Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәният - аның яшәү рәвеше

18 июня

Җырчы, композитор, актер, режиссер, кыскасы, җитмеш төрле һөнәр иясе, Дүртөйле районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Азамат Гыйльмановка һәрвакыт сокланып карыйбыз. Нечкә романтик та, көчле рухлы иҗатчы да ул! Гүзәллекне ярату, сәнгатьнең көченә ышану мәдәният эшенә китергән дә инде аны. Кем белә, бәлки, һөнәр аны үзе сайлагандыр.

Шигъри җанлы моң иясе

14 июня

Һәр авылның үз шагыйре, үз җырчысы, үз гармунчысы була. Риф Шәйхелисламов та — шундыйларның берсе. Күптән түгел Дүртөйле рай­онының Көшел авыл китапханәсендә аның тормыш юлына багышланган “Җырларым – күңел юанычларым” дигән мавыктыргыч очрашу үтте. Биредә Риф абыйның иҗатташ дуслары — “Дулкын”чылар шигъри күчтәнәчләреннән авыз иттерде, ”Әллүки” җыр-моң клубы әгъзалары җырлары белән кичәне бизәде. Гармун тавышына сусаган халык, җырлы-моңлы тавыштан аерыласы килмичә, кунакларны кабат-кабат сорап җырлатты. Көшел авылының алыштыргысыз тальянчысы Җәүдәт Миргасыймовның бию көйләренә беркем дә битараф калмады. Хәтта очрашуның сәбәпчесе Риф абый да сикереп биергә төште. Күәш буена чылбырдай тезелеп утырган авыллардан җыр-моң сөючеләр, каләм тирбәтүчеләр күп чыккан. Мәүә Садыйкова мөнәҗәтләр остасы да. Бүгенге көндә аның юлын дәвам итүчеләр байтак. Шундыйларның берсе — Иванай авылы мәдәният йорты каршында оештырылган “Изге ай” клубы әгъзасы, районда билгеле җырчы Альбина Камалова. Ул күңел түрләренә үтеп керерлек мөнәҗәтләр әйтсә, аның ире, бүгенге көндә хаклы ялдагы колхоз рәисе Ирек Камалов Риф абыйның тормыш һәм хезмәт юлын искә алып үтте. Аңа киләчәктә иҗади уңышлар теләп, шигъри җыентык чыгарырга ниятләсә, ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерде.

Яшь “йолдызлар” монда кабына!

13 июня

Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясендә “Символ” театр студиясе уңышлы эшли Бу мөкатдәс эшне “Нур” театры артистлары Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар оештырган. Әйткәндәй, аларның кызлары, шул ук театр артисткасы Әдилә дә яшь артистлар әзерләүдә катнаша. Сәнгать түгәрәгендә ничә бала шөгыльләнүе, укучыларның актерлык осталыгын ничек үзләштерүе хакында без артистлар гаиләсеннән сораштык. – Махсус уку йортлары булса да, актерларны мәктәптән үк тәрбияләргә кирәк, – ди Лениза Мәүләви кызы. – Ирем белән бу хакта күптән уйланып йөрдек. 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисовка мөрә­җәгать иткәч, ул безнең тәкъдиме­безне шатланып хуплады. Безгә уку елы башында ук актлар һәм бию заллары тәкъдим иттеләр. Тиешле җиһазлар да бар. Әлеге вакытта түгәрәктә 25 бала шөгыльләнә. Укучыларны сәхнәдә үзләрен кыю тотарга, җырларга өйрәтәбез. Артист матур итеп бии белергә дә тиеш. Бу бурычны кызым Әдилә үз иңенә алды. Классик әсәрләрдән башладык. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын сәхнәләштереп, Актанышта оештырылган сәнгать фести­валендә чыгыш ясадык. Бәйгедә Мактау грамотасына лаек булдык. Эшкуар Айрат Тяпаев тәкъдим иткән иркен автобуста истәлекле урыннарда да булдык. Киләсе уку елында сәнгать бәйгеләрендә югарырак казанышларга ирешергә исәп тотабыз. Моның өчен тиешле шартлар да, сәләтле укучылар да бар. – Укучылар белән эшләү җиңел, – диде Символ Гайнетдинов. – Алар һәр күнегүне тиз үзләштерә. Нәтиҗәләр дә ачык күренә. Дәрес саен балаларның яңа сәләтләре ачыла. Иң мөһиме – алар авазларны ачык итеп әйтергә өйрәнә. Түгәрәк күптән түгел генә оештырылса да, беренче “йолдызчыгыбыз” да бар. Сигезенче сыйныф укучысы Камилла Якупова – коеп куйган артистка! Ул бүгеннән театрда теләсә нинди рольне уйный ала. Камилла артист һөнәрен сайласа, һичшиксез, югары казанышларга ирешәчәк. Гимназиядә сәнгать түгәрәге оештыручылар мактауга лаек. Әлбәттә, “Символ” студиясендә шөгыльләнүче­ләр­нең барысы да артист булып китмәс, ләкин сәхнәдә алган сабаклар аларга тормышта кирәк булачак әле. Уңышлар сезгә, яшь артистлар!

