Мәдәният һәм сәнгать

Ирәндек күкрәгендә башкорт җыры яңгырады

08 июня

Дөньяда башкорт җыры, башкорт моңы дигән бөек могҗиза бар икән, димәк аны гасырлар төпкеленнән бүгенгәчә китереп җиткерүче җырчыларыбыз, курайчыларыбыз булган. Нәкъ алар халыкның җыр-моңнарының иң асыл үрнәкләрен саклап, яшь буынга тапшыра килә. Еллар дәвамында башкорт халык җырларына сөю тәрбияләү һәм аны пропагандалау максатында республикада төрле җыр бәйгеләре үтә. Быел Сибай шәһәрендә 11нче тапкыр узган башкорт халык җырларын башкаручыларның төбәкара “Ирәндек моңнары” конкурсы — моңа ачык мисал. Бәйгедә республикабызның төрле районнарыннан, шулай ук, Чиләбе өлкәсе һәм Екатеринбург шәһәреннән барлыгы 76 конкурсант (шуларның 37се — балалар) катнашты. Бәйгечеләрне Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрзәнә Сәгыйтова җитәкчелегендәге, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы Флүрә Килдиярова, филология фәннәре докторы, академик Әхмәт Сөләйманов, Башкортстанның халык артистлары Фәрит Бикбулатов, Тәнзилә Үзәнбаева, Вахит Хызыров, Азамат Тимеров һәм Башкортстанның атказанган артисты Баязит Байназаровтан тупланган абруйлы жюри бәяләде.

Нуриев фестивале тәмамланды

08 июня

Балет сөючеләрнең иң яраткан бәйрәме — Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивале Уфада унсигезенче тапкыр узып, дөнья сәхнәсе йолдызлары, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының иң яхшы биючеләре катнашлыгында зур гала-концерт белән тәмамланды.

Бәхет кошын тотып буламы?

06 июня

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында шагыйрә Халисә Мөдәрисованың “Бәхет хакы” пьесасы буенча эшләнгән спектакльнең премьерасында аны куючылар да, тамашачылар да бу сорауга җавап эзләде

Бер ай эчендә бу спектакль дүрт тапкыр куелды. Май ахырында хәтта халык соравы буенча күрсәтелде. Аны 1700 тамашачы караган. Зал премьераның һәр көнендә шыгрым тулы булган. 466 урын булып, спектакльгә чакыру билеты белән килгән кунакларны, өстәмә урындык куеп караган тамашачыны да исәпләсәң, ике меңнән артып китә, диде театр хезмәткәрләре. Театрга кеше йөрми, дип, халыкны әдәбият-сәнгать белән кызыксынмауда гаепләү, димәк, урынсыз. Әйбәт спектакльне халык зәвыгы тиз тоя. Нәрсәсе белән тамашачыны җәлеп итә соң бу әсәр? Исеменнән үк күренгәнчә, бәхет тарта кешене, аны тоясы, татыйсы, бәхетнең нәрсә икәненә төшенәсе килү, үзеңнең бәхетлеме-түгелме икәнеңне аңларга теләү. “Бәхетлеме?” — Бу фәлсәфи сорауны кемнәр генә үз-үзенә, якынына, башкаларга бирми дә кемнәр генә үзенең эшләренә, яшәешенә бәяне шушы төшенчә белән билгеләми икән?

Тукай мәңгелеккә Уфада!

05 июня

Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театрында Габдулла Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулуга багышланган шигырь кичәсе булды. Анда республикабызның күренекле язучылары, шагыйрьләре, әдәбият сөючеләр, сәнгать эшлеклеләре, мәртәбәле кунаклар катнашты. Кичәне Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгын ачты. Һәрвакыттагыча, илһамланып, дәртләнеп, һәр сүзен йөрәгеннән алып сөйләде ул. Әле күптән түгел генә берлек җитәкчелеген үз кулына алган шагыйрь өчен зур сәхнәдә Тукай рухына янә җан өрү, Габдулла Тукай бүләге исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Рәдиф Гаташ, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, танылган драматург Данил Салихов кебек зур кунакларны кабул итү аңа зур җаваплылык йөкли иде, билгеле.

Театр белән бергә яшәлгән гомер

02 июня

Туймазы татар дәүләт драма театрына 21 “яшь” тулды. Театрның әдәби бүлек мөдире Рида Гәрәева шушы гомер эчендә театрда нинди спектакльләр куелган, аларны кемнәр сәхнәләштергән, кемнәр нинди рольдә һәм ничек уйнаган, театр нинди казанышлар яулаган, яки уңышсызлыкларга очраган — һәммәсен белә, бүгенгедәй хәтерли. Чөнки ул — театрның беренче көннәреннән “яшәп”, эшләп китүе өчен үз өлешен керткән кеше. Шуңа да Туймазы театры тормышы аның үз тормышыдай. Нәкъ шуңа, биредәге иҗатның бер өлеше булып эшләгәне, һәрнәрсәгә шаһит булып “яшәгәне” өчен кадерле ул безгә. Һәм шул җәһәттән караганда ул театрда алыштыргысыз да.

Сезнең белән күрешүләр кермәс иде төшкә дә...

