Мәдәният һәм сәнгать

Парижны да күрдек без…

27 октября

Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Парижны да күрдек без...” (“И Париж видали мы...”) дигән фотоальбом дөнья күрде. Тарих фәннәре кандидаты Р. Н. Рәхимов әзерләгән бу уникаль басма 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгы уңаеннан нәшер ителде.

“Минем иҗатымны хатын-кызлар ныграк аңлый...”

25 октября

— Хөрмәтле Роберт абый! Бөтен Уфа буйлап “26 октябрь көнне “Нефтьче” мәдәният сараенда Роберт Миңнуллинның иҗат концерты була” дигән игъланнар күренә башлады. Шушы уңайдан берничә соравыбыз бар иде. Сез инде чыннан да бик күп җырлар авторы, танылган җырлар остасы. Җыр җанрында Сезгә җиткән шагыйрьләр булса да, бармак белән генә санарлыктыр?.. — Мин соңгы елларда фәлсәфи, лирик шигырьләр бик күп яздым, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәсендә, балалар шигъ­риятендә җитдирәк, күбрәк һәм яратыбрак эшлим. Җырларыма да мин бик рәхмәтле, алар исемемне киң җәмә­гатьчелеккә танытты, иҗатымны халык күңеленә якынайтты. Шигъриятнең, шигъри сүзнең бәясе бермә-бер төшкән бер вакытта шагыйрь өчен бу аеруча мөһимдер дип уйлыйм. Шулай да җырларымның сан ягыннан да әйтеп бетергесез күп булуына, көйләренең дә композиторлар тарафыннан бик професси­ональ дәрәҗәдә язылуына, җырчылары­бызның талантлы, үтемле итеп башкаруына да карамастан, алар иҗатымның төп өлешен тәшкил итә дип әйтә алмыйм. Үземне җырчы-шагыйрь дип тә уйламыйм. Кайчакларда кара акылым белән генә уйланганым да бар: ул җырларымның шигырьләре, нигездә, көйсез дә мөстәкыйль әсәрләр булып яши алырлык, чөнки аларның зур күпчелеге, асылда, шигырь итеп язылган. Аннары хикмәт шундадыр да: җырлар — минеке генә түгел бит. Алар — шагыйрьнең, компози­торның, җырчының, музыкантларның уртак иҗат җимеше. Шулай да (композиторлар үп­кә­ләмәсеннәр!) җырның шигыре барыбер беренчелдер дип беләм, чөнки күп очракта җыр иң элек шигырь булып дөньяга килә, көй барлыкка килүгә этәргеч ясый. Минем, әйтик, шигырьләремнең күпчелеге үз көйләре белән туа. Композиторларның да, җырчыларның да минем иҗатыма бик еш мөрәҗәгать итүләре, бәлки, шуннандыр да...

“Яшәгән саен яшәрәм!”

13 октября

“Фидан Гафаров”, дип әйтү дә җитә. Аның җырларын, башкарган рольләрен меңәрләгән тамашачы һәм хәтта мәңге театр-концертларга йөрмәгән кеше дә, яше дә, карты да белеп тора. Тавышын да, йөзен дә шундук таныйлар. Башкорт академия драма театрында юбилее — 65 яше уңаеннан 19 октябрьдә узачак бенефисына да билетлар күптән сатылып беткән. Концертның эчтәлеге белән дә кызыксынмый тамашачы, анда иң мөһиме — ФИДАН булачак. Туган көненә (Фидан Гафаров Дүртөйле районының Яңа Уртай авылында 12 октябрьдә туган) кадәр үк легендар җырчы белән күрешеп сөйләшергә, “Кызыл таң”чыларның сәламен һәм котлауларын җиткерергә ниятем бар иде. Әмма ай буе сагалап йөрсәм дә, аны “тота” алмыйча интектем. Кайчан шалтыратмыйм — Фидан абыйның я самолетта утырган, я концертта чыгыш ясаган, я рульдә ерак гастрольләрдән кайтып килгән чагы туры килә. Шулай да беркөн эш, дөресрәге, ике гастроль арасында гына урамда очрашып-сөйләшергә форсат табылды. Инде урам тутырып иркенләп сөйләшәбез дисәм, янга тагын бер хатын килеп басты. “Исәнмесез, Фидан абый! Сезнең белән күрешүгә бик-бик шатмын!” дип тезеп китте ханым. Аны озатуга икенче хатын килеп сүз башлады. Аннан өченчесе... Баһадир гәүдәле, гадәттәгечә, зәвык белән киенгән, төскә-биткә чибәр җырчыга шулай зур шәһәр урамында тынгылык булмады. — Мин шуңа күрә базарга да чыга алмыйм, — дип уфтанып алды Фидан Сафа улы. — Кием карау урынына автографлар биреп йөрергә туры килә. Шулай да җырчы белән бераз вакыт сөйләшеп алдык әле. Бу сөйләшүдән шулар мәгълүм булды:

Премияне лаеклылар алды

09 октября

6 октябрьдә Күгәрчен районының Ходайбирдин авылында Ш. Ходайбирдин исемендәге премияләрне тапшыру тантанасы үтте.