Үз “Кобзон”нары да бар!

11 июня

Башкортстан дәүләт университетының Нефтекама филиалында һөнәри белгечләр генә түгел, чын мәгънәсендә сәнгать осталары да әзерлиләр Күптән түгел Ульяновск шәһәрендә “Студент язы” XXI Бөтенрусия фестиваль-конкурсы үтте. Студент халкы барысына да җитешә: сессиясен дә тапшыра, спортта да югары нәтиҗәләргә ирешә, сәхнәдән дә төшми. Һәрхәлдә, Башкортстан дәүләт университетының Нефтекама филиалы студентлары шундыйлардан. Биредә озак еллар “При­камье “ халык биюләре ансамбле (җитәкчесе — Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре В. Дорофеев) эшли. Шулай ук “Богема” эстрада бию ансамбле (җитәкчесе — Д. Вавилов), “Маков цвет” урыс җыр­лары халык ансамбле (җи­тәкчесе — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Хафизова), “Diamonds” фитнес-төркеме (җитәкчесе — Т. Вәлиева), “Дуслар” җыр ансамбле (җитәкчесе — А. Яфаева), “БЭГ” театр студиясе (җи­тәк­чесе — В. Пирус), “Глория” эстрада җырлары халык ансамбле (җитәкчесе — Баш­кортстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Р. Хафизова) уку йортының горурлыгы булып тора. Быел “Студент язы” фестивале илнең төрле төбәк­ләреннән өч меңнән артык студентны җыйды. Конкурсантлар “Театр”, “Оригиналь жанр”, “Хореография”, “Музыка”, “Журналистика”, “Төбәк программалары” юнә­лешләре буенча көч сынашты. Башкортстаннан фес­тивальдә кырыктан артык студент, шул исәптән БДУның Нефтекама филиалы студентлары катнашты. “Глория” эстрада җырлары халык ансамбле өченче урын яулады. Шулай ук республика фестивалендә Гран-при яулаган Ринат Салихҗанов та Русия күләмендә үткән чарада уңышлы чыгыш ясады.

“Сәфәр” данлы юлда!

05 июня

Туймазылылардан: “Сездә иң билгеле бию коллективы нинди?” дип сорасаң, алар, һичшиксез, “Сәфәр!” дип җавап бирәчәк. Чыннан да бу үрнәкле хореография ансамбленең даны күптән инде Туймазыдан читтә, республикага һәм башка төбәкләргә дә таралган. Ансамбль 2005 елда оештырылып, бүген 120дән артык яшь биючене берләштерә. Коллективка Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңнеәхмәт Зарипов җитәк­челек итә. — Мине Туймазы шәһәренә хакимият башлыгы Рәшит Хәйруллин чакырып алды, — ди Миңнеәхмәт Хатыйп улы. — Моңа кадәр ун ел Агыйдел шәһәрендә эшләдем. Анда оештырган “Яшьлек” коллективы да Русиядә иң яхшылар исәбендә иде. “Яшьлек” белән республика, Русия күләмендә узган конкурс-фестивальләрдә катнаштык, чит илләрдә булдык. Агыйдел шәһәрендә атом электр станциясе төзелергә тиеш иде. Әмма ул төзелмәде һәм халык шәһәрдән китә башлады. Бик сыкрап булса да миңа да шәһәрдән китәргә туры килде...

Милли моңнарыбыз булып дуслык күгәрчене талпынды!

