Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәниятне – һәр йортка!

07 февраля

Бу максатка ирешүдә “Башкортстанның мәдәни дөньясы” порталы мөһим роль уйнаячак

Бүгенге җәмгыятьне, кызганычка каршы, мәдәниятле дип әйтеп булмый. Эш безнең китаплар укымауда, тарихыбыз белән кызыксынмауда, урамда сыра эчеп, тәмәке пыскытып йөрүе­бездә, музей һәм күргәзмә­ләрдән читтә торуыбызда, бик күп клублар­ның ишегенә йозак эленүдә генә дә түгел. Җәмгыятьтәге бүгенге битарафлык кебек күренешләрне дә мәдәния­тнең аксавына бәйләргә кирәктер. Элегрәк без югары белемле кешене мәдәниятле дип саный идек. Кызганычка каршы, хәзер кесәсендә бер генә түгел, ике югары уку йорты дипломы булган кеше дә еш кына мәдәниятле булудан ерак тора.

Салават театрында премьера

07 февраля

Бөтендөнья Гашыйклар көненә Салават башкорт дәүләт драма театры тамашачыларга шәп бүләк — өр-яңа спектакль әзерләде. Наил Гаетбаевның “Кызлар килде авылга” пьесасы буенча Башкортстанның халык артисты Азат Нәзергулов музыкаль комедия тәкъдим итә. Спектакльнең рәссамы — Русиянең атҡазанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композиторы — Башкортстан­ның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов, хореографы — Башкортстанның атҡазанган артисткасы Рәмизә Мөхәммәт­шина, режиссер ассистенты — Лиана Нигъмәтуллина.

Син кайчымы? Мин - каләм!

05 февраля

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының балалар студиясе нәтиҗәле эшли

Маймыл-хатын өй эчендә тырнак буяп утыра. Үз-үзенә соклана, куана. Шулчак “ух-ух” килеп, дүрт аякта сикергәләп, ир-маймыл кайтып керә. Кәстрүл капкачын ачып исни — буш, таба та ялтырап тора, башка савытлар да. Җир ярып кычкыра, ачулана маймыл. Ул һич кенә дә “хатыны”ның матур тырнакларын күрергә, ашарга пешерелмәүнең шундый гади сәбәбен аңларга теләми. Нишләргә? Шулай да, җаен таба маймыл-хатын, иренә назлана, елыша, аны башыннан бет чүпләп булса да ашата...

Җыр-моң сөюче халыкның киләчәге матур

29 января

Нефтекама филармониясе җитәкчесе Рәис Исмәгыйлов моңа ихлас ышана һәм өметләнә

Нефтекама дәүләт филармониясе республикада иң яше. Ул күптән түгел генә унбишенче иҗат сезонына аяк басты. Унбиш ел тарих өчен аз тоелса да, иҗат коллективы өчен — чагу мизгелләргә бай гомер. Төрле елларда филармонияне мәдәният, сәнгать өлкәсендә дан тоткан, билгеле исемле шәхесләр җитәкләгән. Бүген аның директоры — филармониянең киләчәге, артистлары өчен янып яшәүче, шушы көннәрдә 60 яшен билгеләүче Рәис Исмәгыйлов. Филармониянең киләчәге һәм җитәкченең үзе белән якыннанрак танышу өчен без Рәис Абдрахман улы белән әңгәмә кордык.

“Большой рахмат!”

26 января

— Бу очрашуыбыз бернинди премьерага да, театрдагы мөһим бер вакыйгага да багышланмаган, планга кертел­мәгән, нәтиҗәләр ясау өчен оештырылмаган, — дип башлады сүзен М. Гафури исе­мен­дәге Башкорт дәүләт академия драма теат­рының художество җитәк­чесе Олег Ханов. Шулай да, матбугат конференциясен оештыруга җитди сәбәп бар иде.

Авыл халкы сынлы сәнгатькә тартыла

25 января

Кыргыз-Миякәдәге “Эрмитаж” картина галереясында олысы һәм кечесе Русиянең Рәссамнар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе оештырган күчмә күргәзмәсенең тантаналы ачылуына җыелды. Кичәне моңлы җырлар белән сәнгать мәктәбе укытучылары Светлана белән Гөлназ Ходаклар, Гүзәл Таҗетдинова җитәкчелегендәге урыс халык уен кораллары ансамбле башлап җибәрде.

Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты: “Фәридә апа һәм Бәхти абый остазларым булды”

24 января

Безнең буын Фәридә апа җырын, моңын тыңлап үсте. Уфада сәнгать училищесында укый башлагач, мин ничек тә аның белән якыннан танышырга теләдем. Тик бу бәхет миңа 1979 елда укуны тәмамлап, Башкортстан дәүләт филармониясенә эшкә баргач кына елмайды. Бәхти абый безне эшкә алу-алмау мәсьәләсен тикшерү комиссиясе әгъзасы иде. Мин баянда үзем уйнап, җырлап күрсәткәч, ул: “Бу егетне алыйк, бик өметле күренә”, — диде. Бераз концертлар куеп йөреп шомаргач, 1980 ел башында Бәхти Гайсин мине үзенең концерт бригадасына алды. Менә шунда мин ныклап җырларга өйрәндем. Ә беренче сабакны Фәридә Кудашевадан алдым. Кварталга тиешле булган минимумны (51 концерт) үтәп кайткач, мин аның алдында отчет тоттым. “Бу җырны ничек җырладың, ә монысын башкарганда нинди образларны күзалладың, ни турында җырлаганыңны аңладыңмы, тамашачы ничек кабул итте, кул чаптылармы, сәхнәгә кабаттан чакырдылармы?” – менә шундый сорауларга күмде Фәридә апа. Баш­тагы мәлдә артыгын таләп итә бугай дип, көрсенеп куйган чаклар да булгалады. Чынында исә Фәридә апа мине шушы рәвешле җырчы һөнәренең неч­кә­лек­ләренә өйрәткән икән. Әлбәттә, сигез ел буе менә шундый мәктәп үтеп, мин чын мәгънәсендә җырчы булып формалаша бардым.

Министр җавап тотты

22 января

Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова узган җомгада “Комсомольская правда” гәзитенең Башкортстандагы редакциясендә журналистлар белән очрашты.

Башкортстанда - Австриянең мәдәни сезоны

19 января

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Ав-стриянең Русия Федерациясендәге Илчелегенең мәдәният буенча атташе Симон Мраз белән очрашты.

Опера йолдызлары белән сихри кичләр

19 января

Гыйнвар азагында Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында “Дөнья операсы йолдызлары белән ике кич” узачак. Бу музыкаль проект идеясенең авторы булып чыгыш ясаучы Уфа операсы солисткасы Әлфия Кәримованың иҗади уңышлары бихисап. Ул — Башкортстанның атказанган артисткасы, халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты, “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты. Болар — һәркемгә билгеле фактлар гына. Күпләр аның егерме тугыз конкурста катнашуын, күпсанлы җиңүләр яулавын белми дә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»