Мәдәният һәм сәнгать

Тарих тәрәзәләре

31 августа

...Бу залда тарих рухы таралган, диләр. Рәссамның кылкаләме салган җанлы сурәтләрдән безне, әйтерсең лә, ата-бабаларыбыз күзәтә. Ерак гасырлардан нечкә матурлыгы, хәтта тылсымлылыгы белән әллә чын, әллә әкияти хатын-кызлар карый.

Бөек евразияченең алтын күпере

29 августа

Бөек урыс рәссамы Николай Рерихның Мәскәүдәге музее фондындагы картиналар Башкортстанның башкаласында быел дүртенче тапкыр күргәзмәгә куела. Ә Николай Константиновичның улы Юрий Рерихка августта 110 яшь тулган булыр иде. Дөньяга бөек евразияче буларак танылган Юрий Рерих — ХХ гасырның шәрыкны өйрәнүчеләре, телчеләре һәм энциклопедиячеләренең иң күренеклеләренең берсе. Ул Европа һәм Азия илләрендәге утыздан артык телдә һәм диалектта камил сөйләшкән, Көнчыгыш мәдәниятен, динен һәм философиясен яхшы белгән.

Татар тальяны Кытайны таң калдырды

17 августа

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов Кытайда иҗади сәфәрдә булды

Кытайда татарлар күбесенчә Синьцзянда тупланган. 2000 елгы мәгълүматларга караганда, бу автономияле районда 5 меңгә якын татар яши. Алар шулай ук Пекинда, Тяньцзинда, Харбинда, Чжэнчжоуда, шулай ук башка шәһәрләрдә дә бар. Тарихтан күренүенчә, татарлар бирегә Русиядән XIX гасыр башында күчеп килә башлаган. Күченүнең икенче дулкыны икенче Бөтендөнья сугышыннан соң дәвам иткән.

Без баргач, җиңә башладылар

14 августа

Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт академия халык биюләре ансамбле Олимпиадада булып кайтты. Лондонда алар республикабызда яшәүче халыклар биюләрен күрсәтте. — Без барганчы Русия җыелма командасы нибары биш алтын медаль алган иде. Шулай туры килгәндерме, әмма безнең чыгышлардан соң бер-бер артлы янә дүрт тапкыр илебез гимны яңгырады. Димәк, кул артыбыз җиңел булган, — дип елмая биючеләр.

Гомер буе авыр арбаларны тарткан атлар да бар...

07 августа

“Җәмилә Халикова җырлый”. Башкортстан радиосы тыңлаучылары бу игъланны әллә нигә бер генә ишеткәләп кала иде. Җырчының челтерәп аккан чишмә агышын хәтерләткән тавышы инде күпме дистә еллар дәвамында тансык булып кала килә. Әмма җырчы булып туган, җырчы булып хезмәт юлын башлаган, вокал серләрен Мәскәү консерваториясендә үзләштереп кайткач, бераз сәхнә түрләрен күркәмләгән шушы моң иясе үзенең төп шөгылен Башкортстан радиосындагы эшчәнлеге дип исәпләде.

Әйтерсең лә бу урында тылсым бар...

03 августа

Уфада булган һәркем Башкорт дәүләт академия драма театрының тарту көчен тоймый калмыйдыр. Биредән, кичке тамашалардан тыш, көндезләрен дә, ял көннәрендә дә халык өзелми. Шигърият, сәнгать, әдәбият, мәдәният дигән рухи кыйммәтләрнең бергә тупланган урыны буларак, бу мәйдан ниндидер сихри көчкә ия. Ә инде килүчеләрне әллә каян ук каршы алучы Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури сыны күңелдәге илаһилыкны тагын да арттыра сыман.

Күңел түренә барып җитүче тавыш

28 июля

Уфага сихри, үзенчәлекле тавышы белән бөтен дөньяга билгеле Австралия җырчысы Перукуа килде. Биредә ул матбугат конференциясе һәм ике көн дәвамында хатын-кызлар өчен махсус тренинглар үткәрде. Кунагыбыз Австралиядә музыкантлар гаиләсендә туган. Джаз музыкасы белеме алгач, концертлар куеп, билгеле булып китә. — Әмма тамашадан соң күңелдә бушлык сизә идем, — дип сөйләде җырчы җыелган журналистларга. — Нидер җитми кебек. Тамашачыларым белән рухи элемтә тоймадым. Рейтинглар артыннан куу мине ялкытты. Үземдә ниндидер башка сәләт сиздем. Минем музыка кеше күңеленең иң нечкә кылларына кагылып, аны дәваларга тиеш иде кебек. Популяр инглиз жырчысы Стинг иҗатына игътибар иттем. Мине этно-фольк жанрындагы музыка кызыксындырды. Австралия буендагы океан янында яши башладым. Көн дә аның тавышын тыңладым.

Гаскәровчылар Лондонга җыена

28 июля

Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле артистлары Лондонда ачылган Олимпиаданың мәдәни программасы кысаларындагы фестивальдә катнашачак.

Шәйхелислам - Русиянең иң яхшы администраторы

24 июля

Концертларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен аңа артистлар шундый бәя бирә

Кемнәр генә иҗат кичәләре, юбилей концертлары үткәрми хәзер: җырчылар, шагыйрьләр, композиторлар, үзешчән артистлар, гомумән, төрле һөнәр иясе үзенә бәйрәм ясап, халык җыя. Әмма концертлар оештыручы администраторның юбилей концерты үткәрүе, ничектер, беренче карашка сәеррәк. Беренчедән, иҗат кешесе түгел сыман. Икенчедән, администратор — сәхнә арты хезмәткәре бит инде ул. Мондый кичәнең безнең республикадан тыш бер җирдә дә уздырылганы юктыр да. Гәрчә мин хәтерләмим. Ә менә Ислам Хәләповның инде икенче тапкырга, Уфаның “Нефтьче” мәдәният сарае тамашачы белән шыплап тулып, гөрләп үтте андый кичәләре. Башкалада иң зурдан саналган мәдәният сараен тутырып кичә уздырырлык нинди көчкә ия соң Ислам Хәләпов? Концерт-тамаша яратучыларга, бәлки, бу исем күптән таныштыр, һәм аның эшләре белән сокланучылар да бардыр. Ә инде белмәүчеләргә бүген Ислам Хәләпов турында сөйләргә булдык.

“Татар моңы” конкурсы чакыра

24 июля

Татар халык җырларын һәм татар композиторлары иҗатын пропагандалау, милли мәдәни хәзинәгә яшьләрне җәлеп итү, сәләтле башкаручыларны ачыклау һәм аларның иҗат куәтен үстерү максатында Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы үткәрергә карар итте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»