01 июня

Гәзитебез проекты айдан-айга күбрәк районнарны һәм милли мәдәниятләрне үз эченә ала Күгәрченнәр кайда гөрли? Ык буйларында, Морадым тарлавыгында, Маяк тауда, Кызыл ташта... Әйе, илгә тынычлык теләп, дуслык җыры таратучы кошкайларны кайда да үз итәләр. Ә инде Башкортстанның көньяк капкасы булган районда бигрәк тә. Күгәрченнәрдәй тыйнак, матур, тату халык яши биредә. Утыз меңгә якын кеше яшәүче төбәкне утыздан артык милләт вәкиле үз иткән. Аларның бердәмлеге, милләтләр гөлләмәсе балкышы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узган “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларындагы зур концертта да ачык чагылыш тапты. Бу көнне, ерак араларны якын итеп, башкалага Күгәрчен районыннан зур олау килде. Сәнгать осталары әзерләнгән арада, фойеда күргәзмәләр оештырылды. Аларның һәркайсын бер үзенчәлек аерып торды. Рәмилә Хәкимова җитәкләгән үзәк район китапханәсе шушы төбәккә генә хас мамык шәлләр алып килгән. Алар урындагы кәҗә мамыгыннан, буыннан-буынга күчеп килүче бизәкләр белән нәкышләп бәйләнгән. Шунда ук күренекле якташларга багышланган стенд та урын алган. Күгәрченлеләр гаять җаваплы чорда якташларының республикага идарә итүен зур горурлык белән телгә ала. Ходайбирде авылыннан Шаһит Ходайбирдин һәм Башкортстанның беренче Президенты — Тәвәкән авылыннан Мортаза Рәхимов республика тарихында тирән эз калдырдылар. Туембәттә дөньяга килгән Башкорт­станның халык язучысы Зәйнәп Биишеваның 60тан артык китабы башкорт һәм башка телләрдә нәшер ителгән. Татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевның нәсел тамырлары исә Ибрай авылына барып тоташа. Шушы һәм башка тарихи шәхесләр турындагы күргәзмә янында халык аеруча күпләп җыелды.

Биюче булу өчен тир түгәргә кирәк...

31 мая

Башкала шау-шуыннан ышыкланып, тыныч кына урында яшеллеккә күмелеп, кошлар сайравына иркәләнеп утыручы бу бинага карап Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография колледжында тормыш тынып калгандай тоела. Әмма бусагадан үтү белән үзеңне әкият дөньясына килеп кергәндәй хис итәсең. “Исәнмесез! Сез кемгә? Кайда? Дәрес беткәнен көтәргә вакытыгыз бармы?..” Аңлашыла — сиздерми генә үтеп керү мөмкин түгел. Чөнки дәрескә комачауларга беркемнең дә хакы юк. Сәгать уклары тәнәфес вакытын якынайтканчы сабыр гына ишек төбендә көтәм. Стенада — Рудольф Нуриев рәсеме. Соңрак ачыклавымча, легендар биюче рухын саклау өчен колледжда күп эш башкарыла. Әйтик, аның хакында әңгәмәләр оештырыла, стена гәзитләре чыгарыла. “Төнлә уятып сорасалар да Нуриев хакында һәр бала сөйли ала”, ди укытучылар. Әллә стенадагы Нуриевның игътибарлы карашын тоеп, укучылар кычкырмыйча, акрын гына сөйләшә. Аякларында балеткалар булганга, йөргәндә дә тавыш-тын чыкмый. Монда бар да ниндидер илаһи сер саклаган кебек. Чынлап та, бу колледж бик үзенчәлекле. Сиксәненче еллар уртасында Советлар Союзында мондый төрдә нибары өч мәктәп бар иде — Мәскәүдә, Ленинградта һәм Пермь шәһәрендә. Шуңа Башкортстанда хореографик кадрлар үстерүче мәктәп ачылу республикада гына түгел, ил өчен дә әһәмиятле вакыйга булды.

Асылташлар Октябрьскийда табыла

29 мая

Октябрьский музыка кол­лед­жының “Аяз” фольклор төркеме алдагы елда 20 еллык юбилеен билгеләргә җыена. Коллектив һәр елның маенда отчет концертына шәһәр халкын җыя.

Талантларга канат куя

28 мая

Укучыларының гына түгел, Римма Садыйкованың үзенең эшчәнлеге дә күпсанлы мәртәбәле бүләкләр белән билгеләнгән

Бу сөйкемле, ачык күңелле хатынның сәнгать кешесе булуы йөзенә үк язылган. Нәрсә турында сүз башласа да, сөйләшү сәхнә белән музыкага, туган тел матурлыгын данлауга кайтып кала.

Менә, ичмасам, концерт!

28 мая

Югары зәвык белән әзерләнгән программа тамашачы күңеленә хуш килде

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов концертлары мәдәниятле, югары зәвыклы, нечкә хисле тамашачыга йөз тота. Монда дорфа юмор да, тозлы-тозсыз сүзләр дә ишетмәссең. Йомшак бәрхет тавыш сине моң дулкынында тирбәтеп кенә калмый, тормыш мәгънәсе, яшәү кадере, мизгел гаме, дөнья һәм мәңгелек алдында бурычлар турында уйландыра, еракта калган мәхәббәтне искә төшерә, сөюнең мәңгелегенә, тормышның матурлыгына инандыра. Гадәти тормыш мәшәкатьләреннән арыган тамашачы шуңа да Айдар Галимов концертларыннан ял итеп, зур канәгатьлек белән кайта.