26 мая

Соңгы ике айда редакциягә шалтыратып, “Нур” театрына билет сораучылар күбәеп китте. “Кызыл таң”ның театрга ни катнашы бар, дип аптырар гәзитне даими укымаучы. Бар шул. Менә дүртенче ай инде гәзит коллективы “Нур” театрында “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” дип аталган бәйрәм оештыра. Ул Уфа тамашачысын республика районнары, аның күренекле сәнгать осталары, үзешчән сәләтләре белән таныштыру, якташларны очраштыру максатыннан эшләнә. Бәйрәмебез февраль аенда башланып китте. Башкала сәхнәсендәге иң беренче чирканчыкны үз көчләренә ышанган, кыю, бар яктан булдыклы тәтешлелеләр алды. “Профессиональ артистлар чыгышларын карап “бозылган”, сайланучан, таләпчән Уфа тамашачысын шаккаттыралмабыз инде”, дип килсәләр дә, үзенчәлекле, дәртле чыгышлары белән ут салып китте алар. Тәтешлелеләрдән эстафетаны тантаналы рәвештә горур, талантлы дүртөйлелеләр кабул итеп алды. Биредәге күренекле шәхесләрне, сәхнә осталарын белмәгән кеше юктыр. Әнә нәкъ Дүртөйле районы көннәреннән соң башланды да инде “Нур” театрында узучы “Кызыл таң” кичәләре белән кызыксыну. Апрель аенда уздырылган Илеш районы көннәренә билет җиткерә алмый аптырадык. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты шулай тиз арада үзенең тамашачысын, хуплавын тапты. “Чиратта нинди район, киләсе концертыгыз кайчан була?” кебек сорау бирүчеләр артканнан-артты. Тамашачылар соравы буенча, бик мәшәкатьле булуына карамастан, мондый бәйрәмне май аенда да уздырырга булдык.

“Студент язы – 2012” тәмамланды

24 мая

Кояшлы матур көн. Фонтанда төрле кыяфәтләргә кереп су чайкала. Фонтан янында балалар чыркылдаша. Бәйрәмчә киенгән яшь кыз һәм егетләр, чараны карарга килгән кунаклар... Болар барысы да яхшы кәеф, күңелле һәм кызыклы концерт, матур тәэссоратлар вәгъдә итә. Республикабызда «Студент язы – 2012» фестиваленең Гала-концерты үтә. «Студент йолдызлар мәйданы» бүген аеруча җанлы күренә. Әйе шул, ул республикабызның барлык югары уку йортларыннан үз йолдызларын кабызырга талантлы яшьләрне җыйган. Республикабызда фестиваль күп еллар дәвамында үткәрелә. Ел саен конкурс катнашучыларның саны белән генә түгел, концерт номерларының үзенчәлекле, кызыклы булуы белән дә аерылып тора. Быел исә фестивальдә катнашучы студентларның саны 56 меңгә җиткән. Яшьләр һәрвакыт алда һәм һәрвакыт беренче. Бәйрәмне оештыручылар җырда, биюдә чикләнмәгән. Сәнгатьтә, аеруча, мондый төр фестивальләрдә үз эшеңне белү генә җитми, хыял, уйлау сәләте булганнар гына шаккаттырырлык номерлар әзерли ала. Күренә ки, бәйрәмне оештыручылар да, студентлар да үз эшләрен яхшы белә. Номерлар төрлелеге, байлыгы, башкару сәләте югары дәрәҗәдә. Концертта әрмән, ингуш, мари, башкорт биюләре белән беррәттән заманча биюләр дә күрсәтелде. Башкортстан дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты, Башкортстан дәүләт нефть техник университетыннан «Витраж» ансамбле биючеләре чыгышы сокландырды.

Балтачта шигырь бәйрәме

18 мая

Соңгы вакытта шигъри сүзгә аеруча игътибар артты. Моны шигырь яратучылар, шигырь язучылар арасында уздырылган бәйгеләрдән, бәйрәмнәрдән дә күрергә була. Хәзер һәр район диярлек үзенең күренекле шагыйре, язучысы хөрмәтенә шундый чаралар багышлый. Дүртөйле, Илеш районнарында уздырылганнары турында гәзитебездә хәбәр иткән идек инде. Күптән түгел Балтач районында “Илһам баскычлары” дип аталган нәфис сүз осталары конкурсы булды. Биредә мәдәният, сәнгать, әдәбият көннәре үткәрү матур гадәткә әйләнгән. Шунысы үзен-чәлекле: чаралар район үзәгендә генә түгел, ел әйләнәсенә төрле авыл мәдәният йортларында оештырыла. Театрлар бәйгесе — Түбән Сикияз авылында, бию конкурсы — Сәйтәктә, җыр яратучылар Тушкырда үткәрелсә, гармунчылар Комъязы мәдәният йортында җыела. Моның әһәмияте шунда — беренчедән, чаралар күп халыкны җәлеп итә, икенчедән, авылларда яңа сәләтләр ача.

“Яшәрәм яшен яшьнәгәндә...”

18 мая

Әнисә Яхина Стәрлебаш районының Табылды авылында дөньяга килә. Бәләкәйдән җыр-моңга гашыйк, сәләтле кызның артистка булачагын һәркем алдан күзаллый. Һәм нәкъ шулай була да... Әнисә Алтынтимер кызы Уфа дәүләт сәнгать институтының “Кино һәм театр актеры” бүлеген тәмамлый. Иҗат юлын Башкортстан дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы буларак башлый һәм 2002 елга кадәр бу вазыйфасын лаеклы башкара. 25 ел эшләү дәверендә ул йөзгә якын шигырь кичәсе, концерт программасы үткәрә.

“Тормыш түгел алсу алма...”

17 мая

...Хәтта Интернет челтәрендә күңел халәтенә тәңгәл килердәй көй табылмады, кызганыч, дип уйларга да өлгермәдем, чү, кинәт агыла башлаган моң кечкенә йөрәккә сыймас олы бер дулкын хасыйл итте, ул бөтен тәнгә таралды һәм тагын да көчлерәк булып әйләнеп кайтты. Җан актарылуы шул буладыр, күрәсең.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»