Мәдәният һәм сәнгать

VIVA опера!

05 октября

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры бинасында әле ремонт бара. Шунлыктан, башка театрларда шаулап-гөрләп яңа сезон ачылуларны күзәткән опера сөючеләр бераз сагая да төшкән иде. Әмма борчылулары юкка булган! 76нчы иҗат сезонын театр Шәһәр мәдәният йортында Юрий Григоровичның “Спартак” балеты белән ачты, ә 28 сентябрьдә “Узэмик” (РТИ) Мәдәният йорты сәхнәсендә “VIVA ОПЕРА” дигән зур гала-концерт куйды.

Театр яңа иҗат мизгелен ачты

03 октября

Туймазы татар дәүләт драма театрында шаулап-гөрләп 23нче иҗат мизгелен ачу тантанасы узды. Театрдагы иҗади мохит янә ямьләнеп, җанланып китте. Узган сезонда без сәхнәгә биш спектакль чыгарган идек. Алар: Әлфис Гаязовның “Урманнарга керсәң...”, Илгиз Зәйниевның “Бөке”, Наталия Мошинаның “Чиксез күк астында” спектакльләре; Константин Фроловның балалар өчен “Ә Кыш бабай берни дә аң­ламады” һәм “Ләкләк һәм Карачкы” әкиятләре булды. Фестиваль­ләрдә дә катнаштык.

“Башкарасы эшләр колач җәеп көтә!”

02 октября

Актриса, телевидение тапшырулары алып баручы, җырчы, концертлар оештыручы һәм чибәр хатын Айгөл Габдуллина һәр көннең кадерен белеп яши

Чакмагыш ягы талантларга бай. Сәнгать әһелләренең берничәсен генә барлыйк: Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Илһам Вәлиев, Гүзәл һәм Рамил Хаҗиевлар, Илнур Газизов, Айнур Баянов, Фәүдәт Гыйләҗев...

Ул үзе дә бер сандугач...

25 сентября

Мәшһүр җырчы һәм курайчы Абдулла Солтановка — 85 яшь Көтүче курайда уйный. Киң ялан сихри моңга күмелә. Кечкенә уен коралы барлык тирә-якны үзенә буйсындыра. Менә бит — кошлар да тынган. Хәтта көтүдәге сыерлар да курай моңын әсәрләнеп тыңлый... Курайчы-көтүче турында риваять­ләр бу гына түгел. Табигатьтән бирелгән сәләтнең шул ук табигать кочагында бигрәк тә чагу төс алуын һәркем үзенчә аңлатырга тырыша. Чынлап та, гаҗәп бит... Учалы районының Кобагыш авылында зур гаиләдә тәрбияләнгән Абдулла Солтановка тормыш авырлыкларны күп биргән. Башлангыч сыйныфны тәмамлау белән ул совхоз көтүен көткән. Кырык ел буена көтүче булган ул. Әмма... Җиде яшьлек чагында Абдулланы укытучысы Мәфтуха апа сәхнәгә чыгара. Ник? Егетнең җыр башкаруы әсир итә аны. Әлбәттә, талант гаиләдә бөреләнә. Гади авыл малае халык җырларын тыңлап үсә. Әнисе Махиямал апа җырларга ярата, әтисе, абыйлары курайчы була. Шулай итеп, үсмер егет күңелендә “Урал”, “Томан”, “Буранбай” җырлары яши башлый.

Сәхнә карчыкларны да биетә!

