Мәдәният һәм сәнгать

Аның моңы халык күңелендә

30 марта

Яңавыл шәһәрендә Радик Гәрәев исемендәге ­ ачык җыр конкурсы үтте

Яңавыл районы бөек җыр­чыларның берсе — Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты Радик Гәрәевны биргән төбәк. Аның җырчы таланты, моңы, көчле тавышы бик күпләрнең күңелен әсир итте.

Бала җанлы... бакалар

30 марта

Кешелек җәмгыятендә исә сабый гомере берни тормый

Халыкта “Бала — бавыр ите” дигән әйтем бар. Билгеле, ул буш урында тумаган. Гади инстинктка гына түгел, аңлы яратуга, балада үз дәвамыңны күрүгә нигезләнгән кешедәге бала җанлылыкны башка бернинди хис-тойгы белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Әмма дөньяда башка сыймаслык, аңлатып булмаслык хәлләр дә очрый...

Яз һәм джаз

29 марта

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә бу көннәрдә XVII халыкара джаз фестивале үтә. Дөнья киңлегендә билгелелек яулаган джазменнар, джаз квартетлары, оркестрлар һәм җырчылар “Алсу пантера” фестивале чикләрендә бер сәхнәдә очраша.

Бу шәхесләр зур хөрмәткә, чиксез рәхмәткә лаек

27 марта

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт салучыларның төрле һөнәри бәйрәмнәре бар. Музейлар көне, театр көне, бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне, башка бәйрәмнәр. Әмма җәмгыятьнең рухи үсешенә бәһаләп бетергесез өлеш кертүчеләрнең уртак бәйрәме дә бар. 2007 елның 25 мартыннан Русиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләнә. Менә бу көнне инде барысын да котларга була! Башка өлкә булса, котланучыларны җыеп, алар өчен матур кичә-концертлар оештырып булыр иде. Ә мәдәният хезмәткәрләре үз бәйрәмнәрендә дә концерт куеп йөри. Моны яхшы аңлаган республика җитәкчелеге, ниһаять, һөнәри бәйрәм­нәрендә алдынгыларны бүләкләде. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасы Баш­кортстан дәүләт опера һәм балет театрында узды. Хезмәттә зур уңышларга ирешүчеләргә югары дәүләт бүләкләре, мактау грамоталары бирелде. Башкорт дәүләт академия драма театрының мәшһүр сәхнә остасы Нурия Ирсаева, Ишембай балалар сәнгать мәктәбенең Макар филиалы мөдире Мәрьям Солтанова, виртуоз кубызчы Роберт Заһретдинов — Салават Юлаев ордены, сәнгать белгече Габриэль Пикунова Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнделәр.

“Без” тәрбияли дә, туплый да!

27 марта

Нефтекама шәһәре быел 50 еллык юбилеен билгели, ә шәһәрнең татар театрына — 45 яшь! Әле шәһәрнең мәдәният учаклары да булмаган чакта үзешчәннәр фатирларга, тулай торак бүлмәләренә җыелып, репетицияләр үткәргән, пьесалар сәхнәләштергән. Бу исә шәһәрдә һәрвакыт сәнгать сөюче, сәләтле кешеләр яшәве турында сөйли. Ә инде дәваханә, мәктәпләр белән беррәттән беренче мәдәният йорты барлыкка килгәч, яңа төзелеп кенә килгән шәһәрдә берьюлы биш театр эшли башлый. Урыс театрын Ленинград театр училищесын тәмамлап кайткан Петр Шеин җитәкли, татар театрын Фәүзия Халикова оештырып җибәрә. Тора-бара Яшьләр театры, Балалар театры барлыкка килә. Мәскәү Дәүләт академия балалар музыкаль театры филиалы булган “Тургай” һәр елны, илебез башкаласына барып, спектакльләр куя. “Тургай” хәтта Бөтендөнья балалар театры энциклопедиясенә кертелә.

