Мәдәният һәм сәнгать

Фәйзи Гаскәров юбилее уңаеннан

27 ноября

Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбленә нигез салган Фәйзи Гаскәровның тууына 100 ел тулу уңаеннан Уфада илебез халыкларының “Евразия йөрәге” дигән Бөтенрусия сәнгать фестивале бара. Анда катнашу өчен иң яхшы бию коллективлары җыелды.

“Йолдызлар түгел, виртуозлар”

24 ноября

Җир шарының төрле нокталарыннан җыелган балет осталары Русия тамашачысы өчен “Дөнья балеты виртуозлары” дип аталган өр-яңа проект тәкъдим итә. Проектның художество җитәкчесе — А. Я. Ваганова исемендәге Санкт-Петербург урыс балеты академиясен тәмамлаган Уфа егете Руслан Нуртдинов әйтүенчә, бу зур гала-концерт егермедән артык шәһәрдә — Красноярскидан алып Сочига кадәр үтәчәк. Шушы көннәрдә виртуозлар башкалабызда булып китте. “Комсомольская правда” матбугат үзәгендә үткән очрашуда алар гастрольләрдән алган тәэссоратлары белән уртаклашып, күп сорауларга җавап бирде.

Фестиваль белән дә тәрбияләп була

23 ноября

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә “Вечерняя Уфа — время концерта” фестивале башлана. Шул уңайдан “Башинформ” мәгъ-лүмат агентлыгында чараның оештыручылары — филармония директоры урынбасары Маргарита Мансурова, мәдәният буенча иҗтимагый совет рәистәше Азамат Хәсәншин, сәнгать фәннәре докторы, профессор Равил Рәхимов, Уфа дәүләт сәнгать академиясенең иҗат эшләре һәм халыкара элемтәләр буенча проректоры Олег Мельников, башкалабызда рок хәрәкәтен башлаучыларның берсе, Уфа дәүләт авиация техник университетының менеджмент һәм реклама кафедрасы доценты Ринат Белялов журналистлар белән очрашты. Алар фестивальнең әһәмиятен билгеләп, программа белән таныштырды. Азамат Хәсәншин чараны оештыруда катнашучы һәм сәхнә белән тәэмин итүче филармониягә рәхмәт белдерде.

“Бирнәсез кыз” тамашачысын көтә

22 ноября

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Александр Островскийның “Бирнәсез кыз” драмасы белән тамашачыларны үзенә чакыра. Спектакльнең режиссеры – театрның художество җитәкчесе, Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты, Русия дәүләт һәм С. Юлаев исемендәге премияләр лауреаты Олег Ханов. Пьеса театрда беренче тапкыр моннан алты дистә ел элек сәхнәләштерелгән. Авторның башка әсәрләре дә театр репертуарында күп булды.

Уфада заманча хореография фестивале узды

22 ноября

Тышта салмак, уйнаклап кына кар ява. Кар явумы бу, әллә кар бөртекләренең бию фестивалеме?.. Әйтерсең лә, белеп бии алар... Нәкъ шундый көннәрнең берсендә Шәһәр мәдәният сараена Русиянең төрле төбәкләреннән бию ансамбльләре җыелды. “Ветер перемен” дигән Бөтенрусия заманча хореография фестивалендә Ульяновск, Чиләбе, Магнитогорск, Түбән Новгород, Ырынбур, Екатеринбург, Нижневартовск, Бөре, Стәрлетамак, Нефтекама, Уфа шәһәрләренең яшь биючеләре башкала сәхнәсенең идән такталарын сынады.

Һәр җырында - уңай энергия

21 ноября

Аның булмышы халык булмышы белән бәйле. Башкорт моңын бала чактан үзенә сеңдереп үсә егет. Соңыннан үзе дә җырлар иҗат итә, аларны сәхнәдән дәртле, рухлы итеп халыкка җиткерә. Кем турында сүз бара, дисезме?

Җыр-моңнарыбыз онытылмасын

20 ноября

Көз — мәдәният хезмәткәрләре өчен үтә мәшәкатьле чор. Алтын көздә Дүртөйленең Мәдәният сараенда утлар кабына, ягъни җәйге тынлыктан соң сәнгать яңа тормыш белән яши башлый. “Әллүки” татар фольклор коллективы да яңа сезонга аяк басты. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрфуга апа Әмирова тәкъдиме белән унсигез ел элек оештырылган “Әллүки” ансамбленең бөтен эшчәнлеге минем катнашлыкта үтте. Тәүге утырышның 40 ел гомерен балалар укытуга багышлаган педагог, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәсрүрә Шәрифҗанова фатирында үткәне бүгенгедәй күз алдымда.

Халкым өчен янып яшим!

20 ноября

Моңлы, халыкчан җырлары, матур кыяфәте белән күпләрне сокландыручы Роза Аккучукова — сәхнәдә балкыган чагу йолдызларның берсе. Билгеле җырчы үзенчәлекле тавышы белән тамашачы күңелен яулый һәм озак еллар үзенең популярлыгын югалтмый. Башкортстанның халык артисткасы әлеге көндә нинди уй-хисләр, планнар белән янып яши икән? Шул хакта белер өчен, әйдәгез, җырчының үзенә мөрәҗәгать итик.

“Нур”ның яшь чагы әле, дәртле, илһамлы мәле!

17 ноября

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында берьюлы өч бәйрәм узды

Беренчедән, “Нур” театры егерме еллык юбилеен бил­геләде. Шулай ук, тантаналы кичәдә театрның беренче татар актрисасы Сәхип­җамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына — 120, ә ул оештырган беренче милли профессиональ “Нур” театр труппасы барлыкка килүгә 100 ел тулу билгеләнде.

Фестивальнең жиңүчесе билгеләнде

15 ноября

Идел буе театрларының “Ниточка” дип аталган округ фестивале барышында биш көн дәвамында тамашачылары курчаклар дөньясында гизде. Башкортстан дәүләт курчак һәм Милли яшьләр театрлары сәхнәләрендә үткән фестиваль афишасында 14 спектакль иде. “Три поросенка”, “Гуси-лебеди”, “Гадкий утенок” кебек традицион әкиятләр белән беррәттән, театраль эксперимент буларак каралган “Медея”, “Кечкенә трагедияләр” спектакльләре күрсәтелде. Репертуарда балалар гына түгел, олылар өчен дә кызыклы тамашалар бар иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»