25 сентября

Театр төнендә яше-карты таңга кадәр күңел ачты “Тормыш — театр!” — диләр. Бу сүзләр безнең каршылыклы һәм буталчык чорга, күп әйбернең һәм төшенчәнең асты-өскә әйләнгән заманга бигрәк тә туры килә. Чынбарлыкны — уйдырмадан, дөреслекне — ялганнан, табигыйне ясалмадан аеру көннән-көн авырлаша бара. Күпләребез җае чыккан саен “артистланабыз” — үзебезгә хас булмаган ниндидер “рольләр” уйныйбыз, икейөзлеләнәбез, алдашабыз, хәйлә корабыз. Театрда спектакль карап чыккан тамашачыдан: “Театр — тормыш ул!” — дигән сүзләрне ишетәсем килә. Чөнки, күп кенә спектакльләргә тормышчанлык җитми, алар чынбарлыктан ерак тора, сәхнәдә мәгънәсез вакыйгаларга һәм сүз уйнатуга нигезләнгән тозсыз кәмит-әсәрләр куела... Күптән түгел Туймазы татар дәүләт театры уздырган “Театр төне” шул бушлыкны тутыруның бер күркәм чарасы булды. Нәтиҗәдә, театр — халыкка, ә тамашачы театрга якынлашты. Ул кичне Туймазы төбәге халкы татар дәүләт драма театрына агылды да агылды. Театрның моңа кадәр шул­кадәр күп сәнгать сөючеләрне бергә җыйганы юк иде әле. Шунысы сөенечле, алар арасында татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә күп иде. Төнге театр сабантуена җыелган халык тамашачылар залына гына түгел, хәтта фойега да сыеп бетмәде. Мин шуңа ышандым: Туймазы халкы үз театрын бик ярата икән!..

Кардәшлек традицияләре күптәннән килә

21 сентября

Татарстанның нефть сәнәгате үсешендә Башкортстан нефтьчеләре хәлиткеч роль уйный Августта ут күршебез Татарстан Республикасы нефть сәнәгатенең 70 еллыгын билгеләде. Татарстан территориясендә беренче нефть фонтаны авыр сугыш елларында — 1943 елның 3 августында бәреп чыга. “Татгеологтрест”ның мастер Гариф Хәмидуллин бригадасы бораулаган 1нче скважина Шөгер авылы янында 648 метр тирәнлектән нефть бирә. Беренче скважинаның тәүлеклек куәте 15-20 тонна була. Татарстанның нефть байлыкларын үзләштерү шуннан башлана. Аннары чират Баулыга җитә. 1948 елда нефть запаслары буенча Русиядә иң зуры булган Ромашкино яткылыгы ачыла. Кыска вакыт эчендә республика эре нефть төбәге буларак танылу ала. 1957 елда ул нефть чыгару күләме буенча илдә беренче урынга чыга һәм 17 ел дәвамында алдынгылыкны бирми. 1970 елда Татарстанда 100 миллион тонна нефть чыгару күрсәткеченә ирешелә һәм бу җиде ел дәвамында кабатлана. 1971 елда нефтьнең беренче миллиард тоннасы чыгарыла, тагын 10 елдан икенче миллиард тоннага ирешелә. 2007 елның октя-брендә нефтьнең дүртенче миллиард тоннасы чыгарыла башлады. Нефтьчеләрнең уңышын шул да ачык күрсәтә: Татарстанда чыгарылган өч миллиард тонна нефтьне ташу өчен 60 миллион тимер юл цистернасы кирәк булыр иде! 70 ел дәвамында дөньяда чыгарылган нефть күләмендә Татарстанның өлеше 2 процентка җитте. Бу — Татарстан нефть-челәренең фидакарь хезмәте һәм илебез җитәкчелегенең нефть сәнәгатен үстерүгә зур ярдәме нәтиҗәсе.

