Мәдәният һәм сәнгать

Авыл өстендә - кыңгырау чыңы

31 мая

Бу бәйрәмгә беркемне дә чакырып китермиләр, әмма һәр ел саен Изге Никола чиркәве янындагы мәйданда алма төшәрлек тә урын калмый, чөнки район үзәгеннән генә түгел, күрше авыллардан, Нефтекамадан да халык бирегә агыла. Изге Никола фольклор бәйрәме Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре чикләрендә үткәрелгән иң ямьле бәйрәмнәрнең берсенә әверелә.

Гасырлар мирасы

22 мая

Уфа “Мирас” сәнгать галереясында “Гасырлар мирасы” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда ХХ гасырның икенче яртысыннан алып бүгенге көнгә кадәр иҗат ителгән картиналар — Ленинрад-Петербург рәссамнарының әсәрләре тәкъдим ителә. Үзенчәлекле экспозициянең Башкортстанда “кунак булуы” очраклы түгел, ул —“Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең 60 еллык юбилее уңаеннан шәһәргә бүләге.

Кеше гомере сулар булып ага, чәчкә булып ата җәйләрен...

21 мая

“Сызылып аткан җәйге таңнар кебек, гомерләрнең узуы” дип җырлаган безнең бабайлар. Таң рәшәсеннән кояш чыкканчы булган вакыт аралыгында кемдер зиһен тупларга да өлгерми кала, ә икенчеләр үз булмышын сагынып сөйләрлек эшләр, якты эзләр белән балкыта. Андыйлар сирәк, шулай да күбебезнең нәкъ шулай яшисе килә. Әмма моңа теләк кенә җитмидер...

Нәзифәнең моңы каян икән?

21 мая

Русиянең һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисткасы Нәзифә Кадыйрованың моңлы тавышына гашыйк булмаган кеше юктыр. Җырчының чагу чыгышлары, һәр җырны күңеле аша үткәреп башкаруы берничә буын тамашачыга яхшы таныш. Шушы көннәрдә эстрада сандугачы үзенең юбилеен каршылады һәм шул уңайдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә яраткан тамашачыларын, иҗатташ дусларын юбилей бенефисына чакыруы турында да хәбәр итте. Гаҗәеп матур тавыш, җыр-моңга сөю кайдан килгән җырчыга? Нәзифә Җәүдәт кызын нинди язмыш җилләре сәхнәгә китергән? Шул хакта без аның үзеннән сораштык.

Сәнгать мәктәбе яңа сулыш алды

17 мая

Мәдәният елы Бөре шәһәре өчен шатлыклы вакыйгадан башланды

Бөре — талантлары белән элек-электән киң танылу алган шәһәр. Аеруча музыкантлары, яшь җырчылары һәм бию­челәре халык күңеленә үтеп кергән. Бу очраклы түгел, чөнки Мәсгуть Бәширов исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә ел саен 500дән артык бала шөгыльләнә. 1949 елда нигез салынган бу мәктәп бүген танымаслык булып үзгәргән. Узган елда башкарылган капиталь тө­зекләндерү эшләреннән соң, бинаның эче дә, тышы да яктырып, матурланып киткән. Аерым шө­гыльләнү өчен бүл­мәләр, концерт залы, күр­гәзмәләр оештыру өчен иркен фойелар барлыкка килгән. Хәзер укытучылар балалар белән аккордеон, баян, думбра, балалайка, флейта һәм скрипкада аерым бүлмәләрдә иркенләп шөгыль­ләнә ала. Җыр дәресләре үтә. Гомумән, мәктәпнең ике каты да тулы куәткә эшли. Тагын да хор һәм оркестр сыйныфлары өчен зур-зур бүлмәләр тагаен­ләнгән.

Сәнгать күгендәге “Энҗеләр”

17 мая

Районның мәдәният тармагында утыздан артык иҗади төркем исәпләнә, шулардан җидесе “халык коллективы” исемен йөртә. Алар төбәктә күпчелекне тәшкил итүче милләт вәкилләрен берләштерә. Болар — башкорт фольклор ансамбле “Аманат” (җитәкчесе — Алия Арсланова), урыс-украин коллективы “Кудерушки”(Наталья Ломанец), немецларның “Фольксланг” (Клара Мирхәйдәрова), украиннарның “Хуторок” (Светлана Тупицо) ансамбльләре. Алар арасында “Энҗеләр” татар фольклор ансамбле дә аерым урын били.

Сәнгать – аның яшәү рәвеше

15 мая

Борай җире — талантларга бай төбәк. Монда авыл клублары ишегенә йозак эленмәде, бу исә, үз чиратында, халыкны үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җәлеп итү мөмкинлеге биргән. Мондый коллективларның 16сы “халык” һәм “үрнәкле” исемнәргә ия. Борай һәвәскәрләре республика һәм ил күләмендә үткәрелүче, шулай ук халыкара фестиваль-конкурсларда даими катнаша, югары бәя ала. Әлбәттә, мондый уңышлар үзаллы гына килми. Район һәвәскәрләре һәм шушы өлкәдә эшләүчеләрнең мәдәнияткә бар булмышын багышлау нәтиҗәсе ул. Әҗәк авылында яшәүче оста баянчы Фидәрис Закиров — нәкъ шундыйлардан.

Бер зур гаилә кебек

14 мая

“Ветеран” хор коллективы район Мәдәният сараенда юбилей концерты бирде

Ун ел элек хорда егермегә якын кеше булган. Аларның саны елдан-ел арта. Элекке укытучылар, табиблар, эшчеләр, сатучыларның барысын да җырны ярату берләштерә.

“Альбина” сәнгатькә юл яра

07 мая

Туймазыда “Альбина” балалар вокал-хореография студиясе концерты зур уңыш белән узды. Студиянең җитәкчесе — композитор, автор һәм башкаручы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм мәгариф отличнигы Альбина Имаева.

“Яратам сине, тормыш!”

30 апреля

Урамда яз. Күңелләр яңарган, йөрәкләр җилкенгән якты омтылулар, ашкынулар мизгеле. “Яратам сине, тормыш!” дип аталган өлкән буын кешеләре иҗаты республика фестиваленең язга туры килүе дә очраклы түгел. Аларның тормышны сөюләре, иҗади дәртне югалтмаулары сокландыра. Дүртөйле районында оештырылган әлеге чарада 400 үзешчән катнашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»