Мәдәният һәм сәнгать

Нуриев фестивале башлана

16 апреля

17-24 апрельдә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында XIX халыкара Рудольф Нуриев исемендәге балет сәнгате фестивале уза. Ул ХХ гасыр балет даһиеның 75 еллыгына багышлана.

Сәлам сиңа, “Ак пароход”!

12 апреля

Яңа спектакль тамашачыны уйландырды да, тетрәндерде дә

Күптән түгел Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Ак пароход” спектакленең премьерасы үтте. Инсценировка авторлары — театрның художество җитәкчесе Олег Ханов һәм Линас Мариюс Зайкаускас (Литва), рәссамы — Альберт Нестеров, костюмнар һәм курчаклар буенча рәссамы — Маргарита Мисюкова, ком графикасы рәссамы — Руслан Мәгалимов, композиторы — Урал Иделбаев, хореографы — Чулпан Аскарова.

Яз керде күңелләргә

10 апреля

Соңгы айларда республикабызның театр тормышында әһәмиятле вакыйгалар күп булды. Премьера спектакльләреннән тыш, сәхнә осталарының юбилей кичәләре, бенефислар, “Театр язы” фестивале үтә.

Машина Илешкә юлланды

09 апреля

Нефтекама шәһәрендә “Дуслык моңы-2013” бәйгесе үтте

“Дуслык моңы-2013” Халыкара татар һәм башкорт җырларын башкаручылар бәйгесенең үзенчәлекләре күп булды. Беренчедән, ул быел 15нче тапкыр үтте. Икенчедән, аңа канат куйган Нефтекама шәһәренә дә 50 яшь тулды. Өченчедән, быел бәйгегә моң алиһәсе — татар һәм башкорт җыр сәнгатен яңа үсеш баскычына күтәргән күренекле шәхес Фәридә Кудашева исеме бирелде. Дүртенчедән, яшь җырчыларны Республика Президенты Рөстәм Хәмитов үзе тәбрикләде. — “Дуслык моңы” фестивале Нефтекаманың визит карточкасы булып тора. Фестивальгә данлыклы җырчыбыз Фәридә Кудашеваның исемен бирү — аның тарихында зур вакыйга. Бу — якташыбызның истәлеген мәңгеләштерү белән бергә, фестивальнең төп максатын да билгели. Чөнки Фәридә апа ике тугандаш халыкның мәдәниятен якынайтуга, үстерүгә гаять зур өлеш кертте, — диде чыгышында Рөстәм Хәмитов. Фестивальгә быел республи­каның бик күп шәһәр һәм районнарыннан, Русия төбәкләреннән: Татарстаннан, Чиләбе, Пенза, Ырынбур, Свердловск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, шулай ук Кыргызстан, Казахстан республикаларыннан, Төркиядән җырчылар килде. Күпчелеге —16-20 яшьлекләр. Төрле төбәкләрдә гомер кичерүче милләт­тәшләребезнең туган телне һәм милли мәдәниятне шулай күз карасыдай саклавы, әлбәттә, сокландыра. З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Мортазина җитәкләгән мәртәбәле жюри өч көн дәвамында конкур­сантларны тыңлады. Өч көн буе бәхәс тынмады, чөнки, жюри әгъзалары бил­ге­ләвенчә, быел фести­вальгә бик күп талантлы яшьләр җыелган.

Яз килде... театрга!

06 апреля

4 апрельдә Уфада VIII “Театр язы” республика фестивале башланды. Мәдәният министрлыгы белән Театр эшлеклеләре берлеге оештырган әлеге чарада республиканың 11 профессиональ коллективы катнаша. Уфа, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Туймазы театрлары 10 апрельгә кадәр тамашачыга барлыгы 13 спектакль күрсәтәчәк, тамашалар вакытын бергә кушып исәпләгәндә бу 23,5 сәгать тәшкил итә.

Яшь җырчылар бәйгегә чыкты

06 апреля

Нефтекамада халыкара “Дуслык моңы-2013” башкорт һәм татар җырларын башкаручылар фестивале ачылды. Быел фестивальдә Башкортстан һәм Татарстаннан, Пермь краеннан, Ырынбур, Пенза, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләреннән, шулай ук Казахстан, Кыргызстан һәм Төркиядән 60тан артык кеше катнаша.

Туган якка мәхәббәт белән

06 апреля

Районның күренекле шәхесләре — рәссам Геннадий Топольников һәм фоторәссам Раил Мусинның хезмәтләре якташларына гына түгел, Туймазы, Октябрьский шәһәрләре, Чакмагыш, Бүздәк районнарының сәнгать сөючеләренә дә яхшы таныш. Күптән түгел “Тирә-як мо­хитне саклау елы” кысаларында, Бәләбәй шәһәре му­зее­ның залында да бу ике останың иҗатына багышланган күргәзмә ачылды.

Яз һәм театр - бер сулышта

04 апреля

Кушнаренко районында халык талантларын ачыклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә

Кушнаренко районы үзәгендә үзешчән һәм халык театрларының “Театраль рампа-2013” ачык республика фестивалендә 11 коллектив катнашты. Фестивальне Кушнаренко районы хакимияте һәм Баш­кортстанның Театр эшлеклелә­ре берлеге оештырды. Анда урыс, татар, башкорт һәм чуваш телләрендә спектакльләр күрсәтелде, театр белгечлеге буенча осталык дәресләре, режиссерлар өчен иҗади лаборатория, үзешчән сәнгать үсеше мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” оештырылды.

Бөке

04 апреля

Күптән түгел Туймазы татар дәүләт драма театрында шаулап-гөрләп премьера үтте. Театрның баш режиссеры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д. Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Байрас Ибраһимов Илгиз Зәйниевның “Бөке” пьесасын сәхнәләштерде. Спектакльнең рәссамы һәм музыкаль яктан бизәүчесе — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Наил Байбурин белән Ришат Сәгыйтов.

Халык биюләре рухыбызны үстерә

03 апреля

Мәртәбәле фестиваль бихисап яшь талантларны ачты

Туймазы төбәгендә өч көн дәвам иткән “Дуслык биюләре” ачык республика балалар халык хореографиясе фестивале Башкортстанның мәдәни тормышында истәлекле вакыйгага әверелде. Быелгы бәйгедә республика районнарыннан, шулай ук Чиләбе өлкәсеннән 49 иҗади коллектив катнашты. Фестивальдә катнашу­чы­лар­ны мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев сәламләде. — Иҗади бәйге Туймазыда дүртенче тапкыр уздырыла. Мондый күркәм фестивальләр яшь талант­ларны берләштерә, аларда милли мәдәниятләргә ихтирам һәм сакчыл караш тәрбияли, — диде ул чыгышында. Яшь башкаручыларның чыгышларын абруйлы жюри бәяләде. Русиянең театр сәнгате академиясе доценты, атказанган мәдәният хезмәт­кәре, Мәскәү кунагы Елена Щеголева, Стәрлетамак дәүләт филармониясе бию театрының художество җитәкчесе, Баш­кортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Риф Га­битов, Чиләбе дәүләт халык иҗаты үзәгенең сәнгать бүлеге мөдире Марина Склярова, Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжы педагогы, республи­каның атказанган артисты Әлфия Тимергазиева һәр чыгышны, чын мәгънәсендә, энә күзеннән үткәрде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»