Мәдәният һәм сәнгать

Бер кайтасы иде туган якка, бер уйныйсы иде, уйныйсы...

14 ноября

Кайларда гына танытмый үзен безнең татар егетләре! Уфа егете Артурны, әнә, Германиядә, Франциядә, Швециядә, Америкада, Чехиядә, тагын әллә кайларда башкортстанлыларга караганда да яхшырак беләләр. Ә кем соң ул һәм нинди эшләре белән танылган? Артур Нәзиуллин Уфада туып үссә дә, үзен Илешнеке дип исәпли. Әтисе Искәндәрнең туган ягына хөрмәт йөзеннән генә түгел бу. Сере тирәндәрәк ята. Артурның әтисе музыкант була. Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле оркестрында уйный. Нинди уен коралында бит әле — кларнетта! Авыл җирендә туып үскән кешенең күбесе бу уен коралын күргәне түгел, исемен дә ишеткәне булмагандыр әле ул вакытта. Ә Артур, әтисе юлыннан китеп, нәкъ шушы уен коралында уйнавы белән чит илләрдә таныла. Әтисен үстергән Илеш җиренә шуңа да олы рәхмәтле ул.

Талпынышы акчарлак, балкышы кояш аның

10 ноября

Аның сәхнәгә чыгуын тамашачы аерым бер дулкынлану белән көтеп ала. Нинди булыр ул бүген – Дим өстендә томан ярып күтәрелгән кояшмы, әллә аның җитез акчарлагымы? Аның уйнавы күңел ярларына ярсу дулкын булып кагармы, әллә салмак агым булып иркәләрме? Ничек кенә булмасын, нур алып чыга ул сәхнәгә, үзе генә белгән чоңгыллардан алып тарата аны, чөнки иясе ул шушы нурның – нур иясе Нурия Ирсаева.

Тормыш карурманнарына кергән кебек буласың

09 ноября

Туймазы татар дәүләт драма театры 22нче иҗат сезонын Мирхәйдәр Фәй­зинең “Асылъяр” әсәре белән ачты. Театр коллективы аны татар профессиональ театрларының быел Казанда үткән Кәрим Тинчурин исе­мендәге фестивалендә дә күрсәтте һәм зур уңыш казанды, югары бәя алды. Аңа кадәр Туймазы артистлары Уфада төрки телле театрларның “Туганлык” халыкара фестивалендә шактый уңышлы чыгыш ясаган иде...

“Нур”да - өчләтә бәйрәм!

09 ноября

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының иҗаты Башкортстанның күптармаклы сәхнә сәнгатендә чагу бер төс булып балкый. Бүген “Нур” республикабыз мәдәниятендә үз урынын яулап өлгерде. Яшь булуына карамастан, театрның тарихы XX гасыр башына барып тоташа. Ул үз эшчәнлеген 1912 елда Уфада башлап җибәрә. “Нур”ның рухи чишмәсе башында татар хатын-кызларыннан беренче артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тора. Ләкин гражданнар сугышы чорында, иҗади эшчәнлек өчен тиешле шартлар булмау сәбәпле, труппа таркала. Ләкин “Нур” сүнми. 70 елдан соң, “Нур” мәшһүр шәхесләребезнең эшен дәвам итеп, яңадан кабына – 1989 елда театр тергезелә һәм студия буларак эшли башлый. Ә 1991 елда ул дәүләт театры статусы алып, үз эшчәнлегендә яңа чорга аяк баса.

Курчаклар телгә килгән вакыт

08 ноября

Идел буе театрларының “Ниточка” дип аталган округ фестивале 6 ноябрьдә Милли яшьләр театрында А. В. Луначарский исемендәге Пенза өлкә драма театрының “Куклы” трагифарсы белән ачылды.

“Воскресенское - икенче Ватаныбыз”

01 ноября

1943 елда Мәскәүдә үзенчәлекле күргәзмә үтә. Анда сугыш чорының авырлыгын тасвирлаган рәссамнар, шул исәптән балаларның картиналары куела. Күргәзмәдә катнашкан бер Америка кешесе иң яхшы йөз картинаны сатып алып, аларны пөхтәләп төрә дә крейсерда туган иленә юллана. Бәхетсезлегенә каршы, крейсер минага эләгеп шартлый, әлеге сәнгать әсәрләре су төбенә китә. Ә аларны саткан валютага фронт өчен әллә күпме кирәк-ярак алына. Моңа бигрәк тә картина авторлары булган балалар куана – дошманны җиңүдә үзләренең дә өлеше булу аларны яңадан-яңа иҗади уңышларга дәртләндерә.

