Мәдәният һәм сәнгать

Мәскәү Камал театрын алкышлады

19 января

Татар театры, үзенең беренче атамасы “Сәйяр”гә тугры калып, инде гасырдан артык тарихи иҗат юлын гастрольләр белән бәйләп бара. Мәгълүм булганча, “күчеп йөрүче йолдызлык” мәгънәсен аңлатучы бу исемне труппа җитәкчесе Габдулла Кариевка 1908 елда аның адашы, дусты, киңәшчесе, бөек шагыйребез Габдулла Тукай тәкъдим итә.

“Ерак һәм якын”

19 января

Күренекле балетмейстер Хашим Мос-таевның шулай аталган яңа китабына 100 еллык тарих сыйган. Мин аның кулъязмасын 2007 елда укыган идем, хәзер инде кыйммәтле, хәтта уникаль фотолар белән баетылган 720 битлек альбомны зур дулкынлану белән кулга алдым.

“Кышкы чия” авторы - Илештән...

18 января

Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Виниса Фәттахова болай дип язган иде: “Илешемнең гади бер кызы мин, Туып-үстем Илеш җирендә. Назлап үстерде ул кочагында, Шушы хакта минем җырым да”.

Киләчәк – талантлы яшьләр кулында

17 января

Санкт-Петербургта “Планета киләчәге” дигән халыкара балалар иҗаты конкурсы үтте. Анда Яныбай Хамматов исемендәге башкорт гимназиясе һәм Белорет шәһәренең 14нче, 20нче мәктәп укучылары “Рәсем сәнгате” номинациясендә җиңү яулады.

Моң һәм мәхәббәт

17 января

Бу ике сүз, бер карасаң, гади, аңлаешлы, табигый. Ул кешенең аң-акылы, хис-тойгысы, йөрәге, күңеле, җаны, каны белән бәйле. Йөрәк, күчерелмә мәгънәдә әйтсәк, Җир шарында, күктә, галәм-җиһан киңлекләрендә дә бар. Җир шары — үзе бер мәхәббәт йомгагы. Моң — аның эчендә дә, тышында да. Кеше — Җир һәм Күк мәхәббәте җимеше. Бу җимеш мәхәббәт һәм моң белән гыйззәтләнә. Адәм баласындагы моң һәм мәхәббәт Аллаһ рухы белән бәяләнә: “Моңлы кеше — уйлы кеше”; “Мәхәббәтле кеше — мәрхәмәтле кеше”. “Моңсыз кеше — уйсыз кеше”; “Мәхәббәтсез кеше — мәрхәмәтсез кеше”.

Яңадан туган... орган!

16 января

Борын заманда, әле катлаулы музыка кораллары уйланып табылмаган чорда, кемдер беренче башлап камыштан ясалган курайларны бергә бәйләгән. Греклар бу музыка коралын уйлап табуда урман Тәңресе Панның да катнашлыгы бар дип уйлап, аны Пан флейтасы дип атый башлаган.

Татар кызлары - беренче!

12 января

Аңа нибары 21 яшь кенә. Гади татар кызы, журналистлыкка укып йөри. Тыйнак. Башкалардан ни белән аерыла, дисезме? Бик сәләтле җырчы ул. Күп җыр конкурслары һәм премияләр лауреаты булып өлгергән. Ә күптән түгел аны, ягъни Татарстанның Зеленодольск шәһәрендә туып-үскән Динә Гарипованы барлык Русия күреп-белеп-ишетеп хәйран калды. Динә Яңа елга берничә көн кала гына “Беренче канал”да узган “Голос” телепроектының җиңүчесе булып танылды.

Динарга юл бирегез!

09 января

Иҗат юлын әле яңа башлап җи­бәргән Бакалы егете Динар Асылгәрәев зәвыклы тавышы белән танылу алып өлгерде. “Соңарма”, “Туган җирем — Бакалым”, “Бер елмаю” җырлары халыкның күңеленә хуш килеп, музыкаль клиплар да төшерелде. Әмма һәр үзешчән иҗат төрле киртәләргә юлыккан кебек, яшь җырчы да моннан читтә калмый. Республика­бызның Мәдәният министрлыгына язган хатында ул шулар хакында бәян итә.

Президент Илдар Абдразаковны тәбрикләде

27 декабря

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында опера җырчысы Илдар Абдразаковны аңа Башкортстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исем бирелү белән котлады һәм тиешле документны тапшырды. Артист Уфага “Мәрхәмәт” фонды оештырган Раштуа хәйрия концерты бирү өчен кайткан.

Мәдәният ул - театр гына түгел, ә елмая, ярата белү дә

26 декабря

Михаил Рабинович белән теләсә нинди темага сөйләшеп булыр иде. Ул — Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1984 елдан — Башкортстан дәүләт академия урыс драма театрының (ул вакытта — Республика урыс драма театры) баш режиссеры, 1998 елдан шул ук театрның художество җитәкчесе булып эшли. Республикада да, чит төбәкләрдә дә киң билгеле шәхес. 1961 елда Уфа авиация институтына укырга керүен, уку дәверендә Студент театрын оештыруын беләбез. Бу театр озак еллар дәвамында популярлыгын саклый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»