Коллык — хурлык

09 октября

Төрки телле театрларның “Туганлык” халыкара фестивалендә атна буе төрле төбәкләрдән килгән коллективлар тамашачыга сәхнә әсәрләрен тәкъдим итте. Һәр спектакль диярлек аншлаг белән барды, республика тамашачысы тугандаш халыкларның үткәне, бүгенгесе, рухы-яшәеше белән танышты. Шулай да, тамашачы буларак, мине гагауз, кумык һәм бигрәк тә Кырым татарларының фестивальдә катнашуы куандырды. Театр туган телендә үзен тыңларлык тамашачы таба ала икән, димәк, бу милләт яши һәм яшәячәк.

“Артист булам...”

06 октября

Җыр сәнгате... Аны табигатьтән сәләтле җырчылар бар итә. Әмма, һәр асылташ осталар кулыннан үткәч кенә күз явын алырлык энҗе-гәүһәр булып балкыган кебек, сәләт тә вокал укытучылары ярдәмендә шомартылып кына камил сәнгать күренешенә әверелә. Бала чакта “артист булам” дип кем генә хыялланмый! Моннан байтак еллар элек Уфаның күренекле кешеләре Фатыйма апа белән Хәйрулла абый Чембарисовларның Аэлита исемле бердәнбер кызлары белән дә шулай була. Башкортстан радиосының музыкаль бүлегендә эшләгән Фатыйма апаның моңлы җырларын бәләкәй чагында ук отып алып, җырлый башлый Аэлита. Күңеле җырга тартылган кызын әнисе еш кына үзенең эш урынына алып бара.

Конкурска рәхим итегез!

05 октября

18-19 октябрьдә Салават шәһәренең “Агыйдел” мәдәният-ял итү үзәгендә Русиянең 1812 елгы Ватан сугышында Җиңүенең 200 еллыгына багышланган “Нәфис сүз” республика конкурсы үтәчәк.

Башкортстан чибәрләре “Азия супермоделе – 2012” бәйгесендә призлы урыннар яулады

05 октября

Кытайның төрле шәһәрләрендә үткән чарада хуҗалардан тыш, Һиндстан, Корея, Сингапур, Таиланд, Малайзия, Шри-Ланка, Үзбәкстан һәм башка илләрдән 26 гүзәл зат катнашкан. Ике атна дәвамында якташларыбыз нинди сынаулар үткән? Башкортстанны дөньяга таныткан кызлар нинди маҗараларга тарыган? Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта да барды.

Батыршаны якташлары онытмый

04 октября

“Агач үсә тамырдан” дигән гыйбарә бар. Халкыбызның язмышын, тарихын ачыклау өчен бик урынлы бу әйтем. Тарихын белүче — көчле кеше. XVIII гасырда Русиядә мөселманнарны һәм мәҗүсиләрне христиан диненә күчерү һәм урыслаштыру сәясәте көчәя. 1742 елның 19 ноябрендә урыс патшасы татарларның барлык мәчетләрен җимереп ташларга, яңаларын салдырмаска дигән указ чыгара һәм Идел-Урал арасында, Себердә, Әстерхан җирләрендә, Ырынбур далаларында йөзләгән мәчет җимерелә. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, Казан губернасында 536 мәчетнең 418е юк ителә, Себердә 133 мәчетнең 98е яндырыла, Әстерхан губернасында 40 мәчетнең 25е җимертелә. Казан һәм Ырынбур губерналарында гына да 270 мең кеше көчләп чукындырыла.

Яңгырады татар моңнары...

04 октября

29 сентябрьдә Уфа сәнгать училищесында 16-35 яшьлек башкаручылар арасында “Татар моңы” конкурсының беренче зона туры узды. Анда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән аерым башкаручылар, ансамбльләр, барлыгы 26 конкурсант катнашты. Яшьләрнең музыкаль осталыгын абруйлы жюри — җырчы Рәсим Низамов, “Зө-Ләй-Лә” төркеме солисты Ләйсән Закирова, композитор Алик Локманов, Республика халык иҗаты үзәге белгече Наталья Кондакова бәяләделәр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»