне Роза Асаева җитәкли. Оешма үзенең эшен милләтләр дуслыгы эстафетасы белән башлап җибәрде. Апрельдә анда татар милли-мәдәни айлыгы үтә. Бу уңайдан шәһәрдә бик күп чаралар оештырылды. Шуларның берсе — “Татар халкының рухи байлыгы” дип аталган конкурс. Анда җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары катнашты. Бәйге зур булмаган шәһәрдә бик күп сәләтле кешеләр яшәвен тагын бер кат раслады. Узган җомгада иң яхшы чыгышлардан торган театрлаштырылган тамаша узды, шулай ук лауреатлар бүләкләнде.

Очрашу урыны — “Йолдызлы вокзал”

23 апреля

Раевка вокзалы. Менә “Уфа — Раевка” электр поезды килү турында игълан итәләр. Әле генә буш торган перронга кешеләр сибелә һәм ул, кырмыска оясыдай, кайный башлый. Берәүләрне каршылыйлар, икенчеләрне озаталар, кемдер авыр йөк күтәреп автобуска ашыга, сатучылар үз товарын тәкъдим итә. Әлшәйлеләрнең Уфаның Яшьләр сараенда якташлар белән очрашуы – “Йолдызлы вокзал” музыкаль-театрлаштырылган тамашасы шулай башланып китте.

“Кешене кара уйлар картайта”

22 апреля

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Азнабаева шулай ди

Таныш булыгыз — Рида!

17 апреля

Сәхнәдән тамашачыны көлдерүче дә, елатучы да актриса нинди уйлар белән яши? Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачысын бик матур премьера белән сөендерде —Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” музыкаль комедиясе куелды. Спектакльдә берсеннән-берсе чагу образлар гәүдәләндерелде. Әлбәттә, һәр артист турында аерым мәкалә язу да һич артык түгел. Бүген аларның тик берсе — театрда ун ел эшләү дәверендә күпсанлы кабатланмас образлар тудырган Рида Фәхрисламова белән таныштырабыз.

Драматургның нияте изге

09 апреля

Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры Уфада Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында ике спектакль күрсәтте. Алар — Рәлиф Кинҗәбаевның “Каравыл! Каенанамны урлаганнар!” комедиясе һәм Наил Гаетбаевның “Эңгер төшкәндә” драмасы буенча куелган спектакльләр.

“Олы Урал ритмнары” дәртләндерми кемнәрне!

08 апреля

Республикада төбәкара бию фестивале үтте

Март ахырында Нефтекамада “Олы Урал ритмнары” төбәкара бию фестивале узды. Анда республиканың утыздан артык бию коллективы эстрада һәм бал биюләре буенча көч сынашты. Шәһәр бу көннәрдә алты йөздән артык биючене кабул итте. Конкурсантларның чыгышын мәртәбәле жюри — Чиләбе педагогия университеты хореография кафедрасының өлкән укытучысы Земфира Шәрипова, Стәрлетамак шәһәренең “Вдохновение” бию-спорт клубы директоры Анатолий Казаков, Башкортстан Халык иҗаты йортының хореография буенча баш белгече Рәфис Хәйруллин бәяләделәр. Өч көн барган фестивальдә иң көчле һәм оста бию коллективлары чыгыш ясады.

Моң солтаны – Салават!

03 апреля

Күп еллар элек күренекле биюче Мәхмүт Эсамбаев белән сөйләшергә барганда ул болай дигән иде: “Журналистлар килә дә, нәрсә сөйләгәнемне язып ала да, гәзиткә бастырып чыгара. Андый мәкаләне укуның һич кызыгы юк. Шуңа бер журналист кызга: “Сиңа бер нәрсә дә сөйләмим. Кич концертка кил дә, биюләремне кара. Бөтен әйтер сүзләрем — шул биюләрдә. Соңыннан фикерләреңне язып чыгарырсың. Минем өчен дә бик кызыклы булыр ул”, — дидем. Килде бу концертка. Карады. Язып чыкты. Мәкаләсе ошады. Журналист кыз биюләрне, аларның тарихын, хәрәкәтләр аша нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлаган һәм шуларны башкаларга да җиткерергә тырышкан”.

Ике сәгать көлдек

03 апреля

Премьера тамашачы күңеленә хуш килде

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Гөргөри кияүләре” спектакленең премьерасы узды. “Гөргөри кияүләре”н сәхнәгә театрның баш режиссеры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Абылхәер Сафиуллин куйды. Күп театрлар репертуарында чыныгу үткән музыкаль комедияне тамашачы яңа куелышта ничек кабул итте? Сүз шул хакта.

“Хуторок”та ниләр бар?

03 апреля

Украин җыры халык ансамбле чирек гасыр милләткә хезмәт итә

Благовар районында зур уңыш белән украин мәдәнияте атналыгы үтте. Төп чаралар район Мәдәният сараенда җәелдерелде. Биредә украиннарның тормыш-көнкүрешен чагылдырган махсус почмак җиһазландырылып, гамәли сәнгать әсәрләреннән һәм кул эшләреннән торган бай күргәзмә оештырылды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»