Мәдәният һәм сәнгать

Стәрлетамак шәһәрендә республика шәҗәрә бәйрәме үтте

03 октября

Көн бераз болытлап-явымлап торса да, кәефләр бә­йрәмчә иде. Шәһәр мәдәният сарае каршында тирмәләр корылган, йорт калкып чыккан, төрле стендларда шәҗәрә агач­ларын күреп була. Менә ул — республикабызның күп­милләтле халкын бер­ләштерүче олы бәйрәм. Тирмәләрне күздән ки­чергәннән соң, бәйрәмнең әһәмияте, аның киләчәккә рухи күпер салучы ядкарь булуына инанасың. Менә Үсәргән ыруы шәҗәрәсе: агачы — миләш, кошы — торна... Ата-бабаларыбызның үткәненә бер адым ясыйсың. Алар ырудагы һәркемнең кадерен белгән, ул ва­кыттагы җәмгыятьнең бер күзәнәге булган һәр кабиләнең үз тамгасы, кошы, агачы булган, шуларга ышанып көн иткән.

Табышмаклы тамаша

03 октября

"Кем иртән — дүрт, көндез — ике, ә кич өч аякта йөри?” Бу һәм башка табышмакларга дөрес җавап кайтара алмаганнарны Софоклның "Эдип патша" трагедиясендә арыслан гәүдәле хатын — Сфинкс җәзалап үтерә. Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсеннән дә яңгырады бу табышмак. Театр, 93нче иҗат сезонына старт биреп, тамашачыларына — "Эдип патша” спектакленең премьерасын әзерләгән. Бәхеткә, табышмакка дөрес җавап бирмәгән бер тамашачы да Сфинкстан җәза алмады, киресенчә, актерлар уеныннан ләззәт кичерде...

БСТ тамашачыларга бүләк әзерли

29 сентября

Республиканың төп телевизион каналы 1 октябрьдән яңа проектлар тәкъдим итәчәк. Яңа тапшырулар белән бергә заставкалар да үзгәрәчәк. Алар “Урал батыр” эпосына нигезләнгән.

Әлшәй кызы Ырынбурны данлый

20 сентября

Әлшәй районының Гайниямак авылында туып-үскән Әлфия Хәбибуллина-Меркулова “Авыл кызы” дигән I Бөтенрусия татар милли бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады. Әлфия 1981 елның 5 октябрендә колхозчы гаиләсендә туган. Бәләбәй педагогия колледжын уңышлы тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген туган районының Никифар авылындагы балалар бакчасында башлый. Ноябрьск шәһәрендә социаль педагог булып эшли. Бәләкәйдән активлыгы, сәхнә җанлылыгы белән аерылып торучы Әлфия кайда гына яшәсә дә, лидерлык сыйфатларын югалтмый. Җәмәгать тормышында актив катнаша. Концертларда чыгыш ясый. Үзенең булачак ирен дә сәхнәдә “таба” Әлфия. Ырынбур егете Анатолий Меркуловка кияүгә чыга. Яшьләр, егетнең туган ягы Әсәкәй районына кайтып, үз нигезен кора. Кызлары Милана туа. Әлфия урындагы мәктәпкә социаль педагог булып эшкә урнаша.

Хуш, “Туганлык”, очрашканга кадәр!

15 сентября

“Туганлык” фестивалендә җиде көн дәвамында Уфага төрле төбәкләрдән килгән сәхнә йолдызлары үз осталыкларын сынады, башка театрлар ничек яшәвен күзәтә алды. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасында халыкара төрки телле театрлар фестивален йомгаклау тантанасы булды, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Фестивальдә катнашкан артистлар гына түгел, залда утыручы тамашачылар да дулкынлана иде. Менә ул күп айлар, еллар буена салынган хезмәт өчен олы бүләк. Жюри җиңүчеләрне билгеләде. Иң яхшысы дип Стәрлетамак башкорт дәүләт драма театрының драматург Флорид Бүләков әсәре буенча куелган “Мәскәү — Васютки” спектакле табылды. Куючы режиссеры — Азат Җиһаншин. “Шатлыклы минутлар кичерәм, — диде ул. — Минем өчен көтелмәгән бүләк бу. Без аны кунак спектакле итеп кенә әзерләгән, конкурста катнашырга җыенмаган идек. Бу — бер пәрдәлек пьеса, алар өчен аерым фестивальләр үткәрелә. Ләкин жюри әгъзалары спектакльне караганнан соң, аны конкурс программасына кертергә карар итте. Әлеге җиңүгә бик озак килдек — төннәр йокламадык, уйландык. Спектакльнең командасы көчле: алар — Башкортстанның халык артистлары Ниса һәм Филарит Бакировлар, рәссам-куючы Альберт Нестеров — бу бүләк беренче чиратта аларның хезмәтен бәяли. Спектакльгә уңышны аның авторы Флорид Бүләков китерде, яраткан драматургым ул. Мин аны аңлыйм. Ул гади яза, ләкин гадилек артында тирән мәгънә ята. Комедия аша ул фаҗигане күрсәтә белә. Күп режиссерлар аның пьесалары нигезендә комедия күрсәтеп, алданалар. Киләчәктә дә театр сәхнәсендә Флорид Бүләковның әсәрләрен куюыбызга ышанам”.

