Мәдәният һәм сәнгать

“Байык”ка йомгак ясалды

18 июля

Башкорт халкының бию сәнгате искиткеч бай һәм киң колачлы. Шушы хәзинәне халыкка җиткерү җәһәтеннән Башкортстан телевидениесе зур эш башкара: 2008 елдан алып башкорт биюен башкаручыларның “Байык” телевизион конкурсы уңышлы дәвам итә.

“Тормышның тәмен белеп яшим!”

17 июля

Уфа дәүләт сәнгать академиясенең “Нур” студиясен былтыр унсигез студент тәмамлады. Танылган актриса-режиссер-педагог Таңчулпан Бабичева “канаты астыннан” чыккан “кошчык”ларның киләчәге алдан ук өметле иде. Ә бер елда алар үзләрен азмы-күпме күрсәтеп тә өлгерде. Курсның егет-кызларын тамашачы “Нур” сәхнәсендә еш күрә. Айнур Баянов, Әдилә Гайнетдинова, Эльвира Бохармәтова-Биһалиева белән гәзит укучыларны таныштырып өлгердек инде. Бүгенге кунагыбыз — җырчы-актриса Алина Сабирҗанова-Дәүләтшина.

Сүтелә сер йомгагы...

13 июля

Сәхнә уртасында бер төркем артистлар бер-берсенә елышып баскан. Спектакльдән соң тамашачыны сәламнәргә чыккан алар. Сәхнә зур һәм караңгы, шушы бушлык арасында кечкенә бер йодрык булып торалар. Аклы-кызыллы киемнәре күзне камаштыра. Аерым бер артистны баш июгә чыгарыр өчен, “йодрык”тан йолкып, этеп-төртеп, тибеп тә чыгаралар. Артист тиз генә тамашачыга сәламен бирә дә кабат төркемгә килеп ябыша...

Әйдә сайра, әй сандугачы!

30 июня

Башкортстанның вокал (җыр) сәнгате илебездә генә түгел, чит дәүләтләрдә дә зур танылу яулады. Ә җыр сәнгатен пропагандалаучы үзенчәлекле талантларыбыз асылташларга тиң. Шуларның берсе — Башкортстанның халык артисткасы Галия Солтанова... ...1972 ел. Армия сафларыннан әйләнеп кайтып, Мишкә район мәдәният йортының художество җитәкчесе булып эшләгән көннәр. Ул чакларда республикабызның сәнгать коллективлары безнең районга бик сирәк килә иде. Районда башлыча марилар яшәгәнгә күрә, Йошкар-Оладан килгән артистларның спектакльләре, концертлары күбрәк күрсәтелде. Мин район мәдәният бүлеге һәм тамашачылар исеменнән Уфага, филармониягә шалтыратып, ул заманда иң популяр җырчыларның берсе булган Галия Солтанова җитәкчелек иткән эстрада төркемен җибәрүләрен үтендем. Артистлар озак көттермәде. Танылган артистканың килүе районда яшәгән татарлар, башкортлар өчен зур вакыйга булды. 450 урынлы район мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде...

Нуриманның моңлы сандугачы

26 июня

Нуриман районында яшәп иҗат итүче шагыйрә, җырчы, композитор Миләүшә Имашева халык күңеленә моңлы тавышы, тормышчан җырлары, үзенчәлекле көйләре белән үтеп керде. Бертуган Рима, Рәшидә, Рәүфә, Рәйхана апаларының, Габделхәй, Даян абыйларының өйдә гармунда уйнарга өйрәнүләрен күреп үсә Миләүшә. Аның да шул гармунны тотып карыйсы килә башлый. Тик гармунны бер туганы куеп өлгерми, икенчесе алып, я су буена юнәлә, я абзар башына менеп китә. Гармунда уйнарга шултиклем теләге зур булуын күреп, әнисе белән әтисе кызның ун яшенә гармун алып бирәләр. Бишенче сыйныфта укыганда Миләүшә район сәхнәсенә күтәрелерлек дәрәҗәгә җитә. Җәйге каникулда исә клубта яшьләрне биетә башлый.

