Мәдәният һәм сәнгать

Флорида Исмәгыйлева: “Җырларымны канат итеп, илләр гизәм...”

07 марта

Гүзәл хатын-кыз — акыл, зәвык һәм үз-үзеңә ышанычның тигез нисбәте ул, дигән бер акыл иясе. Бу сүзләр Башкортстанның атказанган артисткасы Флорида Исмәгыйлева турында да әйтелгән кебек. Табигать аңа барысын да кызганмый биргән: чишмә чылтыравыдай җанны иркәләгән сихри тавыш, гүзәллек, күңел байлыгы, нәзакәтлелек. Боларга өстәп, үзенә генә хас тарту көче дә бар аңарда.

Гомерне Ходай сынау өчен бирә

06 марта

Күптән түгел күренекле драматург, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Русия дәүләте бүләге, Башкортстан Респуб­ликасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстан­ның атказанган сәнгать эшлеклесе Флорид Бүләковка “Башкортстанның халык язучысы” дигән исем бирелде. Бу билгеле шәхес белән танышуым февральдә аңа 65 яшь тулган көннәрдә булды. Журналистикада беренче генә адымнарымны ясавыма карамастан, халык язучысы минем белән, олуг әдипләргә хас булганча, гади һәм ихлас итеп сөйләште.

Тамашачы ник елады?

05 марта

Моцарт музыкасы, күзләргә тулган яшь, күкрәкне кысып алган татлы әрнү, табигать белән гармония, мәңгелек хакында уйланулар... Тамашачының хискә бирелеп елап җибәрүе һәм һич кенә дә бу халәтеннән кыенсынмавы... Өзелеп ярату, кадерләү, юксыну... Моцартның иң билгеле әсәре, мөгаен, 40нчы симфониядер. Аны башкаручылар да, тән­кыйтьчеләр дә шундый фикердә. Симфония гади музыка яратучылар өчен генә түгел, ә белгечләр өчен дә — үз әсәр. Аның аша тамашачы җәмгыять тарафыннан кире кагылган, бәхетсез мә­хәббәт һәм тормыш сынаулары кичергән рәссамның, утыз алты яшендә серле рәвештә дөнья белән хушлашкан бөек ком­позиторның эчке халәтен тоя. Романтик рухтагы әлеге симфония дөньякүләм популярлыкка ия.

“Уйна, гармун!”

26 февраля

Балтач районында үткәрелүче бу конкурс матур традициягә әверелде

Һәрбер халык, милләт бер-берсеннән үзенчәлекле җыр-биюләре, моңы, махсус уен кораллары белән аерылып тора. Тальян гармун — халкыбызның милли горурлыгы. Ул гасырлар буе ата-бабаларыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, моңландырган, юаткан.

Яңавыл җырчыларны җыя

22 февраля

Яңавыл районы — талантларга бай төбәк. Алар арасында Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, Г. Сәләм исемендәге республика премиясе лауреаты Радик Гәрәев аерым урын алып тора. Аның таланты, моңлы һәм бер үк вакытта калын стеналарны үтеп чыгарлык көчле тавышы илебез төбәкләрендә генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдә дә күпләрне әсир итте.

Байрас Ибраһимов: “Ирекле булудан югары берни юк!”

16 февраля

Режиссер — укып кына үзләштерү мөмкин булган һөнәрме? Әллә Ходай биргән сәләтме? Фикер кыюлыгымы? Хыял очышымы? Белмәссең. Әмма бер нәрсә бәхәссез — теләге булган һәркем режиссер була алмый. Режиссер — сайлап алынганнар кавеменнән, шуңа да чын режиссерлар бармак белән генә санарлык. Китап кебек “укырга да укырга” була режиссерны.

Башкалага Шаляпин рухы кайтты

14 февраля

Бу залның искиткеч җылы булуын билгелиләр. Якты да ул, уңайлы да. Залга атлап керүче кеше күңеленә шундук тынычлык, юаныч, илһам таба. Әллә диварлары берәр сер саклыймы? Сер дисәң, сер дә түгел кебек. Күп еллар элек бу концерт залында унҗиде яшьлек җырчы егет Федя Шаляпин чыгыш ясаган. Булачак бөек урыс җырчысының беренче чыгышы, беренче уңышлары шушы сәхнә, Уфа белән бәйле. Шуңа да залга музыка рухы сеңгән. Шуңа күрә биредә, Федор Шаляпин исемендәге концерт залында, талантлы җырчылар, сәхнә осталары очрашырга гадәтләнгән. Михаил Глинка исемендәге Бөтенрусия музыка мәдәнияте музейлары берләшмәсе дә җырчының 140 еллыгына багышланган төп юбилей чараларын үткәрү урыны итеп Уфаны очраклы гына сайламаган.

Башкортстан киносының киләчәге нинди?

13 февраля

Бу мәсьәлә тармак белгечләрен тирән борчуга сала

Башкортстан кинематографистлары республика Президенты Рөстәм Хәмитов исеменә шушы тармакны үстерү буенча ашыгыч чаралар күрү кирәклеге турында ачык хат юллаган. “Комсомольская правда” гәзитенең Уфадагы матбугат үзәгендә хат авторлары һәм бу мәсьәлә белән якыннан таныш кешеләр — мәдәният министры урынбасары Шамил Абдраков, Башкортстан Кинематографистлары берлеге рәисе Айчуак Йомагулов, Русия Кинематографистлары берлеге әгъзасы Рияз Исхаков, “Башкортостан” киностудиясе директоры Азамат Хуҗәхмәтов журналистлар белән очрашты.

Олы талантны искә алдылар

12 февраля

Шамил Терегулов, Пермь хореография училищесында Ру­сия­нең атказанган сәнгать эшлеклесе Ю. И. Плахт классын тәмамлап, чирек гасыр театрда биегән. Балет сәнгатен яратучылар аны, күбрәк лирик партияләр башкаруына карамастан, чагу характерлы биюче буларак хәтерли.

Уфа - Шаляпин тантаналары үзәге

07 февраля

13 февральдә бөек урыс җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 140 ел тула. Уфа шәһәре аның иҗат юлының башы — биредә беренче чыгыш ясавы белән искә алына.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»