Мәдәният һәм сәнгать

Театр күгендәге йолдыз

03 августа

Актриса Рима Ключарева хакында, һичшиксез, шулай дияргә мөмкин

Театр гаҗәеп көчкә ия: спектакль барышында тамашачыны я көлдерә, я елата. Аның бу кичерешләрне кеше күңелендә ничек уята алуы турында гомерем буе уйландым. Яшьтән үк театрга гашыйк кеше буларак, һәр яңа спектакльне карарга тырыштым. Ә хәзер, тормышым хакында олы бер драма язарлык яшькә җиткәндә, никтер театрга баруым сирәгәйде.

Талантлы да, изге дә зат

20 июля

БАССРның һәм РСФСРның халык артисты Габдрахман Хәбибуллинның тууына 110 ел

Татар һәм башкорт моңы белән сугарылган зиннәтле фатирда граммофонга һәм патефон тәлинкәсенә моннан 100-110 еллар элек язылган җырлар тыңлыйбыз. Кул белән әйләндерелеп хәрәкәтләндерелүче борынгы портатив патефон да, саллы гына авырлыктагы калын пластинкалар да өй хуҗасы — җырчы, педагог һәм галим Идрис Газиевның горурлыгы. Һәр җырга, аның башкаручысына аңлатма биреп барды да, патефон тәлинкәсе әйләнүдән туктагач, аларны саклык белән генә җыештырып, урыннарына куйды. Шушы җырларны ул компьютерына да күчереп яздырган икән.

Курай моңы яңгырады

18 июля

Зилаер районында күренекле курайчы Ишмулла Дилмөхәммәтовның тууының 85 еллыгына багышланган республика конкурсы үтте. Конкурста республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән, шулай ук Мари Эл, Татарстан республикаларыннан, Санкт-Петербургтан һәм Кемерово өлкәсеннән курайда, думбырада, кыл-кубызда уйнаучылар ансамбльләре, барлыгы 200гә якын кеше катнашты. Конкурста катнашучы иң яшь курайчыга — 8 яшь. Ул Сибай шәһәреннән Арсен Мөкъминов. Ә Бөрҗән районыннан 76 яшьлек Дәүләтбай Рәхмәтуллин иң өлкән курайчы булды.

Музыкаль мәктәпләрне яңарыш көтә

11 июля

8 июльдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рәүф Ногманов 876-р санлы боерыкка кул куйды. Аңа ярашлы, “Балалар музыка мәктәпләрен һәм сәнгать мәктәпләрен музыка кораллары белән җиһазландыру” ярдәмче программасы һәм “Башкортстан Республикасында мәдәниятне, сәнгатьне һәм кинематографияне үстерү” озайлы максатлы программа кысаларында 2013-2018 елларга күрсәтелгән максатларга Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бүлү өчен республиканың муниципаль район һәм шәһәр округлары исемлеге расланды.

Артистлар җәен ял итәме?

08 июля

“Хөрмәтле филармония хезмәткәрләре! Кичә генә без зур тантана — сезон ябылу концертын карадык. Бу, чын мәгънәсендә, онытылмаслык чара булды. Залда чын сәнгать, бәйрәм рухы иде. Яраткан артистларыбыз Нәзифә Кадыйрова, Фәдис Ганиев, Марсель Котыев һәм башкалар чыгыш ясады. Аларның җырлары һәм тамашачыга бүләк иткән күңелле минутлар өчен рәхмәт белдерәбез. Филармония хезмәткәрләренә яхшы ял һәм киләсе сезонда да чагу чыгышлар телибез!” — Бу язуны рәхмәтле тамашачы Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе сайтында калдырган.

Виртуаль дөньяга эләгергә телисезме?

02 июля

Шулай икән, Туймазының тарих-төбәкне өйрәнү музеена килегез

Туймазының тарих-төбәкне өйрәнү музее 1973 елда ачылып, 15 елдан ул Башкортстан Милли музее филиалы статусы ала. Музейга аяк басучы шунда ук бөтенләй башка, виртуаль дөньяга эләгә кебек. Аның алдында Башкортстанның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, төбәк халкы тормышы, Туймазы шәһәре һәм районының үткәне, ачыла. Башкорт өенә дә, урыс утырмасы белән татар сәкесенә дә, чуваш туена да “эләгеп” була биредә. Башкортстан халыкларының милли киемнәре, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре, туку, җир эшкәртү һәм терлекчелек өчен кулланмалар — барысы да зур кызыксыну уята.

