Мәдәният һәм сәнгать

Айсылуның җырлы кичләре

12 сентября

Күптән түгел җырчы Айсылу Такыянузова туган ягы Чакмагышта чыгыш ясады. Мондый ихлас концертны караганнан соң һәркайсыбыз горурлык хисе кичердек. Күңелгә якын милли көйләрне тыңлап, җаннар кинәнде. Айсылуның сәхнәдәш дуслары — композитор, җырчы, музыкант Алмаз һәм Айдар Юнысовларның, җырчы Искәндәр Газизовның, биючеләр Лиана һәм Ринат Байморатовларның чыгышын тамашачы зур алкышларга күмде. Юмор, шаян сүз остасы Мирхәт Гайсин концертны искиткеч оста алып барды. Оператор, композитор Урал Гатауллин да кичәне бизәүгә барлык тырышлыгын салды. Җырчының улы Фидан Камаловның чыгышы концертның чагу бизәге булды. Ул якташыбыз, шагыйрь Илгизәр Гаскәров һәм композитор Алмаз Юнысов иҗат иткән “Рәхмәтлемен якты дөньяга” дигән җырны әнисе белән бергә башкарды. Фидан кечкенәдән җырлый, баянда да уйный икән. Һәр концертны оештыруда ире Инсаф Камалов та җырчының ныклы таянычы һәм терәге, һәр башлангычын хуплаучы булып тора. Гомумән, Айсылу җыр-моңны юлдаш иткән гаиләдә тәрбияләнеп үскән, әти-әнисе — сәнгатькә гашыйк кешеләр. Айсылу, бәләкәй чагыннан ук төрле фестиваль-конкурсларда катнашып, сәләтен үстергән, мөмкинлекләрен сынаган. Әлбәттә, әти-әнисе аның беренче киңәшче­ләре, ярдәмчеләре булган. Чакмагыш кызы, 2нче мәктәпне тәмамлагач, һөнәрчелек училищесында бухгалтер белгечлеге ала һәм шушы уку йортында хезмәт юлын башлый. Эштән аерылмыйча Стәрлетамак мәдәният техникумында, Башкортстан дәүләт университетында белем ала.

“Евразия тавышы” йөрәкләрдән ургыла

04 сентября

Телевидениегә эшкә, беренче чиратта — иң чибәрләр, радиога – иң матур тавышлылар, һәм икесенә дә иҗади фикерле һәм бик талантлылар гына алына дип белсәк, моның чынлап та шулай булуын “Евразия тавышы” Бөтенрусия конкурсының йомгаклау тантанасы күрсәтте. Өч көн барган һәм Уфаны тележурналистика үзәгенә әверелдергән конкурс 70 телерадиокомпания һәм студияне берләштерде. Конкурсның финал өлеше 30 августта Башкорт дәүләт академия драма театрында узды. Бу кичтә театр фойесы чәчәкле болынны хәтерләтте: аны чагу һәм модалы киемле, гаҗәеп прическалы кунаклар купшылыгы бизәде. — “Евразия тавышы”н берничә тапкыр “Евразия йөрәге” белән бутадым. Бу очраклы түгел. Биредә барысы да йөрәктән чыга, — дип хисләре белән уртаклашты Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова. Ул фестивальнең әһәмиятен һәм югары дәрәҗәсен дә ассызыклады. Бурятиядә старт алган фестивальнең эш даирәсе дә, географиясе дә быел киңәя төшкән. Әйтик, былтыр анда милли каналлар гына ярышса, быел конкурс һәркем өчен ачык иде. Әзербайҗан, Украина, Казахстан, Төркиядән дә кунаклар килгән. Ә киләсе елда эстафетаны Хакасия кабул итә.

“Нинди гүзәл син, Башкортстаным!”

04 сентября

Республиканың бер төркем әдипләре районнар буйлап сәяхәттә булды Язучылар үзләренең иҗатында бүгенге тормышны үзәккә куйган хәлдә дә тарихны юллый. Шушы максат белән фәһем алырлык, әсәрләренә җим табарлык урыннарга бара, халык белән очраша. Җәйнең иң җимешле, табигатьнең хозурлыгыннан күңелләр җилкенгән, йөрәкләргә илһам бөркелгән августта бер төркем язучылар (ачыклабрак әйткәндә, егерме алты кеше) сәяхәткә кузгалдык. Сәфәребездә халык тормышында зур урын тотучы, милли асылыбызны ачыклаган шәхесләр белән очраштык, тарихи урыннарны күрдек, кабатланмас хис-тойгылар кичердек, онытылмас хатирәләр белән баедык. Юлыбыз Кырмыскалы, Авыргазы, Стәрлетамак, Ишембай, Мәләвез, Куергазы районнары аша үтә. Тәрәзәдә басу артыннан басу алышына. Көнбагышлар авыр башларын аска иеп, акрын гына чайкала. Арыш, бодай, карабодай, чөгендер басулары күзләрне генә түгел, күңелләрне иркәли. Икмәк булса, җыр да була – бу нәкъ иҗат кешеләре өчен әйтелгән мәкаль. Туган төякләре аша узганда сәфәребездәге Дилә Булгакова, Ирек Киньябулатов (Кырмыскалыдан); Риф Мифтахов, Әнисә Таһирова (Ишембайдан); Закир Әкбәров, Кинҗәгали Абдуллин (Куергазыдан); Мәләвездән Мәрьям Күсмәева районнары өчен горурланып, башкалар белән чагыштырып, халыкча әйтсәк, масаеп, мактанып бардылар. Шундый сәфәр оештырганы өчен каләмдәшләре Риф Тойгыновка, транспорт белән ярдәм иткәне өчен җырчы-шагыйрь Мидхәт Әбделмановка ихлас рәхмәт әйттеләр. Бу сүзләргә барыбыз да кушылдык.

