Мәдәният һәм сәнгать

Алар моңы - халык күңеленнән!

24 мая

Талантлы баянчылар Фирдус Шәрәфуллин һәм Айрат Галиев Магнитогорск шәһәреннән чираттагы җиңү белән кайтты

Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе доценты, халыкара конкурслар лауреаты, талантлы баянчы Фирдус Шәрәфуллин һәм аның шәкерте Г. Әлмөхәммәтов исемендәге музыка интернаты укытучысы, концертмейстер Айрат Галиев Магнитогорск шәһәрендә узган “Европа-Азия” халыкара конкурсында беренче урын яуладылар. Мондый зур җиңүгә алар беренче тапкыр гына ирешми. Фирдус Хәнәфи улы 1997 елда Новосибирскида узган халыкара баянчылар бәйгесендә беренче урынга чыкса, 2011 елда ул Австриядә үткән сәнгать конкурс-фестивалендә Гран-при бүләгенә лаек була. Былтыр Финляндиядә үткән Кышкы карнавалда җиңеп чыкты.

“Акчарлак” ерак “оча”!

24 мая

Җыр-моң ансамбле республикада гына түгел, күрше төбәкләрдә дә киң билгелелек яулаган

Бәләбәй төбәгендә җыр-моңга гашыйк халык яши. Биредә урыс, татар, башкорт, чуваш һәм башка милли-мәдәни ансамбльләр халык күңеленә хуш килерлек бай эчтәлекле чаралар оештыра. Ә “Акчарлак” җыр-моң ансамбле быел 10 яшен билгели.

Сәхнә күрке булыгыз!

23 мая

Бөек Ленин васыять иткәнчә — укырга, укырга һәм укырга!.. Бу васыятьне ата-ана якты киләчәк белән бәйли дә Актаныш районының Кәзкәй авылында дөньяга килгән кыз балага “Лениза” дип исем куша. Исеме язмышына йогынты ясагандырмы-юкмы, Лениза гомере буе хыялына ирешергә ашкына. Ә хыялы матур, якты аның — актриса булу!

Сәхнә әшнәлекне кабул итми

22 мая

Марат Кәримовның укучылары моны яхшы белә

— Укучыларым бар дөньяга таралган — АКШ, Франция, Испания, Япония сәхнәләрендә бииләр. Аларны Моисеев исемендәге дәүләт ансамбленә дә, “Березка”га да, Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбленә дә, барлык милли коллективларга да теләп алалар, — ди Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжы укытучысы Марат Кәримов.

Татар кызы Европаны яулый

21 мая

Швециянең Мальме шәһәрендә “Евровидение” конкурсының финалы узды. Анда “Only Teardrops” җыры белән Дания җырчысы Эммили Де Форест җиңү яулады. Димәк, киләсе елның маенда 59нчы “Евровидение” конкурсы Копенгагенда узачак. Русия исеменнән чыгыш ясаган татар кызы Динә Гарипова — бишенче урында. Беренче унлыкка керүчеләр: Дания, Әзербайҗан, Украина, Норвегия, Русия, Греция, Италия, Мальта, Нидерланды, Венгрия. Җиңүчедә — 281, Динәдә 174 балл. Русиягә иң югары балларны (12) Латвия белән Эстония бирде. Бөек Британия, Словения белән Ирландия дә унар балл өстәде. Ә Белоруссия белән Украина, никтер, җырчыны югары бәяләмәде. Уйланырга урын бар.

Сезон ябылды, ә эш дәвам итә

21 мая

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә 74нче иҗат сезоны ябылу тантанасына багышланган Гала-концерт гөрләп үтеп тә китте. Тамашачылар республиканың халык уен кораллары милли оркестры башкаруында халык көйләрен, композиторлар иҗат иткән музыкаль әсәрләрне, билгеле сәхнә осталарының моңлы җырларын зур кинә­неч белән тыңлап ял итте.

“Музейлар төне”ндә йоклап ятмагыз!

18 мая

18еннән 19 майга каршы төндә Уфада үтәчәк “Музейлар төне” акциясендә катнашучы күргәзмә мәйданчыклары арасында махсус автобуслар йөриячәк. Маршрут Совет мәйданы, Пушкин һәм Гоголь урамнарыннан Үзәк базарга һәм Җиңү паркына кадәр үтәчәк. Автобуслар һәр сәгать саен йөриячәк.

“Чиксез күк астында” ниләр бар?

16 мая

Яшь режиссер Александр Марьинның диплом эше сынауны уңышлы үтте

Туймазы татар дәүләт драма театрында Наталия Мошинаның “Чиксез күк астында” пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы булды. Спектакльне сәхнәгә Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе студенты Александр Марьин куйды. Бу спектакль — яшь режиссерның диплом эше.

Моңлылар кирәк әле!

11 мая

Нефтекамада “Кызыл таң” гәзите призына Гармун бәйрәме үтте

Нефтекама шәһәрендә Татар теле һәм мәдәнияте көннәре чикләрендә бик күп чара уздырылды. Шәһәрнең милли китапханәсе җитәкчесе Бәһия Хәйбрахманова белән Балалар һәм үсмерләрнең техник ижат үзәге директоры Әнфир Шәйдуллин үткәргән “Туган илнең гүзәл җырчысы” дигән әдәби-музыкаль кичә Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премияләре лауреаты, якташыбыз Илдар Юзеевка багышланды. Педагогия колледжының татар теле укытучысы Нәфисә Нәбиева һәм шәһәрнең мәгариф бүлеге методисты Раушания Имамова җитәкчелегендә барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары берлектә әзерләгән “Халык энҗеләре” фольклор бәйрәме дә бик ямьле булды. Биредә укучылар табышмаклар әйтте, халкыбызның онытылып барган уеннарын искә төшерде, йолаларын күрсәтте. Светлана Вәлиева җитәкләгән “Ак калфак” оешмасының “Шәмдәлләрдә генә утлар яна…” дигән тамашасы да халык күңеленә хуш килде, бик күп җылы тәэссоратлар калдырды. Балалар китапханәсе (мөдире — Фәйрүзә Хуҗина) тарафыннан әзерләнгән һәм Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Гамил Афзалның иҗатына багышланган “Татар икәнемне онытмадым…” дигән кичә дә искиткеч ямьле, җылы килеп чыкты. Шәһәрнең “Инеш” иҗат берләшмәсе Тукаебыз туган көндә “Шигърият бәйрәме” уздырды, бу чара исә каләм тибрәтүчеләрне генә түгел, гомумән, шигърияткә гашыйк кешеләрне җыйды.

Театр - рухи сафлану урыны!

07 мая

Театрларны чагыштырып карасак, алар арасында опера һәм балет театры ниндидер аерым, почетлы урын алып торадыр кебек, чөнки анда тамашачы һәрвакыт соклангыч матурлык эзләп килә һәм аны таба да. Башка театрларда да, әлбәттә, матурлык бар һәм күп, әмма кайвакытта киресе дә була. Берничә генә мисал.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»