Туганнар тамашачыны әсир итте

13 сентября

Бүген Уфада “Туганлык” халыкара төрки телле театрлар фестивале тәмамлана

13 илдән килгән иң яхшы театр коллективлары Уфаның биш сәхнәсендә үз спектакльләрен күрсәтте. Фестиваль кысаларында Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстанның халык артисты, курайчы, җырчы Гата Сөләймановның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә, Милли музейда “Мәдәниятләр диалогы һәм төрки телле театр” дигән темага гыйльми-гамәли конференция оештырылды.

Дәрт һәм яшьлек ташкыны

12 сентября

Башкортстан хореографиясенең һәм балет сәнгатенең чишмә башында торучы атаклы хореограф, балетмейстер, кичә 94 яшен тутырган Хашим Мостаев бүген дә егетләр кебек чибәр, дәртле, хәрәкәтчән. “Башинформ” агентлыгында Хашим Фатыйх улының дуслары, замандашлары, сәнгать осталары, журналистлар, язучылар катнашлыгында “Далекое и близкое” дигән хатирәләр альбомының исем туе үткәрелде. 750 битле бу саллы китапны автор укытучысы Фәйзи Гаскәровның 100 еллыгына багышлаган һәм хронологик тәртиптә Башкортстан хореографиясенең һәм классик балетының үсеш баскычларын бәян иткән. Ул тарихта эз калдырган сәнгатькәрләрнең, театр, эстрада, филармония артистларының исемнәрен матур хатирәләрдә яктырткан. Альбомда автор үзе куйган биюләр һәм балет сәнгате турында истәлекләре белән дә уртаклаша.

Туган моңнар һәрчак йөрәктә

11 сентября

Җырчы Гөлнара Тимерҗанованың Уфага гастрольгә килүенә карата

Җыр сөючеләр Гөлнара Тимерҗанова белән күптән таныштыр инде. Баштан ук тирән эчтәлекле эстрада җырлары белән күпләрне үзенә җәлеп итте ул. Әйе, нәкъ менә тирән эчтәлекле эстрада җырлары белән. Бәлки шуңа да тиз үк популяр булып киткәндер дә. Егерме яшендә, ягъни 1995 елда ук Казан шәһәрендә узган, Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров бәяләгән “Татар җыры” конкурсында катнашып, гала-концертка үтә һәм, яшь сәләт буларак, грамота белән бүләкләнә. Ә ничек килеп эләгә соң Гөлнара бу конкурска?

Театр көрәш мәйданы да булырга тиеш

07 сентября

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры, халык артисты Илдар Гомәров журналистлар белән матбугат конференциясендә нәкъ шушы фикерне ассызыклады.

Русия уртасында ике Робинзон

01 сентября

Флорид Бүләковның Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында барган “Мәскәү-Васютки” спектаклен карап бетерүгә, ни өчендер, урамга ашыктым. Ялгыз каласым килде. Шәм кебек янып бетеп баручы карт белән карчыкны күз алдымнан куып җибәрә алмыйм. Балалары булып та ялгыз, караучысыз калган карт-коры хәзер беркемне дә гаҗәпләндерми. Иң аянычлысы — беркемне дә тетрәндерми. Бүгенге заман үлчәвендә бу инде фаҗига түгел. Ялгызлык — фәкать үз башына төшкән кеше өчен генә фаҗига. Спектакль нәкъ шул хакта.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»