Мәдәният һәм сәнгать

“Песи өе”нә рәхим итегез!

22 декабря

Яңа ел бәйрәме — ба­ла­ларның гына түгел, өлкәннәр­нең дә көтеп алган әкияти, кабатланмас бәйрәм­нәренең берсе. Нәкъ Яңа елда без иң зур хыялларыбызның тормышка ашуын көтәбез, чыршы астыннан бүләкләр эзлибез һәм чын күңелдән кышкы әкияткә, могҗизага ышанабыз. Ә театр дигән илаһи дөньяда бу бәйрәм икеләтә могҗиза төсен ала.

Бию телен аңлый һәркем дә

20 декабря

15 декабрьдә “Баек” республика телевизион бию фестивале биш еллык юбилеен билгеләде. Гала-концерт Нефтьчеләр мәдәният сараенда узды. Ел саен конкурс республиканың иң оста биючеләрен җыеп кына калмый, Русиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә кунаклар кабул итә. Әйтик, быел, конкурсантлардан тыш, фестивальдә республиканың билгеле коллективлары (Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, Стәрлетамак бию театры), татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары, шулай ук Әстерхан, Чечня, Дагстан, Үзбәкстан, Төньяк Осетия кунаклары катнашты.

Мәхәббәт - үзе тылсым ул!

18 декабря

Тамашачы тыела алмыйча көлде. Берсе — эчен тотып, икенчесе — ояла биреп, бүтәннәре күршесен эткәли-төрткәли көлде. Башта артистларның мәзәк кыланышыннан, юморлы сүзеннән көлделәр, ә аннары тегеләре сәхнәгә чыгып басу белән көлә башладылар. Менә кызык...

Казаннарны урап кайттык әле

14 декабря

Узып баручы елның соңгы айлары якташларымны бер-бер артлы өч бәйрәм белән сөендерде. Аларның да ниндие һәм кайда үтүе бит әле — моңарчы күпләребез хыялында йөртеп тә аяк басмаган — Казанда!

Сандугачны, канат түгел, моңы чөя күкләргә...

08 декабря

Илешне җырчыларга бай төбәк итүгә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җыелма хор коллективына, сугыш һәм хезмәт ветераннарының халык хорына, Илеш мәктәпләрендә, предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә оештырылган хорларга һәм вокаль ансамбльләргә җитәкчелек итүче, дистәләрчә баланы җыр сәнгате серләренә төшендерүче Рәсилә Басыйрова да зур өлеш кертә.

Яшь талантлар канат ныгыта

06 декабря

Күңелле хәбәр! 2013 елның июнендә республикада “Оперение-2013” Бөтенрусия балаларның иҗади үсеш студияләре фестивале узачак. Фестивальнең кыска гына тарихы һәм максатлары турында Уфаның “Родина” кинотеатрында журналистлар белән очрашуда студияләрнең художество җитәкчесе Константин Хабенский һәм кураторы Евгений Гуров сөйләде.

Сәхнә җанлы элемтәче

05 декабря

Тәтешле районында Фәрит Җиһангировны белмәгән кеше юктыр. Алай гына да түгел, ул — республикада, күрше төбәкләрдә дә танылу алган нәфис сүз остасы. Фәрит Абзал улы бу жанр буенча республикада үткән конкурсларда даими катнаша. Быел республикада икенче тапкыр “Иҗади сүз” эстрада-сөйләм конкурсы үтте. Узган елда ул Милләтара татулык елына багышланды һәм Фәрит, икенче урын яулап, Дипломга лаек булды.

Яңа сезонны - яңа залда

05 декабря

Учалы филармониясе 11нче иҗат сезонын капиталь ремонттан соң ачылган концерт залында башлап җибәрде. 1970 елда төзелгән бина бер тапкыр да ремонтланмаган булган. 2011 елның язында зал ремонтка ябыла. Эшләр башкаруга зур акча таләп ителүе ачыклангач, Башкортстан бюджетыннан — 23, муниципалитеттан 10 миллион сум акча бүленә.

Театрда җиде кич...

01 декабря

Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышланды

Салават башкорт дәүләт драма театры белән Туфан Миңнуллинның мөнәсәбәте “драматург — театр” бәйләнеше генә түгел, ә башкачарак, якынрак, тыгызрак булды. Ул театрыбызның тугры дусты иде. Юкка гынамыни, драматургның өч матур пьесасы буенча куелган төрле жанрдагы спектакльләре театрның репертуар афишасын әле булса бизәп тора. Аларның барысын да сәхнәгә куючы режиссер — Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Русиянең һәм Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Олег Ханов. Тамашачы спектакльләрне яратып һәм үз итеп өлгерде.

Мавыктыргыч сихри дөньядыр ул - серле, гүзәл бию дөньясы!

30 ноября

Сәхнәдә сылу кыз бии. Юк, хатын-кыз түгел бу. Күбәләк ул. Итәкләре, гүя, ефәк канатлар — шәмне сүндерерлек җиңел генә җилгә дә чайкалып-тибрәлеп тора. Чәчләре дә музыка дулкынында чайкала. Шул дулкын сине дә үзе артыннан ияртә кебек. Әй, сихерче түгелме бу? Әнә бит, тамашачы, барлык дөнья мәшәкатьләрен онытып, күренмәс җепләр белән сәхнәгә үрелгән. Җепләр тояр-тоелмас, әмма ныклы, тиз генә ычкынырлык түгел. Биюче сәхнәнең әле бер, әле икенче ягына очып куна. Әллә кошчыкмы ул? Сандугач җыры белән әсир итә, ә бу сылу — нәфис хәрәкәтләре белән. Матурлык алиһәсе ул. Ә, бәлки, ханбикәдер дә әле...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»