Мәдәният һәм сәнгать

Бию алиһәсен Президент котлады

15 мая

Бию сәнгатенең якты йолдызы, Русиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисткасы, Салават Юлаев һәм Галимов Сәләм исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Рәшидә Туйсина 70 яше уңаеннан оештырылган юбилей концертында Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Республиканың иң югары бүләген мәшһүр биючегә Президент Рөстәм Хәмитов тапшырды.

Корамадан матурлык иҗат итә

15 мая

Күптән түгел Миякә районының Мәдәният йорты каршындагы картиналар галереясында районның Пионерлар һәм укучылар иҗат йорты педагогы, һәвәскәр рәссам Әлфия Миңнегулованың шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә залы мөдире Сәбилә Хәбирова кереш сүзендә бу күргәзмәнең үзенчәлекле, уникаль булуы турында бәян итте: — Картиналарның авторы — профессиональ тегүче. Сурәтләр дә без күреп күнеккән буяулар яисә карандаш белән язылмаган, ә төрле төстәге тукымалардан тегелгән. Якын килеп карамасаң, аларны традицион буяу белән язылганнардан аерырлык та түгел.

Ике юбилей: Рәшидәгә — 70, “Заһидә”гә — 50!

10 мая

Ярымкараңгы сәхнәдә репетиция бара. Тик артистлар йөреп түгел, урындыкка капма-каршы утырып кына нидер кабатлый. Берсенең дә йөзе күренми... Чаршау артында да, залда да, коридорда да кешеләр үткәләп тора. Ә миңа шушы “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда Рәшидә Туйсина белән күрешеп сөйләшергә, ягъни аңардан интервью алырга кирәк. Әйе, Рәшидә апа минем генә түгел, әти-әниләремнең, хәтта картәти-картәниләремнең дә кумиры булган легендар биюче. Танымаслык түгел. Әмма шулкадәр кеше арасыннан ничек табарга аны?

Ул эшләгән һәр жанр үзенчәлекле

09 мая

М. В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музеенда күренекле рәссам һәм режиссер Наил Байбуринның 55 яшьлек юбилее уңаеннан шәхси күргәзмәсе ачылды. “Артефактлар” дип аталган бу күргәзмәдә рәссамның соңгы ике елда иҗат иткән картиналары, сәхнә декорацияләре урын алган.

Җиңү яулап кайттылар

03 мая

Казанда халык иҗатының “Милли хәзинә” дигән III Идел буе яшьләр конкурс-фестивале үтте. Анда М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентлары да катнашты. Алар үз осталыкларын күрсәтеп, Гран-при яулады. Казан дәүләт федераль университетында үткән конкурска Русиянең барлык төбәкләреннән студентлар килгән иде.

Монда илаһи моң яши

27 апреля

Башкалабызның Пушкин урамында элек Луначарский исеме белән йөртелгән, бүген инде күпләргә “Аксаков паркы” буларак яхшы таныш бик матур бер төбәк бар. Ул, барыннан да бигрәк, салкыннарда да туңмаучы җыйнак кына күле һәм тагын да серлерәге — безнең якларга хас булган суык кышларда да җылы якларга очып китмичә, кышларга калучы парлы аккошлары белән билгеле. Бу паркта бервакытта да кеше күп булмый, шуңадырмы, ул — яңа гына никахлашкан парларның яраткан урыны; ап-актан киенгән купшы кәләшләр дә биредә ашыгып атламый, гүя шул аккошлар кебек, сөйгәненә сыенып, йөзеп кенә бара. Менә шушы күренешләр — үзе бер соклангыч манзара, искиткеч гүзәл мизгелләр!

Уфага Александров исемендәге ансамбль килә

25 апреля

Русия Армиясенең А. В. Александров исемендәге ике тапкыр Кызыл Байрак белән бүләкләнгән җыр һәм бию академия ансамбле штатында 186 кеше тора. Шул исәптән 9 солист, 64 кешелек ирләр хоры, оркестрдагы 38, катнаш бию төркемендәге 35 кеше. Репертуарда — илебез композиторлары иҗат иткән җырлар, халык җырлары һәм биюләр, солдат биюләре, тынлы музыка, урыс һәм чит ил композиторларының классик әсәрләре, бөтендөнья поп-музыка шедеврлары. Александров исемендәге ансамбль 1937 елда ук Парижда узган халыкара күргәзмә дипломанты, Гран-при иясе булган. Грамъязмаларның рекордлы тиражлары өчен коллектив “Шан Дю Монд” француз фирмасының “Алтын дисклар”ы (1964 ел), Голландия “Н.О.С.”ы (1974 ел) һәм француз грамъязма академиясенең “Алтын дискобол”ы (1961 ел) белән бүләкләнгән.

Яше өлкән булса да, көч-дәрте ташып тора!

24 апреля

Шушы көннәрдә 75 яшен билгеләгән Республика халык иҗаты үзәге — Урал төбәгендәге иң олпат, абруйлы мәдәни учреждениеләрнең берсе. Оешкан беренче көннәреннән үк ул үзешчән коллективлар һәм түгәрәкләр челтәрен киңәйтү белән шөгыльләнә. Бүген исә үзәкнең данлы үткәне, шактый казанышлары бар. Юбилей чаралары тарихи битләр белән таныштырды. Аннары, зур бәйрәм кысаларында тәҗрибә уртаклашу да булды.

Биредә сәләтлеләргә канат куялар

20 апреля

Борай сәнгать мәктәбендә 160ка якын укучы фортепиано, халык уен кораллары, скрипка, тынлы инструментлар, хореография, художество бүлекләрендә шөгыльләнә. Илдар Ханов белән Динара Дәүләтханова укытучы Эльвира Хәсәнованың фортепиано төркемендә шөгыльләнәләр. Эльвира Багданур кызы үзе дә гомерен багышлаган, яраткан эшенә алып баручы беренче адымнарны шушы мәктәптә ясаган. Хәзер ул — 30 ел хезмәт стажы булган, Русия Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән тәҗрибәле укытучы. Шушы вакыт эчендә ул байтак балаларга сәнгать дөньясында үз урынын табарга ярдәм итте. Әле аның төркемендә 6дан 16 яшькә кадәр 15 укучы музыка нигезләрен үзләштерә.

Чөнки ул халыкныкы!

19 апреля

Йолдызларның төшенә дә кермәгән эчкерсез халык мәхәббәте кемгә тәти? Сәхнәдәге һәр чыгышыннан соң кемгә гөрләтеп кул чабалар? Басу тузаны юылып та бетмәгән кулларына гармун алса, кемнең даны космонавтныкы белән тиңләшә? Ул — авыл артисты. Аның залдагылар белән исәнләшә-исәнләшә кыяр-кыймас сәхнәгә чыгып, тамашачыны бер мизгелдә әсир иткәнен күреп күп тапкырлар таң калганым бар. Кушнаренко татар халык театры чыгышын караганда без дә рәхәтләнеп шул әсирлеккә эләктек. Театр булган җирдә халык яши, булмаган җирдә — көтү, дигәннәре дөрестер. Яшәтә халыкны театр, яшәртә, уйларны сафландыра, фикерләрне дөрес юлга юнәлтә. Кушнаренко районы халкын бу җәһәттән бәхетле дияргә ярый, чөнки менә инде ярты гасыр аның үз театры эшләп килә. Чын мәгънәсендә үзенеке ул кушнаренколыларның, чын мәгънәсендә халыкныкы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»