Татар җырлары - Мәскәү сәхнәсендә

22 марта

Мәскәүдә, Дәүләт Кремль сараенда “Дуслык күпере: Мәскәү — Уфа — Казан” дигән үзенчәлекле концерт узды. Афишаларда исә аны гади генә “Зур татар концерты” дип атаганнар иде. Илнең төп концерт мәйданында Башкортстанның, Татарстанның һәм Мәскәүнең иң яхшы милли коллективлары чыгыш ясады.

Моңнар кайтты авылга!

20 марта

Оста тальянчы Фәнәзип Җиһангиров республикада мәдәнияткә карата мөнәсәбәт үзгәрүенә чиксез канәгатьлек белдерә

Хәбәр ителүенчә, февраль башында Балтач районы Мәдәният сараенда “Уйна, гармун!” бәйгесе узды. Быел ул җиденче тапкыр оештырылды. Бәйгедә сигез яшьтән алып, сиксән сигез яшькә кадәр 66 гармунчы, баянчы, башка уен коралларында уйнаучыларны да кертеп, җәм­гысы 150дән артык кеше катнашты. Бүгенге язмада гармунчылар бәйгесендә өченче дәрәҗә дипломга лаек булган оста тальянчы, 79 яшьлек Фәнәзип Җиһангиров белән таныштырабыз.

Офыкта - “Ак пароход”!

14 марта

Казанга зур гастрольләргә юлланыр алдыннан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры тамашачыга Чыңгыз Айтматовның киң билгеле “Ак пароход” повесте буенча сәхнәләштерелгән премьера тәкъдим итә. Әсәрнең режиссеры — Линас Зайкаускас. Повестьның инсценировка авторлары — Л. Зайкаускас һәм Олег Ханов, рәссамнар — Альберт Нестеров, Маргарита Мисюкова, композиторы — Урал Иделбаев.

Чыршы урманнары исе, каен җиләге тәме...

12 марта

Моңның хуш исе яки тәме буламы? Була! Чыршы урманнарындагы шифалы ылыс исе, сирәк төбәкләрдә генә үсә торган әҗәл даруы — каен җиләге тәме килә Хәния Фәрхи җырлаганда. Язгы сандугачлар хоры кебек тә, җидегән чишмәләр чылтыравына да охшаш бу моң. Кечкенәдән музыка сәнгате белән мавыгып, махсус мәктәпләрдә укып җыр дөньясына килүчеләр бихисап, ата-аналары ярдәме белән йолдыз булучылар да җитәрлек, аларны да яратып тыңлыйбыз, алкышлап каршылыйбыз. Ә Хәния Фәрхи... ул башка дөньядан... Ул җырлаганда күңелнең заман битарафлыгыннан утырган юшкыннары кубарыла да, җан иреккә чыга, илаһи табигый моң сине мең төрле чәчәкләр хуш исенә төреп, җиләкле аланнар буйлап алып китә, сөңгеләрен күккә төбәгән мәгърур чыршылар гаскәре белән очраштыра да, урман чишмәсенең салкын, саф суы белән сыйлый. Елата Хәния Фәрхи моңы, әллә нинди сагышлы да, татлы да шатлык яшьләре белән елата, туган якның илаһи хозурлыгына чумдыра да, балачакка, яшьлеккә алып кайта, яшәүгә яңа көч уята, үзенең хуш исе белән сихәтли, кәефне күтәрә, дәртләндерә, туган як, туган халкың өчен горурлык хисләре уята торган үзгә моң ул.

Сәнгатьнең күңелләрне җилкендерерлек канаты

09 марта

Башкортстан дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры оештырылуга унбиш ел

Башкортстан дәүләт филармониясе музыка сәнгатенең барлык тармакларын үз эченә ала. Башкортстан Республикасының халык уен кораллары милли оркестры белән академик хор капелласы, музыкаль-әдәби лекторий һәм эстрада-джаз оркестры тамашачы зәвыгына җавап бирерлек чагу, үзенчәлекле программалар белән чыгыш ясыйлар. Һәр иҗади коллективның, шул исәптән быел унбиш еллыгын билгеләүче эстрада-джаз оркестрының да, бай, кызыклы тарихы бар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»