Әгәр синдә булса канатлы җан...

31 октября

Быел 20-23 августта Татарстанның Алабуга шә­һәрендә чираттагы VI халыкара Цветаева укулары үтте. Бөек җиңүләргә һәм фаҗигаләргә бай ХХ гасырны шагыйрәләр гасыры дип тә атарга мөмкин булыр иде, чөнки бу гасырда йөзләгән шагыйрә үзенең чагу таланты белән Русия әдә­биятын баетты. Анна Ахматова һәм Марина Цветаева үзлә­ренең сокландыргыч шигырь­ләре белән дөнья күләмендә киң танылу таптылар. Кызганычка каршы, Русиядә бу ике шагыйрәнең исеме озак еллар “тыелганнар” исемлегендә йөрде. Шигърият сөючеләр һәм җәмәгать­челек аларның ши­гырьләре белән ныклап XX гасыр азагында гына таныша алды. Хәзерге вакытта бу ике ша­гыйрәнең иҗаты Русиядә генә түгел, бөтен дөнья күлә­мендә өйрәнелә. Төрле кыйтгаларда меңәрләгән зыялы, шагыйрь, галим, тәнкыйть­челәр алар­ның иҗатын пропагандалау белән шөгыльләнә. Русиянең бик күп шәһәр­лә­рендә, төрле төбәк­ләрдә Марина Цветаеваның иҗатына багышланган форумнар үт­кә­релә. Миңа соңгы елларда Мәскәүдә һәм Алабугада үткәрелгән берничә форумда катнашырга туры килде.

Безнең йөрәкләрдә яши Фәридә-Бәхти моңы

30 октября

Татар һәм башкортны җырсыз-моңсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Халкыбыз дәртле дә, сагышлы да, шул ук вакытта кабатланмас, үзенә генә хас башкару осталыгы таләп итүче, буыннан-буынга тапшырыла килгән җырларга бай. Аларны тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкаручы, сихри тавышлы легендар җырчы Фәридә Кудашева белән башкорт моңын эшкәртеп, аңа яңа яңгыраш биреп, барлык нечклекләрен дә тыңлаучыга җиткерүгә ирешкән талантлы композитор Бәхти Гайсинның иҗат юллары соклану катыш табыну хисе тудыра. Алар башкорт мәдәниятен илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче кешеләргә пропагандалау һәм башкорт халык җырларын тергезү өстендә күп эшли.

Талантларга бигрәк тә бай Танып буе, ямьле Борай!

27 октября

“Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” җәйге озак яллардан соң концерт сезонын башлап җибәрә” дигән хәбәр таралу белән редакция телефоны шалтыратулардан уттай кызып торды. — Тәтешлелеләрне күрдек, Илеш, Дүртөйле, Бакалы артистлары белән таныштык, борайлылар ниләр белән аптыратыр? Алдагы районнардан уздырырмы? Кемнәрне тәрбияләп үстергән бу төбәк? — Шундый сорауларга җавап көтте гәзит укучыларыбыз. Ә без аларга болай дип җавап бирдек. Борай җирендә бик талантлы кешеләр яши. Шуңа да элек-электән аларны бик теләп ”Кызыл таң”га эшкә алганнар. Төрле елларда Борай районы кешеләре гәзитебезне чыгаруда үз өлешен керткән. Калмык авылыннан Кәүсәр Әминев — рәссам-ретушер, Мулла авылы кызы Гүзәл Гаянова — корректор, Чалкак авылыннан Илдар Даутов — гәзитнең Борай төбәге буенча үз хәбәрчесе, Борайдан Лира Дәүләтшина — машинистка, хатлар исәбен алучы, Үләй авылыннан Рәүфәт Зарипов яңалыклар бүлегендә, соңрак җаваплы секретарь урынбасары булып эшләгән.

Һәдия Дәүләтшина исемендәге премияне юллауга эшләр кабул ителә

27 октября

Башкортстан Президенты каршындагы Балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясен бирү комис­сиясе шушы елның 31 декабренә кадәр премия юллауга эшләр кабул итә. Бу премияне юллаучылар эшләрне һәм документларны түбәндәге тәртиптә тапшырырга тиеш.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»