Мәдәният һәм сәнгать

“Сәхнәдә уйнау - бала тудыру кебек...”

30 апреля

Билгеле театр һәм кино актеры, режиссер, педагог, СССРның халык артисты Армен Джигарханян шулай ди

Уфада Армен Джигарханян җитәкчелегендә Мәскәү драма театры гастрольләре узды. “Нефтьче” мәдәният сараенда Михай Себастианның — “Безымянная звезда” пьесасы буенча “Мона”, Эдвард Радзинскийның — “Театр времен Нерона и Сенеки”, Бернард Шоуның “Пигмалион” спектакльләре күрсәтелде.

“Ун минутка иртәрәк туганмын, абый, димәк!”

27 апреля

Игезәк җырчылар Айдар белән Алмаз Юнысовларны һәрвакыт бергә күрергә күнеккәнбез. Концертларда алар — бергә, “Нур” театры спектакльләрендә дә аерылгысыз, урамда да, кунакта да... Хәтта уртак электрон адреслары да бар. Мондый парлылык егетләргә уңайсызлык китермиме икән? Бу хакта Айдар белән сөйләшәбез.

Безне урамда бутыйлар...

25 апреля

Шушы көннәрдә 75 яшен тутырган композитор, җырчы, язучы Мөфтәдин Гыйләҗев белән охшашлыгыбыз төс-кыяфәттә генә түгел

Гаҗәп хәл: еш кына урамда минем белән бөтенләй таныш булмаган кешеләр килеп исәнләшә, кайсы якларда гастрольдә йөрүем, соңгы вакытта нинди көйләр язуым турында төпченә башлый. Бу сорауларга миннән уңай җавап ишетмәгәч: — Ничек, син Мөфтәдин түгелмени?! — дип аптырыйлар.

“Бетте, китте... Вәссәлам”

25 апреля

“Нур” театры артистлары сәхнәләштергән яңа лирик комедия шулай атала

Уфа “Нур” татар дәүләт театры коллективы тамашачыларга өр-яңа спектакль — Наум Брод пьесасы буенча “Бетте, китте… Вәссәлам” лирик комедиясен тәкъдим итә. 26-27 апрельдә узачак премьераның режиссеры Зиннур Сөләйманов. Комедия нигезендә — хатын-кыз белән ир-ат арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр. Боларны чагылдыру өчен “Нур” театрының талантлы актерлары Альберт Шәрәфетдинов белән Ирина Ганиева, рәссам Эльвира Әсәдуллина (Мәскәү), композитор Ришат Сәгыйтов, хореограф Наилә Фаткуллина (Казан) көч салган.

Күңелең җыр-моң теләсә, Тәтешлегә рәхим ит!

24 апреля

Районда рухи тормыш кайнап тора

Мәгълүм булуынча, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткәрелүче, инде республика күләмендә танылу алган “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” җыр-моң бәйрәмен Тәтешле районы һәвәскәрләре чыгышы белән ачылды. Тәтешлелеләрнең кул арты җиңел булды, әлеге проект киң колач ала бара.

“Алтын битлек” - якташыбызда

20 апреля

Илдар Абдразаков 2011-12 елгы сезонда “Опера/Ир-ат роле” номинациясендә “Алтын битлек” гомумдәүләт театр премиясенә лаек булды.

Зыялылар еллар аша сәхнәгә күтәрелде

20 апреля

30нчы еллар… Илдә Сталин репрессияләре бара. Күпме гаепсез кешене дошман итеп салкын төрмәләргә япкан чор. Мәкәрим Мәһә­диев, Газиз Әлмөхәммәтов, Вәлиулла Мортазин-Иманский, Гобәй Дәүләтшин, Габдулла Амантаев... Халык, җәмгыять өчен бөтен гомерен, тормышын бирергә әзер шәхесләр нинди гаеп кылган соң?

Уйна гармун, тынма гармун!

18 апреля

Илеш районының Ишкар авы­лында өч халык артисты — Фәнүнә Сираҗетдинова, Фәйрүзә Шәй­дул­лина һәм Халит Фатыйхов туып-үскән. Район җитәкчелеге Илештә туып-үсеп, бүген респуб­ликаның төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче талантлы шәхесләре белән тыгыз элемтәдә тора. Мон­нан бер­ничә ел элек гармун­чылар бәйрәме үткәрергә карар ителгәч, район җитәкчеләре иң беренче Халит Фа­тый­хов белән сөйләшә. Виртуоз баян­чы бу тәкъдимне хуплап каршы ала. Беренче бәйге район мәдәният сараенда 2010 елда уздырыла. Анда 150ләп кеше катнаша. 2011 елгысында да катнашучылар саны шуннан ким булмый. Базытамак авыл мәдәният йортында узган быелгы бәйге дә йөздән артык катнашучыны үзенә җыйды. Конкурсантларның иң кечкенәсенә — 9, иң өлкәненә 85 яшь иде. — Бәйгене гармунда уйный белүче һәркем көтеп ала. Шунысы куанычлы, чара ел саен яңа талантлар ача. Быел да гармун бәйрәме яңа исемнәр ачар дип ышанабыз, — диде район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рубин Галимов. Ул 55 яшь тулу уңаеннан Халит Фатыйховка истәлекле бүләк тап­шырды. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Халит Фатыйховның филар­мониядә эшли башлавына һәм җәмәгате, шулай ук Башкортстанның халык артисткасы Лилия Фатыйхова белән гаилә коруларына 35 ел тула икән. — Мин һәр елны бу бәйгегә дулкынланып кайтам. Элегрәк респуб­ликаның төрле төбәкләрендә узган гармунчылар бәйгеләрендә катнашканда: “Их, нигә безнең районда да шундый чара оештырылмый икән”, дип эчтән генә борчылып йөри идем. Район җитәкчеләре дә минем белән бер уйда булган икән. Бәйгенең озын гомерле булу-булмавы бары тик район җитәкчеләренә бәйле. Чөнки нинди дә булса чара үткәрү зур чыгымнар таләп итә. Киләчәктә дә район җитәкчеләре талантларны барлауга һәм үстерүгә акча кызганмаслар, бәйгенең абруе елдан-ел арта барыр дип ышанам, — диде Башкортстанның халык артисты.

Ярышмадык, тәҗрибә уртаклаштык!

17 апреля

“Театр язы-2013” фестивалендә унбер профессиональ коллектив катнашты

Бу чараны республика тамашачысы һәрчак сагынып көтә. Ул инде сигезенче тапкыр узды. Егерме ел элек Салават шәһәрендә нигез салынган фестиваль быел да Салават башкорт драма театры чыгышы белән (Туфан Миңнуллинның “Әллә ялгыш, әллә язмыш”) башланды.

Күршеләрдән - күчтәнәч

16 апреля

Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры Башкортстанга чираттагы гастрольгә килә

Театрның тарихы 1987 елга барып тоташа. Ул, башлыча, Мәгариф министрлыгы каршында татар театр-студиясе буларак эшли. Аңа нигез салучы һәм 2001 елга кадәр җитәкчелек итүче Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Фәрит Хәбибуллин була. Беренче премьера 1988 елда уза, ә 2007 елда театрга режиссер һәм артист Габдулла Кариев исеме бирелә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»