Әдип һәм ярмәкәйлеләр

21 сентября

Күптән түгел шәхси архивымны карап-актарып утырганда бер фоторәсем игътибарымны җәлеп итте. Ул моннан 20 ел элек Уфада уздырылган Ярмәкәй районы көннәрендә Мостай Кәрим белән очрашуны искә төшерде. Башкортстанның халык шагыйренең ярмәкәйлеләргә күңеле ятуы бер дә юкка түгел: Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гына Мостай Кәрим — педагогия институтын, ә хатыны Рауза Суфиян кызы Укытучылар институтын тәмамлап, безнең Ярмәкәй районына эшкә тәгаенләнәләр. Әмма Мостафа Сафа улы июльдә сугышка китә, ә Рауза апа Ярмәкәйгә (Рәтамак авылы мәктәбенә) ялгыз гына юллана. Шуңа күрә дә без, ярмәкәйлеләр, Рауза апа белән Мостай агайны кадерле якташларыбыздай зур хөрмәт белән искә алабыз. 1990 елда Ярмәкәй авылында тарих-туган якны өйрәнү музее ачылыр алдыннан район гәзитендә шагыйрьнең хаты басылып чыккан иде. Анда шундый сүзләр бар: “Ярмәкәйдә музей ачарга карар итеп дөрес эшләгәнсез. Музей халык рухының ныклыгын күрсәтә, ул тарихка, туган җиргә мәхәббәт тәрбия­ли. 1941 елда Пединститут тәмам-лагач, мин Ярмәкәйгә китәргә һәм балаларны башкорт, урыс телләренә өйрәтергә тиеш идем. Сугыш башланды һәм мине фронтка озаттылар, ә хатыным (аның белән яңа гына өйләнешкән идек) Рәтамакка юлланды. Тик анда ярты ел гына балалар укытып алды. Сугышның беренче көннәрендә мин Ярмәкәйгә хатларны еш яздым, үземә дә Раузадан сәлам хатлары килеп торды. Мин әле дә “Ярмәкәй”, “Рәтамак” сүзләрен ишетсәм, битараф кала алмыйм”.

Ни өчен Башкортстанда татар филармониясе юк?

21 сентября

Эстрада артисты буларак, миңа Русиянең, СССРның күп өлкәләрендә, зур-зур шәһәрләрдә чыгыш ясарга насыйп булды. Безнең концертларны карарга һәрчак зал тутырып татар тамашачылары килә иде. Шул чакта мин татар дөньясының зурлыгын үз күзләрем белән күрдем. Һәм шуңа да бик гаҗәпләндем: һәрчак башкорт телендә чыгыш ясасам да, бер генә татар да “миңа башкорт теле аңлашылмый” димәде. Телемне зурлап, ихтирам итеп тыңлаганнары өчен аларга зур рәхмәт. СССР чорында безнең Башкортстан дәүләт филар­мониясендә башкорт те­лендә генә сөйләүне, җыр­лауны таләп итүче рәсми документ булмады. Әмма күпчелек артистлар башкорт филар­мониясендә барысы да башкорт телендә булырга тиеш, дип аңласа, икен­челәре фатир алуга, мактаулы исем би­релүгә, эш хакын арттыруга өметләнеп, туган татар телләрендә чыгыш ясамады. Шулай да, читкә чыгып киткәндә, алар зал тулы утырган татар тамашачылары алдында үз телендә чыгыш ясыйлар иде. Бу хәлне беркем дә тыймады, кисәтмәде, һәрчак шулай дәвам итте. Күп еллар эстрадада эшләвем чорында бу җәһәттән бер генә шикаять булды. Анысы да артистлар арасындагы көн­дәшлек, кемнеңдер бер түрәгә ошарга теләве сәбәпле эшләнде. Сәнгать кешеләренә генә түгел, хәтта гади тамашачыга да билгеле: Башкортстан дәүләт филармониясенең эстрада артистлары репер­туарының 70-90 процентын татар халык һәм аерым композиторларның җырлары тәшкил итә. Ә инде Ф. Гаскәров, Р. Бакиров куйган татар биюләре бервакытта да филармония репертуарыннан төшмәде. Сүз бию хакында булгач, шуны да әйтеп үтим әле.