Җырлап, тормышыбызны нурлап яшибез

23 июня

Краснокама районы — мәдәният өлкәсендә зур уңышлар яулаган төбәкләрнең берсе. Районда төрле милләт халыклары яшәве белән дә, җитәкчелек тарафыннан мәдәнияткә, сәнгатьне үстерүгә зур игътибар бүленү белән дә, әлеге өлкәдә эшенә мөкиббән киткән кешеләрнең эшләве белән дә аңлатырга буладыр моны. Биредә республика күләмендәге фестиваль-конкурслар үтә, район иҗат коллективлары республика, ил күләмендәге бәйгеләрдә дәрәҗәле урыннар яулый. Әлбәттә, мәдәни өлкәдә эшләүче һәркемнең җыр-биюгә, гомумән әйткәндә, үз эшенең чын остасы булуында беркем дә шикләнми. Алар һәр бәйрәм саен үткәрелгән чараларда моны раслап тора. Әмма район хакимиятенең мәдәният бүлегендә моның белән генә чикләнмиләр, халык белән эшләүгә, халык арасында талантларны барлауга, бигрәк тә үсеп килүче яшь буында сәнгатьне, матурлыкны күрә белү тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Яңарак кына үткән һәм Филүс Гәрәев истәлегенә багышланган җыр конкурсы — моңа ачык дәлил.

“Репин”нар Балтачта үсә

22 июня

Балтач — сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗат итүче талант ияләренә бай төбәк. Район халкы республика, ил күләмендә танылу алган җырчылары, биючеләре, язучылары, рәссамнары белән хаклы горурлана. Әлбәттә, мондый уңышлар үзаллы гына килми, районда сәнгать мәктәбе эшләве нәтиҗәсе дә ул. 1973-74 уку елында музыка мәктәбе булып ачылган бу учреждение чын мәгънәсендә балаларны кешелек дөньясы иҗат иткән матурлыкны күрә, ишетә белергә өйрәтүче, аларның табигый сәләтен үстерергә ярдәм итүче сәнгать учагына әверелгән. Хәзер монда 283 балага фортепиано, халык уен кораллары, тынлы һәм кыллы инструментлар, баян, аккордеон, җыр, рәсем ясау, хореография бүлекләрендә тумыштан булган сәләтләрен үстерергә, һөнәри нигезләр алырга ярдәм итәләр.

Ил алдында дан казанды илебезне данлаучылар!

16 июня

Башкортстанның мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. Мәдәни мирасны булдыручы һәм кадерләп саклаучыларның алдынгыларына республиканың Милли музеенда узган тантанада дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. — Мәдәният — ул җәмгыятьнең халыкларны берләштерүче бер тармагы, — диде тантананы ачып мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Камилә Дәүләтова. — Башкортстан бөтен дөньяга үзенең Рудольф Нуриев, Мостай Кәрим, Фәйзи Гаскәров кебек рухияткә гомерен багышлаган шәхесләре белән билгеле. Бүген аларның лаеклы алмашчылары халыкның мәңгелек кыйммәтләр белән бергә яшәвенә бар көчен сала.

Илһам канатларында

16 июня

Гадәти мәктәп белән беррәттән сәнгать, музыка һәм башка юнәлештәге мәктәптә укып, аны тәмамлау турында таныклык алуның укучы баладан зур көч һәм тырышлык таләп итүе кат-кат ассызыклап үтелде Уфадагы Әдһәм Искуҗин исемендәге 9нчы музыка мәктәбендә үткән чыгарылыш кичәсендә. Музыка мәктәбен тәмамлаучыларның кайберләре өчен биредә белем алу — һөнәргә беренче адым булса, башка балалар сәнгать дөньясына, җыр-моңга мәхәббәтне гомерлеккә күңеленә сеңдерә.

“Тын алган саен кимемәс иде гомерем, үтәлсә әгәр теләк-гозерем...”

14 июня

Гадәттә, юбилейларын кеше ничектер күтәренке күңел белән көтә. Узган гомеренә йомгак ясый, ирешелгән уңышларын барлый. Бигрәк тә иҗат кешеләренең күркәм даталары һәркемнең игътибар үзәгендә. Язучы-шагыйрьләребезнең иҗат кичәләре, сәхнә осталарының бенефис-концертлары гөрләп уза. Кайчак мондый бәйрәмнәр туган көн, ай, хәтта елга сузыла. Аннары юбилей узып китә һәм... күңелдә ниндидер бушлык хасыйл була.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»