Театрыбыз тату гаилә кебек!

28 августа

Туймазы дәүләт татар драма театры труппасында барлыгы егермеләп артист хезмәт сала. Бәлки, шуңа да труппа тату бер гаиләне хәтерләтә. Театрда үзара дустанә мөнәсәбәт яши. Сәхнә белән гомерләрен бәйләгән өлкән артистлар гына түгел, талантлы яшьләр дә эшкә ашкынып килә. Шуларның берсе — тамашачыларга унлап чагу роле аша яхшы таныш Динара Вахитова.

Курай бәйрәменә рәхим итегез!

27 августа

13-14 сентябрьдә Октябрьский шәһәрендә курай бәйрәме үтәчәк. Чараны Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Октябрьский шәһәре хакимияте, Курайчылар берлеге оештыра.

Өзелгән гомер... Тынган җыр...

24 августа

Минемчә, иҗат кешеләре ике гомер кичерә. Һәм ул гомерләр икесе ике төрле — бәхетле яки бәхетсез булырга мөмкин. Әйтик, ниндидер рәссам үзе өчен генә картиналар яза. Төннәрен оста­ханәсендә хезмәт сала, ачлы-туклы көн күрә, дип уйлыйк. Ә еллар узгач, аның рәсемнәре таныла һәм зур популярлык яулый. Димәк, рәссамның бәхете — икенче гомерендә.

“Җәйгор” Борайны үз итте

22 августа

Мәртәбәле фестиваль быел районда өченче тапкыр үтте

“Җәйгор” республика балалар һәм үсмерләр иҗаты фестивале быел Борай җирендә өченче тапкыр үтте һәм Тирә-як мохитне саклау елына багышланды. Фестивальгә Башкортстанның 34 район һәм шәһәреннән 500дән артык бала килде.

Безгә Камал театры килә

15 августа

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының республикабыздагы гастрольләре 15-22 сентябрьдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтәчәк. Татар театрының Уфага беренче килүе 1910 елда була. Бүген ике театр арасындагы гастрольләр матур йолага əәверелде. Яңа 108нче сезонда Г. Камал театры Уфага җиде спектакль белән килә, шуларның икесе премьера: “Мулла” (Т. Миңнуллин) һәм “Әрем исе” (И. Зәйниев).

Мәдәният елына зур өметләр баглыйбыз!

08 августа

Миякә районында Президентның шушы хакта указын шатланып каршы алдылар

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов указына ярашлы, 2014 ел республикада Мәдәният елы дип игълан ителде. Миякә районында бу яңалыкны шатланып каршы алдылар. Бу очраклы түгел. Миякә мәдәният өлкәсендә беркайчан да соңгылардан булмады. Дистәләрчә сәхнә йолдызларын, Нурия Ирсаева, Айдар Галимов кебек талантларны биргән төбәк бит ул! Бер үк вакытта биредә үзешчән сәнгать тә зур үсеш алган. Гаяз Исмәгыйлев җитәкчелегендәге милли хорлары гына ни тора! Барысы да халык исеме йөртә һәм, иң мөһиме, моны чыгышлары белән аклый. Гаяз Турьян улына “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелү дә күп нәрсә турында сөйли. Рәмилә Шәрипова җитәкләгән балалар бию ансамбленең даны да киң таралган. Ул үрнәкле исемен йөртә, дистәләгән яшь талантларны олы сәхнәгә чыгарды. Ә гармунчылар ансамбле! Алар быел Яңавылдан зур җиңү белән кайтты.

“Боз кузгалды”!

03 августа

Мәдәният өлкәсенә йөз белән борылырга вакыт — бу хакта Республика Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга узган елгы Юлламасында белдерде. Ул үзенчәлекле имиджлы спектакльләр, рок опералары, мюзикллар, башка төрле заманча һәм яхшы техник дәрәҗәдә эшләнелгән, республика сәнгатен абруйлы конкурсларда тәкъдим итәрлек постановкалар, концерт программалары кирәклеге турында белдерде. Бу максатта ел саен конкурс рәвешендә барлыгы 100 миллион сумга грантлар бүлүне тәкъдим итте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»