Тылсымлы курай моңы

18 сентября

Октябрьский унөченче тапкыр Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән курай сәнгате осталарын җыйды. Быелгы бәйгедә Башкорт­станның 32 район һәм шәһә­реннән килгән 300гә якын музыкант катнашты. Шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә һәм музыка училищесының концерт залында ике көн буе курай моңы яңгы­рады. Курайчылар ансамбльләре һәм аерым башкаручы-солистлар танылган профессионаллар алдында сынау тотты. Абруйлы жюри составында Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев исе­мендәге дәүләт премиясе лауреаты Азат Аеткулов, Русиянең атказанган мәдәният хезмәт­кәре, Башкортстанның халык артисты Юлай Гайнетдинов, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Нур Даутов, Милли уен кораллары оркестрының художество җитәкчесе, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Рамил Гайзуллин, Башкортстан дәүләт университеты Сибай институтының музыка кафедрасы укытучысы, профессор, 2010 елда Курай бәйрәмендә Гран-при яулаган Нургали Каекбирдин һәм башкалар бар иде. Тәүдә яшь башкаручылар чыгыш ясады. Аларның чыгышына конкурста катнашучы иң өлкән музыкант, Бөрҗән районыннан килгән 77 яшьлек Дәүләтбай Рәхмәтуллин югары бәя бирде. — Гомумән, быелгы конкурска талантлы яшь курайчылар күп җыелган, — диде ул. Октябрьскийдагы фестивальгә өченче тапкыр килдем. Зилаер районында мәшһүр курайчы, җырчы-импровизатор, башкорт фольклоры белгече Ишмулла Дилмөхәммәтовның тууына 85 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конкурстан куанып кайттым. Без матур традицияләрне сакларга, аны киләчәк буынга җиткерергә, курай сәнгатен арытаба үстерергә тиешбез. Юлай Гайнетдинов та фестивальнең әһәмиятен билгеләде.

Матурлыкны кеше тудыра

14 сентября

Балтач районы сәнгать мәктәбендә чын рәссамнар тәрбияләнә Балтач районы сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеген тәмамлаучылар бик матур традициягә нигез салдылар — уку елы азагында диплом эшләре буларак тәкъдим ителгән картиналардан күргәзмә оештыралар. Узган уку елында рәсем сәнгате бүлеген 10 укучы тәмамлады. Аларның иҗаты милли рухыбызны саклаучы фольклорыбызга нигезләнә. “Туган ягым киңлеклә­рендә” дип аталган күргәзмәдә нигездә төсле буяулар белән башкарылган эшләр куелган. Айгөл Хаматованың “Чияләр һәм кыз”, “Чын дус” картиналары булачак рәссамның төсле буяуларны бик оста куллануын күрсәтә. Алгы планда — кып-кызыл чияләрнең сафлыгы. Дуслык һәм тугрылыкны үзенчә күзаллый Айгөл. Рудаль Барыевның эшләре дә югары дәрәҗәдә башкарылган. Гомумән, Рудальнең сурәтләре эчтәлекле. Аның күргәзмәгә куелган “Күл өсте”, “Мәче” рәсемнәре тамашачы тарафыннан югары бәяләнде. Укытучысы Ирина Тукаева Рудаль Барыев хезмәтләрендә фәлсәфи энергетика ю­әлешен билгели. Шуны әйтергә кирәк, укучылар үзләренең эш­лә­рендә татар рәсем сәнгате традицияләрен саклый. Анда табигать күренешләренең үзара бәйләнеше, сызык һәм төсләр синтезы өстенлек итә. Элина Садыйкованың анималистика (хайваннар дөньясын сурәт­ләү) стилендә башкарылган “Мәхәббәт”, Лариса Ти­мерга­линаның “Биеклек” картиналары киң билгеле рәссам­нарның эшләре белән янәшә куярлык. Альмира Хәми­то­ваның “Чагылыш”, Наилә Са­финаның “Су асты дөньясы” картиналарында үзаллылык һәм тематик тәвәккәллек өс­тенлек итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»