Уфага... Яңа ел килде

29 июня

“Оперение-2013” II Бөтенрусия фестивале балаларның сәләтен ача

Июнь ахырында Уфага кыш килде. Кар яуды. Уфалылар Яңа ел бәйрәмен каршы алды. Бу ничек булды, дисезме? Баксаң, башкалага кышны билгеле режиссер Тимур Бикмәмбәтов алып килгән: шушы көннәрдә “Башкортостан” сәүдә үзәге каршында “Елки-3” фильмының кайбер эпизодлары төшерелде. Уфа декабрьдә Русия экраннарына чыгачак әлеге фильмның финал өлешендә күренәчәк икән. — Кешеләр төрле шәһәрләрдә хәрефләр җыя, — дип серне ача төште режиссер. — Бу хәрефләрдән “Яңа ел белән!” дигән язу җыела. Бер хәреф Уфада туды. Тимур Бикмәмбәтов башка билгеле артистлар кебек үк, Башкортстанга “Оперение-2013” II Бөтенрусия фестивале кунагы буларак килгән. Чара Уфада 24 июньдә башланган иде. Оештыручылары — Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Константин Хабен­скийның хәйрия фонды (Мәскәү), “Мәрхәмәт” хәйрия белем бирү фонды (Уфа). Фестивальдә барлыгы 500 бала катнаша, аларның күбесе — Хабенский Русиянең төрле шәһәрләрендә ачкан 13 студиядә тәрбияләнүчеләр. Иҗади студияләрдә тәрбияләнүчеләр атна дәвамында яшьтәшләренә һәм билгеле артистларга сәләтләрен күрсәтә. Төп программадан тыш, фестиваль көннәрендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус программа эшли.

Мәдәният рухыбызны сафландыра, тормышыбызны ямьли

22 июня

2000 елдан респуб­ли­када июньнең өченче шим­бәсендә Мәдәният хез­мәт­кәрләре көне билгеләнә. Быел ул 15 июньгә туры килде. Һөнәри бәйрәм уңаеннан тармак алдынгыларын Республика йортында Президент Рөстәм Хәмитов тәбрик­ләде. Иң актив һәм талант­лылар респуб­ликаның югары бүләк­ләре белән билгеләнде. Композитор Роза Сәхәвет­диновага Салават Юлаев ордены тапшырылды. Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт­стан дәүләт филар­мониясенең нәфис сүз остасы Александр Донгузов хәзер “Баш­кортстанның халык артисты”; Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Каепкулов, Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры артисты Венер Сөнәгатов, Башкортстан дәүләт филар­мониясенең балет артисты Лилия Хаҗи­галиева “Башкортстанның атказанган артисты”; Бишбүләк районының музей берләшмәсе директоры Роза Иванова, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китап­ханәнең бүлек мөдире Ильвера Мөслимова, Нариман Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе хезмәткәре Елена Шамиданова, Нефтекама балалар сәнгать мәктәбе директоры Василий Червонопиский “Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре”; Русия Рәссамнар берлегенең Башкортстан бүлекчәсе әгъзасы Сергей Маджар “Башкорт­станның атказанган рәссамы” дигән мактаулы исемнәрне йөртәләр. Шулай ук, тантанада иҗади проектларга грант алучылар һәм муниципалитет җитәкчеләре дә бүләкләнде.

Бер очрашу - бер гомер

22 июня

Тәтешле җире Русиянең барлык төбәкләреннән “Туган авылым” республика дәрәҗәсендәге чарага кунаклар җыя. Ул Аксәет авылында үтәчәк. Бәйрәмне күренекле якташыбыз Салават Фәтхетдинов оештыра. Республикада яшәүче төрле милләт халыкларын берләштерүче бу чара Башкортстан Президенты карары белән бөтенхалык бәйрәменә әверелде.

Иң ышанычлы инвестицияләр — балаларга

18 июня

Бу җәһәттән Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды Башкортстанда да күләмле проектларны тормышка ашыра Русия Милли филармониясе һәм “Мәскәү виртуозлары” дәүләт камера оркестры баш дирижеры, халыкара Музыка йорты президенты, СССРның халык артисты Владимир Спиваков яшь талантларны үстерүгә күп көч сала. — Балалар арасында генийлар күп, — диде ул республика журналистлары белән очрашуда. — Әмма өлкәннәр аларны еш кына күрми уза. Моның сәбәпләре төрле, әлбәттә. Яшәү шартларының начар булуы бәкәлгә суга. Күптән түгел мине тугыз яшьлек бер кыз белән таныштырдылар. Ул Украинаның бер кечкенә шәһәрендә яши. Коточкыч начар сыйфатлы скрипкада уйнап күрсәтте, ә үзе — гәүһәр! Без шундый балалар өчен менә инде унынчы тапкыр “Мәскәү дусларын каршылый” дигән музыка фестивале оештырабыз. Анда 50 илдән балалар катнаша. Быел Сингапурдан 8 яшьлек флейтачы кыз, Әрмән­станнан кларнетчы малай, тагын бик күпләр таланты белән таң калдырды. Аларның күбесе югары сыйфатлы музыка коралларында уйнады. Безнең инануыбызча, иң ышанычлы инвес­тицияләр — балаларга, чөнки алар үзләренең нечкә генә бармакларында бөтен дөньяны тотып тора! Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды иганәчелек юнәлешендә байтак эшләр башкара. Ул аеруча талантлы балаларга махсус стипендия булдырган, фондның төрле илләрдә һәм Русия төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да филиаллары бар. Кайчакта аларга бик четерекле мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килә. Шулай, Грузиядәге чолганышлар вакытында Спиваков стипендиясе алучы бала бу мөмкинлектән мәхрүм кала. Шушы акчага аның алты кешелек гаиләсе көн күргән була. Владимир Теадорович, сәясәтчеләр уртак фикергә килеп, гражданлык позициясен күрсәтеп, Тбилисиның музыка мәктәпләренә кыйммәтле инструментлар юллый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»