Мәдәният һәм сәнгать

Җырлар җанга шатлык булып керсен, кояш булып кунсын йөзләргә...

19 июня

Чакмагыш районы Мәдәният сараенда Илфак Смаков призына конкурс үтте. Мәшһүр якташыбыз 1940 елның 2 гыйнварында Рапат авылында туа. Авылда — җидееллык, Чакмагышта урта мәктәп тәмамлый. Җыр-моңга мәхәббәте аны Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә алып килә. Талантлы егетне училищены тәмамлау белән Башкортстан дәүләт филармониясенә солист итеп эшкә алалар. Тиз арада ул киңкатлам тамашачыга таныла. “Башкорт АССРның атказанган артисты” (1978), “БАССРның халык артисты” (1985), “Русия Федерациясенең атказанган артисты” (1989) дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Талантлар иле - Дүртөйле

18 июня

Татарстанда үткән төбәкара фестивальдә районның халык театры 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде

Җәмгыять кечкенә күзәнәкләрдән гыйбарәт. Бу күзәнәкләр — гаиләләр. Чыннан да, һәр гаилә киләчәгебез өчен алмаш тәрбияли. Ата-ана баласына рухи башлангычларны да, җәмгыять өчен кирәкле, файдалы булып яшәү үзенчәлекләрен дә сала. Элек-электән әдәбиятыбызда “гаилә” төшенчәсенә зур урын бирелгән. Әсәрләрдә адәм баласының бәхете, аның киләчәге нәкъ гаиләдә барлыкка килүе аңлатылган. Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” пьесасы да шуңа таянып язылган. Гаиләдәге хатын-кызның бәхете ир кеше кулында булуы, балаларның киләчәге аның үрнәгендә барлыкка килүе ачык чагыла анда.

Мәдәниятне үстерүдән башка чарабыз юк!

17 июня

Дәүләт җыелышы-Корылтайда тармактагы мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Русиядә һәм Башкортстанда Мәдәният елы игълан ителгәч, бу өлкә аерым игътибар үзәгенә алынды. Республиканың мәдәни тормышы күзгә күренеп җанланды. Ел башыннан дәүләт учреждениеләре тарафыннан гына да 80нән артык эре чара үткәрелде. Районнар да, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк чара үткәргән. Башкортстан буйлап мәдәни чаралар марафоны гөрләп уза. Әлбәттә, дәүләт ярдәменнән тыш, мәдәният өлкәсенең нәтиҗәле үсешен көтеп булмый. Дәүләт бу өлкәгә карата йөз белән борылганмы? Мәдәният хезмәткәрләренең хокуклары тиешенчә якланганмы? Бүген гамәлдә булган хокукый механизмнар нәтиҗәле эшлиме? Бу нәтиҗәлелекне арттыру өчен ниләр эшләргә кирәк? Заман тармак хезмәткәрләре алдына нинди таләпләр куя? Парламент тыңлауларында сүз шул хакта барды

Авылның киләчәге мәдәнияткә дә бәйле

11 июня

Ярәмкәдә яшьләрнең ялын оештыруга зур игътибар бирелә

Агымдагы ел республикада һәм илдә “Мәдәният елы” исеме астында үтә. Бу җәһәттән республиканың бик күп район-авылларында клублар төзекләндерелә, яңа мәдәният сарайлары төзелә, бию, җыр түгәрәкләре оештырыла. Шаран районының Ярәмкә авылында яңа клуб төзергә 2012 елның көзендә үк карар ителә. Моның өчен “Бердәм Русия” партиясенең “Халык бюджеты” проекты нигезендә 25 миллион сум акча бүленә. Бер ел үтүгә яңа мәдәният йорты файдалануга тапшырыла.

Язмышы - сәхнә, юлдашы - илһам...

10 июня

Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина күптән түгел алтын юбилеен билгеләде

Уфа “Нур” татар дәүләт театры. Гримерка. Стенада — картина, чибәр хатын сыны. Хатынның күзләрендәге моңны җансыз рәсем үзенә сыйдыра алмаган, ташып, бүлмәгә түгелгән ул. Хәер, аңламас­сың, игътибарны кайсы ныграк җәлеп итәдер әле: хатынның модель кыяфә­теме, акыллы моңсу күзләреме, ачык йөземе, әллә бик озын куе чәчләреме?

Күңелләрдә - төнге симфония

07 июня

Былтыр беренче тапкыр оештырылып, җәмәгатьчелектә зур хуплау тапкан “Симфония төне” узган — Конгресс-холл артындагы сөзәк урын шундук халык теленә Уфа амфитеатры буларак керде. Музыка сәнгате йолдызларының һәм Милли симфоник оркестрның чыгышларын үз иткәнгәме, әллә классик музыкага сусагангамы, быелгы ачык һавадагы концертны да башкала халкы түземсезлек белән көтте.

“Бездә клублар да, халыкның күңеле дә якты”

07 июня

Район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы “Караидел – караңгы төбәк” дигән гыйбарәне күптән искергән, дип исәпли

Караидел районы хакимиятенең мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, бу өлкәдә хезмәт салучы башка коллегалары кебек үк, рухи мирасыбызны саклап калу һәм баету, сәнгатьне үстерү, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, аның тормыш-көнкүрешен матурлау, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне үз эшчәнлегендә төп бурыч-максат итеп куя. Һәм, әйтергә кирәк, бүлек һәм аның кул астында эшләүче тармак эшчәннәре бу бурычны лаеклы үтәп килә. Шул хакта җентеклерәк сөйләвен үтенеп, без районның мәдәният бүлеге начальнигы Руслан БУЛАТОВка мөрәҗәгать иттек.

Ирәндек буе моңга тулышты

05 июня

Сибайда уникенче “Ирәндек моңнары” төбәкара бәйгесе узды. Анда төрле районнардан, Чиләбе, Ырынбур, Курган өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округыннан, Татарстаннан, Екатеринбург шәһәреннән барлыгы 76 конкурсант һәм Казахстаннан Элемура Байсагарова катнашты. Бәйгечеләрнең чыгышын абруйлы сәнгать әһелләре бәяләде. Шунысы куанычлы, балалар арасында халык җырына сөю елдан-ел арта. Быелгы иң яшь бәйгече Арслан Күчәмышевка — дүрт яшь.

Уфада - “Урал моңы”

04 июня

“Урал моңы” музыка иҗаты конкурс-фестивале төрки телле яшьләрне унҗиденче тапкыр бер сәхнәгә җыйды. 1992 елда ул башкорт эстрадасы һәм рок-музыкасы республика фестивале булып оештырылган иде, өч елдан халыкара статус алды. Ул чакта Кабарда-Балкардан “Алмасты” төркеме Гран-при яулаган иде. Быел 28-30 майда узган конкурска Төркия, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Гагаузия-Молдовадан, Русиянең 14 төбәгеннән 53 башкаручы һәм иҗат коллективы килде.

Күңелләр гүзәллеккә ашкына

04 июня

Бакалы районында ел саен халык иҗаты фестивале үтә. Аның төп максаты – яңа талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Быел республикада Мәдәният елына багышланган фестивальгә “Күңелләр гүзәлеккә ашкына” дигән символик исем бирелде. 13 февральдә ачылган фестиваль майда гына тәмамланды. Йола буенча, чараның символы – штандарт һәм альбом – бер авыл биләмәсеннән икенчесенә тапшырылды. Әйтергә кирәк, әлегә бу гадәт бары тик Бакалы районына гына хас.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»